news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үз нигеземдә торасым, шунда үләсем килә»: Яшел Үзәндә яшәүче гаиләнең өе янып беткән

3 октябрь көнне Яшел Үзән районы Үрнәк авылында яшәүче Камусиннар хуҗалыгында янгын чыгып, йортлары һәм бөтен хуҗалыклары янып беткән.

news_top
«Үз нигеземдә торасым, шунда үләсем килә»: Яшел Үзәндә яшәүче гаиләнең өе янып беткән
Фото: Лилия Камусина архивыннан

«Карак алса – берне ала, ут алса – бетереп ала», – диләр. Ярты сәгать чамасы вакыт эчендә гөрләп торган тормышның асты-өскә килә. Рөстәм абый һәм Әлфирә апа Камусиннарның алны-ялны белми эшләп, тырышып салган, гомер кичергән йорт-җирләре күз алдында көлгә әверелә.

«Әни шок хәлендә, дөрләп янган йорттан күзен алмый тора»

Әлфирә апа үзләренә кунакка килгән 2 оныгын тәмле әйберләр белән сыйлый да, гадәттәгечә, намаз укырга утыра. Йорт хуҗасы Рөстәм абый күршесе белән урамда дөнья хәлләрен сөйләшә. Нәкъ шул вакытта сарайдан башланган янгын келәт, мунча, йорт түбәсенә үрелә, һәм санаулы мизгелләр эчендә хуҗалыкны төрле яклап ут ялкыны чолгап ала. Гаиләләренә борчу алып килгән көн вакыйгаларын безгә Әлфирә апа һәм Рөстәм абыйның килене, алар белән бер авылда торучы Лилия Камусина сөйләде.

Мин үзем өйдә идем, әти-әниләр йортына янгын башлануы турындагы хәбәрне ишеткәч кенә барып җиттем. Әниләр белән безнең арада бер урам гына. Башта: «Әниләр яна», – дип, ирем шалтыратты. Мин йөгерә-йөгерә чыгып барганда, әнидән дә шалтырату килде. Үзем аларга таба чабам, үзем телефоннан 112 номерын җыям. Шалтыратам-шалтыратам, трубканы алмыйлар. Мин әниләргә барып җиткәнче алмадылар, дисәм дә ялган булмас. Килүен дә шактый көттереп кенә килделәр.

Мин барып җиткәндә әниләрнең йорт-җирләре – өй артындагы сарайлары, келәт-мунчалары, тавык абзары, бозау өчен ясалган аерым сарай – барысы да дөрләп янып бетеп килә иде инде. Әлегә безгә әйткән мәгълүматлар буенча, ут кыска ялганыштан чыккан, сарай тирәсеннән башланган. Каралты-кураның бөтенесе бер түбә астында диярлек. Шуңа да бер-берсенә ут бик тиз күчкән. Аның өстенә, ул сарайлар, келәтләр инде күптәнге. Эчләрендә опилка, иске, коры такта ише төзелеш материаллары да булганга янгын аеруча да тиз таралган, – дип сөйли ул.

Янгын башланганда Әлфирә апа да, Лилиянең әбиләренә килгән 2 кызы да йорт эчендә була. Авылдашлары Нарбек абыйның җитезлеге һәм янгынны тиз арада күреп алуы аркасында гына фаҗига булмый кала.

«Нарбек абый минем кайнатам белән урамда, йортыбыздан читтәрәк басып торганнар. Шул арада Нарбек абый бакча ягыннан төтен чыкканын абайлап алган. «Рөстәм, сездән төтен чыга, янасыз бугай бит», – дип, Нарбек абый өйгә кереп чапкан, ә әти, янгынны сүндермәкче булып, сарайга йөгергән.

Балаларнын өй эчендә уйнап утырган вакыты була бу. Нарбек абый аларны тиз генә ишегалдына алып чыккан да, үзе әнине алырга яңадан кереп киткән. Әниебезнең аяклары болай да бик нык авырта, куркудан исә бөтенләй йөри алмас хәлгә килгәннәр. Нарбек абый әнине көчкә култыклап алып чыга алган. Бу вакытта ут йортның түбәсенә күчкән булган инде. Аллаһка шөкер, якыннарыбыз зыян күрмәде. Мин килгәндә дә әни шок хәлендә иде әле. Ишегалды уртасына баскан да, дөрләп янган йорттан күзен алмый, берни дәшә алмый тора. «Әни, киттек тизрәк», – дип, көчкә алып чыгып, күршебезнең капка төбенә утыртып куйдык.

Әти-әниләрнең йортыннан да, хуҗалыгыннан да бер әйбер калмады, Йортны төзекләндерү турында сүз дә була алмый, әти белән әни өчен өр-яңадан йорт җиткерергә кирәк булачак. Көннәр җылыга таба бармый, ә без әниләрнең кышкы киемнәрен дә алып чыга алмадык...

Әниләрнең мал-туарлары да бар иде. Күптән түгел генә, үстерергә дип, бозау алганнар иде. Ул бозауны да чыгарырга җитешмәдек. Тавыкларыбыз иректә йөриләр иде, ярар инде алар качып калганнар, – ди Лилия.

