Үтерелгән мөәзиннең якыннары: «Кем уйлаган инде татар кешесе шундый гамәлгә барыр дип?»
Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылының 5нче Сарыяр мәчете мөәзине Ибраһим хәзрәт Исәнәев 16 апрельдә җинаятьче кулыннан үлә һәм, 5 көн эзләгәннән соң, аның мәетеен судан табып алып, кичә җиргә иңдергәннәр, дип язган идек.
Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылының 5нче Сарыяр мәчете мөәзине Ибраһим хәзрәт Исәнәев 16 апрельдә җинаятьче кулыннан үлә һәм, 5 көн эзләгәннән соң, аның гәүдәсен судан табып алып, кичә җиргә иңдергәннәр, дип язган идек.
45 яшьлек хәзрәт, мал сатып алырга дип, 300-400 мең сум акча белән, «Газель» автомобилендә Саратов, Ульяновск якларына чыгып китә. Ни кызганыч, 36 яшьлек Ульяновск кешесе Раил Хәйров белән очрашуы үзе өчен фаҗига белән тәмамлана. Мөәзиннең тормыш иптәше Гүзәл ханым – тол, балалары ятим кала: бер кызы – көллияттә студент, икесе – мәктәп укучылары.
Туганнары «Интертат»ка сөйләгәнчә, Ибраһим хәзрәт үтерүчесе белән элек таныш булмаган. Бу Раил дигән бәндә, хәзрәтнең мал сатып алу белән шөгыльләнгәнен алдан белеп, телефон номерын табып, аның белән элемтәгә чыга һәм кулай бәядән терлек сату урынына алып барырга вәгъдә итә. Ибраһим хәзрәт юлдашының шикле булуын абайлап алган, күрәсең, үлеменә кадәр (автомобильдә барганда) Раилне фотога төшереп өлгергән һәм якын танышына җибәргән. Саратов өлкәсе Вольск районына кергәч, Хәйров мөәзингә пычак кадап үтергән, дигән версия карала. Шул фото үтерүдә шикләнелүчене табарга булышкан. Хәзер ул сак астында һәм гаебен таныган, дип хәбәр итә 164.ру сайты.
Үтерүченең Ибраһим хәзрәт янына кайда утыруы билгеле түгел, әлегә Саратов өлкәсе Илюшкино авылы тирәсе дип фаразлана. Алар Междуречье авылы ягына китәләр. Хәзрәтнең янган машинасын да шул авыл янындагы Терешка елгасы ярында табалар. Саратов, Пенза, Ульяновск өлкәләре волонтерлары мәетне 5 көн эзлиләр һәм Ульяновск өлкәсе Павлово районы Илюшкино авылы янындагы елгада табып алалар. Хәзрәтнең гәүдәсендә киселгән-чәнчелгән җәрәхәтләр була.
«Аны үтергән кеше терлек ышандырган, мал булган урынны беләм, дип кызыктырган»
Пенза өлкәсенең Городище районы имам-мөхтәсибе, Урта Әләзән авылында имам-хатыйб Рифат хәзрәт Әбузәрев Ибраһим хәзрәт белән 25 еллап таныш булуын әйтте.
Әйбәт, гади, беркатлы кеше иде Ибраһим хәзрәт, 2006 елда Ульяновск ислам көллиятен бетереп кайтуга ук Урта Әләзән мәчетендә хезмәт куйды.
Ибраһим хәзрәт бераз сәүдә белән шөгыльләнә иде, хезмәт хакына гына яшәве авыр, шуңа буш вакытында, гаиләсен туендыру өчен, берничә баш бозау алып үстереп сата иде.
Аны үтергән кеше терлек ышандырган, мал булган урынны беләм, дип кызыктырган, диләр. Алар таныш булмаган. Кем уйлаган инде татар кешесе шундый гамәлгә барыр дип?! Ибраһим хәзрәт ничәмә ничә еллар Морат, Али авылларыннан терлек ташып тора бит, кемгәдер асрарга дип сата, кемгәдер чалып бирә. Җинаятьче белгән дә инде шуны, акча белән килер дип уйлап, моның белән элемтәгә чыккан һәм алып киткән.
Ибраһим хәзрәт, шикләнептер, мөгаен, теге кешене фотога төшергән дә бер авылдагы таныш бер егеткә җибәргән.
5 көн таба алмадылар, мәетне су эченә бәргән бит, машинасын яндырган. Машина янында үтергәндер, дип шикләндек инде, чөнки кан эзләре дә бар иде.
