Рәмиләне хастаханәгә «ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып килделәр. Күптәннән гәүдәсен авыр тоеп, әле кан басымы каты күтәрелүеннән, әле гап-гади ашаудан да саруы кайный башлаудан, эче авыртудан, бер-бер артлы дару эчеп йөрсә дә, хастаханәгә барып күренүне гел кичектерә килде. Яратмый ул хастаханәгә барырга. Хәер, кем яратсын соң?! Бәлки, барган да булыр иде, тик аңа бит бардың да кердең түгел әле, алдан языласы була, аннан 2-3 атна көтәсе. Алдан язылуыңа карамастан, эштән сорап китеп, ярты көн коридорда табибның кабул иткәнен көтеп, ишек төбе саклыйсы... Булды инде, табибка мөрәҗәгать иткән вакытлары да булмады түгел. Терапевт кабул иткән көнне көтеп аласың да, ул исә башка белгечкә барырга дип юллама бирә, аннары анысына язылу өчен талон булганын көтәсең, язылгач, кабул иткән көнне... Әле анысы да: «Минем белгечлеккә караган авыру түгел!» – дип, башка табибка юлларга мөмкин... Кыскасы, футбол тубы кебек типкәләп йөртүләре, үзеңнең авыру икәнеңә ышандырырга тырышкан кебек зарланып мескенләнеп йөрү кемгә ошасын? Һәрхәлдә шулай кабул итә Рәмилә табиб һәм авыру мөнәсәбәтен. «Сине дәвалауларын өмет итеп, вакыт уздырганчы, үзеңә үзең булдыра алганча ярдәм итеп йөрүең мең артык!» – дип фикер йөртә иде дә...
Алай гына да булмый икән шул, елаган балага кайчандыр имезлек бирәләр. Ә юк икән, түләүле клиникалар да җитәрлек. Акчаны барыбер җиткереп булмый. Ә үзеңнең сәламәтлегеңә бервакыт та акча кызганмаска, үзеңне дә яратырга кирәк икән! Алтын сүзләр! Тик аларның асылын нигә хәзер генә аңлады Рәмилә? Ник сузды? 2 ел элек медицина тикшерүе үткәндә, үт куыгында шик табып, белгечкә язылырга тәкъдим иткәннәр иде бит. Әмма, язылыйм дип, хастаханәгә баргач, терапевт талон булмавын әйтте, ә икенче баруда, белгеч үзе больничныйда булып чыкты. Рәмилә үз белдеге белән дарулар эчеп маташты да, бу мәсьәләне игътибарыннан ычкындырды. Эштәге, өйдәге эш-мәшәкатьләр күмеп китте аны. Әле генә булган кебек иде дә, бу вакыйгага 2 елдан артык вакыт үткән икән бит инде.
Бугазына ябышкан көчле өянәктән идәндә тәгәри-тәгәри, укшый-укшый иза чиккәндә, сәламәтлегенә салкын каравына бик үкенде ул. Әйтерсең, «Ныграк җәфалан, шул кирәк сиңа!» – дигәндәй, «ашыгыч ярдәм» дә озак көттереп килде. Инде хастаханәгә барып җиткәч, тиз арада ярдәмгә мохтаҗ авырулар чиратын утырып көтәрлек дәрәҗәдә түгел иде, күз аллары томаланды, кан басымы күтәрелде, бертуктаусыз укшыды да укшыды. 5 кешелек палатага урнаштырып, тиешле ярдәм күрсәтелгәч, авыртуны басучы уколлар тәэсир итә башлагач кына, тирә-ягындагы кешеләрне күрә башлады ул.
