«Кети-кети» уеннары, матурлап үтүкләнгән кошлар, мунчадагы гармунчылар яки каз өмәсе | intertat.tatar

«Кети-кети» уеннары, матурлап үтүкләнгән кошлар, мунчадагы гармунчылар яки каз өмәсе

Арча районы Ашабаш авылында каз өмәсе узды. Татар халкының матур гореф-гадәте бүген ничек саклана?

Туй яки никах буласы йортның капкасында «Бүген бездә туй» ише язмалар күргән бар иде. Тик өмә узасы йортның капкасына зур хәрефләр белән «Бездә бүген каз өмәсе» дигән язу эленгәнен, шунда ук төрле төстәге шарлар беркетелгәнен беренче очратуым.

Без килеп туктаганда хуҗабикә Ләйлә Афзалова, очып китмәсеннәр өчен, шарларны ныграк беркетеп маташа иде. Ләйлә авылда мәдәният йорты мөдире булып эшли. Ул элеккеге гореф-гадәтләрне саклап калырга тырыша. Икенче ел инде шулай зурлап каз өмәсе үткәрә. Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәрен дә тиешенчә үткәрергә тырыша.

«Казлар белән кети-кети уйнап алабыз»

Без ишегалдына килеп кергәндә апалар гөр килеп эшләп яталар иде. Эштән аерылмыйча гына, елмаеп, безне сәламләделәр. Бер ханым суелган казның муеныннан тоткан да, эченә һава өреп тора иде, ә икенче апа, һава яхшылап тулсын өчен, ике кулы белән казны чәбәкләп тора. «Шулай кети-кети уйнап алабыз», — дип елмайдылар. Каз кабарып китә. Шулай итеп тутыралар да, һава кире чыкмасын өчен бәйләп куялар. Үтүкләгәндә җайлы булсын өчен шулай казга һава өрелә. Һава өрүче апаның ирен тирәләрендә каз каны калган иде...

Өмәгә күршеләр, туганнар җыелган. Кунакларны өч-дүрт көн алдан чакырып куйганнар. Ул көнгә башка эш планлаштырып куя күрмәсеннәр өчен. Авыл халкы шулай чиратлашып бер-берсенә өмәгә йөрешә. Берничә казның йонын йолкып, өстәлгә чыгарып куйганнар инде. Аларның эчләре ачмаган әле. «Казлар быел уңды, үзебез кебек ялтырап торалар», — дип елмаештылар апалар.

Мунча белән ишегалдын аерып торган такта дивар артында бер казның соңгы тапкыр каңгылдавы ишетелде. Мин кызганам аларны, җәй буе саклап үстергән казларны суясы көнне бик авыр була иде, хәзер дә шул халәт искә төште. Бер абый соры казны бәйләгән тәпиләреннән күтәреп керде. Шуның каңгылдавы булгандыр...

Казларны Ләйләнең бабасы суеп тора. Үзенә 80 яшь булуга карамастан, Ирнис бабай бу эшне башка кешегә ышанып тапшырмаган. Бераздан каз суючы Ирнис бабай үзе дә күренде. Ул үзенә йөкләнгән эшне башкарып бетергән дә инде. «Элегрәк башкаларга да каз суярга йөри идем, хәзер инде үзебезнекен генә суям. Быел үрдәкләр дә алган идек, казларга кадәр аларнв суйдым. Казлар быел әйбәт, ашату яхшы булган», — дип сөйләде ул.

Яңа килгән казның канат кырыеннан башлап унике каурыйны санадылар да кисеп алдылар. Шул каз канатына багышлап күпме җырлар да язылган бит. Каз канатын бәлешләрне, табаларны майлау өчен кулланалар, ә зурраклары белән идәннәрне себерәләр.

Тагын казларның хәрәм йоннары була, аларны канат астыннан йолкып алалар да бергә җыеп яндыралар.

«Кадерләп, матурлап үтүкләп тә куябыз әле казларны»

Һава өрдерелгән казларны мунча чоланындагы Венера апага тапшыралар. Ул үтүкләп тора, каз өстенә юеш чүпрәк җәеп куя да кайнар үтүк белән бастыра, «пыш-ш-ш» итеп пар күтәрелә, берни күренми. Венера апаның күзлекләре дә парлана. «Кадерләп, матурлап үтүкләп тә куябыз әле без аларны. Пардан мамыкларның төпләре йомшара, йоннарын йолкырга җиңел була, бармаклар да авыртмый.

Әүвәлге заманда үтүкләмәгәннәр, эшләре авыр булган. Элек алтмышар каз асрадык, бармакларга төкерә-төкерә мамык йолкый идек. Бу үтүкне мин махсус тотам, аны кер үтүкләү өчен кулланып булмый, биш-алты ел шулай йөри инде. Үтүкләгәндә иң мөһиме — пешермәскә. Әйбәтләп үтүкләмәсәм, йолкучылар орышып та куялар әле», — дип сөйләде Венера апа.

