Казанда татар телен үстерәм дип ажгырып торучылар күп, Аллага шөкер. Иң сөенечлесе – аларның күпчелеге татарча да белә. Бөтенесе белсә тагын да әйбәт булыр иде, әмма бер өлеше үзенә татарча өйрәнү өчен татар телен өйрәтә торган программаны үзе ясый икән, шул программа өчен акча сорый икән – бу да начар түгел (кебек шикелле).
Казанда бишенче мәртәбә «Үз телем» грантлар бәйгесе узды. Татар теленә кагылышлы проектлар «Московский» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителде.
- Бәйге беренче тапкыр 2021 елда Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы белән үткәрелә. Төп максат - татар телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру.
-
Быелгы гомуми приз фонды – 5 000 000 сум!
Фото: ©Казан мэриясенең матбугат үзәге
Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Быел безнең өчен мөһим ел – «Үз телемә» биш ел. Хәзер аның багажы бар, тарихы бар. Ул Рөстәм Рамазанов инициативасы белән башланган иде, ул хәзер дә безнең белән. Без елдан-ел күбәябез. Быел Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы башкаласында даими яшәүче Идел буе халыклары проектларын да кабул иттек. Өлкәннәр үз проектларын яшьләргә биреп аның дәвам итүен телиләр. Ә безгә яшьләр карашы кирәк – яшьләр бүген телне һәм мәдәниятне пропагандалау мөмкинлекләре турында нәрсә уйлый. Бу залда утыручылар – минем өчен барыгыз да җиңүче, чөнки 80 проект арасында финалга чыгу үзе дә зур нәрсә. Без файдалы булыр дигәннәрен сайладык. Әлбәттә, финанслар чикле. Бәлки, арада Мәгариф идарәсенә, жюри әгъзаларына ошаган проектлар булыр, бәлки, ярдәм итү өчен тагын башка юлларын табарбыз.
- Жюри әгъзалары: шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Резеда Гобәева, Мәскәү базарының арт-директоры Тәбрис Яруллин, «Түбәтәй» компанияләре группасы генераль директоры Руслан Гыйльметдинов, «Иптәшләр» каналы авторы, журналист-блогер Эльвира Садриева, стратегик сессияләр алып баручы, шәхси һәм команда үсеше буенча илһамландыручы спикер Әнвәр Туйкин.
Грантлар бәйгесендә катнашучылар туган телләрне өйрәнүгә, милли мәдәниятләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән заманча һәм үзенчәлекле проектлар тәкъдим итте. Проект төрләренә килгәндә, монда бернинди дә чикләү куелмаган: араларында китаплар, мобиль кушымталар, подкастлар, видеопроектлар, спектакльләр, музыка белән бәйле тәкъдимнәр бар.
Бәйгегә юлланган 80 гаризадан 23 проект финалга узган. Эшләр ике көн дәвамында якланган: беренче көнне – җиде, икенче көнне 15 кеше үз проектларын тәкъдим иткән. Жюри әгъзалары 12 проектны җиңүче дип тапкан. Шуларның дүртесе – Идел буе халыкларының телләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эшләр. Җиңүчеләргә үз тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру өчен грант биреләчәк.
Татар теленә бәйле проектлар арасында сигезе җиңүче исеменә лаек булды. Җәяләр эчендә проект тәкъдим итүчеләр сораган суммалар күрсәтелә.
Альбина Ногманова – «Җиде кыз» пластик спектакле (250 000 сум);
Фаил Баязитов – «Әрсез әдәбият» проекты (292 680 сум);
Нурислам Денисов – «СӨЙЛӘ ТАТАР» Веб-платформасы (200 000 сум);
Ихтыяр Кыямов – Вертикаль роликлар циклы (75 000 сум);
Айдар Ниязов – «Калеб. Ликбез»: музыкаль лекцияләр (288 500 сум);
Тимур Сәлимов – «На родном». Татар телен өйрәнү өчен ясалма фәһем платформасы (300 000 сум);
Баязит Хәсәнов – ТЕЛЕМ мобиль кушымтасы (600 000 сум);
Булат Шәймиев – «Җырлы сишәмбе» проекты (150 000).