Күзе әледән-әле уфылдап ятучы олы яшьләрдәге әбигә төште. Ул үт куыгындагы ташы кузгалып, каты авырган вакытында егылып, билен, умыртка сөяген дә җәрәхәтләгән. Җитмәсә, үзе таза гәүдәле, урыныннан кеше ярдәменнән башка тора да, йөри дә, бер ягыннан икенче ягына әйләнеп тә ята алмый иде. Хәлен белеп шалтыраткан һәрбер танышына: «Кадерлем, табиблар миңа: «Бу яшьтә операция ясау бик куркыныч, җитмәсә, сездә шикәр чире, кан басымыгыз югары, 2 тапкыр инсульт кичергәнсез. Тик ясамыйча да булмый. Ул ташыгызны яшьрәк чакта алдырасыгыз калган, юкка сузгансыз», – диделәр. Мин операция ясарга ризалык бирдем. Мондый интегүләр белән яшәп булмый бит. Үлеп китсәм дә, үкенечле түгел, яшәгән кадәр яшәдем инде. Шуңа күрә, тормыш хәлен белеп булмый, әгәр наркоздан, операциядән соң якты дөньяны күрә алмасам, бәхил булыгыз. Алдыгызда гөнаһларым булса кичерегез, гаеп итеп калмагыз!» – дип кабатлады.
Шунлыктан Рәмилә бу Алевтина әбинең авызыннан чыгасы һәр сүзне алдан белә башлады. Телефоннан сөйләшмәгән арада әби бик нык ыңгырашты. Аның ап-ак тузгыган кыска чәчләре исә тирән итеп уфылдап сулыш алган саен торып басалар да, кире маңгаена яталар. Чәчләренә дә тынгылык булмаган кебек, янәшәсендә, караваты тәрәзә буенда булган Юлия исемле ханымга да бик комачаулыйдыр сыман иде әби. Әлегә Рәмилә палатадашларының исемнәрен дару кертеп, процедураларга чакырып кергән шәфкать туташлары эндәшүеннән генә белә иде.
Юлия – рус исем-фамилияле булса да, күзләре, йөз чалымнары белән кавказ хатын-кызларына охшаш урта яшьләрдәге ханым. Куе кашлары, дулкынланып торган керфекләре сылулык өстәсәләр дә, аның да йөзе нурсыз, сулган, хәлсез иде.
Рәмилә янындагы бер буш карават аша өлкән яшьтәге, кечкенә генә гәүдәле Галя исемле ханым ята. Ул – операциядән соң, авырып иза чигүдән котылган, әмма яралары әле төзәлеп җитмәгән. Ул, әледән-әле тәрәзә янына басып, урамны күзәтә, карашын ерак офыкка төбәп, тирән уйга бата.
Менә Алевтина әбине иртәгәсе көнне буласы операциягә әзерли башладылар. Бик гади булмаган бу эшкә тотынырга табиблар үзләре дә куркалар иде, күрәсең. Хастаханәгә терелергә дип килеп, җан бирсә, аларның исемен бизәми бит. Шуңа күрә әби янында әледән-әле төрле белгечләр бөтерелде, әле анестезия бирүче табиб, әле кардиолог, әле хирург кереп, хәлен белделәр, сораулар бирделәр. Шикәрен, кардиограммасын тикшерделәр. Аннары алган анализлары ошамыйчамы, операция көнен күчереп куйдылар.
Иртәле-кичле укол, система кую яки анализ алу өчен кан тамырын эзләп газапладылар Алевтина әбине. Беләкләрендә генә түгел, аякларындагы тамырларын да актарып бетерделәр. Үз газапларына әле алары да килеп өстәлгәч, әби тәмам йончыды.
Аның янына иртәле-кичле Василий Иванович исемле ир-ат килеп, юеш тастымал белән аның тәннәрен сөртә, киемнәрен алыштыра, аннары керләнгән киемнәрен юарга алып кайтып китә.
