Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзем чалам, дип, хайванны азапларга кирәкми» – Корбан чалудан репортаж

28, 29, 30 июнь – Татарстанда Корбан чалу көннәре. Казанда 17 мәйданчыкта корбан чалу урыннары әзерләнгән. «Интертат» хәбәрчесе шәһәрдәге иң зур мәйдан булган «Казан нуры» мәчетендә булып кайтты.

news_top_970_100
«Үзем чалам, дип, хайванны азапларга кирәкми» – Корбан чалудан репортаж
Абдул Фархан

Корбан гаете вәгазендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин корбан чалуның нияте турында сөйләде. «Ул Раббыбызга сансыз нигъмәтләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, малларыбызның иң яхшысын Аның ризалыгы өчен мохтаҗларга таратып, Аңа тугрылыгыбызны исбат итәргә мөмкинлек бирә. Корбанны мөэмин-мөселманнар шундый ният белән чала», – диде мөфти.

Казанда яңа ачылган «Ал таң» мәчетендә беренче тапкыр гает намазы укыдылар

 

Фото: © Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте, https://tatarstan.ru

«Казан нуры» мәчете территориясендә оештырылган чалу урыны таң ату белән тула башлады. Көндезгә таба кеше агымы тагын да күбәйде. Корбан чалу 3 көн дәвам итсә дә, беренче көнне чалдырырга килүчеләр башка көннәрдән күбрәк була. Бу – ял көне булу белән дә бәйледер.

Чалдыру урыннарында корбан малын сатып алып, чалдырып, тунатып, туратып була. Кыскасы, мәчетләрдә шундый бер конвейер системасы эшли. Бары акчаны бирәсе дә әзер итне аласы гына.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Казан нуры» мәчете Казанда корбан чалу өчен иң зур мәйданчык булып тора. Биредә 28 загон-утарда 3 көнгә 2000 корбан малы сатылачак. Бу хакта безгә мәчетнең имамы Ирек хәзрәт Усманов әйтте. Хәзрәт әйтүенчә, корбан буларак сатылачак маллар сертификация үткән.

Барысы да имам-хатыйп аша тикшерелә. Хуҗалык, фермалар санитар-эпидемиологик оешмалар аша тикшерелергә тиеш. Маллар авыру, зәгыйфь һәм кимчелекле булмаска тиеш. Күбесе – ел да безнең белән эшли торган кешеләр. Күбесе Татарстаннан. Алар Казан базарларында да саталар, – диде хәзрәт.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Чыннан да мәчет территориясендә иң күбе татарча сөйләм ишетелә. Балтач, Әлки, Кайбыч, Арча һәм башка районнардан килгән сатучылар булуын аңлыйсың. Ярминкәдәге кебек һәр үткән кешегә үз малларын тәкъдим итеп торалар. Төрле төстәге, төрле авырлыктагы, төрле нәселле сарык-тәкәләр табарга була монда. Бәяләре дә төрле. «Унике меңгә бирәм», «Ундүрт меңгә алыгыз», – дигән тавышлар яңгырап тора. Шул авырлык, нәселенә карап, 10 меңлеген дә, 20 меңлеген дә алып була.

Аннары «ак булсын, сарык булсын» дип сайлап алучылар байтак. Кемгәдер – кара, кемгәдер – ак, кемгәдер – сарык, кемгәдер тәкә кирәк. «Күпчелек ак сарык алалар», – ди Ирек хәзрәт тә.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Төштә шундый төслене күрдем», – дип алучылар бар. Ешрак ак төстәге алырга тырышалар. Тәкәме, сарыкмы булуы мөһим түгел. Кайсысы булса да корбан санала. Корбан малы зәгыйфь булмаска гына тиеш. Иң мөһиме, Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйткәнчә, безгә хайваннарның итләре дә, каннары да ирешми, бары сезнең тәкъвалылыгыз гына ирешә. Чалганда «ит өчен түгел, иң беренчесе, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалам» дигән ният булырга тиеш, – диде Ирек хәзрәт.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Без бу бәйрәмне онытып, руслашып барабыз»

Мәчет «конвейеры»нда кызу «урак өсте». Сатучылар да, алучылар да, тунаучылар да, укучылар да озаклап сөйләшеп тормый. Кайбычтан килгән сатучы абый исемен әйтергә теләмәде. «Барысын да зур бәйрәм белән! Без бу бәйрәмне онытып, руслашып барабыз. Корбан бәйрәме – һәрбер мөселманга бирелгән зур бүләк. Көченнән килгән һәр кеше ел да чалдырырга тиеш», – дип теләде.