Альбина Ногманова – Кариев театры актрисасы, труппаның иң пластик артисты. Алар драматург Ләйсән Фәизова белән бергә хатын-кыз язмышы турында пластик спектакль чыгарырга җыеналар. «Бәетләр, миңа калса, бүгенге заманга күпер салу ысулы, аларда күп мәгълүмат таба алабыз. Минем катнашучы кызларның шәхси вакыйгаларын өстәп, текстны бүгенге заман вакыйгалары белән тулылындырасым килә. Шулай итеп хатын-кызның көчлелелеген, сайлау мөмкинлеге барлыгын күрсәтәсем килә. Хатын-кызның кыйммәте ир-аттан ким түгел», – дип проекты белән таныштырды Альбина.
Резеда Гобәева: Безнең заманда безнең җәмгыятьтә хатын-кыз кимсетелә дип саныйсызмы?
Альбина Ногманова: Әйе.
Әнвәр Туйкин: Проектның максаты нәрсәдә?
Альбина Ногманова: Үткәндәге тамырлар белән элемтә табу. Бүгенге татар хатын-кызы кем ул дигән сорауга үзем өчен җавап табу. Минемчә, яшьләр белән диалогка керү тән аша үтемлерәк юл.
Альбинаны бу тема күптән борчый бугай. Үткән ел Jadidfest яңа татар мәдәниятенә фестивалендә «XX гасыр башы кызы» хореографик перформансының да нигезе шул иде: кастинг белән сайлап алынган кызлар пластик тамаша күрсәттеләр.
«Үз телем»нең тәҗрибәле катнашучысы һәм җиңүчесе Фаил Баязитов бу юлы «Әрсез әдәбият» проекты белән килгән. Нигезендә татар әдәбиятын популярлаштыру яткан бу проект билгеле язучыларның биографиясен һәм аларның әсәрләрен әвеш-түвеш китерүгә корылган дип аңладым.
Фаил Баязитов: «Без «Шәрык клубы»нда бу хыялны чынга ашырып карадык. Габдулла Тукай турында кызыклы фактлар белән кичә оештырдык. Тукай бүген кем булыр иде дип фаразладык. Шәхесләребез турында китапларга керми калган мәгълүмат та бар – анысы халыкта яши. Шушы кызыклы фактлар аша бөекләребезне өйрәнү тагын да кызыграк. Бер язучыны алып аның биографиясе һәм әсәрләре буенча стендап ясарга мөмкин».
Үз проектының игътибарны арттыру өчен Фаил мисал итеп быел Тукай премиясе алган «Казанга Тукай кайткан» спектаклен китерде. Бу жюри әгъзаларының берсе, әдәби темаларда тирән йөзә алган һәм бу мәсьәләдә теләсә кем белән җитди әңгәмә корырга сәләтле Резеда Гобәеваны күпмедер дәрәҗәдә коралсызландырырга омтылу да иде. Чөнки Фаил алдыннан гына Резеда ханым Альбина белән актив бәхәс алып барды. Коралсызландырганмы-коралсызландырмаганмы – анысы безгә караңгы, иң мөһиме – җиңүчеләр арасында юмор остасы Баязитов бар.
Тагын бер әдәби проектны КФУ студенты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары Ихтыяр Кыямов тәкъдим итте. Ул инде социаль челтәрдә үз көче белән роликлар төшереп, тәкъдим ителәсе проектын сынап караган, байтак кына язылучылар җыйган һәм аларның хуплауларын алган. Алга таба проектны профессиональ дәвам итү өчен бюджет сорала, әлбәттә. Ихтыяр Кыямов – танылган журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның улы.
Ихтыяр Кыямов: «Мин эшли торган бу эшкә ихтыяҗ зур, кешеләр карый. Мөһиме шул – кызыксынган кешеләр сылтамалар аша әсәрне дә табып укый ала. Минем фаразлавым буенча, видеолар төшереп тора алсам, 10 000гә якын язылучы җыеп буладыр дип уйлыйм. Караулар ягына килсәк, үземә шундый «Наполеон планы» куйдым – 1 млн карау җыярлык видео төшерергә. Ул һичшиксез татар әдәбиятына кагылышлы булырга тиеш. Кызыклы тема табарга һәм монтажны әйбәтләп эшләргә өйрәнгәч, бу максатка ирешеп булыр дип уйлыйм. 30 чыгарылыш әзерләү планы бар. Казан урамнарында йөргәндә дә без язучыларның исемнәрен очратабыз, урамга исеме бирелсә дә күп кеше ул язучыны белми – кызыклы фактлар белән андый язучылар турында халыкка җиткереп булыр иде».
Ихтыяр татар әдәбияты турында видео төшерә торган блогерлар булмавын, һәрхәлдә андый кешеләр барлыгын белмәвен ассызыклады.