«Минем күршем, – дип таныштыра әби аның белән. – Ул булмаса нишләр идем! Бигрәк уңган, хуҗалыклы ир-ат ул, бакчамда да булыша иде. Рәтем беткәч, бакчаны саттым. Хастаханәгә дә Василий Иванович урнашырга ярдәм итте. «Ашыгыч ярдәм» чакырды, әйберләремне җыярга булышты». Әбинең сөйләвеннән, аның Василий Иванович белән яшәвен аңладык. 2 кызы исә, әниләре олыгаеп, ярдәмгә мохтаҗ була башлагач, туган фатирларына сукмакны суытканнар, хәтта хастаханәгә кергәч тә, бер тапкыр да шалтыратып хәлен белмәделәр.
«Әллә исән калам, әллә юк», – дип борчулы уйлар кичергән әби тормыш юлын хәтереннән үткәреп, тирән уйлана иде, күрәсең. Вакыт-вакыт, артык аралашмыйча тын гына яткан палатадашларына хис-кичерешләрен сөйли. «Кызларыма шалтыратмыйм, үзләре мине кирәксез бер тиенгә дә санамагач, ник мин алар белән сөйләшим. Бер оныгым гына кайчак телефон аша хәлемне белә. Ул да бит намусы бераз борчыганга гына шалтырата. Хастаханәдә икәнемне белсә дә, килми. Югыйсә, мәктәптә, институтта укыганда, күпме акчалата булыштым мин аңа...»
Әбине операциягә әзерләп бетергәч кенә, кан басымы югары күтәрелеп, хәле начарланып китте. Тагын да ниятләнгән процедураны күчерергә туры килде табибларга.
«Василий Иванович! – диде ул көннәрнең берендә янына килеп йөрүче ир-атның кулыннан тотып, – Утырырга ярдәм ит әле миңа, зинһар. Әйтәсе сүзләрем бар...»
Алевтина карчык тыннары кысыла-кысыла чак утырды. Авыр гәүдәсен көчкә тоткан килеш, тумбочкага ишарәләп, сумкасын алырга кушты.
Тәмам берьялгызым калган вакытта да син мине ташламадың, һәрвакыт рәхим-шәфкатьле булдың, әгәр мин үлә-нитә калсам, бакчаны саткан акчаны фатирымнан кереп алып, мине җирләргә тотарсың, ә калган акчаларны үзеңдә калдырырсың. Ә менә минем янга килгәндә алган әйберләрең, чыгымнарың өчен менә бу акчамны ал әле, – дип, язулары кырылып беткән сөт пакетыннан берничә меңлек алып, аңа сузды. Аннары өйдәге акчаларын кайда сакланганын аңлата башлаган иде, Василий Ивванович аны бүлдерде:
Матушкам минем, син нишләп әле болай бирешергә уйладың, җимертеп яшибез әле без синең белән! Мин синнән акча сорадыммыни? Нигә кирәк миңа синең акчаң?! Кәефне төшермә минем! Алып куй! – дип, акчаларны урынына салып, сумкасын кире тумбочкага алып куйды. Карчыкны шаян сүзләр белән көйләргә тырышты, берсеннән-берсе ягымлы сүзләр әйтте, кечкенә пластик шешәдән су эчерде, тузгыган чәчен тарады.
Василий Иванович, табиб янына барып, әбинең сәламәтлеге турында да сораштырып килде. Аннары якындагы даруханәгә чыгып, дарулар, памперс, операция вакытында киелә торган оеклар сатып алып килде. «Табиб алырга кушты», – диде. Аларны тәртипкә салып урнаштырып куйгач, Алевтинасына уңышлар, сәламәтләнүен теләп, өенә кайтып китте.
«Нинди шәфкатьле, зур йөрәкле ир-ат!» – диештеләр палатада ятучылар, Василий Ивановичның игътибарлылыгы турында бик озак фикер алыштылар. Ир-ат булса да, шундый пөхтә булуын, һәрвакыт үтүкләнгән күлмәктә йөрүен, көн дә килеп, карчыкның киемнәрен алыштыруын сокланып телгә алдылар.
