Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзе җырчы, үзе көрәшче, үзе контрактник Инсаф: «Мин контракт төзегән чакта тыныч иде әле»

«Интерат» журналисты «Яңа йолдыз» телевизион проекты финалисты, Арчадан җырчы-көрәшче егет Инсаф Гаптелбәров белән әңгәмә корды.

news_top_970_100
Үзе җырчы, үзе көрәшче, үзе контрактник Инсаф: «Мин контракт төзегән чакта тыныч иде әле»
Салават Камалетдинов

Үзенә яңа гына 22 яшь тулган егет зурлар кебек фикер йөртә, күз карашлары, кыяфәте дә олыларча. «Үземне 30 яшьлек итеп хис итәм. Яшьтәшләр белән сөйләшә дә алмыйм», – ди, 3 елын хәрби контракт белән хезмәт иткән Инсаф. Көчле баритон тавышлы, мәһабәт гәүдәле егет «Яңа йолдыз» телевизион проектының финалына хәтле барып җитте. Гала-концертта Рәсим Низамов белән «Карлы миләш» җырын башкарып, залның алкышларына күмелде.

Ул дуэтны социаль челтәрләргә урнаштыргач: «Көрәшчеләр булдыра!», «Молодец, Инсаф!», «Кыздырды Инсаф, көрәшчеләр шулай инде ул», – дип яздылар. Спецназда хезмәт иткән, үзе самбист, үзе көрәшче, үзе җырчы Арча егете Инсаф Гаптелбәров белән интервью тәкъдим итәбез.

«Эстрадада бөтен нәрсә акчага барып тоташа»

Инсаф, беренчеләрдән булып, күпләрне сокландырган әйбердән башлыйм. Ул да булса – тавыш. Каян синдә шундый тавыш? Аллаһ Тәгалә бүләгеме ул?

Мин армиядә ныклап җырлый башладым. Шунда минем җырларга теләк барлыкка килде. 3 ел үтә, кайтам һәм татар эстрадасына шартлап килеп керәчәкмен, дип уйладым. Арча педагогия көллиятендә укыганда да булып алды андый уйлар. Аннары армиягә бару турында уйлый башладым, икенче курста армиягә киттем. Ул 3 ел эчендә күп кенә артистлар чыкты. Кирәкме, кирәк түгелме, тик чыктылар (көлә).

Нинди юнәлеш сиңа күбрәк ошый? Тавышың арияләр җырлый торган бит.

Мин бөтен җырларны да җырлыйм. Халык җырларын да, академны да бер проблемасыз җырлыйм. Бер тыңласам, икенче тапкырда җырлап күрсәтә алам. Төнге өчтә уятып, «җырла әле» дисәләр, бер проблемасыз җырлап бирә алам. Кич кенә җырлыйм, иртән тавыш уянмаган, дигән әйбер юк миндә. Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә җырлыйм.

Гомумән, хәзерге эстрада, җыр дөньясының халәте ошыймы сиңа? Җыен юк-бар кебек тоелмыймы?

«Яңа йолдыз»да да Зөлфәт Хәким: «Бөтен җырлар бер-берсенә охшаган», – диде. Чыннан да шулай ул. Кичә телевизор карап утырам: бөтен җырлар бер төрле, бер-берсенә охшаганнар. Мәгънәле җырлар бөтенләй юк. Бөтенесе нәрсәдер җырлый, танылырга тырыша. Мин башта җырның мәгънәсенә карыйм. Мин җырлаган җыр мәгънәле булырга тиеш. Аннары гына көенә игътибар итәм.

Эстрадада бөтен нәрсә акчага барып тоташа. Акча булмаса, нишләргә? Эшләргә кирәк. Күбесенең иганәчеләре бар инде, шулар булыша. Минем беркемем дә юк, үзем генә. Үземнең акчага, үз тырышлыгым белән өченче җырым чыгачак, Алла боерса. Алар – композитор, автор җырлары.

 

Фото: © Солтан Исхаков

Җырларны танытырга ротация кирәк. Радиога бирергә акча кирәк, клип төшерергә акча кирәк, аранжировкалар ясарга акча кирәк, җырны алырга да акча кирәк. Шуңа күрә үзем дә җырлар яза башладым инде. Кайвакыт эштә моңланып утырам. Илһам килгәндә үзем дә җырлар языштырам. Сүзләре дә, көе дә үземнеке булган 1-2 җырым бар.