Җеназада кеше күп иде, аны бик хөрмәт итәләр иде. Туганнары да, дуслары да күп, чит шәһәр-авыллардан, башка төбәкләрдән дә мөселман кардәшләр күп килгән иде. Белгәннәре дә, белмәгәннәре дә килгән, – дип сөйләде Рифат хәзрәт.
«Нәрсә генә эшләсә дә, «Раббым» сүзе белән башлый иде»
Мәрхүмнең хатыны Гүзәл ханым әйтүенчә, Ибраһим хәзрәт белән 21 ел бергә яшәгәннәр.
Мин кияүгә чыкканда, намазын калдырмый торган, Аллаһны зурлый торган кешегә чыгарга уйлый идем. Аллаһы Тәгалә бирде: ул Аллаһны беркайчан онытмады, юлга чыкканда да, өйдә дә. Нәрсә генә эшләсә дә, «Раббым» сүзе белән башлый иде. Эшендәге вазифаларны да, гаиләне кайгыртуны да, балаларны тәрбияләүне дә – дөнья һәм ахирәт тәрбиясен дә – бертигез алып баруны беренче урынга куя иде, – дип сөйләде ире турында.
Гүзәл ханым ирен соңгы тапкыр юлга озаткан көнне искә алды.
«Юлга чыгам» диде, шат булып китте, гаиләсенә ризык табарга дигәндә һәрвакыт шат булып чыга иде, шат булып кайта да иде. Әмма ләкин бу чыгуыннан кайта алмады… Кайгы белән чыкмый иде ул өйдән, бу юлы да көлеп, шатланып чыгып китте. Кеше шатланып чыгып киткәндә, озатканда да, көткәндә дә җиңел була.
Кичкә, төнгә кайта иде, гадәттә. Монда кайтмады, төн узды, ватылганмы дим, шалтыратам – юк. Нинди авылларга йөри иде, шунда шалтыратып белештем. «Безгә килмәде, хәзер белешәбез», – дип, бер-берсенә шалтырата торгач, шул хәбәр килде инде, – диде ул.
Гүзәл ханым сүзләренчә, иренең җинаятьтә шикләнелүчене фотога төшерергә өлгереп, шуны җибәрә алуы һәм фотосурәтләр җинаятьнең эзенә төшәргә ярдәм итүе дә – Аллаһы Тәгалә могҗизасы. «Аллаһ шулай китереп чыгарган», – ди ул.
«Табылып җирләсәк, кайгыбыз әзәер иде, дидек»
Ибраһим хәзрәтнең бертуган энесе Ислам Исәнәев абыйсын «беркатлы, эчкерсез, беркем белән талашмый торган кеше иде» дип бәяләде.
Абзый көллиятне бетергәч, үз мәхәлләбездә мәчет ачылды, шунда азанчы булып керде, соңгы көненә кадәр азанчы булып эшләде. Азанчыларга хезмәт хакы зур түгел бит, шуңа өстәмә үзенең бер хезмәте бар иде. Күрше өлкәләргә, районнарга барып, бозаулар җыя иде дә монда суя иде.
Бу – язмыш инде, без – язмышка ышана торган кешеләр. Иң зур кайгыбыз – аны табып, җиргә күмү иде. Озак эзләдек бит. Әни дә шуңа кайгырды, табылып җирләсәк, кайгыбыз әзәер иде, дидек. Бөтен көчебезне куйдык аны эзләүгә. Тикшерү комитеты эзләү эшен яхшы башкармады, җинаятьчене эзләгәннәр, ә абыебызны эзләү юк иде. Авылыбыздан һәр көн 500-1000 ләп ир-егетләр, эшләрен калдырып, эзләргә чыктылар. Ничек кенә эзләмәдек: 100 километрга кадәр территориягә җиттек. Ул бит машинаны бер урында яндырган, ә мәетне башка өлкәгә илткән. Гәүдәсе табылуына бик сөендек, – диде Ислам Исәнәев.
Ул да, Рифат хәзрәтнең сүзен җөпләп, абыйсының Раил Хәйров белән элек таныш булмаганын әйтте.
Ул кеше үзен башка авылныкы дип тәкъдим иткән, Татар Шомалагы авылыннан Наил Әбузәрев дигән. Чынлыкта ул күрше Морат авылыннан Раил Хәйров булган. Терлек бар, килеп аласыңмы күрше өлкәдән, барып төярбез, аларга тизрәк сатарга кирәк, дип алдан шалтыраткан, күрәсең. Имеш, бу – арадашчы. Абыйны башка өлкәгә илткән дә шул әшәкелекне эшләгән.