Рәмилә дә әлеге мизгелләрдә Василий Иванович урынына – ирен, ә үзен Алевтина урынына куеп карады. «Шулай кадерләп карар иде микән ирем, әгәр мин аның кулына калсам?» – дигән сорауны бирде үзенә. Бәлки, ташламас иде дә инде аның тормыш иптәше, әмма болай сабый бала кебек кадерләп карар идеме икән? Кирәк-ярагын да алып килер ул, хәлен дә белер. Әмма рухи таяныч дигән нәрсә дә бар бит әле. Кылдан нечкә күңелләр аңлашуы бар. Менә монысы гомер-гомергә аксады Рәмиләнең тормышында. Бергә 2 ул тәрбияләп, 20 елга якын бергә яшәсәләр дә, һәрберсе үз тормышы белән гомер итә кебек. Акчасын да табалар, тормышлары да иркен югыйсә. Әмма олы мәхәббәт, бер-берсенә тартылу көче юк кебек араларында. Шуңа да Рәмилә матур парларга, бергә ял итүче, бәйрәмнәргә йөрүче, бер табын янына җыелып гөрләшә-гөрләшә утыручы гаиләләргә сокланып, көнләшеп карый. Әнә бит Василий Иванович Алевтинаның ире дә түгел югыйсә, ә аны аякка бастыру өчен, көн дә хастаханә юлын таптый. Сизә Рәмилә, Василий Ивановичның үзенең дә сәламәтлеге корычтан түгел. Авыр гәүдәсен кыеннан сөйрәп, чак йөри, бахилларын иелеп кигәннән соң тыны кысылып, маңгайларындагы кан тамырлары бүртеп, йөзе кызарып чыга. Бераздан гына сулыш алуы тигезләшә. Югыйсә, «Кем инде син миңа? Мин үзем дә олы яшьтә, балаларың карасын!» – дип әйтергә дә мөмкин бит Алевтинага. Ә ул, кар катыш яңгыр яуса да, аяк асты көйсез булса да, иртә таңнан килеп җитә. Нәрсә этәрә шулай йөрергә: ялгызлыгымы, бу тормышта кемгә дә булса яхшылык эшләп калу теләгеме, әллә мәхәббәтме? Кем белә!
Ә икенче көнне һәр иртәдә сәгать сигезенче яртыда килеп җитә торган Василий Иванович күренмәде. Борчылуын баштарак бик сиздермәскә тырышса да, Алевтина карчык тынычлыгын югалтты. Ишек ачылган саен борылып карый, телефоннан бертуктаусыз бердәнбер кадерле кешесенең номерларын җыя.
Ни булган соң бу Васяга. Телефонын да алмый, килми дә... Сәер хәл бит! – дип сөйләнде ул. «Бәлки, бакчасына баргандыр, ни дисәң дә апрель бит, озакламый бакча эшләре башланачак. Мин генә шундый ямьле көнне монда яткач та!» – дип, әллә Васяны акларга маташты, әллә үзен юатты. Алай дисәң, әйткән булыр иде бит: «Мине иртәгә югалтма», – дияр иде. Шулай көн дә узды, кич тә җитте. Палатадашлары Алевтина карчыкны: «Килер, башка мәшәкатьләре килеп чыккандыр. Сиңа иртәгә оперция ясыйлар, бу төнне яхшылап ял итәргә кирәк», – дип тынычландырсалар да, ул йоклый алмады. Иртән табиблар Алевтина янында мәш килделәр. Василий Иванович алып килгән оекларын кидерделәр. Анализлар алдылар, кан басымын, шикәрен тикшерделәр. Дарулар эчерделәр һәм тагын кан басымын тикшерделәр... Әби үзен кая куярга да белмәде, һаман Василий Ивановичны көтте. Алевтинага әле бер, әле икенче танышы, күршеләре шалтыратып, операциянең уңышлы булуын, сәламәтлек теләде. Ә ул күршеләреннән Васяны сораштырды: «Теге эчә торган күршесе килмәгәндер бит? Вася ул безнең бик юмарт, акча сорасалар, бирергә, ярдәм итәргә ашыга. Кем сораса, шуңа ярдәмгә ашыга. Кешегә бик ышанучан». «Күренмәде, шакып караган идем, ишек ачучы булмады», – диде бер күршесе.
