Ут эчендә 16 ел: «Кеше гомере синең кулда булганда, курку хисе юкка чыга»
Аның эше – ут белән көрәшү һәм ялкыннан кешеләрне коткару. Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 3 нче янгын сүндерү бүлегендә каравыл башлыгы ярдәмчесе булып эшләүче Илдар Исламовка нибары 37 яшь булса да, бу куркыныч һөнәрдә ул 16 ел хезмәт итә. Интервьюда Илдар беренче янгыннан алган шок хисләре, янгыннарның сәбәпләре һәм иҗаты турында сөйләде.
«Кешенең янган тәне беренче вакытта хәтта төшкә дә керә иде»
Илдар әфәнде, ни өчен әлеге һөнәрне сайладыгыз?
2007 елда армия сафларына хезмәт итәргә киткәч, хәрби янгын сүндерү командасына эләктем. Хезмәтне тәмамлап кайткач, шушы өлкәдә эшләвемне дәвам итәргә булдым. Аннан соң, минем бабай да гомере буе янгын сүндерү өлкәсендә эшләгән, аның юлын сайладым, дип әйтсәк тә буладыр.
Беренче тапкыр янгын сүндерергә чыкканны хәтерлисезме?
Өйдә чыккан бик көчле янгын иде ул, ут зур территориягә таралырга өлгергән. «Бурдан кала, уттан берни калмый», – дигән әйтем дә бар бит әле. Ялкынлы ут эченә керергә кирәклеген күргәч, шок хәлендә калдым. Ләкин барыбер үземне кулга алып, эшне башкардым, вакыт узу белән аннары ияләшәсең дә инде.
Һәркемнең беренче тапкыр янгынны күргәннән соң йөгереп качасы килә. Ләкин кеше гомере синең кулда булган эштә эшләвеңне аңлыйсың. Шуңа күрә, янгын эчендә кеше барлыгын белсәң, курку хисе үзеннән-үзе юкка чыга.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Янып үлгән кешеләрне күргәч, нинди хисләр туа?
16 ел эчендә төрле хәлләрне күрергә туры килде. Мәсәлән, кемнеңдер өендә ут чыгып, угар газга агуланып үлүчеләр дә, янгын вакытында әйбер астында калып, янып үлүчеләр дә булды. Янган кешене күрү гел авыр, әллә нишләп китәсең. Чөнки кешенең тәне кызарып пешкән ит дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин, аны күтәрәм дисәң, берәр җире килеп чыгарга мөмкин. Шул күренешләр беренче вакытта хәтта төшкә дә керә иде. Ләкин эшебез шундый.…
Аеруча хәтердә уелып калган янгын очраклары турында сөйли аласызмы?
2010 елда бик кызу булды, һәм шул вакытта «торфяник» янып китеп, бик күп урманнар янган иде. Бер янгын да җиңел түгел, ләкин «торфяник» янганда суны сибә торасың, ә ул, берничә метр тирәнлектән урнашканга күрә, бик әкрен генә янып ята. Ул вакытта без бүлеккә кайтып та керми идек, смена урманда гына алмашына, ашау да шунда гына иде.
Тагын бер очрак: янгын урынына килгәч, шаһитлар өйдә 10 яшьләр тирәсендәге бала булуын әйттеләр. Фатирда бераз төтен бар иде, чөнки газ плитәсе өстендә ризык көйгән. Иң беренче эш итеп, баланы эзләргә тотындык. Бөтен җирдән эзлибез, ә бала юк. Аннары йокы бүлмәсендәге шкаф эченнән килеп чыкты. Малай төтенне күреп, куркудан шкаф эченә кереп качкан булган. Малай исән-сау, барысы да әйбәт.
Янгыннарның иң еш килеп чыгу сәбәбе нинди?
Күп кенә янгыннарның сәбәбе – өйдә тәмәке тарту. Өстәвенә, исерткеч эчемлекләр дә кулланган булса, кулдан тәмәкеләре төшеп китә дә, урын-җиргә яки диванга ут каба. Шулай ук җылылык бирелмәгән чорда электр җылыткычларын саксыз куллану һәм иске электр үткәргечләренең (проводканың) югары көчәнүгә чыдамсызлыгы аркасында еш кына фаҗигаләр килеп чыга. Хәтта кер юу машиналары кебек техниканы да караучысыз калдыру куркыныч, шуңа күрә, эш беткәч, аларны һичшиксез розеткадан алып калдырырга кирәк.
«Гаилә борчылып тора: андый эштә нәрсә буласын белмисең бит»
Һәр янгын ул – риск. Бу – сезне куркытмыймы?
Өйдән чыгып киткәндә үк, кайда эшләргә барганыңны аңлыйсың. Ут эченнән чыга алмыйча калган егетләр да бар. Бик «рискованный» эш. Шуңа күрә иртә белән эшкә киткәндә: «Иртәгә исән-сау өйгә әйләнеп кайтырга язсын иде», – дип уйлыйсың. Чөнки һәрберебезне өйдә хатыны, балалары, әти-әниләре көтә.
Иң мөһиме янгын сүндергәндә – хәвефсезлек кагыйдәләрен саклап, бөтен кирәк-яракларны өскә киеп сүндерү.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Үзегезнең яки хезмәттәшләрегезнең куркыныч травма алган очраклар булдымы?
Кулларын пешерүче егетләр булды. Өйне сүндергәндә бик көчле төтен була, шуңа күрә бөтен әйберне дә күреп бетермисең. Шундый вакытларда ачык калдырылган базларга төшеп китеп, кабыргаларын сындыручылар, җилкәләрен чыгаручылар да бар. Без алдан лом белән аякта нык басып торырлык урынның барлыгын тикшереп барырга тиеш, ләкин көчле төтен вакытында күреп бетермәү очраклары да була. Чөнки көчле төтен вакытында син инде берни дә күрмисең, стена кырыеннан гына атлап барасың. Ә икенче кулдагы лом белән юлны тикшерәсең.
