Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уйлар чынга аша

Кадрия күптәннән инде үзендә бер сәерлек сизә. Кемгәдер ачуы килеп, шул кешегә «уңышлар» теләсә, озак та үтми теләкләре кабул була. Кайчагында шулкадәр тиз, хәтта берничә көннән үк ачуын китерүченең ниндидер күңелсезлеккә тарыганын ишетә.

news_top_970_100

Язгы иртә иде. Карлар эреп, асфальттан гөрләвекләр аккан чак. Юл буеннан барам димә, машиналар җәяүлеләрне күлдәвекләрдәге пычрак су белән коендыралар гына! Ул көнне Кадрия өр-яңа пәлтәсен киеп чыкты. Гәүдәсенә ятышлы аксыл пәлтә шулкадәр килешә иде унсигез яшьлек кызга! Машиналарның тәгәрмәчләре астыннан бөркелгән пычрак тамчылардан сакланып, тротуарның түреннән генә укырга барышы иде аның.

Урамны кистереп чыкканда, мунча бурасы кадәр машинага утырган берәү җәяүлегә юл бирүне үзенә хурлык санады булса кирәк, кызны чактан гына бәрдерми узып, пычракка коендырып калдырды. Өр-яңа пәлтәсенең чабуыннан аккан кучкылт-кара тамчыларга карап, Кадриянең күзләренә яшь тулды. Әле генә күңелендә бөтерелгән дәртле вальс тынып, аның урынына рәнҗеш аккордлары яңгырады. Үзеннән шәп тизлектә ераклаша баручы машинага яшь аралаш карап: «Үз башыңа ашык!» — дигәнен сизми дә калды ул.

Кинәт бар урамга яңгыратып тормозлар чыелдаганы, тимергә тимер бәрелеп нәрсәләрнеңдер җимерелгәне, таш юлга пыяла ватыклары сибелгәне ишетелде. Пәлтәсен чистартып мәш килгән Кадрия башын күтәреп урам чатына карады. Аны бәрдерә язып узган зур машина юлга аркылы килеп туктаган, асфальтта алгы бамперы ята, ә кәкрәеп өскә чөелгән капоты астыннан әллә пар, әллә төтен күтәрелә иде. Кыз ирен чите белән генә елмаеп куйды. Бу хәлгә әллә ни игътибар бирмәде ул чакта. Тизлеген арттырып, светофорның кызыл утына чыккан шофер өчен ул гаепле түгел лә!

Икенче очрак алай да шактый сагайтты. Университетта иртәнге якта лифтны штурм белән ала студент халкы. Берәүнең дә лекциягә соңга калып, укытучыдан шелтә ишетәсе килми. Кадрия инде болай да берничә лифтны уздырды. Бу юлы ничек тә эләгергә кирәк! Студентлар ташкын булып, лифтка кереп тулды. Инде ишекләр ябыла дигәндә, юан гәүдәле бер ханым терсәкләре белән этенә-төртенә кереп, Кадрияне кысрыклап чыгарды бит тәки. И ачуы килде дә соң. Кеше белән лифт төбендә сугышып торып булмый, тагын аскы катта басып калды кыз. Инде лифтка эләгүдән ваз кичеп, уникенче катка җәяү тәпиләде. Шабыр тиргә батып баскычлардан йөгергәндә, күңеленнән генә теге хатынга «рәхмәт» сүзләрен тезде ул. Берничә көннән шул ук хатынны кулы гипслы килеш күреп, Кадриянең күзе шакмак булды. «Терсәгең бөгелеп катсын!» — дип теләгән иде түгелме? Әнә ак урау эченнән бөгелгән терсәк очы гына күренеп калган тегенең.

Аннары да мондый очраклар берничә кабатланды әле. Ике тапкырдан арткач, Кадриянең күңеленә шом керде. Әллә соң, бу бәхетсезлек очракларында аның да катнашы бармы?

Каникулда авылга кайткач, бер җае чыгып, әбисенә дә сөйләгән иде, әбисенең йөзе агарып килде.

— Алайса, бу сәләт сиңа да күчкән инде, — дип көрсенде ул.

Кадрия аңламады:

— Нинди сәләт тагын? — дип кайтарып сорады.

— Кешеләрне каргау сәләте…

— Каргау?! Мин каргамадым ич!

— Күңелеңнән ачуланып, начар теләк теләү шул каргау була инде, — дип аңлатты әбисе. Кадрия, куркынып, бисмилласын укып куйды.

— Кешегә каргау гөнаһ буладыр ич инде?

— Гөнаһ булмыйча… Ачуың килсә дә, начар теләк теләмә син, яхшылык телә, — диде әбисе. — Каргыш уртак була, нахакка каргасаң, үз башыңа төшә. Безнең нәсел шундый — берәр кешегә теләк теләсәк, кабул була. Минем әнинең дә шулай булган. Авылда аңа авыр сүз түгел, авыр караш ташларга да курыкканнар. Үземнең дә андый хәлләр булды. Син дә теләкләрең белән сак бул, дип әйтәм.

— Ә ул сәләтне үземә файдага кулланып булмый микән? Күп итеп акча яки шәп кияү теләп… — Кадрия мут елмаеп әбисенә карады.

— Теләп кара. Ләкин акча сорама, кызым. Җиңел килгән акча бәхет китерми безгә. Ә менә хәерле, миһербанлы бәндәне очратуыңны тели аласың.

Бу сөйләшүдән соң, Кадрия чынлап та теләкләренә игътибарлырак була башлады. Кемдер ачуын китерсә дә, күңеленнән аңа рәнҗергә курыкты.

Имтиханнар тапшырып йөреп, җәй җиткәнен сизми калды кыз. Каникуллар вакытында бераз акча эшләп, өс-башын яңарту иде исәбе. Кулында әле дипломы да булмаган кешене эшкә алырга беркем дә атлыгып тормый. Тик торганчы, тукталышта листовкалар, реклама кәгазьләре булса да таратырмын дип, эшкә керде Кадрия.

Ул көнне иртәдән сибәләгән яңгыр көндезгә көчәйде. Кадриянең эш сәгате төгәлләнеп килсә дә, таратып бетермәгән листовкалары шактый иде әле. Әнә тукталышка халык белән шыгрым тулы тагын бер автобус килеп туктады. Кыз, бер беләгенә саллы гына кәгазь өеме салып, төшүчеләргә каршы атлады… Мондый чүп-чар кәгазьләргә исе китми хәзер халыкның, үзләренә сузылган реклама битен бик аласылары килми. Автобус кузгалып китте. Кадрия, буш утыргычка килеп утырды да, җәйге җилнең тукталыш алдына шактый мул булып җыелып өлгергән күлдәвек белән куышып уйнаганын күзәтә башлады.

Җил өерелеп килә дә, суның өстен кытыклый. Анысы, көлә-көлә, әле бер якка, әле икенче якка йөгерә. Аларның уенына мавыгып, тукталышка чиелдап килеп туктаган машинаны да сизми калды кыз. Баштанаяк пычрак суга коенгач кына, сискәнеп, карашын җирдән алды. Кулындагы кәгазьләрдән, чәчләреннән, курткасыннан, чалбарыннан агып төшкән пычрак тамчыларга карап, Кадрия елап җибәрде. Бу яңгырлы көн, эчпошыргыч яратмаган эш, төксе кешеләр, салкын җил тәмам җанын талкыганнар икән — сабыр савытларын тутырыр өчен машина тәгәрмәче астыннан чәчрәгән нәкъ менә шушы тамчылар гына җитмәгән диярсең. Күз яшьләре дәрья булып акты да акты.

— Зинһар, гафу итегез. Мин сезне рәнҗетергә теләмәгән идем, — Кадрия каршысына чүгәләп, аннан гафу үтенеп маташкан егеткә гаҗәпсенеп карады. Бик чибәр иде егет. Яхшы костюмы буялыр дип тә тормаган, бер тезен асфальтка ук чәнчегән. Аның зәңгәр күзләрендә ялвару да, гаҗизлек тә чагыла. Кадриянең күзе егетнең матур тырнаклы озынча бармакларына төште. Күлдәвек белән саубуллашып, кыз янына елышкан җәйге җил аның борынына үтә затлы хушбуй исе бөркеде. Егет мода журналлары битеннән сикереп төшкәндәй фырт, чибәр һәм мәһабәт иде.

— Сез еламасын өчен, мин ни эшли алам? — дип сорады ул кабат. Аның бәрхет тавышы кызның колагын иркәләп, йөрәгенә үк төшеп ятты.

— Миңа өйләнә аласыз, — дигән җавап сызылып үтте Кадриянең күңеленнән. Әлбәттә, ул бу сүзләрне кычкырып әйтмәде. Үз теләгеннән үз үк уңайсызланып куйды хәтта. Шул ук мизгелдә хәтеренә әбисе әйткән сүзләр килде. «Бу егет минеке булсын иде. Ул мине, мин аны яратсам иде», — дип, бу юлы инде ни теләгәнен аңлап кабатлады күңеленнән кыз.

Ни арада гомер уза диген. Кадрия белән Айнур белән әлеге хәлне бик еш искә алалар. «Өч тамчы су чәчрәгән иде, тотынды еларга», — ди Айнур, көлеп. «Еламассың, көне буе эшләп, ял итим дип кенә утырган идем, кай арада килеп тә чыкты, асфальттагы бар пычрак су белән баштанаяк коендырды», — дип төрттерә иренә Кадрия. «Өеңә кадәр кайтарып куйдым бит әле шуннан соң. Пычрак киемнәре белән ничек кайта инде, диеп кайгырдым». «Әйе, икенче көнне эшкә барырга дип чыксам, кабат килеп җиткән!» «Соң, машинамда сумкаңны онытып калдырганга мин гаепле идемме?» Әнә шулай шаярыша-шаярыша, танышкан көннәрен тагын бер хәтердән барлавы шулкадәр кызык аларга.

Әбисенең әйткәне гел колагында Кадриянең. Кемгә генә тәгаенләсә дә, теләкләрнең бары яхшыларын гына тели ул хәзер. Тели белсәң генә теләк, ди түгелме халык?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100