Шундый хыялым бар: Арча районы авылларында бушка концерт куярга телим. Миңа акча кирәкми. Үзем өчен кирәк бу, чөнки күңел җырлый, йөрәк җырлый. Шулай итеп җырларны танытырга, үземне күрсәтә башларга, дигән өмет бар.

Инструментта да «самоучка» мин. Бер иптәшем миңа гармун алып килеп бирде. «Мә, Инсаф, өйрән», – ди. Мин баянда уйный белгән кешеләргә шундый көнләшәм, кызыгам. Менә хәзер әкренләп өйрәнә башладым инде. Гитарада да уйныйм.

Төрле юллар белән сәхнәгә менүчеләргә карашың? Конкуренция, дошманлык булырга тиешме артистлар арасында?

Мин андый кеше түгел. Мин конкуренция яратмыйм. Үз эшемне эшлим, алга барам, беркемгә дә комачаулык итмим. Шуңа күрә конкуренция, дошманлашу дигән әйбергә каршы.

Димәк, киләчәктә ныклап эстрадага кереп китәргә телисең?

Үз тамашачымны табарга телим. Аларга моң, җырлар бирү – шундый максат бар.

Муслим Магомаевның җырлары бик ошый. Татар эстрадасында андый җырчы юк, дип уйлыйм. Мәрхүм Ренат Ибраһимов бар иде. Ул татар җырларын шундый дәрәҗәдә башкарды! Мин дә шул юнәлештә эшләргә телим.

Салават Фәтхетдиновны яратып тыңлыйм. Мин аны машинада җидешәр сәгать тыңлап, аның белән бергә җырлап барам. «Яңа йолдыз»да дуэтлар башкардык. «Кем белән җырлыйсыгыз килә?» – дигәч, Салават Фәтхетдинов, дидем. Тик килеп чыкмады. Аның белән дә бер проблемасыз җырлый ала идем, чөнки бөтен җырларын яттан беләм.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Әти-әнием контракт төзүемне белмәделәр»

Нинди гаиләдә үстең син?

Дөресен әйткәндә, минем гаилә бик шәп. Мин алар белән горурланам, аларны яратам. Әнием Диләрә 25 ел буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Җыр буенча да иң беренче чиратта әни белән киңәшләшәм. Ул нәрсә ошамаганын, ошаганын шунда ук әйтә.

Әтием – Рөстәм Гаптелбәров, танылган көрәшче, көрәш буенча спорт остасы, 2 тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы, Сабантуйлар батыры. Әти спорт белән шөгыльләнергә мотивация бирә.

Энем Ранельга 12 яшь. Ул да минем эзләр буенча бара. Җырлый да, шигырьләр дә сөйли, чаралар да алып бара, хәзер спорт белән шөгыльләнә, хәрби тактика буенча бөтен әйберне дә белә, мин аңа өйрәтәм. Десантчы булырга хыяллана.

 

Фото: © шәхси архив

Абый кеше булу рәхәттер ул?

Абый кеше булу – бәхет. 3 ел контракт буенча хезмәт иттем, шунда бик сагындырды, йөрәкләрне өздерде. Иң ныгы – энемне сагындым. Төрле абыйлар бар бит әле. Мин энемә әйтәм: «Сиңа абый белән бәхет елмайган. Абыең икенче кеше булса, нинди булыр идең икән син. Йөрер идең шунда кызлар кебек», – дим (көлә).

Нигә контракт белән хезмәт итүне сайладың? «Бер елымны әрәм итиммени?» дип армиягә бармаучылар да бар иде. 3 ел әрәм булмадымы?

Армиягә үземнең барасы килде. Военком да «китмә» дип үгетләде. Башта ук контракт белән китмәдем, «срочник» булып хезмәт иттем. Минем бәхет – Тольятти шәһәрендә «Спецназ ГРУ» дигән гаскәрләргә эләгү. Ул ВДВдан да шәбрәк. ВДВдан спецназга баралар, спецназдан ВДВга беркем дә бармый. Спецназ – ул элита. Парашюттан да сикердек, маршбросоклар да чаптык, командировкаларга да йөрдек.

Башта контракт төзисем килмәде. 8 ай узгач, ошый башлады һәм 3 елга контракт төзедем. Бөтен чакырылыштан берүзем генә контракт буенча калдым.

