Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзәкләрне өздегез» – мобилизацияләнгән егетләр «Ялгыз торна»ны җырлый

news_top_970_100
«Үзәкләрне өздегез» – мобилизацияләнгән егетләр «Ялгыз торна»ны җырлый
видеодан скриншот

Интернет киңлекләрендә күңелләргә үтәрлек чираттагы видео таралды. Анда мобилизацияләнгән егетләр Фирдүс Тямаев репертуарыннан «Ялгыз торна» җырын башкара. Кышкы карлы көндә солдатларның каядыр китеп барышлары.  

Видеоның өйрәнүләр вакытындамы, әллә инде егетләр махсус операциягә җибәрелгәч төшерелгәнме икәнлеге билгеле түгел. Видеоны Фирдүс Тямаев та үз сәхифәсенә куйган. Социаль челтәр кулланучылар арасында, егетләрне танып, Фирдүстән видеоның кайчан төшерелгәне белән кызыксынучылар бар.

«Минем абыем бит бу! Кайчан төшерелгән видео икән? Инде күптән элемтәгә кергәне юк. Көтәбез сине! Исән-имин әйләнеп кайт»;

«Уртадагысы – безнең Буа егете. Исән-сау йөреп кайтыгыз»;

«Берсе – Кама Тамагы Келәнче егете Илгиз», – дип танып алганнар егетләрне.

«Үзәкләрне өздегез. Сау-сәламәт булып, җиңү белән кайтырга насыйп булсын барыгызга да», «Фәрештә канатлары астында булыгыз, егетләр», «Ходай ярдәм итсен сезгә! Раббым, исән-сау якыннары янына кайтар барысын да», «Үзегезне саклагыз», – дип матур теләкләр юллаган калганнар.

«Интертат» мобилизациягә эләккән сәләте татар егетләре белән таныштырган иде:

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100