Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзбәкстан дөнья буйлап үз мирасын барлый. Ә башкалар? Шул исәптән, без дә?

news_top_970_100
Үзбәкстан дөнья буйлап үз мирасын барлый. Ә башкалар? Шул исәптән, без дә?
«Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа Ренессанс нигезе» халыкара конгрессы матбугат үзәге

Үзбәкстан бөтен дөнья буйлап үзенең мәдәни мирасын барлый. Шунысы игътибарга лаек – әлеге мәдәни мирасны үзбәк галимнәре үзләре генә дөнья буйлап эзләп йөрми, бу процесска дөнья галимнәре кушылган. Үзбәкстанның мәдәни мирасын саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру бөтендөнья җәмгыятенә күп илләрнең галимнәре керә һәм алар, Үзбәкстан территориясенә караган артефактларны өйрәнеп, Үзбәкстанны кызыклы мәгълүмат белән тәэмин итәләр. Дөнья буйлап бөртекләп-берәмтекләп җыелган мәгълүмат китап-альбомнар итеп формалаштырыла. Алты ел эчендә алтмыш том альбом-китап барлыкка килгән. Моңа өстәп фильмнар, подкастлар, лекцияләр.

Проект нигезендә төрле шартлар аркасында төрле илләрдә сакланган Үзбәкстан мирасы шедеврларының каталогын булдыру идеясе ята. Мин кайсы да булса илнең үз алдына мондый глобаль бурыч куйганын белмим. Бу проект – Үзбәкстанның визит карточкасы. Оештыручылар проектның Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев инициативасы һәм җитди булышлыгы белән тормышка ашырылуын ассызыклый.

Проект эшчәнлеген күрсәтү һәм җәмгыятьнең алдына яңа бурычлар кую максатыннан, ел саен Үзбәкстанның төрле шәһәрләрендә «Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа Ренессанс нигезе» халыкара конгрессы уздырыла. Конгресс дөньяның күренекле галимнәрен, танылган музейлар җитәкчеләрен җыя. Халыкара чараны яктыртырга халыкара журналистлар чакырыла. Быел Сәмаркандка «Татар-информ» журналисты да чакырылды.

Конгресста Татарстаннан өч галим катнашты. Болар – ТР Милли музееның генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова, ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның директор урынбасары Динә Хисамова, КФУ музейлары директоры урынбасары Фәридә Ваһапова.

Лилия Саттарова һәм Динә Хисамова конгресска яңа томның авторлары буларак чакырылды. Чөнки «Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа Ренессанс нигезе» конгрессында тәкъдим ителгән ун томның берсе Татарстан музейларына багышланган. Альбомга Милли музейның 56 предметы һәм ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның 75 картинасы, литографиясе, рәсеме һәм керамикасы кергән.

Лилия Саттарова – ТР Милли музеенда Төркестан коллекциясе формалашуы тарихы турында, Динә Хисамова Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музее тупланмаларында Үзбәкстанның чагылышы турында кызыклы мәгълүмат туплаган.

Әйтик, Милли музейда Төркестан белән бәйле экспонатлар байтак. Алар беренче тапкыр шушы альбомда басылып чыккан. «Үзбәк коллекциясендәге предметлар, экспонатлар безнең музейның даими экспозициясен тәшкил итә, мөселман мәдәниятенә кагылышлы күргәзмәләрдә катнаша. Əлеге экспонатлар шушы проект өчен махсус тасвирланды», – дип ассызыклый Лилия Саттарова.

Күренекле татар рәссамы Бакый Урманче 1949 – 1950 елларда – Сәмаркандта һәм янәшәдәге Сачак кышлагында, 1956 елдан 1958 елда Казанга кайтканчыга кадәр Ташкентта яши. Аның «Йөзем җыючы», «Бану» һәм башка танылган картиналары үзбәк халкы темасына карый. Алар Дәүләт Сынлы сәнгать музее фондында саклана.

Үзбәкстан өчен кызыклы материаллар Казан дәүләт университеты музейларында да байтак икән. Музей дирекциясе берничә ел дәвамында Үзбәкстанның мәдәни мирасын саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру бөтендөнья җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә. Быел конгресска директор урынбасары Фәридә Ваһапова барган иде. Әлегә Казан дәүләт университетында саклаган артефактлар Үзбәкстан каталогларында юк. Әмма эшчәнлек дәвам итә, һәм алар да каталогларда урын алырга мөмкин.

