Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ут күбәләге (Наилә Идрисова)

Ишек шапылдап ябылды. Ишек шапылдавы белән әни кешенең тулышкан күз яшьләре бите буйлап тәгәрәде. Тәгәрәде генәме, йөрәк сулкылдавына кушылып акты гына алар. «Иии, бала, бала… Утка ташланасың бит… Минем ялгышларны, минем язмышны гына кабатлама», — дип сыкрый иде ана йөрәге.

news_top_970_100

Әни-и-и… Мин үзем беләм, бала-чага түгелмен, гел сине саклап ята алмыйм бит инде! Миңа да үз тормышымны көйләр вакыт… Үзем сайлаган кеше белән…

Ишек шапылдап ябылды. Ишек шапылдавы белән әни кешенең тулышкан күз яшьләре бите буйлап тәгәрәде. Тәгәрәде генәме, йөрәк сулкылдавына кушылып акты гына алар. «Иии, бала, бала… Утка ташланасың бит… Минем ялгышларны, минем язмышны гына кабатлама», — дип сыкрый иде ана йөрәге.

Ә кыз, очып дигәндәй, үзен көтеп торган машинага кереп чумды. Рәхәт иде аңа Илсур янында. Өйләнсә ни, ул бит аерылган. Балалары янына барасы килсә, барыр, аннан ни булган. Тик ул бит үзе аныкы гына! Акчасын да кызганмый, әле укуың өчен дә түлим дип тора. Дөрес, төркемдәш кызлары да аның бу адымына бераз сәерсенеп карады, имеш, кем каршылый анда сине укудан: абыеңмы, әтиеңме… Булса ни, аның каравы, фатиры, машинасы бар. Әй, баш ватмасын әле юк-бар белән…

Илсурның бер бүлмәле фатиры җыештырып чыгарганнан соң ярыйсы гына булды. Кибеттән өр-яңа савыт-саба алды, ә суыткычны тутыру синең эш, диде сөйгәненә елмаеп. Әнә шулай яшәп киттеләр алар, ул укырга йөри, Илсуры эшкә.

Беркөн кайтып керешенә өйдә аны шау-шулы компания каршы алды. «Минем дуслар, әйдә, утыр безнең янга», — диде сөйгәне. Кыз мондый борылышларга, билгеле, әзер түгел иде, аны эчтән нидер чеметтереп алгандай булды. Иң аянычлысы — мондый кичләр кабатлана башлады. Кабатлана дию бик үк дөрес булмас, дәвам итә булып чыкты. Чөнки алар аңа кадәр дә шактый булган.

Озакламый хатыны белән балалары да үзе барлыгын белдерде: инде ничә ай алимент түләмәгән, тагын сузыла калса, судка бирәчәк. Менә сиңа хәлләр… Бер яктан, әнисе никахсыз яшисез, кешедән оят дип битәрләсә, икенче яклап, мондагы хәлләр. Шулчак әллә нишләп үзе кыюсыз, үзе әллә ни күзгә ташланмаган (Илсур кебек чибәр түгел шул), әмма ниндидер бер сөйкемле сөяге булган Рашат күз алдыннан үтте. Сәер… Нишләп искә төште әле ул, югыйсә, аның кызга авыз ачып сүз катканы да юк, шулай да дәрестә хәтта аркасы белән дә күз карашын тоя ул аның. Борылып караса, тегесе тиз арада күзләрен читкә бора…

Әнисе ялгыз үстерде аны. Әтисе турында сүз чыккач: «Ачуланма, кызым, сине ятим иттем инде, әмма исерек ир белән яшәп, сине дә, үземне дә чиргә сабыштырасым килмәде. Аннан әбиең белән бабаң синең өчен үлеп торалар иде, алар булышты, начар яшәмәдек», — дип аңлатты. Ә хәзер әнисе чирләштерә, шул йөрәк инде, ике-өч эштә эшләп йөрүләре дә эзсез үтмәгәндер… Эх, әнисен бәхетле итәсе хыяллары бар иде бит аның… Укып бетерә, эшкә урнаша, кияүгә чыга, балалар… Нишләп томан эчендә калды соң әле алар… Әбисе белән бабасы тагын… Әбекәе бит аңа гел, үзе әйткәндәй, тукылдап килде: бер үк ут күбәләге була күрмә, кызым, ашыкма, йөз кат уйла… Кибәкне бөртектән аера бел, диюе булгандыр инде. Ә бабасы… көтә белсәң, кызым, һәр нәрсә үз вакытында килә, көтә белергә генә кирәк, уңышы да, сөюе дә, димәдемени?! Эх, әбисенең сабырлыгы белән бабасының зирәклеге булса икән анда…

Кайлардан гына очрады соң бу Илсур аңа, дисә… Шулай бервакыт дус кызлары белән кинога барганнар иде, аннан кафега кереп утырдылар. Утыра торгач соңга калынды инде, соңга калдыңмы, транспорт белән проблеманы әйтәсе дә юк. Күпме басып торгандыр тукталышта, шулчак бер машина килеп туктады. Машина ишегеннән башын сузган ир-ат: кая бара бу чибәркәй, дип аңа эндәште. Ә аннан, юл уңае икән, утыр, әйдә, дип чакырды. Бу шулкадәр гади, хәтта ки, гадәти кебек тоелды аңа, шулай тиешле сыман килеп чыкты. Кара, безнең шәһәрдә нинди яхшы кешеләр, төн уртасы җиткәндә бичара кыз яныннан нинди мәрхәмәтлесе узып китә алсын инде, дигән кебегрәк уй йөгереп узды башыннан. Менә шулай таныштылар алар. Аннан очраша башладылар. Ул чакта кайгырту, ниндидер җылылык бөркелә иде бу ир-аттан. Менә хәзер аңлады бугай — ата назы җитмәгән бит аңа бала чагында. Юкса үзеннән шактый олы кешегә тартылыр иде микәнни…

Тик хәзер нишләптер үзгәрде Илсур. Акча турында сүз дә кузгатасы юк, кая анда аның укуы өчен түләү, әнә, өстәлдә ризык та такы-токы гына. Тик монысына да түзәр иде әле. Соңгы вакытта ул әнисен сагынуын, аннан үзен тагын ниндидер бер хис тартуын тоя иде. Ә Илсурга карата тойгылар, күрәсең, вакытлыча булган.

…Кыз ишектән килеп кергәндә әнисе диванда ята иде, бинт уралган аягын янәшәдәге урындыкка сузган. Ул имәнеп китте, бу күренештән йөрәге, әйтерсең лә урыннан кубып, өзелеп төшәрдәй булды.

«Әни-и-и… Кичер мине…» — дип әнисенең итәгенә килеп капланды. «Бар да әйбәт, кызым, борчылма, укуың өчен дә түләдем. Менә эштән кайтканда аягым таеп китте дә… Бер мәрхәмәтлесе булышты, күр инде, гипс салдылар, төзәлер, иншаллаһ. Әле башым авыртып тора дигәч, дарулар алып керәм хәзер дип, даруханәгә киткән иде. Көн дә кереп хәлемне белә, бик акыллы бала… Әәә, әнә, үзе дә…»

Ишектән… Рашат кереп килә иде. Егетнең якты, мөлаем йөзенә күз салу белән кыз бабасының тавышын ишеткәндәй булды: «Көтә белсәң, бар да үз вакытында килә ул, кызым, көтә белү — зур сынау ул…»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100