Резеда Гобәева: Мин ул видеоларны карадым, миңа алар рекомендацияләрдә килеп чыкты. Миңа ошады. Бу бик зур хезмәт. Нибары 1000 сумга бәяләнгән бер сценарийлар артында күпме белем һәм эзләнү!
Руслан Гыйльметдинов: Минем уйлыйм, сезгә миллион карау кирәк булса, ул рус телендә чыгарга тиеш. Кызганычка каршы – бу шулай. Мин уйлым шулай. Мин уйлыйм, бу начар әйбер түгел.
Ихтыяр Кыямов: Минем иң күп карау җыйган видеоларда русча субтитрлар бар. Мин татарча сөйлим, кешеләр татарча сөйләмне ишетсеннәр. Киләчәктә уңайлы ясалма фәһем программалары булгач, татарча субтитрлар да булыр.
Шул урында бераз читкә китеп жюри әгъзаларының берсе турында бер фикер.
Йа Аллам, «Үз телем» бәйгесенең (басым ясап әйтәм – ҮЗ ТЕЛЕМ) жюриына килгән кеше русча төшерсәң генә күп карау җыя дип утырсын инде. Әлбәттә, бәлеш/өчпочмак пешерсәң, тагын да күбрәк кешене кызыктырып була, бәлешкә тел кирәкми. Бик тәмле булса, татар кешесе «телеңне йотарлык» ди. «Түбәтәй» татар рестораннары челтәре хуҗаларының берсе йотканмыни соң телен? Әйе, беребез дә дөньядан аерылып яшәмибез, татар теленең кулланылыш дәрәҗәсен күреп торабыз, татар авылында да бала-чагының русча сөйләшеп йөрүен күрәбез. Ләкин бит бәйгенең максаты – татар телен үстерү. Казанда туып үскән 20 яшьлек студент егет символик акчага татар әдәбияты буенча татарча роликлар төшерергә әзер. Ә жюри егетебез «русча төшерсәң генә җыярсың» дип утырсын инде.
Сүз уңаеннан, Милли китапханәдә ачылган «Күңел» (рәсми сайтта Кунел дип язылган) рестораны «Түбәтәй» брендына карый һәм анда өчпочмак 450 сум тора. Милли китапханә хезмәткәрләренә 10 процент ташлама ясыйлар һәм алар бер өчпочмакны 405 сумга сатып ала алалар. Монда математиклар бармы, санап бирегез әле: китапханәче үз хезмәт хакына айга ничә өчпочмак ашый ала?
Бәйгене оештыручылар, бәйгедә тәкъдим ителгән проектларның берәрсен «Түбәтәй» бренды үз канаты астына алып, финансласа, зинһар, хәбәр итәрсез әле.
Дәвам итәбез. Проектлар бәйгесендә ике музыкаль проект та үтте. Берсе – музыкант, Сәйдәш музее хезмәткәре Айдар Ниязовның (бәйгенең актив катнашучысы) музыкаль лекцияләр циклы. Мондый лекцияләр Сәйдәш музеенда әле экспозицияләр концепциясенә кадәр үк башланган иде, ул вакыт аның мөдире айдар Әхмәдиев иде. Хәер, бәлки, алары русча булгандыр, болары татарча булачак.
Проектны Айдарның Сәйдәш музеендагы коллегасы Алсу Хафиз тәкъдим итте. Ул үзе дә әлеге бәйгенең актив катнашучысы – аңа былтыр Сәйдәш музее урнашкан йорт турында документаль фильм төшерү өчен акча бирелгән иде.
Икенчесе - «Җырлы сишәмбе» проекты (150 000). Аны музыкант, продюсер Булат Шәймиев тәкъдим итте.
«Җырлы сишәмбе» – Казан мэриясенең яңа проекты. «Чулпан Галиәхмәтова («Сөембикә» журналисты) интервью алганда: «Ни өчен Казан халкын җырлатмыйсыз?» – дип сораган иде. Элек бу идея бар да иде, Чулпанның сүзе күңелдә калды һәм без быел айга бер генә булса да Казан халкын җырлатырга булдык. Булат Шәймиевны проектның кураторы итеп чакырдык. Аңа әле финанслар да билгеләнмәгән, без аны үз көчебез белән үткәреп карыйк, ихтыяҗ булса, халык килсә, киләсе елга без аны активрак үткәрергә планлаштырабыз», – дип сөйләгән иде Гүзәл Сәгыйтова матбугат конференциясендә җәйге проектларны тәкъдим иткәндә.
