Үзе генә яшәүче Галия апа: «Яхшылыктан гына файда күрергә мөмкин, шуны онытмаска кирәк»
«Исәнме, кызым. Аллаһка шөкер, бар да яхшы, дөньялар тыныч булсын». Исәнләшеп узганда Галия апа гел шундый җавап кайтара. Мин аны бик еш үзебезнең ишегалдында очратам. Ул торак комплексында яшәүчеләр өчен уртак әби кебек инде. Һәрвакыт ачык йөзле, балалар белән дә, олылар белән дә уртак тел таба. Галия апа Мөхетдинова – сугыш елы баласы.
Казанда үзем яши торган торак комплексында ялгызы гына яши Галия апабыз. Ул һәрвакыт шәмәхә яулык бәйләп чыга, шуңа аны ерактан танып була. Исәнләшеп узган һәр кешегә теләкләрен теләп кала.
Үзем генә яши алганда, балаларны борчыйсым килми. Үзләренчә яшәсеннәр, балалары бар. Әле Ходайга шөкер, үзем генә дә тора алам. Авылдан киткәндә, балалар: «Әни, сагынмассыңмы?» – диделәр. Кемне сагыныйм соң? Мин алай сагынып интегә торган кеше түгел. Бер җирдә генә яшәмәгәч. Бертуганнарым калмады сагынырга. Балалар килеп йөри. Чәйне куеп эчәм әкрен генә. Яшь барган саен ашау кими. Миңа 85 була бит инде, Аллаһка шөкер. И-и-й, без күргәннәрне башка буыннарга күрергә язмасын, дөньялар тыныч булсын, – ди ул үзе.
Соңгы сүзләрен Галия апа бик еш кабатлый. Хәзер без дә ул сүзләрне башкача кабул итәбез. Галия апа бала вакытын да, яшьлеген дә, ана булган чорын да – барысын да хәтерли. Хәтеренә сокланып куйдым да: «Онытырлыкмы соң инде ул вакытлар», – диде. Галия апа гаиләдәге 5 баланың иң кечесе булган. Ул әтисез үскән, аны бер тапкыр да күрмәгән дә.
Без бит – сугыш балалары. Минем әти сугышта үлгән. Әни, мәрхүм, кайда ятканын да, ничек үлгәнен дә белмибез, дип елый иде. Безгә «хәбәрсез югалган» диделәр. Ул вакытта әтиләр турында, алар качканнар икән, сугышта катнашмаганнар, дигән сүзләр йөри иде. Минем әти андый булырга тиеш түгел, дип ышандым. «Әни, үскәч, мин әтине барыбер эзләп табам», – ди идем.
Эшли башлагач, отпуск вакытында Ржевка военкоматка киттем. Ржевны саклап һәлак булучыларның исемлеге диварда язылган иде, адреслары да бар. Беренче рәттә минем әтинең исем-фамилиясе тора. Әтинең каберенә бардым. Ул вакытта Коръәнне белә идем, әтигә багышлап кайттым. Кайткач, төшемдә әти килде. «Менә, кызым, күрештек», – диде. Мин ул төшне әле дә хәтерлим. Мин бит әтине күрмәгән, әти переподготовкадан сугышка эләккән, мин шул вакытта туганмын. Төшемдә беренче тапкыр әтине күрдем. Әни генә белми калды. Мин аннан кайтканчы әни үлгән иде, – дип сөйләде ул.
«Бүре дә куркытмаган безне»
Галия апа кечкенәдән белемгә омтылган, укырга тырышкан һәм ярты гомерен балаларны укытуга багышлаган.
Ничектер, безнең өйдә бер кыз кунды, ул 7 сыйныфны укып бетергән. Әни: «Кызым, мәктәп булса, укытырга киләсеңме? Үзебездә торырсың», – дигән. Ул кыз ризалашты. Әни ферманың бер бүлмәсен юып чыгарган, кем өстәл, кем урындык китерә. Шулай сыйныф бүлмәсе барлыкка килә. Аннан авылдагы бер йорттан хуҗалары китә, һәм ул мәктәп урынына була. Балта остасы парталар ясап бирде. Менә шулай укыган кешеләр без. Ул вакытта 4 сыйныф уку мәҗбүри иде. Тәмамладык та, минем 5нче сыйныфка барасы килә бит. Үҗәт булганмын инде. Бер егетне димләдек тә, күрше авылга укырга барырга булдык. Ике кыз, бер егет урман аша күрше чуваш авылындагы җиде еллык рус мәктәбенә йөри башладык. Берничә тапкыр бүрегә юлыктык. Шул да куркытмаган безне.
