Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үткәннәргә үпкә юк... (Наилә Идрисова)

news_top_970_100

Шыгрым тулы залда урта рәтләрнең берсендә утырган, инде сигезенче дистәне ваклый башлаган ир-ат сәхнәдән агылган җырга, алай гына да түгел, аның башкаручысына мөкиббән иде: анда бит аның кызы җырлый, ә аның хыяллары канат кагына... Ир-атның яңаклары буйлап яшь бөртекләре тәгәри. Дөрес, аның, сәхнәләрдән торып ук җырламаса да, баянда уйган чаклары булды. Баян дусты яшьлек елларыннан башлап аның кулыннан төшмәде дә диярлек. Әнкәсенә рәхмәт, ялгыз үстерсә дә, күңел кыллары тибрәнә башлагач, улына ике рәтле гармун алырлык җай тапты. Баянны инде ул армиядән кайтып колхозда шофер булып эшләгән чагында үз хезмәт хакына алды. Әй, уйнап та карады соң! Авыл клубындагы бер генә кичә дә, кичке биюләрнең берсе дә аннан башка узмады. Дөрес, авылда гармунчылар бар иде, ник булмасын. Шундый зур авылда, кимендә 6-7 гармунчы да булмагач, ни кызыгы бар инде аның. Рәхәтләнә иде кызлар алар уйнаган көйләргә биеп.

Ә күңеле, күңеле исә һәрчак каядыр ашкынды аның. Әмма әни карчыкны ялгыз калдырып кая чыгып китәсең дә, бәхетең кайдалыгын кайлардан беләсең... Күңеле авылга гына сыярлык идеме соң! Тик язмыштырмы, ялгыштырмы, авыл үзеннән тиз генә җибәрәсе килми иде үзен.

Ут уйнатып торган яшь чак. Кызлары да бит, кунакка кайтканнары гына булса – бер хәл, үз авылыныкылар да бөтерелепме бөтереләләр янында. Менә шулай килеп капты да инде берсенә гармунчы егет. Югыйсә, шушы буе-сыны, чибәрлеге белән ул кызга карыйсы идемени соң ул?! Әмма да ләкин түбән очтан: «Кызыбыз синнән бала көтә», – дип, әти-әнисе җитәкләп өеңә китереп керткән икән, инде монда берни эшләр хәл юк. Заманасы шундый, өйләнми кара! Ояты, хурлыгы ни тора, дип тормады әнкәсе, кулыннан килгәне белән туен да үткәрде.

Еллар бик әкрен узды. Бер-бер артлы ике кыз бала туды. Алар да өйгә тынычлык китермәде. Ызгыш-талаш, вату-җимерү бер хәл булса, хатыны белән әнкәсенә кургаш ядрәдәй яуган авыр, әшәке, ямьсез сүзләрдән чәчләрең үрә торыр. Инде моңа күрше-күлән дә ияләште, әйтүдән, оялтудан мәгънә юк иде.

Беркөнне каны кызган ир-ат: «Җыеныгыз, бер атнадан шәһәргә күченәбез!» – дип, өйдәгеләрне өнсез калдырды. Уйнап сөйләшми икән. Сыерны, сарыкларны сатып, тавыкларны суеп, юлга җыендылар. «Югыйсә, өй дә җиткереп кергәннәр иде, ни җитми моңа?!» – дип сөйләнде туган-тумача. «Күрәчәк йөртәдер, эчәчәк суларыдыр», – диеште карт-коры.

Шәһәр дигәнең шактый гына зур бер бистә булып чыкты. Кечерәк кенә бер йорт алып, шунда көн күрә башладылар. Мәктәбе дә бар, кызлар укырга йөри, әниләре шул тирәдә бер кибеткә җыештыручы булып урнашты. Гаилә башлыгы үзе исә кабат машинага утырды. Тик эш урынының әле берсе, әле икенчесе дигәндәй, күңеленә ятмады. Йөри торгач, бер мәдәният йортына шофер эзләүләрен ишетте. Ишектән үк аны баян моңнары каршы алды. «Менә бу – минеке инде!» – дип үсенде күңел. Чынлап та, бу – аның тормышына шактый үзгәрешләр кертте.

Декорацияләр ташып, артистларны гына йөртеп калмады ул, кирәк чакта баянын да кулына алды. Ә бәйрәм-мәҗлесләрдә ул табын күркенә әйләнде.

Язмыштан узмыш юк, дигәндәй, беркөн администратор ханым үз янына кереп чыгасы иткән сеңлесе белән таныштырды. Үтеп барышлый гына инде, ашыккан кебекләр иде каядыр. Тик аннан түрә ханымның ашыгыч эше килеп чыгып, китәргә тиеш булды. Аңа әлеге сеңелне озатып куюдан башка чара калмады кебек. Хәер, бик сөйкемле сөяк, апасыннан ким түгел, ир-атлар күзе төшми тормагандыр. Ире вафатына да шактый икән. Кечкенә кызы белән яшиләр.

