Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уйнарга дип чакырганнар иде, эшләтәләр әле монда» — Тәберде Чаллысында каз өмәсе

Җәй көне авылда эшсез үткән көн юк, ә салкыннар җиткәч ничек икән? Бакча эше юк, печән әзерлисе түгел. Көннәр суыткач, авыл халкы нәрсәләр эшләгәнен без Балык Бистәсе Тәберде Чаллысы авылына каз өмәсенә кайтып күрдек.

news_top_970_100
«Уйнарга дип чакырганнар иде, эшләтәләр әле монда» — Тәберде Чаллысында каз өмәсе
Владимир Васильев

Әле күптән түгел «Интертат»та Арча районы Ашабаш авылында узган каз өмәсе турында язган идек. Анда казларны юарга чишмәгә барган булсалар, Тәберде Чаллысында: «Чишмәгә казлар белән йөрү бездә бик юк инде хәзер», — диделәр. Аларга ишегалдына, өйгә кергән су белән генә юарга уңайлырак булуын әйттеләр. Электән килгән кайбер йолалар үтәлмәсә дә, өмә бик күңелле узды. Йортның хуҗабикәсе Фирания Ибәтуллинаның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре бик теләп ярдәмгә килгән. Алар карап торышка бик авыр эшне җиңел, күңелле итеп, бәйрәм ясап башкарып чыктылар.

«Май канатын үрергә бабай өйрәтте»

Без өмәгә килгәндә инде казларны йолкый башлаган иделәр. Эш урыны өйдә булды. Фирания апаның дусты, авыл китапханәсе мөдире Алия Шәрәфиева бик оста каз йолкучы булып чыкты.

Казларны шулай оста итеп йолкырга яшьтән өйрәнергә кирәкме? Ничә еллар буе бу эш белән шөгыльләнергә кирәк? — дип сорадык аннан.

Аны еллар буе өйрәнергә кирәктер дип санамыйм, чөнки мин бер тапкыр йолкып карадым да, шуннан китте, йолкыйсың да йолкыйсың, бернинди авырлыгы юк. Минемчә, кул эшләрен белгән, кулы тик тормаган кеше өчен каз йолку авыр түгелдер. Үзем тиз эшләмәсәм дә, чиста итеп, матур итеп, һәрбер бөртеген алып чистартырга яратам. Чиста, матур булгач, миңа үземә дә рәхәт, күңелләр күтәрелеп китә, горурлык хисе уяна. «Минеке чистарак булсын әле», — дия-дия, узыша-узыша йолкыйсың бит аны.

Казлар җиңел йолкынсын өчен ничек пешекләдегез? Үтүкләдегезме, кайнар суга салдыгызмы?

Казларны элек үтүкләп тә йолкыганнар, без хәзер суга салып йолкыйбыз.

Суга салгач, мамыгын мендәр ясауга тотып буламы?

Була, аның мамыгын юасың да элеп куясың, кыш көне суык белән аның бөтен пычрагы да бетә, исе дә калмый, шулай чип-чиста, ап-ак булып кибә.

Алия Шәрәфиева май канаты да үрә белә икән. «Хәзер кибеттән резин канат алып майлыйлар бит, мин аны бер тапкыр алып карадым да, бүтән моның белән майламыйм, дидем. Миңа бабай май канаты бәйләргә өйрәтте, ел саен үзебезгә җитәрлек итеп бәйләп, үреп куям», — диде ул.

«Без Фирания апа белән дуслар һәм хезмәттәшләр — ул күрше Котлы-Бөкәш авылында китапханәдә эшли. Шулай бер-беребезгә ярдәмләшеп, өмәләрдә дә, кичәләрдә дә, барлык чараларда без һәрвакыт бергә. Ел саен каз асраучы Фирания апада, Диләрә апада өмәдә җыелышабыз, җырлап, биеп, күңел ачып, тәмле әйберләр ашап, каз өмәсе ясап кайтабыз», — дип өстәде Алия Шәрәфиева.

Диләрә апа да аларның коллегасы булып чыкты, ул Котлы-Бөкәш китапханәсендә эшли. Диләрә Сәхапова үзләренең әле тагын сигез сыер, сигез тана һәм сигез үгез асраулары турында әйтте, сарыклары да бар. Каз йолкыган вакытта боларны сөйләшеп утырганда: «Ничек җитешә торгандыр ул, өендә дә гел чисталык, тәртип», — дип, апалар аны мактап та алды.

Балык Бистәсе авылларында китапханәчеләр бигрәк тырыш һәм дус икән.

Мактаулы хуҗабикә

Каз өмәсе оештырылган йортның хуҗабикәсе Фирания апаны да мактап кына тордылар, иң күп мактау сүзләрен аның каенанасы Тәнзилә апа әйткәндер.

Фирания Ибәтуллина без килгән көнне унбиш каз суйганнарын әйтте, быел барлыгы егерме биш каз алган булганнар.

Ел да каз бәбкәләрен кечкенәдән алып, кышка кадәр үстерәбез, шушылай матур итеп өмәләр оештырабыз, Аллага шөкер, — диде ул.

Казларны сатуга да әзерлисезме?

