«Үзәк өзгеч җыр»: Украинада һәлак Сибай филармониясе биючесе истәлегенә җыр язганнар
Фларид Биргалин Украинада махсус операциядә һәлак булган Сибай филармониясе биючесе Илнар Хәтмуллин истәлегенә җыр язган. Ул «Өмөт менән киттең» дип атала. Аның сүзләрен Гөлкәй Исмәгыйлева, көен Радик Далхин язган. Аранжировкасы Гайсар Муратовныкы.
Өмөт менән киттең, ҡайтам, тиеп… Илнар Хәтмуллинға***
Бейеп кенә киттең яу ҡырына,
Һөйөп кенә ҡалдыҡ оҙатып.
Ҙур ышаныс менән көтә инек,
Һәр хәбәрҙе уҡып, күҙәтеп.
Ситек сисеп ауыр итек кейҙең,
Сәхнә ҡалды, алда яу ҡыры.
Ҡул сабыуҙар ҡалды, бейеү көйөн
Алыштырҙы туптарҙың «йыры».
Өмөт менән киттең, ҡайтам, тиеп,
Ҡанат ҡаҡҡан бөркөттәй булып.
Башҡорт ере тағын аһ-зар түгә,
Йәштәр быуа күңелгә тулып…
Бейеп кенә киткән инең дә бит,
Кире бейеп кенә ҡайтманың.
Рухың ашты күккә ҡыйғыр ҡоштай,
Башҡорт ире данын һатманы...
«Кайтарып алыгыз Сибай филармониясе артистларын!» – дип язган комментарийларда Земфира. Аны хуплаганнар. «Риза, артистлар икенче төрле ярдәм итәргә тиеш»;
«Шәп җыр, калган артистларны Ходай үзе саклап калсын иде»;
«Берәр төрле ысул табып кайтарып булмыймы икән ул артистларны, бигрәк йөрәк әрни бит»;
«Шулкадәр үзәкләрем өзелә, нишләп яшь кенә көенчә булачак әтиләрне сугышка озатканнар. Агитбригада төзергә булмас идеме бу автобус тулы Сибай артистларыннан, аптыраш һәм зур үкенеч, үпкәләү»;
«Үзәк өзгеч җыр. Матур язылган… мәгънәсез сугыш»;
«Бүген Нефтекама шәһәрендә Хәбибуллин Алмаз Айдар улын соңгы юлга озаттык. 32 яшьлек матур, батыр егет».