«Утырыйк та, килешүләргә кул куйыйк»: Иҗат берлекләре рәсми рәвештә бергә эшләргә килеште
Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге республикадагы иҗат берлекләренең бер өлеше белән уртак хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев иҗат берлекләре рәисләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал, Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Рабис Сәлахов белән хезмәттәшлек итү буенча килешүгә кул куйды.

«Татарстандагы иҗат берлекләре хезмәттәшлек итәргә, аралашып яшәргә, бер-берсенә булышырга, тәҗрибә уртаклашырга тиеш. Язучылар берлеге безгә һәрвакыт ярдәм итте һәм итәчәк тә. Биредә Татарстан Композиторлар берлеге һәм Татарстан Рәссамнар берлеге дә бар. Татарстан Кинематографистлар берлеге генә җитми. Хәзер иҗат берлекләренә игътибар артты. Алар хәзер бик абруйлы. Утырыйк та, килешүләргә кул куйыйк», – дип тәкъдим итте Фәрит Бикчәнтәев коллегаларына.
«Бу – тарихи вакыйга. Без һәрвакыт аралашып яшибез, без гел бәйләнештә, багланышта. Киләчәктә дә Аллаһ бирса бер-беребезгә йомыш төшсә, ул йомышны үтәргә тырышырга кирәк. Чөнки безнең мәнфәгатьләребез уртак, бер максатка барабыз», – диде Ркаил Зәйдулла.
«Бүгенге көннән башлап без инде тагын да активрак, системалы рәвештә хезмәттәшлек итәчәкбез. Бер-беребезгә ярдәм итеп, яңа проектлар башкарырбыз», – диде Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал.

«Иҗат кешесе бергә әвәрә килеп яши инде: язучы яза, көйче көй чыгара, театр шуны сәхнәгә куя. Рәссамнар төшебрәк калганнар иде. Театр рәссамнары турында әйтмим, алар сезнең белән – башка рәссамнардан чак кына аерылыбрак тора. Элек Актерлар йортында рәссамнарның күргәзмәләре дә була торган иде. Алга таба үз иҗат җимешләребезне бергә дөньяга чыгарырбыз дигән өметтә калабыз», – диде Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Рабис Сәлахов.
Әлеге килешүләрне имзалау тантанасы Актерлар йортында Театр эшлеклеләре берлегенең яңа акциясен тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә булды. Матбугат конференциясе башында Фәрит Бикчәнтәев журналистларга үзенең ярдәмчесе буларак Лилия Гәрәеваны тәкъдим итте.
«Без бернинди яңа әйбер уйлап тапмадык. Советлар Союзында театрларда андый хәрәкәт бар иде. «Сцена без границ» дигән исем әллә кайчан бар – ул төрле экспериментлар, лабораторияләргә бәйле. Россия театр әһелләре берлегенең 150 еллыгы уңаеннан без 2027 елның гыйнварына кадәр ай саен биредә театрлар үзләренең «Ачык ишекләр көне»н уздырачак. Безнең бу акциягә иң беренче булып Казан ТЮЗы кушыды – алар башлап җибәрәчәк. 20 май көнне Актерлар йорты Казан ТЮЗына тапшырылачак. Алар иртәдән кичкә кадәр үз чараларын үткәрәчәк. Акция алга таба да дәвам итәчәк», – дип сөйләде Фәрит Бикчәнтәев.
«Үз театры ремонтта булу сәбәпле, чит мәйданчыкларда ниндидер чаралар, тамашалар үткәрү безгә кыен түгел», – дип шаяртты ТЮЗ вәкилләре.

«Бу традиция булып китәр. Без һәрвакыт төрле мәйданчыкларда уйнадык – музейда да, паркларда да... Үз театрыбызда да кая гына уйнамадык – фойеда да, баскычта да, баскыч астында да...», - дип сөйләде театр директоры Айгөл Горнышева.
Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, исемлектә барлыгы 25 театр. Монда дәүләт театрлары да, муниципаль театрлар да, хосусый театрлар да кергән. «Әле бу акция барышында тагын бер-ике театр ачылырга мөмкин», – дип өстәде Фәрит Бикчәнтәев. Ул Казаннан читтәге театрларга Актерлар йортына килү өчен финанс ягыннан ярдәм ителәчәген дә әйтте.
20 май көнне Актерлар йорты көн дәвамында ТЮЗга тапшырылачак. Биредә иҗади очрашулар, мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар үтәчәк.