Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Хастаханәнең кабул итү бүлегендә сабыйны күргәч телсез калдым”: Татарстанда тимер юл кичүендә булган коточкыч авария турында

Татарстанның Бөгелмә районында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды. Җиңел машина йөртүче хатын-кыз светофорның кызыл сигналына тимер юл кичүенә чыга. Шул мизгелдә аңа каршы йөк составы килгән була. Әлеге бәрелештә алты яшьлек пассажир кыз һәлак булды. Фаҗига турында тулырак “Татар-информ” репортажында.

news_top_970_100
“Хастаханәнең кабул итү бүлегендә сабыйны күргәч телсез калдым”: Татарстанда тимер юл кичүендә булган коточкыч авария турында

Фаҗига 10 сентябрьдә көндезге 16:00 сәгатьтә, республиканың Бөгелмә районында булды. 12 нче модельле “Лада” машинасын йөртүче хатын-кыз, йөк составы якынлашкан мизгелдә светофорның кызыл утына тимер юл кичүенә чыга.

Поезд машинисты автомобильне күреп ала, составны ашыгыч рәвештә туктатмакчы була. Әмма бәрелүдән котылып кала алмый. 

“Куйбышев тимер юлы Нократ-Чулман регионының Аккүл – Полтавка юлында тимер юл кичүендә җиңел машина һәм йөк поезды бәрелеште. Поезд составы рельслардан чыкмаган. Инфраструктура җайланмасына зыян килмәгән”, - диделәр Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәтендә.

Бәрелеш бик көчле була. Машина берничә метр читкә, электр җайланмалары булган будкалар янына оча. Машина уң ягы белән бәрелә һәм шушы ягы бик нык изелә.

Авария вакытында арткы утыргычта йөртүченең алты яшьлек кызы утырган була.

Авариядән соң баланы әнисе белән бергә Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә алып китәләр. Хатын-кызны икенче көнне үк өенә чыгаралар. Табиблар балага баш сөяге-баш мие ябык җәрәхәте диагнозы куя. 11 сентябрьдә кыз, аңына килмичә вафат булды.

Әлеге коточкыч һәлакәт турында хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Машинасына кечкенә бала утырткан йөртүченең кызыл ут янганда тимер юлга чыгуын интернет кулланучылар һич тә аңлый алмый.

“Фотоларга караганда, анда басу бугай. Тирә-як яхшы күренә, поезд тавышы ишетелә, көндез светофор эшли. Ничек бәрелергә була? Ул соңгы мизгелдә поезд каршыннан узып китәргә теләгәнме?” - дип сорау бирә социаль челтәр кулланучылар.

Рульдә Бөгелмәдә яшәүче 34 яшьлек Марина исемле хатын-кыз булганы ачыклана. Әлеге куркыныч авария турында беренчеләрдән булып аның иптәш хатыны Евгения белә. Ул көнне Евгения хастаханәнең кабул итү бүлегендә була. Һәм шунда Маринаның кызын алып киләләр.

“Сабыйны алып килгәндә мин кабул итү бүлегендә идем. Башта аның кем баласы булуын аңламадым да. Әмма аның турындагы мәгълүматны әйтә башлагач, телсез калдым. Юлда ашыгыч ярдәм машинасында баланың комага китүен әйттеләр. Кызганыч, аның исән калуына бернинди гарантия юк иде”, - диде Евгения.

Евгения сөйләвенчә, Марина һәрвакытта да юл йөрү кагыйдәләрен сакларга тырышкан.

“Марина – бик җаваплы кеше. Юлга чыгарга аны нидер мәҗбүр иткән. Авариянең ничек килеп чыгуын ул үзе әлегә сөйли алмый. Ул шок хәлендә, беркемгә дә җавап бирми”, - дип сөйләде Евгения.

Дусты сөйләвенчә, Марина белән ире яхшы гаилә булган. Алар 14 һәм 6 яшьлек ике кыз тәрбияләгән.

“Алар өчен төпчек кызлары бик тансык бала булды. Марина аның өчен өзелеп тора иде. Аның хәзер нинди хәсрәт кичерүен сүз белән генә аңлатып та булмый”, - диде Маринаның дусты.

2019 елда Татарстан тимер юлларында ике юл һәлакәте булган. Бөгелмә районындагы авария өченчесе булды.

“Бүген тимер юлларын кичеп чыгу дөньякүләм проблемага әйләнде. Чөнки бөтен дөнья буенча тимер юллар кичүендә поездлар хәрәкәте иминлеген тәэмин итү әллә ни мактанырлык түгел”, - дип сөйләде “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Горький тимер юлының территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов.

Юл кичүләрендә иминлек кагыйдәләрен искәртү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тимер юлчылар белән даими рейдлар үткәрә. Автомобиль йөртүчеләр белән сөйләшүләр уздыралар һәм белешмәлекләр тараталар.

Бер версия буенча, 10 сентябрьдә Бөгелмә районында тимер юлга чыкканда “Лада” машинасы кинәт кенә сүнеп калган. Йөртүче аны кабыза алмаган яки өлгермәгән. Әмма ничек кенә булмасын, сәбәпләрен әле ачыкларга туры киләчәк.

Авариядә һәлак булган кызны 12 сентябрьдә җирләделәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100