Шулай ук көчле төтен вакытында бер-береңнең аппараттагы басымын карап барырга кирәк, чөнки аппаратта һава бетәргә тиеш түгел. Аппаратта һава бетсә, янгын эчендә дә калырга мөмкинсең. Аннары ут эчендә пропан, кислород баллоннары да булырга мөмкин, аларны иң беренче чиратта чыгарырга кирәк, шартламасын өчен. Аларны суытып, янгын эченнән чыгарырга кирәк.
Сез тормыш иптәшегез белән 3 кыз бала үстерәсез. Алар сезнең шундый куркыныч эштә эшләвегезгә нәрсә әйтә?
Гаилә борчылып тора инде. Хатын гына түгел, балалар да аңлый. «Исән-сау кайт», – дип теләп калалар иртән. Борчулары бар, әлбәттә. Андый эштә нәрсә буласын белмисең бит. Мин, эшкә киткәндә, 4 кызымны да кочаклап һәм үбеп чыгып китәргә тырышам.
Фото: © Илдар Исламовның шәхси архивыннан
Көндәлек режим, күнегүләр һәм янгын сүндерүчеләрнең ритуаллары
Янгынны сүндереп, бүлеккә кайткач нишлисез?
Янгынны сүндереп кайткач, безгә чираттагы янгынга әзерләнергә 40 минут вакыт бирелә. Аппаратларны, баллоннарны алыштырабыз, су салабыз, әзерләнәбез. Аннан соң бездә «эмоциональ бушану» бүлмәсе бар. Шунда кереп утырып, хәл алабыз, булган янгынны анализлыйбыз.
Көн дәвамында янгын булмаган вакытларда нәрсә эшлисез?
Безнең үзебезнең көн тәртибе бар: укыйбыз, спорт белән шөгыльләнәбез һәм 3 айга бер тапшырыла торган зачетларга әзерләнәбез. Мәсәлән, «5»ле өчен сугышчан киемне («боевка») 26 секунд эчендә кия алырга тиешбез. Сәләтле хезмәткәрләр иҗатка – җырларга һәм шигырь сөйләргә дә вакыт таба.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Янгын сүндерүчеләрнең ниндидер ритуаллары бармы?
Кемгәдер яңа аяк киеме яки «боевка» бирсәләр, шунда ук «безгә көне буе нәрсәдер сүндерергә туры килә» дип уйлыйлар. Шуңа күрә андый вакытта кешене яңа «боевка»сында ук су белән коендырырга тотыналар, көне буе янгын сүндереп йөрергә туры килмәсен өчен.
Бу – гап-гади хорафат, мин аңа үзем ышанмыйм да. Мин малайларга: «Яңаны кидеңме яки искенеме, ул аңардан гына тормый», – дип әйтәм дә инде.
«Боевка»ның авырлыгы күпме?
«Боевка» – 6-7 кг, өстәвенә, без тагын аркага яраксыз мохиттә сулау өчен 8 килограммлы аппарат киябез.
«Җырлау «рискованный» эштә эшләвемне онытып торырга ярдәм итә»
Сез – бик иҗади кеше икәнсез: җырлар яздырасыз, төрле чараларда чыгыш ясыйсыз. Мондый теләк ничек туды?
Армиядән кайткач, җырлыйсы килә башлады, күңел шуны сорый иде. «Җырлап ачыла күңел», – дип юкка гына әйтмиләр бит.
Тормыш иптәшем белән икәү башкара торган «Алтын бөртегем» дип аталган дуэт җырыбыз да бар. Бу – бик матур җыр (сүзләрен Гөлчәчәк Садретдинова язды, ә аранжировкасын Марат Мухин эшләде). Хатыныма: «Әйдә әле, икәүләп җырлыйк», – дип тәкъдим иттем. Башта ул: «Тукта әле, нинди җырлау... Без бит икебез дә бөтенләй башка өлкәдә эшлибез», – дип каршы килгән иде. Шулай да, җырлый башладык.
Җырлагач, күңелемә рәхәт булып китә, бу шөгыль миңа «рискованный» эштә эшләвемне онытып торырга булыша.
Ничә җырыгыз бар?
Музыкаль мәйданчыкларда «Бәхетемә», «Безнең тормыш» дигән җырларым һәм «Алтын бөртегем» дигән дуэт җырыбызны табарга була.
Җырларның сүзләрен үзегез язасызмы?
Юк, үзем түгел. Ләкин теләк һәм план бар.
Чыгышлар ясыйсызмы?
Әйе, үзем генә дә, хатын белән бергәләп тә туйларда, туган көннәрдә чыгышлар ясыйбыз.
Зуррак сәхнәләрдә чыгыш ясарга теләр идегезме?
Бик кызыклы сорау (көлә). Безнең эштә хезмәт стажы дигән әйбер дә бар. Шуны тутырып һәм, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән сүзенә туры килеп, зур сәхнәләрдә дә чыгышлар булыр әле, дип өметләнәм.
Эшегезнең авырлыгына карамастан, Сез – бик көләч, ачык һәм тормыш сөючән кеше. Шундый эчке халәтне саклап калырга нәрсә ярдәм итә?
Чыгыш ясагач та, миңа: «Син энергия бирәсең», – дип әйткәннәре бар. Мин моңа бик шат. Иртән юрганымны ачканда да: «Әлхәмдүлилләһ», – дип торам. Чөнки минем өчен стимул ул – балаларым, яраткан хатыным, исән-сау әти-әнием. Алар барысы да миңа тагын күбрәк яшәү дәрте бирә.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков