Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзе бәрдергән, үзе төшергән: поезд машинисты 15 яшьлек кызны бәрдереп үтергән

news_top_970_100
Үзе бәрдергән, үзе төшергән: поезд машинисты 15 яшьлек кызны бәрдереп үтергән

Дагыстанда төшерелгән бу видеоны караганда ук куркыныч: тимер юлдан ак күлмәкле кыз бара, поезд якынлаша, кычкырган тавыш ишетелә… Кыз түгел – ул колакчыннарын киеп, күңеленә хуш музыка тыңлап, рельслардан бара, кабинасындагы машинист кычкыра. Нишләргә белмәгән чарасызлыктан, гаҗизлектән кычкыра машинист. Ә кыз исә бу дөньядан аерылган, ул үз дөньясында.

Аннары поезд бәрдергән тонык тавыш... рельсларын чинатып, поезд туктый.

Поезд Махачкаладан Дербантка барган, фаҗига исә Мамедкала дигән бистәдә була. Кыз шунда яшәгән. Бистә аша тимер юл уза, анда даими поездлар йөреп тора. Ни өчен кыз игътибарсыз булган – анысын инде белеп булмый, ул, билгеле, шунда ук һәлак була.

Җинаять эше кузгатылган, беренчел фаразлар буенча, машинистның гаебе юк. Кыз тиешле булмаган урыннан чыккан, ул сигнал биргән, әмма барган поездны туктату мөмкин түгел – ул 1 секундка 20 метр тирәсе бара, һәм аның тормоз юлы 1 километр тирәсе тәшкил итә.

Полиция тимер юлның куркыныч урын булуын кисәтә. Тимер юлдан чыкканда телефонга карарга ярамый, колакчыннарны, капюшонны салырга кирәк. Гомумән, тиешле булмаган урыннардан тимер юл аша чыгарга ярамый.

Татарстанда апрель башында гына пассажирлар утырткан автомобиль тимер юлга кергән иде, ике егет һәлак булды. «Интертат» Коркачык тимер юл станциясендәге куркыныч вәзгыять турында язган иде.

«Хастаханәнең кабул итү бүлегендә сабыйны күргәч телсез калдым»: Татарстанда тимер юл кичүендә булган коточкыч авария турында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100