Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ут капкан самолетта ничек исән калырга?

Ут капкан самолетта ничек исән калырга?

news_top_970_100
Ут капкан самолетта ничек исән калырга?
5 майда Шереметьево аэропортында самолет һәлакәтендә 41 кеше үлде. Мәскәүдән Мурманскига бара торган самолет аэропортка кайтырга мәҗбүр булган һәм җиргә төшкәндә яна башлаган. Кешеләр ялкыннан да, ис газы белән агуланып та үлгән. Терапевт һәм медицина блогеры Филипп Кузьменко самолетта янгын вакытында исән калу өчен киңәшләр биргән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Ис газы белән агуланганда, кешенең хәле китә, башы әйләнә, косасы килә, ул игътибарын туплый алмый. Кеше аңын югалту өчен, ис газын берничә тапкыр сулау да җитә.

Ис газы молекуласы СО бик кечкенә булганга, борынга куелган дымлы кулъяулык та ярдәм итми. СО молекулалары һава молекулаларыннан җиңелрәк, шуңа күрә алар түшәм янына җыела. Яна торган бинада калган очракта, башны аска иеп, идәнгә якынрак тоту хәерле. Булдыра алганча озак сулыш алмыйча, тиз арада эвакуацияләнү юлын карарга кирәк.

Ашыгыч рәвештә килгән табиблар бу очракта урында ук ярдәм итә алмый. Чөнки ис газы белән агуланганда антидот юк.  Имгәнүчене тиз арада хастаханәгә китерү кирәк. Стационарда кешенең канын кислородка баеталар. Әгәр кеше бик күп итеп ис газын сулаган булса, аның үлү ихтималы бик зур, дип аңлаткан блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100