 

Фото: © шәхси архив

Әрәм түгел. Армиягә мин бик рәхмәтле. Мин анда үзгәрдем. Контракт төзегәнемә дә әз генә дә үкенмим. Ул миңа көч, үз-үземә ышаныч бирде. Кешеләрне дә яхшы белә башладым, нинди кеше, ничек үзеңне тотарга икәнен өйрәндем. Төрле хәлләр булды инде анда. Сугыштык та, еладык та, көлдек тә. Шул хәлләр чыныктырды да инде мине.

Контракт буенча киткәч, коллективка ияләшүе авыр. Чөнки анда барысы да миннән 20, 15 яшькә зуррак иде. Һәркемнең башында үз фикере бар. Беренче ярты ел алар белән нинди дә булса элемтә урнаштырырга авыр булды. Аннары командировкага барып, бер тәлинкәдән ашый башлагач, бердәмлек сизелә башлады.

 

Фото: © шәхси архив

Әти-әниең контракт төзүеңә каршы булмадылармы? Илләре дә тыныч түгел бит.

Ул чакта тыныч иде әле. Алар минем контракт төзегәнне белмәделәр дә, мин аларга әйтмәдем аны. «Миңа документларны җибәрегез әле», – дигәч, «нәрсәгә?» дип сораштылар, әйтмәдем. Җибәрделәр, контракт төзедем һәм аннары гына әйттем. Алар барыбер каршы булмадылар. Һәрвакыт минем яклы, минем карарларны тыныч кабул итәләр.

Армиягә барырга кирәкме егетләргә?

Нинди гаскәрләргә эләгүгә карап. Спецназ, ВДВ, диңгез пехотасы кебек элита гаскәрләр булса – рәхәтләнеп. ВДВда хәзер элеккеге кебек түгел инде.

Тик ул армия мәктәбен бөтен егет тә үтәргә тиеш. Күп нәрсә бирә армия. Дөньяга караш үзгәрә, шәһәрләр күрәләр. Мин дә бик күп шәһәрләрдә булдым. Барсыннар.

 

Фото: © шәхси архив

«Әти көрәшүне теләмәде»

Әтиең – көрәш буенча спорт остасы, Татарстан һәм Россия чемпионы. Син дә профессиональ көрәшче булып китә алгансың, димәк.

Әти минем көрәшүне теләмәде. Читтән карап, бәя биреп торды. Алымнар килеп чыкмый икән, килеп аңлата иде. Минем белән ярышларга да йөрмәде ул. Автобус белән башка районнарга бара идек. «Әти тагын килми инде», – дип уйлый идем.

Бер юлы Мамадышка бардык. Минем инде келәмгә чыгарга вакыт җиткән. Әзер булып, келәм читендә торам. Шунда ишектән әти килеп керде. Үзенең машинасы белән килгән иде. Миңа көрәш алдыннан киңәшләрен бирде. Иң истә калган мизгел булды ул.

 

Фото: © Инсафның әтисе – танылган көрәшче Рөстәм Гаптелбәров. Шәхси архив

Тхэквондо белән көрәшне берләштереп шөгыльләндем. Энекәш тә хәзер тхэквондога минем тренерга йөри. Тхэквондо буенча бер ярышта көндәшем ачуны китерде. Үзем җиңелеп тә бара идем инде. Тхэквондода аяклар белән сугышасың. Нигәдер ачу килде һәм мин аны көрәштәгечә «прогиб» белән күтәреп салдым. Кисәтү бирделәр дә, ярыштан төшеп калдым. Бәлки, спортта төрләрне берләштереп шөгыльләнү дә кирәкмидер, минем кебек булмасын өчен.

Армиядә самбо белән шөгыльләндем. Бик яхшы спорт төре. Аннары кул сугышы буенча да ярышларга йөрдем шунда. Ә көрәш миңа, гомумән, бик булышты. Куллар, аяклар белән дә сугыша алам, көрәшә дә беләм.

Нигә әтиең көрәшче булуыңны теләмәде?

Белмим. Концертларга йөргәнне, җыр-моңга гашыйк икәнне күргәндер. Аннары көрәшчеләр имгәнә, сөякләр сына. Әтидә дә хәзер сизелә ул әйбер.

Әни дә көрәшкәнне карамады, карый алмый. Әби дә шулай ук. Башкалар көрәшкәндә дә, әти, мин көрәшкәндә дә куркып кына йөриләр.