Адрес истә калгач, кухня шкафын, аннан залдагы өстәлнең какшаган аякларын төзәткәләп чыгу аңа бернинди кыенлык тудырмады. Хуҗабикәнең кыстый-кыстый кичке аш белән сыйлавы да күңелгә сары май булып ятты. Ә бер көнне, әлләни төзәтәсе нәрсә дә юк иде сыман үзе, артыграк тоткарланды. Өстәл артында да озаграк утырдылар, кәнәфигә күчкәч тә тиз генә торып китеп булмады. «Соң инде, аннан бу килеш рульгә утырмассың бит, иртәгә эшкә, әнә, диванда гына йоклап кит», – дип, урын-җир кузгатты мөлаем ханым. «Шуннан юллар бирегә тоташты-ы-ы», – дип үзалдына көрсенеп куйды ир, беләгенә кагылган хатынына карап. Әмма ул уйларыннан арына алмады.

Өйдәгеләр бу хәлне авыр кичерде. Дөрес, хатыны аның нинди юлда йөргәнен чамалый иде инде. Әни карчыкка, бигрәк тә балаларга кыен иде. Ияләштеләр тагы, нишләмәк кирәк. Тик алда әбекәй белән кызларны тагын бер язмыш сынавы көткән икән. Ире башка гаиләгә күченеп яши башлаганга бер еллап вакыт үттеме-юкмы, килен кайнанага серен ачты: «Егет кеше, өйләнмәгән, яратам, ди. Моннан ерак яшәми, әллә кая китмисең бит, булышырбыз, ди. Кияүгә чыгуымны сорый...»

Шушы еллар эчендә улыннан ярату түгел, бер генә көн кадер-хөрмәт тә күрмәгән килененә сәгадәтле тормыш теләүдән башканы әйтә аламы соң ул?! Башында бер генә уй булды карчыкның: «Ярый әле оланнардан аерылып авылда калынмаган, ни күрсәк тә – бергә...»

Әби бу фани дөнья белән хушлашып бакыйлыкка күчкәндә, кызлар үсеп, һөнәр сайлап, үз тормышларын корырга да өлгергәннәр иде. Әти-әниләреннән алалмаган җылылыкны бирде аларга әбекәйләре. Җанын да бүлеп бирергә әзер иде ул алар өчен. Мәктәптән кайтканда, усал теллеләр, кызганган булып: «Әтиегез өйләндемени, бәрәч, әниегез дә кияүгә киткән икән ләбаса? Иии, ятимәләр...» – диеп канга тоз салганда, әбекәйләре, башларыннан сыйпап: «Сезне яраталар алар, үскәч аңларсыз әле», – дип тынычландыра иде. Бик рәхмәтле кызлар әбиләренә, урыны оҗмах түрләрендә булсын.

...Менә тагын баян моңлана. Нигә, нигә күңелне актарып, хатирәләрне яңарта ул? Нигә аның китек күңелен игәүли? Әйе, хәтерли, кичләрен ул баян алып, бармакларын биетеп, күңел хисләренә бирелмәкче була. Тик, менә ничәнче тапкыр инде, яшь хатын: «Бала дәресен карый, эшеңдә уйнап туймадыңмыни?» – дип, аркылы төшә. Соң, эшендә бит ул гармун уйнап утырмый ләбаса! Күңел сүрелә... Аннан, ул кыз баланы күпме иркәләргә, күпме аның көенә биергә була соң?! Үзенекеләргә эләктеме соң андый мәртәбә, көндәлекләрен дә карамады бит ул аларның. Эх...

Бервакыт, әле Гөлзәйнәп белән яши генә башлаган вакытта, авылга Сабан туена кайттылар. Янәсе, күрегез, менә нинди була ул хатын! Алар кайткан йорт элеккеге хатыныныкыннан берничә өй аша гына. Киткәндә, туганнары: «Күршеләрдән яхшы түгел, икенче юлы югароч абзыйларга кайтырсыз инде», – дип озатып калдылар. Шартлар дәрәҗәгә җиткән иде шул чакта. Күзләре чыкканмыни, курчак кебек хатынны күрмичә, үшән кыз үстергән күршеләреннән яхшысынмыйлар, имеш!

Әйе-е, тинтәкбаш димә инде син аны, шул үшән хатын бирде түгелме соң аңа бүгенге шушы бәхетле мизгелләрне... Ул бит гомере буе нидер эзләде, каядыр ашкынды, әле кимсенде, әле, яхшы айгырдай, күрәсезме мине, дигәндәй, башын чайкады. Бүген, менә бары бүген аның күңеле үз урынына утырды сыман. Гомере буе җыелып, тулышып торган моң-хисләрен кызы – газизе актарып салды.

Үткәннәр – үткәндә, уйлама, диләр. Юк, тагын бер кат юк, үткәннәргә үпкәсе юк аның, язмышыдыр. Якыннарына салган хәсрәтләр әллә аны айкамадымы... Әмма хәсрәтне дә, бәхетне дә аңлар өчен бер гомер генә җитәрме...

...Концерт бетте. Кызлары, килеп, әтиләре иңенә кагылганда, инде аның бер атнадан бу дөнья белән алыш-бирешне өзәчәген һич кенә дә башларына китермәгәннәрдер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100