Бу эш белән 10 еллап шөгыльләнгән кеше буларак, абый корбан малын үстерүнең бөтен таләпләрен дә белеп эшли икән.

Корбан малы яхшылап ашатылган, бөтен әгъзалары да булырга тиеш. Яше 6 айдан арткан булырга тиеш. 1 яшьлек булса, бигрәк тә әйбәт.

Без иртә-кич икмәк бирәбез. Икмәк итнең тәмен тәмли. Миндә гел «упитанный»лар гына. Нәселле, тәмле итле маллар гына алып киләм. Миңа клиентлар табарга кирәк, начар мал алып килмим. Инде үземнең клиентларым бар, ел саен шул кешеләр килеп алалар.

Күбрәк сарык алалар. Дин ягыннан караганда һәм элек-электән үк килгән буенча тәкә чалдырырга кирәк, дип әйтәләр, – дип сөйләде абый. Шулчак аның утары янына халык килеп тулды да, безнең әңгәмә өзелде.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Булдыра алганда чалырга кирәк, «хулаганить» итәргә ярамый»

Айлык кереме 36 мең булган, ягъни нисаб күләме тулган һәр мөселман корбан чалдырырга тиеш, дип әйтелә. Шулай да халык арасында пенсионерлар, бигрәк тә олы яшьтәге әбиләр бик күп. «Пенсиям ул кадәр түгел, тик чалдырасым килә, акча җыйдым», – диде әбиләрнең берсе.

Казанда яшәүче Мәүлия апа Әхмәтова тормыш иптәше белән ел да корбан чалдыралар икән. «Һәр елны иптәшем исеменнән чалдыра идек. «Әйдә, быел синең исемнән чалдырыйк», – диде дә, минем исемемнән чалдырдык. Ел саен чалдырабыз, тырышабыз, Аллага шөкер. Безнең аны чалырлык рәтебез бар, Аллага шөкер. Бабай пенсияне әйбәт ала, нисаб күләме дә тула. Булдыра алганда чалырга кирәк, «хулаганить» итәргә ярамый. Аллага шөкер, дөнья җәннәтендә әле без», – диде ул, итне туратырга чират торганда.

Ул хәзер корбан чалдыруның бер мәшәкате дә булмавын белдерде. «Киләсең, сайлыйсың, чалдырасың, туратасың да пакетыңда күтәреп кайтасың», – ди.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Һәр елны шушы мәчеткә киләбез. Шундый уңайлы итеп ясаганнар. Шундый рәхәт. Мондагы хәзрәт молодец! Ничек булдыра, ничек тәртипкә сала. «Башка мәчетләр алай түгел. Бер җирдә әз генә сарыклар», – дип әйтәләр. Ә монда безнең Сабантуй кебек. Сайлау мөмкинлеге дә күп, нинди суммага аласың килә, күңелең ниндине тели – шуны сайлап аласың.

Бабай 12дә китте мәчеткә гаеткә. Ул кайткач: «Бабай, син ял ит. Син ял иткәч кенә чыгабыз. Безгә дигән сарыкны Аллаһы Тәгалә «менә» дип күрсәтәчәк», – дидем. Һәр елны ала торган таныш хатынга бардым да сорадым: «Быел да килдек. Кайсысы әйбәт?» – дидем. Берсен күрсәтте дә, шуны алдым да. Сайлап та тормадым, башкаларның бәяләрен дә сорамадым. Үземнең иптәш хатынымнан гына ничәгә алуын сорадым, 14 меңгә, диде. «Ярый, синеке минекеннән зуррак та булган. Миңа Аллаһы Тәгалә: «Менә бу кечерәген ал», – дигәндер», – дим. Мин 18 меңгә алдым. Бик әйбәт булды, – диде Мәүлия апа.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Ел саен чалдырган корбан итен ничек бүләсез?» – дип кызыксынам.

Өйгә кайткач, өчкә чамалап бүләм, аннары үлчим. Ике өлешен авыру балаларга кертәм. Безгә күп кирәкми.

