Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үстердем дә җир куенына илтеп салдым…» – Украинада 23 яшьлек Әгерҗе егете һәлак булган

Әгерҗедә, мобилизациягә эләгеп, Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Ринат Иванов белән саубуллаштылар.

news_top_970_100
«Үстердем дә җир куенына илтеп салдым…» – Украинада 23 яшьлек Әгерҗе егете һәлак булган
Гөлфия Иванованың шәхси архивыннан

«Ринат бөтен яклап терәгем, таянычым булды»

«Үстердем дә җир куенына илтеп салдым…» – ди, 23 яшьлек арысландай улын җирләгән Гөлфия апа Иванова. Мобилизациягә эләгеп, махсус операциягә җибәрелгән Ринат Иванов Украинада нибары 1 ай гына хезмәт итеп кала. 7 декабрь көнне атыш вакытында җитди яраланып, мәңгелеккә күзләрен йома ул. Солдатның җәсәден туган ягы Әгерҗегә, зур авырлыклар белән, 2 февраль көнне генә алып кайтып җиткерәләр.

Бөтенләй чит кеше булуына карамастан, әлеге хәсрәтнең ачылыгы чакрымнар аша да йөрәгемне телде… Телефонның бер очында – 2 ай дәвамында улының исән булмавын белеп, аның җәсәден көтеп яшәгән Гөлфия апа, икенче очында мин еладым…

 

Фото: © Гөлфия Иванованың шәхси архивыннан

Бик авырлык белән үстердем мин балаларымны. Бер ялгызым күтәрдем бит өчесен дә. Әтиләре белән тынышып яшәмәдек, соңрак төрмәгә барып керде. Әтисез булуның бөтен йөге, бөтен кыенлыгы, иң өлкәне буларак, Ринат өстенә төште. Игезәкләремә (Ринатның энесе белән сеңлесе) нибары 3 яшь иде ул вакытта. Ринат бөтен яклап терәгем, таянычым булды минем, – дип башлады сүзен Гөлфия апа.

Үзем шәһәрдәге 4нче мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләдем. Өченче сыйныфка кадәр Ринат та үзем янында укыды. Мин декретка киткәндә: «Әни, мин синнән калмыйм», – дигәч, янәшәбездәге 1нче гимназиягә күчердем мин аны. Үзсүзлелеге булса да, мәктәптә тырышып укыды. Укытучылары да яраттылар үзен. Дуслары да бик күп иде.

Берүзем булгач, Ринатның югары белемнәр алу мөмкинлеге булмады инде. Ижаудагы агротөзелеш техникумына укырга кергән иде. Миңа бәләкәйләрне үстерешергә булышам дип, армиядән ел ярым «отсрочка» алды. Тик, хәрби билеты булмаган килеш, эшкә урнаша алмады. «Әни, болай булмый», – дип, армиягә китеп барды.

Кайда хезмәт итте улыгыз, Гөлфия апа?

Мурманскида мотоукчылар гаскәрендә хезмәт иткән иде. Анда ефрейтор хәрби дәрәҗәсе алды. Армиядән, чәчәк бәйләме күтәреп, туры минем эшемә кайтып төште ул.

 

Фото: © Гөлфия Иванованың шәхси архивыннан

Өйләнергә дә өлгерми калган…

«Өйләнмим мин, әни», – диде. «Ник?» – дигәч: «Син әби булмассың, гел яшь калырсың», – дип шаяртты… Бәлки, тоемлагандыр гомеренең кыска булачагын. Йөргән кызлары да булмады кебек. Һаман шул гаилә, энесе белән сеңлесе дип яшәде. Мине ялгыз калдырмас өчен, бездән еракка китәсе килмичә, «Ижсталь» заводына эшкә урнашкан иде. Чаллыга мин хәзерге тормыш иптәшем белән танышып, янәшәмдә кеше булгач кына китеп барды. Анда да: «Әни, торып карагыз, аның яхшы кеше икәнлегенә инанмыйча, беркая да китми торам», – дип яшәде әле. Иптәшемнең әйбәт икәнлеген белгәч, тыныч күңел белән китте. Бер заводта мастер ярдәмчесе булып эшләде. Эшендә дә пичәтләргә кадәр ышанып тапшыралар иде, яраттылар үзен. Мартта Чаллыда эшли башлаганына 1 ел буласы иде. Машинасы булмагач, аннан еш кайтып йөри алмады. Украинадан исән-имин кайта алсам, машина алам, дип хыялланган иде.

Иптәшем белән дә яхшы аралаштылар. Хәрби операциягә дә баштанаяк киендереп, бөтен әйберләрен алып биреп, ирем җыйнап озатты аны.

«Үзем авыр тормышта үстем, кечкенәләрнең тормышы әйбәт булсын»

Махсус операциягә бармый калу мөмкинлеге бар идеме?

Бурычларыбыз бар иде. Шуңа да, махсус операция башлангач ук, «китәм-китәм» дип ашкынды. Иптәш малайлары белән без генә тотып тордык аны. Повестка килгәч тә, калу мөмкинлеге бар иде. «Юк, китәм, мин үзем авыр тормышта үстем, ичмасам, кечкенәләрнең тормышы әйбәт булсын», – диде.