 

Фото: © шәхси архив

Көрәшүеңә каршы булгач, ник көрәштең?

Каршы булдылар инде башта. Мин үз эшемне эшлим дә алга барам.

Көрәш ярышларына йөрисеңме? Кем өчен җан атасың?

Көрәш ярышларына йөргән юк әле. Кумир әти булгандыр. Аның көрәшүен кечкенәдән карап үстем. Йөрәкне өздереп көрәшә иде.

Татар көрәшенең киләчәге бармы? Нәрсә җитми?

Миңа калса, әйе. Бик яхшы үсеш ала бит. Дөнья дәрәҗәсенә чыга. Элек бик алай түгел иде. Ярышлар да күбрәк үткәрелә.

Улларың туса, көрәшче итәр идеңме?

Юк. Самбога бирер идем. Армиядән ошап калды, яхшы спорт төре. Аннары «спортивное ориентирование» шәп.

Көрәш дөньясында шундый кеше бар – Вил Усманов дигән. Ул – көрәшчеләр арасында көрәшче, җырчылар арасында – җырчы. Көрәшче җырчы. Синең дә шундый исемле буласың килмиме?

Белмим шул. Аның өчен көрәш белән шөгыльләнә башларга кирәк. Хәзер мин үземне формада тотар өчен күнекмәләр генә ясыйм. Көрәшкә тарта инде. Көрәшәсе, бөтенесен чыгып «манчыйсы» килә. Әлегә белмим. Җыр белән ничек булыр, шуны карарбыз.

 

Фото: © шәхси архив

«Мине чыгырдан чыгаруы бик авыр»

Үзең көрәшче, үзең җырчы. Артыңнан кызлар йөриме? Сөйгән ярың бармы?

Юк. Арттан да йөрмиләр, сөйгән кызым да юк.

Нинди кызлар ошый?

Кешеләргә мәрхәмәтле, булышучан, ярдәмчел булырга тиеш. Күп сөйләшмәсен. Матур да булырга тиеш, үзен карасын. Ихлас булсын. Гаиләне яратырга тиеш.

Егетләр карашы: кызларның үз-үзләрен матурлауларына – ирен ясату, керфек үстерү, күкрәк кабартуларга?

Миңа ошамый. Андый әйберләргә тискәре карыйм. Табигый матурлык булырга тиеш кешедә. Авыл киемнәрен кисә дә, кыз кеше матур була. Матурлыкны бернәрсә дә бетерми инде.

Синең дә хыялларың бардыр гаилә кору буенча? Әллә бөтен тормышыңны иҗатка багышлыйсың киләме? Шундый фикерле кешеләр очратырга туры килә. Гаилә кирәкме кешегә?

Гаилә кору – минем беренчел максат. Аннары гына җыры да, көрәше дә, спорты да, эше дә. Гаилә – ул бит терәк. Әти-әни, энекәштән дә ул терәкне, теләктәшлекне тоям, тик ул гына җитми. Шул кешене табарга кирәк миңа.

 

Фото: © шәхси архив

Гаиләдә кем баш булырга тиеш? Матриархат, патриархат? Идеаль гаилә – ул...

Беренчедән, бер-береңне аңлау. Аннары бөтен нәрсәне бергә эшләү, балалар булу. Кайбер гаиләләрдә балаларга игътибар җитми. Кайберәүләр бала алып кайтмый. Мин андый кеше түгел, мин «семейный».

Ир кеше баш булырга тиеш. Ә бәлки, кемнеңдер баш булуы кирәкмидер дә. Бергә булсагыз да, сез – икегез ике кеше. Хатынның да фикерен тыңларга кирәк, ул да минекен тыңласын. Мин – йомшак, сабыр кеше. Мине чыгырдан чыгаруы бик авыр. Армиядән соң мин бик сабыр кешегә әйләндем.

Бераз гына фәлсәфә: бәхет нәрсәдә?

Бәхет – туганнар, гаиләң исән-сау булу, мәхәббәттә яшәү, үз эшеңне ярату. Туганнар белән дошман булу – иң зур бәхетсезлек. Бөтен нәрсә гаиләдән тора. Минем кәеф тә гаиләдән тора. Әти-әни белән сүзгә килсәм, бернәрсә дә эшлисе килми башлый.

Әңгәмә өчен рәхмәт, Инсаф!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100