Кеше эзләп йөрмим. Әбиләргә бирәм, дисәң, пенсионерлар хәзер үзләре миллионерлар. Аларга «мәле, мәле» дип өләшеп йөргәнче. Кайсы «ашыйм» ди, кайсы «ашамыйм» ди. Шул балаларга төшерәм дә бирәм. Алар «рәхмәт» диләр дә алып балалар. Балалар, дип, 40 яшьтән узган инде алар, авырулар. Алар рәхәтләнеп ашыйлар, – дип сөйләде Мәүлия апа.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Тормыш иптәше белән 35 ел бергә торалар икән. Икесе дә намазда, икесе дә – ачык йөзле кешеләр. Чират торганда да икеңнең бер булып яшәүнең рәхәтен сөйләп алды Мәүлия апа.

Икебез дә бер якка, бер кыйблага барабыз. Башкача өйдә тәртип булмый. Мин капка төбендә тәмәке тартып, сыра эчеп утырган, инде картаеп беткән 80 яшьлек бабайларны да беләм. Алай бер дә күңелле түгел. Минем бабай иртән намазга тора, чәйләрен куя. «Әйдә, әби, тор, мәхәббәт чәе кайнаттым», – дип уята. Мин әйтәм: «Нинди чәй соң ул?» «Менә икәү бергә кара-каршы утырып эчкән чәй – мәхәббәт чәе була инде», – ди.

«Кеше үзе укыса һәм үзе чалса, тагын да яхшырак була»

Чалынган малны тунарга, эшкәртергә дә, тиреләрен җыеп барырга да махсус урыннар ясалган. Тиреләр өстенә пачкасы-пачкасы белән генә тоз сибәләр. Анысы җылыда исләнеп, бозылмасын өчен кирәк. Ә малның эчәкләрен, калган әгъзаларын кемдер алып китә, кемдер калдырып китә икән. «Малның бер генә җире дә, әгъзасы да җирдә аунап ятарга тиеш түгел. Без аларны утильләштерәбез», – ди Ирек хәзрәт.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Казан нуры» мәчетендә теләгән кеше корбан итен мохтаҗларга да калдыра ала. Аның өчен аерым корылма булдырылган. Ит тапшыру өчен дә зур гына чират җыелган иде.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Казан нуры»нда быел, корбан итләрен эшкәртергә дип, махсус 54 кеше килгән. Араларында чалып та бирүчеләр бар. Шулай ук быел корбан чалдырырга килгән кеше үз корбанын үзе дә чала ала икән. Мәсәлән, 21нче елда, пандемия сәбәпле, чикләүләр дә кертелгән иде. «Үзе укып, үзе чалса, тагын да яхшырак була», – ди Ирек хәзрәт. Тик кайбер кешеләр, үзләре чалырга теләп, малны азаплый гына икән.

Һәрбер корбан «Бисмилләһи, Аллааһү әкбәр» сүзләре белән һәм дога кылып чалынырга тиеш. Кеше үзе укыса һәм үзе чалса, тагын да яхшырак була. Бездә теләге булган мөселман үз корбанын үзе чала ала. Тик кайбер вакытта горурланып, үзләре чалырга теләүчеләр малны азаплыйлар. Хайван газапланмыйча гына, тиз арада җанын биреп, китәргә тиеш. Аңа курыкмый калырга кирәк. Үзем чалам, дип, хайванны азапларга да ярамый.

 

Фото: © Абдул Фархан

Мин үзем укыйм да, үзем чалып та бирәм. Тәһарәтле, намаз укыган мөселман кешесе буларак, ул җаваплылыкны үз өстемә дә алам. Ел саен миңа чалдырырга килүчеләр бар. Әле бер хатын шалтырата: «Сез кайда?» – ди. Алдагы елларны мин башка җирдә була идем. Ул хатын шул элекке урынга барырга җыенган булган. «Сез бу мәчеттә икән, мин дә шунда киләм. Халык белән бер тирәдә булырга тырышабыз. Аларның нәрсә белән яшәгәннәрен аңлап, аралашып эшләргә, яшәргә кирәк».

Казанда корбанны тагын 16 җирдә чалып була. Мәйданчыклар «Апанай», «Корбан Бәйрәм» комплексы, «Тынычлык», «Гадел», «Әл-Мәрҗәни», «Ризван», «Билал», «Коддус», «Иман нуры», «Бистә Нуры Габделгалләм», «Салихҗан», «Фатиха», «Мәүлид», «Әхмәдзәки», «Рамазан» һәм «Раҗәб» мәчетләрендә оештырылган.

Корбанны 30 июнь кояш баешына кадәр чалырга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100