«Бакчада йокламагандыр бит?!» Монысы үз-үзенә әйтелгән сүз иде, әңгәмәдәше телефонны куйган иде инде.
Менә шул чакта ишектән, ашыга-ашыга, Василий Иванович күренде.
Кадерлем, ничек хәлләрең? Табибың белән сөйләштем. Озакламый сине операциягә алып китәләр. Барсы да яхшы булыр! – дип елмайды ул. Ә үзенең йөзе агарган, таушалган иде.
Ни булды сиңа? Ник мине ут эчендә тотасың? Ник телефоныңны алмадың?
Әй булды инде хәлләр! – дип кулын селтәде Василий Иванович. – Теге көнне синнән кайткач, хәлем начарланып китте. Шул йөрәгем белән инде. «Ашыгыч ярдәм»не чак чакырып өлгердем. Хастаханәгә алып киттеләр. «Операция кирәк булыр. Һәрвакыт болай алып калып булмас, шундый итеп тотарга мөмкин», – диләр. Әле менә гариза язып киттем, хастаханәдә ятуны кире кагып...
Шалтыратып әйтергә булмый идеме? Мин бит бик борчылдым!
Телефоным өйдә калган. Үзем дә борчылдым. Номерыңны да яттан белмим. Хәзер менә чыгу белән өйгә дә кайтып тормадым, туп-туры сиңа килдем.
Алай йөрергә ярамый бит сиңа, кадерлем! Операциягә барырга кирәк!
Анысы соңрак, син терелеп чык әле башта...
Менә шулай үзе дә хәлсез, иреннәре кипкән Вася Алевтинаны операциягә озатып калды.
Алевтинаның телефонына шундый моңсу, күңелнең әллә кайсы күзәнәкләренә үтеп керә торган музыка куелган. Хатирәләргә дә, өзгәләнүгә дә урын бар төсле тоелды Рәмиләгә әлеге көйдә. Гомумән, сирәк-мирәк сүз катып, әбигә ярдәм кирәк булганда гына янына килсәләр дә, бу палатада ятучылар һәммәсе Алевтинаның кичерешләре белән яналар, аның өчен борчылалар иде. Аныкына карап, үзләренең киләчәк картлыклары, тормышлары турында да уйланалар. Алевтинаны операциягә алып киткәч, палатада исә үзәк өзгеч бушлык, моңсулык урнашты. Кире палатага кайта алырмы ул? «Кызларым «Әни!» дип шалтыратыр», – дип көткән өметләрен үзе белән алып китәр микәнни?!
Рәмилә генә түгел, күрше караватта яткан Юлия дә тирән уйлар кичерә икән. «Өч көнлек тоелган фани тормыш инде югыйсә, ә нинди катлаулы!» – дип тирән сулап куйды ул. Аннары: «Әйдә, коридорда йөреп керик әле аяк-тәннәребезне бераз язып», – дип, Рәмиләне чакырып, ишеккә ымлады.
«Минем укыганым бар: үт куыгында таш барлыкка килү кешенең тормышка үпкәләреннән, канәгатьсезлектән, җанындагы сызланулардан икән, – дип сүз башлады ул. – Әнә бит, Алевтинаны ал, сезнең янәшәдә яткан Галяны... Икесе дә бәхетсез. Балаларын күз карасы кебек тәрбияләп үстергәннәр. Ә бүген ялгыз гомер кичерәләр».