Мунча эчендәге каз йолкучылар янына кергәнче өйгә чәйгә чакырдылар. Өйгә керсәм, анда гармун уйныйлар икән. Ярдәмгә тагын яшь кызлар килгән, алар милли күлмәкләр кигән, кунак бүлмәсендәге диванда Ирнис бабай белән тагын бер өлкән яшьтәге кунак ханым утыра. Гармун көенә барысы да әкрен генә «Каз канаты» җырын җырлыйлар.

Бу нигездә Ләйлә, аның әнисе Наилә ханым, энесе, кызы һәм бабасы яшиләр. Наилә апа кызының шундый зур бәйрәм ясавын хуплап кына тора, алай күңеллерәк була, мәшәкате дә сизелми. «Казларны сатабыз да, үзебезгә дә кала, бер-икесен каклап куябыз. Былтыр бер килосы 350 сумнан сатылды, быел 400 сумнан диләр. Якын-тирәләр сатып ала казны. Ел саен шулай үстерәбез. Икенче ел инде шулай зур бәйрәм ясыйбыз, кызым тырыша», — дип сөйләде ул бәлеш кискән арада.

«Казларыгыз симез, кызларыгыз чибәр булсын»

Аннан соң яңадан мунчага киттем. Дүрт апа каз йонын йолкый иде. Ул мамыктан аннан соң мендәр ясаячаклар, алар кызларын кияүгә биргәндә дә мендәр ясаганнар, инде оныкларга да мендәрләр әзер. Быел авылга төлке ияләшкән икән, тавыкларны харәп иткән. Шулай авыл хәбәрләрен сөйләшеп утыра идек, ишек ачылды, пар арасыннан: «Исәннәрмесез! Казларыгыз симез булсын, кызларыгыз чибәр булсын», — дигән тавыш ишетелде. Гармунчы абый килгән икән. Ярый ла сүзләрдәге хәрефләрне ялгыш бутап җибәрмәгән. Тагын бер кат бүгенге көн гимны яңгырады:

Каз канаты кат-кат була,

Ир канаты ат була.

Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,

Сөйгән ярың ят була…

Җырлашып утырганда: «Көттегезме безне?» — дип йон йолкышырга матур күлмәкле кызлар да килеп керделәр. Мунча морҗасынан җыр белән каз мамыгы чыгып торгандыр инде.

Гармунчылар ишегалдына чыгып киткәч, йон йолкышып утырган иң өлкән кеше — Зөрия апа: «Кызлар, мин ишегалдына җырларга чыгам әле», — дип чыгып китте. Ишегалдына чыксам, анда килен төшереп яталар икән.

Мамык юрганнарга төренеп, 

Килен төшә бүген авылга. 

Борынгыдан калган гадәт ул — 

Авыл чыккан каршы алырга. 

Яшь кәләшне күреп калырга.

Тагын бер биеп-җырлап ял итеп алдылар да, Зөрия апа казларның эчләрен ала башлады. Казны ярып, эченә кар тутырып куйганнар инде. Ул эчендәге майлары ныгып, алырга җиңел булсын өчен эшләнә. Казның эчләрен дә карлы тазга салып торалар, алай иткәндә бер грамм май да эреп юкка чыкмый.

Ишегалдындагы читән артында урам миче кайнап утыра, эчләре чистартылган казларны, кайнар суга тыгып, пешекләп алалар.

«Киләсе елга да казлар күп, симез булсын»

Казларны чистартып бетергәч, апалар матур күлмәкләр киеп чыктылар. Апалар, кызлар түгәрәккә басып: «Бер сум, бер сум, ике сум илле тиен», — дип уен уйнадылар, аннан тагын җырладылар, каз канатлары белән биеп алдылар. Ләйлә көянтәләр тотып килде: «Чишмәгә дә барып кайтыйк әле», — диде. Анда да иң беренче булып Зөрия апа көянтә алды. Көянтәләргә казларны асып, хатын-кызлар капкадан агылды, яннарыннан абыйлар гармун уйнап барды. Ишек төбендә каз канатларын болгап, изге теләкләр теләп озатып калдылар.

Бер апа кәрзин белән каз канатлары тоткан иде. Ул: «Киләсе елга да казлар күп, симез булсын», — дип юл буе каурыйларны сибеп барды.

Чишмәгә җиткәч, кызлар тезелешеп бастылар, ә өй хуҗалары казларны чишмә суында юып тордылар. Аларның куллары кып-кызыл иде, көн дә җылы түгел, су да салкын. Күңелле һәм матур күренеш булса да: «Чирләмәсәләр ярый инде», — дип уйлап куйдым. Элек өйдә су булмаганнан чишмәдә юганнардыр, ә хәзер алай туңып йөри торган вакыт түгел. Казлар юылып беткәч, җырлый-җырлый өйгә юл тоттык. Капка төбендә тагын казлар белән кызлар биеделәр. «Биегәндә дә, эшләгәндә дә туктатып булмый», — дигән сүзләр ишетелде, килешмичә булмый.

Тырышып эшләгән апалар өйгә табын артына керделәр. Аларны тәмледән тәмле ризыклардан сыгылып торган табын, каз бәлеше көтә иде.