Мин 5нчедә укыганда, әни һәрберебезгә өчәр бәрәңге пешерә иде. Артыгы юк бит, бәрәңгене ала торабыз, солдатларга алып китеп торалар. Берсен мәктәпкә барып җиткәч ашыйм, икенчесен 3 дәрестән соң ашыйм, өченчесен кайтырга чыкканда ашыйм. Берсендә минем бәрәңге ашаганны мәктәп директоры күргән. Шуннан соң, килеп укый торган балаларны 1 тапкыр ашата башладылар. И-й, шундый шатлык иде, – дип искә алды ул.
Укый-укый, ул 10 сыйныфны тәмамлый. Аннан бер келәттә кибет булдыруны аңа тапшыралар. «Авыл советы рәисе килде, авылда кибет юк, ди. 30 чакрымнан ат белән товар алып кайтырга кирәк – киттем. Шикәр дә, чәй дә, ситса тукыма да бирделәр. Әни тукыманы 4 метрлап кисәргә кушты. «Кемнең җиткән кызы бар, аларга гына бир», – ди. Мин шулай эшләдем. Кызларга күлмәк кирәк бит. Әни кызларга күлмәк тегә иде. Безнең аяклы тегү машинасы бар иде. Әнә миндә дә тора ул», – дип төртеп күрсәтте Галия апа. Диванның бер башында зур тегү машинасы тора икән, аста тәгәрмәч кебек әйбере бар. Алай бик игътибар бирмәсәң, өстәл кебек тора. Өстендә оныклары, балаларының фотолары тезелгән.
«Мин «2»ле куярга да яратмый идем, ул – үзеңә куя торган билге»
Районга җыелышка баргач, аңа укытырга тәкъдим итәләр. Шуннан 40 елга сузылган укытучылык хезмәте башлана.
4 авылның берсен сайла, диләр. Авылларны карадым да, үз авылымнан ерак булганын сайладым. Мин бит укытучылыкка укымаган, шуңа оялдым. 30 километр ераклыктагы Иске Кади авылын сайладым. Мин үзем Яңа Чишмә авылыннан. Шулай итеп, укыта башладым. 20 ел – бер авылда, 20 ел икенче авылда эшләдем. Математика һәм рус телен укыттым. Балаларга рус телен укытырга кичке мәктәп тә булдырган идек. Мәскәүдә яшәүче укучыларым 80 яшем белән котларга кайткан иде. Мин дә, балалар да шаккаттык. Очрашкан саен искә алабыз, диләр.
Мин балаларны орышмый идем. Аларны орышудан файда юк бит. Тик тормаганның җилкәсенә кулны куя идем дә, тып-тын булалар иде. Тавыш күтәрсәң, идарәне югалтасың, дигән сүз. Балаларның төрлесе бар иде, яхшы укыганы да, начар укыганы да. Хәзер дә шулай инде. Шуны укытучы аңларга тиеш. Мөмкинлеге булмаган баланы авыр сорау белән интектерүдән файда юк. Үзе җавап бирә алырлык сорау бирергә кирәк, ул бала иптәшләре арасында кимсенмәсен. Мин «2»ле куярга да яратмый идем. Ул бит – үзеңә куя торган билге. Димәк, син балага белем бирмәгән. Бала ким дигәндә «3»гә белергә тиеш. Бик авыр бала да «3»лелек белә ала, – ди ул.
Шул хатирәләрне сөйләгәндә, ул башын чайкый-чайкый, үзалдына «и-ий» дип куя. Шулкадәр гомер күз алдыннан уза. «Картаеп әрәм булдык», – дип елмая да.
И-ий, эшләнелде яшь чакта, тиктормас кеше идем үзем дә. Ул вакытта чөгендер эшләү дә бар иде. Процент алу өчен печән чабулар, урман кисү... Без эшләмәгән эш калмады. Ходай эшләргә исәнлек биргән, шөкер. Хәзер, спорт белән шөгыльләнергә, диләр. Без, спорт димичә, спорт белән шөгыльләнгән. Күпме юл йөргәнбез, эшләгәнбез. Ашау булмаса да, чирләмәдек. Үлән күп ашадык, шуның файдасы булгандыр. Кузгалак, балтырган, алабута ашадык. Балтырган ашка иде кәбестә урынына. Барысын да таныганбыз, ашаганбыз, Аллаһка шөкер. Яшь чакта эшне бер дә авыр дип танымыйсың. Өйдә дә маллар бар иде: сыер, сарыклар... Хәзер менә ял итәбез.