Рәмилә, Юлия сөйләгәннән соң, Галяны күз алдына китерде. Әйе, тумбочкасында хастаханә стаканы һәм алюмин кашыгыннан башка бернәрсәсе булмаган, хастаханәгә эләккәннән бирле алыштырылмаган, керләнеп беткән халаттан, юп-юка гәүдәле ханым ул. Кызы Новороссийск шәһәрендә гомер кичерә, улы – вахтада эшли, Ижауга сирәк кайта. Ире мәрхүм. Үзе бик сабыр, тыныч, түземле. Аның түземлелеге шуннан да билгеле. Аз гына тәрәзә ачып, палатаны җилләтсәләр дә, юка гәүдәсе калтыранып, өши башлый. Хастаханәнең юкарып беткән одеалына төренеп, бөгәрләнеп ята. Әмма бер генә тапкыр да: «Тәрәзәне ябыгыз әле, салкын бит», – дип авыз ачып әйткәне юк. Ярый ла палатада үзен генә яратучы, кешелексез авырулар ятмый. Әбинең хәлен күреп, шундук тәрәзәне ябарга ашыгалар. Югыйсә, бүлмәдә чыдап булмаслык кызу.
Юлия, ә сез үзегез тормышыгыздан канәгатьме? – дип сораганын сизми дә калды Рәмилә. Болай маңгайга бәреп сорау бирергә ярамаганын әйткәч кенә аңлады ул. «Үт куыгындагы ташлар тормышка, кешеләргә үпкә булганлыктан барлыкка килә», – дигән сүзләренә җавап табасы килүдән бирелгән иде бу сорау.
Әлбәттә, юк! Мин болар хакында иң беренче үземне күздә тотып әйтәм, – диде ул. Рәмилә, Юлиянең сөйләгәнен тыңлый-тыңлый, аның артыннан «курилкага» чыкты. Ул үзе тәмәке тарту түгел, исен дә сөйми, Юлиягә иптәшкә чыгып басуы гына. Тормышы турында сөйли башлаганчы, Юлия тәмәкесен кабызып, тирән итеп суырды. «Яратам мин өйдә дә шулай балконга чыгып, озаклап тәмәке тартырга. Бу – минем тормышыма ниндидер рәхәтлек өсти, тынычландыра», – диде ул.
Ташы булган кешегә тәмәке тарту тыела, диләр... Бәлки, ташларга тырышып карарсыз?
О-о, булды инде ташлаган чаклар да. Ниндидер проблемалар башланса, тагын шушы начар гадәтем яңара. Миңа калса, барлык проблемалар – тормыш парыңнан уңмаудан. Югыйсә, мин бәләкәй чагымнан, гаилә коруга бик җаваплы караячакмын, дип максат куйдым. Чөнки әти-әнием мин тугач та аерылганнар. Әнием – рус, әтием азәрбайҗан милләтеннән. Аерылганнан соң, әти туган ягына кайтып киткән. Бала чагымнан әти игътибарына тилмереп, хыялланып үстем. Әнием «әти» сүзен ишетергә дә, аның турында сөйләшергә дә теләми иде. Шулай да үсеп җитеп, эшли башлагач, эзләп тапты мине әтинең туганнары. Әти чирләп, урын өстенә калганнан соң эзләп таптырган мине. Бер тапкыр барып күреп, бәхиллеген алырга гына өлгердем. Ул очрашу, танышу, аннары шундук саубуллашу йөрәккә бары авыр йөк булып кына ятты. Әти мәрхүм инде, аның янында үсмәгәч, азәрбайҗан гореф-гадәтләре, тормышы чит миңа, туганнары белән аралашып, шуны аңладым. Ә үзем бик озак кияүгә чыкмадым. Күңелгә ятышлы егетне әллә мин күрә белмәдем, әллә мине...
Югыйсә бит сез шундый чибәр, мөлаем, якты күңелле. Сезгә күпләр тартылгандыр?