Сораучылар булса, күпме сорыйлар, шуның хәтлесен сатабыз. Үзебезгә калганын каклыйбыз, бик тәмле була ул, кунакларга да каклаган каз биреп җибәрәм.

Авылда өмәләр еш оештырыламы?

Өмәләр бар, хәзер элекке шикелле үк бик күп түгел. Мин соңгарак та калдым инде, бүтән кеше күптән суеп бетерде. Эштә булгач, җитешеп булмый.

«Эшләгән кешенең эше бетми»

Йорт хуҗасы Азат абый Ибәтуллин хәзер лаеклы ялда. Буш вакыт арткач, күпләп мал асрарга булган. Лаеклы ялга чыкканчы 25 ел полиция хезмәткәре булып эшләгән.

Азат абый безгә бозауларын күрсәтте. Сезон саен өч-дүрт үгез алалар икән. Кечкенәдән алып, ел ярым үстерәләр. Токымын итләч булсын дип түгел, тәмле булсын дип сайлыйлар. «Холмогор токымындагыларны алам, чөнки аларның ите тәмлерәк. Мәсәлән, голштин итен күп бирә, ләкин тәмле түгел, миңа үземә ошамый», — диде ул.

Ибәтуллиннар гаиләсе сарыклар да тота, бу эшне әле быел гына башлаганнар. Азат абый әйтүенчә, моңа хәтле сарык асрамаганнар. «Корбан гаетенә дә сарыкны күп алалар бит. Авылдагы кеше әллә каян эзләп йөргәнче, үзебезнең авылда булсын дип алып кайттым», — ди Азат Ибәтуллин.

Ә бройлер чебиләрен үстереп сату белән инде биш-алты ел дәвамында шөгыльләнәләр икән. Быел 300 чеби алганнар, шуның илле-алтмышын үзләренә калдырып, калганнарын сатканнар.

Азат абыйга: «Чагыштырсак, кыш көне җәйгә караганда эш әзрәкме? Өй тирәсендә эшләр кышка барыбер бераз кимидер?» — дип сорау бирдем.

«Җәй көне дә шул, кыш көне дә. Кышын да ял итәрлек түгел. Минем тракторым бар, аның белән гел юл чистартырга чыгам. Биш авылны чистартып торам. Малларны барыбер иртә, кич карарга кирәк инде, кар көрәргә кирәк, миңа җәй ни, кыш ни — барыбер. Эшләгән кешенең эше бетми. Эшләмәсә, ул авылда да, шәһәрдә дә эшләми», - дип җавап бирде ул.

Азат абый хәзерге вакытта авыл тормышының шәһәрнекеннән бер дә ким булмавын әйтте. «Дөресен генә әйткәндә, авылда хәзер кеше, әгәр ул тырышып яшәсә, шәһәрдәгегә караганда яхшырак яши. Менә минем мунчам өйдә, җылы су кергән, бәдрәф тә өйдә. Нәрсә кирәк инде тагын? Ашау натураль», — ди ул. Авылда яшәп тә, барасы килгән концертларына, театрларга йөргәннәрен әйтте.

Авыр эштән бәйрәм ясау

Шулай итеп кире каз өмәсенә — өй эченә кердек. Анда каз йолку эше дәвам итә иде. Азат абыйның әнисе Тәнзилә апа да каз йолкый иде. Аннан киңәш сорарга булдым.

Авылда калучы яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

Хезмәт белән яшәргә. Эш юк дип әйтәләр, хезмәт белгән кешегә шәһәрдә дә, авылда да эш бар. Минем малаем да тырыш, киленем аннан да тырыш. Хатын-кыз тырыш булмаса, малай гына бер эш тә эшли алмый, — дип җавап кайтарды Тәнзилә апа.

Казларны йолкып бетергәндә Фирания апаның әнисе Разыя апа каз маенда пешкән коймак алып килде. Өмә каз коймагы һәм каз бәлешеннән авыз итү белән дәвам итте. Казларның эчен алу эше чәйдән соңга калды.

Каз өмәсенә ямь өстәп торган Гөлия Мөхәрләмова турында да әйтми калмый булмый. Ул баянда уйнап, өмәгә бәйрәм рухы өстәп торды. Гөлия апа баянны һәрвакыт үзе белән йөртүен әйтте, әлеге музыка коралында уйнауны кечкенәдән үзләштергән. «Уйнарга дип чакырганнар иде, эшләтәләр әле монда», — дип шаярды ул үзе дә каз йолкырга керешкәндә. «Эшен дә эшлим, кешеләр: „Әйдә, бераз уйна әле, җырлашып утырыйк“, - дисә, баянымны алам да уйныйм», — диде ул.

Әйткәнемчә, апалар казны шундый җиңел һәм чиста итеп йолкый, үземне дә бу эштә сынап карарга булдым. Үз кулларым белән эшләп карагач, ул казларны йолкырга дип өмәгә ел да җыелышып килүчеләргә карата соклану һәм хөрмәт хисе тагын да артты. Әле шушы бөтен бармакларның көчен ала торган эштән күңелле бәйрәм дә ясыйлар бит, булдыралар да инде! 



Галерея: Тәберде Чаллысы авылында каз өмәсе
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100