«Татарстан белән эш бара. Ике музей белән күпмедер эш эшләнде. Казан дәүләт университетында да искиткеч матур үзбәк коллекциясе бар. Без музей вәкилләре белән күптән сөйләшүләр алып барабыз. Казан университеты бу томга керә алыр, дип өметләнәбез», – ди проектның фәнни координаторы Эльмира Гөл.

Проект җитәкчесе Фирдәвес Абдулхаликов әйтүенчә, әле Татарстандагы артефактларның аз өлеше генә каталогка кергән. Үзбәкстан ягы, андый артефактлар күбрәк булыр һәм өйрәнелер, дип өметләнә.

Киләчәктә проект Үзбәкстан территориясе артефактлары белән генә чикләнеп калмыйча, Урта Азия галимнәренең көчләре берләштерелеп, Урта Азиянең мәдәни мирасы каталогы барлыкка килергә мөмкин.

ххх

Фирдәвес Абдулхаликов: «Безне барыбызны да Үзбәкстан һәм Урта Азия мәдәни мирасы берләштерә. Бу – әһәмиятле, чөнки без, бердәм булып, бу җирләрнең кешелек тарихына керткән өлеше турында сөйләргә тиеш. Урта Азия казанышы – кешелек казанышы. Быелгы конгресска делегацияләр тулы составта килә алды. Таҗикстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Əфганстан делегацияләре, ягъни Урта Азия тулысынча бар. Болай булганы юк иде. Президентның тышкы сәясәт буенча эшчәнлеге үз җимешләрен бирде, һәм безнең үзара якынаюыбыз күренә.

Миңа Казахстан тарихы музеенда булырга туры килде. Бу – гаҗәеп музей, мин бу кадәр үк артефактлар бардыр дип күз алдына да китермәгән идем. Казах җиренең бай үткәне күрсәтелгән. Элек ул җирләр дә, безнекеләр дә башкача аталган, хәзерге чикләр булмаган. Барыбыз өчен дә, көчләребезне берләштереп, каталоглар төзи алабыз. Алар Урта Азиянең мәдәни мирасы дип атала ала. Бабаларыбыз кешелек цивилизациясе үсешенә зур өлеш керткәннәр. Дөнья моны белергә тиеш».

Урта Азия галимнәре артефактларны һәм шәхесләрне милләтләргә һәм территорияләргә бүлгәләгән бәхәсле фикерләр дә булмый калмыйдыр. Андый хәлләрнең дә шаһиты булгалап торабыз. Галимнәр белән бу хакта да сөйләштек.

Фирдәвес Абдулхаликов: «Алты ел эчендә галимнәребез арасында бер конфликт та булганы юк – дус яшибез. Əлбәттә, бәхәсләшәбез, бик каты бәхәсләр була. Җыелышларда кара-каршы бәхәсләшкән кешеләр кич чәй табынында берләшә.

Бу проект музейларны һәм китапханәләрне берләштерә ала. Без бөек бабаларыбыз турында дөньяга сөйли алабыз. Бабаларыбыз кешелек цивилизациясе үсешенә зур өлеш керткәннәр. Дөнья моны белергә тиеш».

Сәнгать фәннәре докторы, профессор, проектның фәнни координаторы Эльмира Гөл: «Без мирасны «милли фатирларга» бүлгәләргә җыенмыйбыз. Тарихи контекстны күздә тотарга, мәдәни мираска объектив карарга кирәк. Заманча чикләрнең бөтенләй башка булуын аңларга кирәк. Элек башкача дәүләт чикләре һәм башка мәдәни киңлекләр булган. Тарихи мираска тар милли караш белән карарга ярамый. Төрле карашлар булды инде. Союз таркалгач, алар бигрәк тә ачык күренә башлады. Сәнгать тарихын бербөтен итепме, әллә Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан тарихы дип бүлеп өйрәнергәме дигән бәхәсләр дә булмады түгел. Элек бу республика җирлекләре мәдәни, лингвистик һәм башка яклардан бик аралашып үскәннәр. Туксанынчы еллар ахырыннан шул ике позиция өстенлек алып, зур бәхәсләргә китергән. Безне «милли фатирларга» бүлгәләгән көчләр галимнәрнең үз территорияләренә ябылуына китерде. Әмма бу караш бик үк объектив түгел.

