Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шереметьевода 41 кеше янып һәлак булган самолет эчен видеога төшергәннәр

Шереметьевода 41 кеше янып һәлак булган самолет эчен видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Шереметьевода 41 кеше янып һәлак булган самолет эчен видеога төшергәннәр
Якшәмбе, 5 майда, Шереметьево аэропортында Sukhoi Superjet-100 самолеты һәлакәткә очрады. Мәскәү-Мурманск рейсы буенча оча торган лайнер  бортында 78 кеше булган. 40 пассажир һәм бер бортпроводник егет үлгән. Тугыз кеше хастаханәдә ята, аларның өчесенең хәле бик катлаулы дип бәяләнә. 

Sukhoi Superjet-100 самолетына яшен суккан һәм аэропорт полосасына утырганда, шасси кисәкләре эләгеп, сул яктагы бак тишелгән һәм аңа ут капкан дип фаразлана. Бу турыда пассажирлар һәм экипаж әгъзаларының күрсәтмәләре, видеокүзәтү кадрлары сөйли, дип хәбәр итә "Вести" каналы.

"Интерфакс" агентлыгы чыганагы сүзләренчә, Мәскәүдән очып китеп ун минуттан соң, ике мең метр чамасы биеклектә самолет экипажы хәвеф турында хәбәр бирә башлый. Алар самолетка яшен сугуын, радиоэлемтә һәм башка төрле элемтә югалуын әйтә. Командир аварияле тукталыш ясарга карар кыла. Полосага төшеп утыргач, самолет кимендә дүрт тапкыр сикереп-сикереп ала. Шул вакытта аның шассилары ватыла, шасси кисәкләре ягулык багын тишә һәм сул яктагы двигатель яна башлый.

"Самолет баклары ягулык  белән тулы була. Радиоэлемтә югалу сәбәпле, пилотлар ягулыкны түгә алмаган", диелгән бу хәбәрдә. 

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең өч төрле сәбәбен өйрәнәләр. Пилотларның, диспетчерларның һәм техосмотр ясаучы хезмәткәрләрнең квалификациясе җитмәгәнгә; самолет ватык булганга; һава торышы начар булганга, Superjet-100 лайнеры һәлакәткә очравы ихтимал. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.   

Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте фаҗигадән соң самолет эчендә төшерелгән кадрларны күрсәтте.  Видеода самолетның тулысынча янып беткәнлеге күренә. Пилотлар кабинасы да корым белән капланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100