«Яратып чыктым мин аңа»
Мәктәптә укытып йөргәндә, ул тормыш иптәшен очрата. Инженер булып эшләгән ир-ат мәктәптә физика укыта торган булган. Ул бакыйлыкка күчкәнгә дистәдән артык ел узган.
Без аралашып йөрдек башта. Яратып чыктым мин аңа. Башта малай, аннан кыз, аннан игезәк улларыбыз туды. Кечкенә балалар институтта укый иде, ул кинәт кенә вафат булды. Балалар да математикага тартылды. Кызым программистка укыды, ул вакытта программистлар чит илгә китә иде. Германия кызыктыра иде. Кызыма: «Китәсең икән, кире кайтмыйсың», – дидем. Кызым калды, шөкер, – дип сөйләде ул.
Әле бу көннәрдә генә егетләр генә үстергән бер олы кешедән: «Кызлы кеше – бәхетле кеше», – дигән сүзләр ишетергә туры килгән иде. Шуңа үзем дә, кызлы кеше бәхетле була, диләр, дип куйдым. Галия апа елмайды. «Алай дип булмый, малайларым да бик тәртипле. Киленнәр әйбәт. 7 оныгым бар», – диде. Без сөйләшеп утырганда, Галия апаның телефоны шалтырады. Даруларын эчәргә кирәклеген исенә төшерделәр булса кирәк. Ул чияле чынаякка су салып, даруларны эчеп куйды. «Киленем шалтырата, миңа кызым кебек. Өч киленем дә яхшы, кайгыртып, хөрмәт итеп яшиләр, исән генә булсыннар. Киленнәр белән бик яхшы яшәдек. Башта бергә яшәдек, аннан балалар үз ояларын булдырды», – дип куйды.
«Галия апа, балалар килгәнне көтеп яшисезме?» – дим. «Мин алай көтеп азапланмыйм. Үзләренә дә әйтәм: әни янына барам дип, эшегезне калдырмагыз, дим. Телефон бар бит хәзер. Кирәк булсагыз, чакырырмын, дим. Эшсезлектән интекмим – Коръән укыйм. Дөнья тынычлыгы өчен багышлыйм, тирә-күршеләрем исән-сау булсын, дип телим. Бу йорттагы балалар әти-әниләренә авырлык китермәсеннәр, исән-сау үссеннәр, дип телим. Укыган өчен миңа беркем сүз әйтми бит. Шуңа гел теләп йөрим. Көндез берничә тапкыр ишегалдына чыгып керәм. Ничек өйдә утырып бетерәсең. Кеше белән аралашам. «Бука» булып сөйләшмичә йөрсәм, уңайсыз булыр иде менә. Чыгып кергәч күңел күтәрелә», – дип елмайды ул.
«Яхшылыктан гына файда күрергә мөмкин, шуны онытмаска кирәк»
Галия апаның диванында сканвордлар тупланган саллы гына журнал ята. Аларның күбесе чишелгән. «Сканворд чишәм, башны бөтен нәрсәдән арындырып торырга кирәк. Моны чишә башлагач, дөнья хәлләре берсе дә башта калмый, башны айнытып торырга кирәк. Балалар алып килә, мин чишеп торам», – ди ул. Сканвордлар янында дини календарьлар, китаплар, хөрмә төшеннән ясалган дисбе дә бар. Диванның бер читендә намазлык тора. Диварга эленгән телевизор эшләп тора. Тегү машинасы өстендә бер пар бәйләнгән соры оекбаш тора. «Ярата идем бәйләргә. Күп бәйли идем. Игезәкләр институтта укыганда икесенә дә свитерлар бәйләдем. Кайдан алдыгыз, дип аптыратканнар иде», – дип куйды Галия апа.
«Галия апа, кешеләр үзгәрдеме?» – дим. «Кеше – кеше инде ул. Ул вакытта да төрлесе бар иде, хәзер дә төрле кеше бар. Яхшысы да, яманы да бар. Яхшылыктан гына файда күрергә мөмкин, шуны онытмаска кирәк», – ди ул.
Бу сөйләшеп утыру театр караганнан соң кебек хис калдырды. Мондый тормышны: тол калган хатын-кызлар, әтисез үскән балалар тарихларын анда күрәбез. Әле күптән түгел генә Тинчурин театрында караган «Туган-тумача» спектакле искә төште. Анда да – 50-70нче еллардагы авыл тормышы. Галия апа да – шул әтисез үскән бала инде. «Без күргәннәрне башка буыннарга күрергә язмасын», – дип тели ул.