Кем белә, бәлки, мин сукыр булганмындыр. Яшем 30дан ашкач кына, бер кешене очраттым. Өлкәнрәк иде ул, уңышлы гына эшләүче бизнесмен. Мине беркайчан да рәнҗетмәс төсле иде, аннан ата назы да, ир мәхәббәте дә тойдым сыман. Ләкин көннәрдән беркөнне уңышлы гына барган эше таркалды, ә ул эчүгә биреште. Еш эчә, кәефсез кайта, я бөтенләй өйгә кайтмый башлады. Аны көтеп узган төннәр тоташ бер газап иде. Уңышлы, менә дигән ир-атның төпкә төшүен, аның белән бергә үземнең дә саргаеп, сула баруымны тоя идем. Ирем наркотиклар белән дә бәйләнгәч, аның белән яшәү мөмкин булмагач, аерылдым. Мин бу кара полосадан бик авыр чыктым. Шул вакытларда эштәге минем зарларымны тыңлаган, таяныч булган хезмәттәшемә ияреп, тәмәке дә тарта башладым. Иремнән аерылып, бераз тынычлангач, үземне кулга алып, тартуымны да ташладым. Ә беләсезме нәрсә ярдәм итте миңа шул чакта? Сезгә көлке тоелыр, әмма бу – чын.
Ә нәрсә?
Яңгырлы көзге бер кичтә артымнан чыланып беткән песи баласы иярде. Үзе бертуктаусыз кычкыра, арттан калмый гына бит! Алып кайтып юдым да, минем белән яши башлады бу. Көн дә эштән кайтуымны зарыгып көтеп ала, минем белән йоклый. Инде үз балам кебек күреп, күнегеп беткәч кенә, чирли башлады ул. Бөтен акчаларымны түгеп, дәвалый башладым аны. Шулчакта үз-үземә: «Тартуымны ташласам, песием терелә!» – дип сүз бирдем. Бик нык теләсәм дә, песием үлмәсен дип, түзеп, тартмый башладым. Ул чакта нигә шундый ышану килгәндер күңелгә, үзем дә белмим, шундый хыялый инде мин! Песием дә терелде, тартуымны да ташладым. Кияүгә чыгып, 38 яшемдә бәби алып кайттым – улым туды. Табылган песине тормышка уңыш китерүче дип тойдым мин. Иремнең песи йонына аллергия булса да, кагылдыртмадым. Безнең белән бергә яшәде. Көннәрдән беркөнне песием тагын чирләде. Эчке органнарында рак таптылар. Дәвалаулар да, тәрбияләү дә ярдәм итмәде. Бездән ерак булмаган урманга аны күмеп кайтканнан соң, әйтерсең әллә нәрсә сынды миндә, ничек итеп тәмәке сатып алып тарта башлавымны үзем дә аңламадым. Башта улым күрмәсен өчен булса да, тартмаска, үземне кулга алырга тырыштым. Әмма аз гына күңелсезлек булдымы, кулым тәмәкегә үрелә. Хәзер инде ташлый да алмам.
Ирегез белән әйбәт торасызмы соң? – дип кызыксынды Рәмилә.
Төрле чак була. Ирем миннән күпкә яшьрәк. Начар түгел ул, әмма аны һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк. Ешрак эчә башласа да, эшендә уңышсызлыклар булса да... Үз эшен ачты ул. Әмма ул эш күпчелек минем дә җаваплылыкта... Беренче ирем белән булган хәл кабатланмасын дип, бик тә куркам.
Сөйләшүне төшке көндәлек уколлар алу вакыты җитү бүлде. Рәмилә Юлия сөйләгәннәрне капельница астында да бик озак уйлап, анализлап ятты. Бу тормыш бер караганда театр кебек. Тик үзең башкарган рольнең нинди булуы үзеңнән торганын аңласаң да, барыбер син дигәнчә бармый...