Әйе, без кайсы да булса бер территориянең заманча чикләрен күздә тотып, аның сәнгатен өйрәнә алабыз. Әмма без әлеге чикләрнең теге ягында да мәдәни элемтәләр булуын истә тотарга тиешбез. Миңа калса, хәзер тарихның уртак битләре, безне берләштергән яклар турында сөйләшер вакыт җитте кебек.

Үзбәкстан Тимуридларның мәдәният үзәге булган. Тимуридлар мирасы көньяк Казахстанда да бар. Согди мирасы темасы да кызыклы. Мәсәлән, аларның монументаль сәнгате Үзбәкстан, Таҗикстан җирләрендә бар. Боларны ничектер берләштерәсе килә. Ләкин таҗик коллегаларыбыздан башка без моны эшли алмыйбыз. Без уртак тел табарга тиешбез. Без хәзер шушы юлда һәм шуңа максатчан барабыз.

Ел саен 10 том эшләүдән башладык – темп шулай бирелде. Инде шул темпны киметәсе килми. Киләсе елга 70 том булыр дигән өмет бар. Без 90 том эшли алабыз дигән беренчел план куелган. Эш барышында тагын кайсыдыр илләр өстәлә бара. Әле Төркияне тулысынча колачлый алмадык. Әлегә кулъязма мирас буенча бер том гына булды. Европа шактый колачланган. Германия буенча аларның унбер шәхси музееннан булган материаллар тасвирланган томыбыз бар. Анда Штутгарт музее бик аз кергән. Анда гаҗәеп бай коллекция бар. Без Штутгартның Линден исемендәге музее белән тыгызрак элемтә булдырырга телибез. Шулай ук, Берлин милли китапханәсендәге кулъязмалар да безнең өчен кызыклы. Украина әлегә паузада. Безнең концепция бар иде һәм без кайсы музейлар белән эшлисебезне белә идек. Белоруссия белән дә әлегә эш башланмаган.

Төрекмәнстан белән эшлибез. Башкортстан белән эшләгән юк. Анда нәрсә барлыгын да белмибез».

ххх

«Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа Ренессанс нигезе» халыкара конгрессы кысаларында илләрне берләштерә торган проект тәкъдим ителде. Идея авторы – тумышы белән Казахстаннан булган һәм иҗат юлын «Үзбәкфильм»да башлаган танылган кинорежиссер Тимур Бикмамбетов Үзбәкстанда Хуҗа Насретдин турында анимацион фильм төшерергә җыена. Проект Казахстан белән берлектә эшләнә. Оештыручылар аңа Татарстан да кушылырга мөмкинлеген әйтә.

«Тимур Бикмамбетов зур проектка алынды. Аның инициативасы белән Үзбәкстанда анимация мәктәпләре ачылды һәм шул студияләр белән анимацион фильм әзерләнәчәк. Әлеге проект анимация мәктәбе булуы белән уникаль. Яшьләр анимация аша мәдәни мирасны өйрәнә», – ди Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча бөтендөнья җәмгыяте идарәсе рәисе, Үзбәкстанның кинематография агентлыгы җитәкчесе Фирдәвес Абдулхаликов.

Әлеге халыкара чара программасында «Хуҗа Насретдин» кинопроектын Тимур Бекмамбетовның үзе презентацияләве каралган иде. Әмма соңгы минутларда аның катнаша алмавы билгеле булды. Проект турында Голливудта эшләүче танылган үзбәк кинорежиссеры Баходыр Юлдашев әйтеп узды.

ххх

«Үзбәкстанның мәдәни мирасы – яңа Ренессанс нигезе» халыкара конгрессын теләсә кайсы дәүләт үзенә үрнәк итеп ала алыр иде. Әлбәттә, Татарстан да. Татар мәдәни мирасы да дөнья фондларында галимнәребезне көтеп ята түгелме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100