Фото: © Лилия Камусина архивыннан

«Авылларда су аз булу проблемасы белән күзгә-күз очраштык»

Лилия Камусина фикеренчә, янгын сүндерүчеләрнең бик озак килгән.

Бу – безнең генә проблема түгел, башка авылларга да шулай озак киләләр икән алар. Аннан соң авылларда су аз булу проблемасы белән дә күзгә-күз очраштык. Бездә су башнясы гына тора, тик аның суы күп түгел. Халык күпме куллана, шуның кадәр генә «качать» итәләр, запасны тулыландырып торалар. Әлбәттә инде, янгын сүндерүчеләргә ул су җитмәде. 4 янгын сүндерү машинасы каядыр суга барып йөрделәр, – ди ул.

Янгыннан соң бернәрсәсез утырып калган Камусиннарга авылдашлары, күрше авылда яшәүчеләр генә түгел, социаль челтәрләрдән күреп, бөтенләй чит кешеләр дә ярдәмгә ашыккан.

Безгә бик күп язалар, нәрсәләр кирәк икәнлеген сорыйлар. Кайгыбызга битараф калмаган һәммә кешегә чиксез рәхмәтлебез. Безгә хәзер янгыннан калган чүпләрне чыгаруда ярдәм кирәк. Янгын калдыкларын утильләштерү бик кыйммәт тора икән. Махсус чүплекләргә чыгарган өчен бездән акча түләтәчәкләр. Техника белән авылдашлар ярдәм итәр инде. Бәлки, администрация чүпләрне чыгару проблемасын хәл итәргә булышыр, дип өметләнәбез. Әлегә территориядә чистарту эшен дә башлап җибәрә алмадык. Чөнки тикшерүчеләрнең белешмәләре әзер түгел», – ди Лилия.

Фото: © Лилия Камусина архивыннан

«Җеназамны чыгарырлык йорт бир»

Әлфирә апа һәм Рөстәм абый әлегә улы Флюр һәм минем әңгәмәдәшем – киленнәре Лилия йортына күченгәннәр. Аллаһка шөкер, уллары янәшәләрендә төпләнгән әле, шундый авыр чакларында сыендырыр кешеләре бар.

Әниләр йорт тергезеп кергәнче бездә яшәячәк. Гел бездә яшәсәләр дә сүз юк та, әмма әни, намазга баскан саен, күз яшьләре белән, Аллаһы Тәгаләдән: «Җеназамны чыгарырлык йорт бир», – дип сорый. Торыр урыннары булса да: «Үз нигеземдә торасым, шунда үләсем килә», – ди. Әниебез – бик көчле рухлы, дәртле кеше иде. Соңгы елларда гына сәламәтлеге бераз какшады. Ул ирләр эшен дә, хатын-кыз эшен дә гөрләтеп эшләде. Гел алдынгы булды, ирләрне дә өйрәтеп йөри торган көчле хатын-кыз иде. Әлеге йортны да әти белән әни үз көчләре, тырышлыклары белән җиткергән булганнар. Барыбыз да сөенеп бара торган бер рәхәт «оя» иде ул. Әле шушы җәй генә әти-әниебез янына барлык балалары, оныклары җыелып, икесенең дә 75 яшьлек юбилейларын бәйрәм иттек. Әти-әниләр 2 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Лилия гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши.

Фото: © Лилия Камусина архивыннан

Безнең балалар кечкенәдән әби-бабайларында үстеләр. Без эшкә чыгып киткән вакытларда әти-әни безгә терәк булып торды. Балаларны алып калып, өс-башларын карап, тәрбияләп, ашатып... Аерым йортларда торсак та, без гел бер гаилә булып, бер-беребезгә булышып яшәдек. Шуңа кызларыма бу – үз йортларын югалткан кебек.

Әтиебез дә шок хәлендә. Һаман да ышанып бетә алмый кебек йорт-җирсез калуына, һәрхәлдә, аны без шулай күрәбез.

Борын төбендә кыш торганда, быел әниләргә йорт салырга җитешмәбез, дип уйлыйбыз инде. Һава торышы әйбәт торганда, белешмәләрне әзерләп бетереп, территорияне булса да чистартып куярга иде. Нәрсәдер өчен бирелгән сынау бу безнең гаиләгә, инде ахыры хәерле булсын», – диде Лилия Камусина.

Безнең татар халкы кайгы-хәсрәт килгәндә дә, шатлыкта да бердәм халык. Авырлык белән очрашкан, олыгайган көннәрендә бернәрсәсез калган Рөстәм абый һәм Әлфирә апага да булышлык күрсәтергә теләүчеләр, һичшиксез, булыр. Аларга картлыкларын үз нигезләрендә каршыларга ярдәм итик.

Волго-Вятский банк ПАО Сбербанк,
БИК 042202603,
р/с 42307810962261909213,
к/с 30101810900000000603, ИНН 7707083893.
Камусин Флюр Рестамович

Ярдәмне 8-904-669-19-46 номеры буенча да җибәрергә була. (Флюр Рестамович)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар