"Уяндым, бармагымда балдак". Гөлсирин Абдуллина бәхетенә ышанып бетә алмый
"Уяндым, бармагымда балдак". Гөлсирин Абдуллина бәхетенә ышанып бетә алмый
Кичә җырчылар Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина сәхнәдә кавыштылар. Азат Гөлсирингә тамашачылар алдында тәкъдим ясады һәм Гөлсирин "Әйе!" диде.
Бүген Гөлсирин хис-кичерешләрен уртаклашып, инстаграмда пост язган.
"Әле һаман да аңлап бетерә алмыйм.
Уяндым, бармагымда балдак.
Кичәге көнне искә төшерәм дә, сөенечтән тамагыма төер тыгыла, елыйсым килә! Бер дә сиздермәдең бит, Азатым, барысын да уйлап бетергәнсең!
Азат Абитов, мин сине яратам!
Без бәхетле!!!" - дип язган Гөлсирин.