Җиңүчеләрнең өчесе – айтишниклар. Нурислам Денисов – «СӨЙЛӘ ТАТАР» Веб-платформасын, Тимур Сәлимов – «На родном». Татар телен өйрәнү өчен ясалма фәһем платформасын, Баязит Хәсәнов – ТЕЛЕМ мобиль кушымтасын тәкъдим итте.
«Иннополис»та укучы Нурислам Денисов («СӨЙЛӘ ТАТАР» Веб-платформасы) грант алсын өчен кул күтәргән жюри әгъзаларына бөтен журналистлар исеменнән рәхмәт әйтәм, чөнки бу егет аудионы җәлт кенә текстка әйләндереп бирә торган программаны ясап бирмәкче. Юлларында фәрештәләр канат җәеп торсын Нурисламның. Харизмасы да бар егетнең, нияте дә изге – уңышлар!
Тимур Сәлимов («На родном». Татар телен өйрәнү өчен ясалма фәһем платформасы) презентация вакытында бик тырышып татарча сөйләде. Жирафның муены озын, күбрәк күрә дигәндәй, жюри күбрәк күргәндер – булсын ул платформа, Аллаһ кушып егет үзе дә, башкалар да татарча өйрәнсен.
Ә Баязит Хәсәнов чиста татар телле егет, аның әлеге конкурста катнашып грант отканы бар һәм уаның кушымтасы матур гына эшләп тора, кызыксынучылар бар ди. Хәзер инде җитдиерәк проектка алынган – уңышлар!
Быел полиграфик продукция күзалланган проектларның берсе дә үтмәде. Мәсәлән Әдилә Сабирова «Куркыныч әкиятләр» китабы чыгарырга теләгән иде. Бу, халык әкиятләренең берничәсен сайлап алып, шуны бастыру дигән сүз. Татарча слэм ясап, катнашучыларның әсәрләрен зин итеп чыгарырга хыялланган Азат Вәлиев та җиңмәде. Миңа калса, бу проект кызыклы иде, әмма әлеге дә баягы «жирафның муены озын». Яшь биолог Әмир Гыйльфановның сөйрәлүче хайваннар турында татар китабы да яклау тапмаган – кызганыч.
Файдалы үләннәр турында китап чыгарасы килгән Гүзәлия Һадиеваның да проекты үтмәде.
Мин аңлыйм, телгә бәйле җитмәүчелекнең барысын да «Үз телем» күтәреп бетерә алмый. Әмма татарча фәнни-популяр китапларның аудиториясе киң булмаса да, мул монетизация китермәсә дә, татарча мондый әйберләр булу бер горурлык хисе булыр иде, татарда гомер-гомергә булган фән телен югалтмау өчен бер омтылыш итеп кабул итәр идек. Әнә, бер елны «Үз телем» кысаларында чыккан «Сәлам, микроб» китабы үз укучысын тапты кебек.
Ә инде киңрәк уйлансак, татар телендә фәнни-популяр әдәбият өчен ниндидер аерым программа булдырып, шушы темада эшли алган татар яшьләрен тупларга булыр иде. Әлбәттә, бу Казан мэриясе генә колачлый ала торган эш түгел. Безнең зур казанышыбыз һәм таянычыбыз - Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе. Зур акчалар китермәсә дә, кирәклеге көн кебек ачык булган бу мәсьәләгә аларның игътибары юнәлсен иде.
Үтмәгән проектларның тагын берсе – күңел ачу чаралары оештыру белән шөгыльләнүче Айгөл Супонина балалар бакчаларына йөреп рус телендә «Мәче әкияте» театральләштерелгән тамашасы күрсәтә торган проект тәкъдим итте. Балалар бакчаларына профессиональ театрлардан булмаган андый проектлар керә аламыни ул? Керә алса, алар күрсәтәсе тамашаны кемдер карап лицензия бирәме? Ярар, монысы аерым темалык сорау, тирән төшмик.
Икенче гадиерәк соравым да бар, дөресрәге, шигем... Бу ханым ишекләрне бутаган кебек, бәлки, башка берәр кабинетта башка грантлар бәйгесе баргандыр, югыйсә, рус телендә әкият сөйлим дип «Үз телемә» кермәс иде. Кыскасы, бирелмәде аңа соралган 355 мең сум.
Әлегә шулар, грант алучыларга да, алмый калучыларга да уңышлар телик: алганнар уңышлы башкарып чыксын, алмаганнарга башка ишекләр ачылып торсын.
Ә сез, хөрмәтле укучылар, артык акчагыз булса, кайсы проектка ярдәм итәр идегез? Монетизация аша кайсын кулланыр идегез?