Үлеменә кадәр, абзыйда шик тугач, «Татар Шомалагында шундый-шундый кешене беләсеңме» дип, башта шул авылдан Кәрим исемле танышыннан сорый. «Юк» дигәч, аннары фото җибәргән. Тегесе сорагач, «Междуречьега барабыз» дип әйтергә өлгергән. Мин Кәрим белән сөйләштем, ул эше булганлыктан, фотосурәтләрне карап, шундук җавап бирә алмаган, аннары фотографияләрне күргәч тә танымаганын әйткән. Тик ул хәбәрләрне абзый инде укымаган, «галочка»лары буенча укымаганы күренә, – диде ул.
Ислам әфәнде абыйсының футбол белән мавыгуын да әйтте. «Әле дә уйный иде әле яшьләр белән, яшьтән гел футбол булды инде аның», – диде.
«Хәтта җинаятьченең ата-анасы да уллары турында бик ярсып, нәфрәт белән сөйләделәр»
Ибраһим хәзрәтнең туганы Рәшит абыйсының дини нәселдән булуын әйтте.
Безнең бабай мөәзин булган, ул заманында бердәнбер азанчы булып хезмәт иткән. Ибраһим абзый мәдрәсәгә укырга барган. Барлык туганнары арасыннан дингә бик якын булуы, югары әхлаклы булуы белән аерылып тора ул. Беркем белән ачуланышмас, кеше рәнҗетмәс, икейөзлеләнеп йөрмәс. Бик туры әхлаклы, нык иманлы иде ул.
Барысы да аның турында яхшы фикердә. Хәтта җинаятьченең ата-анасы да уллары турында бик ярсып, нәфрәт белән сөйләделәр. Ибраһим абыйны яклый алар, улларын кызгану сизелмәде, вәхшиләрчә үтерүгә киная белдерделәр. Ибраһим абый кайчандыр алардан да терлек сатып алган булган.
Җеназада бар кеше дә «шундый кеше иде бит ул...» дип, күз яшьләре белән искә алдылар. Аның белән аралашкан һәркем аны яхшы итеп исендә калдырган. Гадилеге, киң күңеллелеге өчен яраттылар аны. Олылар, яшьләр белән дә уртак тел таба белә иде. Спорт белән актив шөгыльләнде. Андый кешеләр бик аз. Бөтен кешене дингә мәҗбүриләмичә җәлеп итә белде, аның үгет-нәсыйхәтләре дә йомшак иде.
Безнең авыл мәет табылган урыннан 120 км ераклыкта. Эзләргә 1 меңләп кеше юлга чыкты, башка авыллардан да күпләп чыктылар эзләргә. Бу күпмедер дәрәҗәдә безнең авыл һәм башка татар авыллары халкының берләшүенә дә китерде, – дип нәтиҗә ясаган Рәшит.
164.ру сайтында чыккан язмада күренгәнчә, Раил Хәйров – авыр җинаятьләр өчен төрмәдә утырган, аннары махсус хәрби операциядә дә булып кайткан кеше. «Шикләнелүче элек авыр җинаятьләр, шул исәптән үтерү өчен хөкем ителгән, корбанының машинасын да элек нәкъ шулай яндырган булган. Иректән мәхрүм итү урыннарыннан махсус хәрби операция зонасына бара. Андагы хезмәттән соң ирекккә җибәрелә. Аннары Ульяновск өлкәсе Павловка районы Морат авылында яши. Безнең Ибраһим белән элемтәгә кереп, кулай бәядән терлек сатып алу урынын белгәнен, моның өчен шактый акча кирәклеген әйтә. Ибраһим үз акчасын да, бурычка да акча алып, юлга кузгала, дип сөйләгән адвокат Михаил Калашников.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов нәзарәт һәм шәхсән үз исеменнән дин әһеле Ибраһим Казыйм улы Исәнәевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан. Бу хәбәр Россия Диния нәзарәтенең рәсми сайтында чыккан. «Мәчет мөәзинен вәхшиләрчә үтерү Россиянең бөтен мөселман җәмәгатьчелеген тетрәндерде. Җинаятьчеләр тиешле җәзасын алыр дип ышанабыз», – диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» һәм «Интертат» редакциясе Ибраһим хәзрәтнең гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша. Мәрхүм мөәзиннең урыны оҗмахта булсын!