29 сентябрьдә алып киттеләр аларны, танк училищесында өйрәнүләр узды. Казанда вакытта янына 4 тапкыр бардым. «Озатырга килә алмыйм, улым, үпкәләмә, йөрәгем чыдамас», – дидем. «Килмисеңмени, әни?» – диде, үпкәләгән сыман. Җаным өзгәләнсә дә, бардым… Өй ризыгы ашыйсым килә, дигәч, ит белән бәрәңге пешереп алдым үзем белән. «Елама, әни, кайгырма. Мин китсәм дә, янәшәңдә тагын икебез бар бит әле», – дип елмайды.

 

Фото: © Гөлфия Иванованың шәхси архивыннан. Ринатны озатканда төшкән фото

Ничек һәлак булганнарын сөйләделәрме?

31 октябрьгә кадәр Казанда булдылар алар. 12 ноябрьдә Украинага керделәр. Ай дәвамында элемтәдә булмады диярлек. 3 декабрь көнне фотога төшереп җибәрделәр үзен. Командирларыннан: «Тавышын ишетәсебез килә, сагынабыз», – дип, элемтәгә чыгаруларын да сорадым. 5 декабрь көнне «Телеграм» аша шалтыратты. «Барысы да әйбәт, әни,  берәр атнадан, җирле номер алгач, иркенләп сөйләшербез», – дигән иде. 7се көнне һәлак булган инде ул.

9 декабрьдә командирлары: «Атышка эләктеләр, яраланды. Хәле авыр», – дип шалтыратты…

 

Фото: © Гөлфия Иванованың шәхси архивыннан. Ринатның 3 декабрь көнне җибәргән соңгы фотосы

Тавышсыз минометка эләккәннәр алар. Башына һәм сул яктан корсак өлешенә тигән… Эчке органнары да чәрдәкләнеп беткән. Бик күп кан югалткан. «Тиз үлгәндер, тилмереп ятмагандыр», – диделәр. 13е көнне инде командирлары үлгәнен әйтеп шалтыратты, – ди Гөлфия апа.

Яраланып, каядыр алып киткәнгә, Ринатның җәсәден эзләү эшләре бик озакка сузыла. Декабрь башында улының һәлак булганын ишеткән ана, 2 ай дәвамында аның җәсәден таба алачаклармы, юкмы икәнне белмичә, көтеп яши. Нәтиҗәдә, Ринатның гәүдәсен Әгерҗегә бары тик 2 февральдә генә алып кайталар.

Бик нык булыштылар инде безгә баланы алып кайтырга. Булышмасалар, шунда гына кала иде ул. Үлгәнен белә торып, кешечә җирли алмый яшәдек… Күп вакытта солдатның үлгәнлеге турында якыннарына алдан әйтеп тормыйлар икән. Ринатның командиры – үзебезнең яклардан, бик әйбәт кеше. «Мин әйтми булдыра алмадым. Сез өметләнеп торырга тиеш түгел, дөресен белергә хакыгыз бар», – диде.

Ринат белән бергә бер Мамадыш егете дә һәлак булды. Шул Николайның туганнары Украинага кадәр барып, икесен дә барлап алып кайттылар.

Танырлык та түгел иде инде балам. Тик барыбер табутны ачтырттым. Ростовтан алып кайтканда ук: «Ачабыз, ул урыс түгел, мөселманча җирләмәсәк, мәңге бәхил булмаячак», – дидем. Кәфенләп иңдердек без аны җиргә…

Әгерҗе зиратында Украинада һәлак булганнар өчен аерым урын бар икән. Әнә шул аллеяда ята хәзер күз нурым…

 

Фото: © Гөлфия Иванованың шәхси архивыннан

Ринатны җирләгәндә әтисе килдеме?

Әтисе белән күп еллар аралашмадылар. Ул балаларны үстерергә булышмады миңа. Ә менә Ринат исеменә түләнәчәк акчалар әтисенә дә бүленәчәк, ди. Кирәкле урынына барып, гаризалар язган инде. Җирләргә туганнары алып килде аны, елавы да юк иде… Ә мин менә 2 ай тора алмый караватта ятам хәзер. Ринатның үлем хәбәрен ишеткәч, 8 көн аякка баса алмадым. Янәшәмдә саклап яшәделәр, системалар куеп кына алып калдылар.

Энесе белән сеңлесе дә сагынадыр.

Икесе дә бик борчылалар. Минем өчен аерым борчылалар. «Кире кайтарып булмый абыйны, елама, әни», – дип тынычландырырга тырышалар инде үзләренә күрә.

Булмый шул… Сагындыра шулчаклы-ы-ы….

 

Фото: © Гөлфия Иванованың шәхси архивыннан

Бала булып, башкалар кебек иркәләнеп кенә үссә дә, бу кадәр үк авыр булыр идеме икән? Энесе белән сеңлесен олы кеше кебек карап үстереште бит ул, шулхәтле җаваплы булды. «Әни, мин сезне беркайчан ташламыйм», – диде.

Малай булгач, усалланган чаклары да була иде. Әти урынына да, әни урынына да калгач, үземә дә еш кына балаларга карата кырыс булырга туры килде. Берсендә: «Үлгәндә су да бирмәссез ахры миңа», – дип ачуландым үзләрен. «Әни, мин бирермен…» – диде Ринат. Шул сүзләре йөрәгемә уелып калды...

Гөлфия апа сүзләренчә, Ринатны җирләүдә сыйныфташлары, дуслары, туганнары зур ярдәм күрсәткән. «Чәчәкләр, веноклар әзерләү эшләрен дә үз өсләренә алдылар. Хәзер дә: «Нәрсә кирәк булса да шалтыратыгыз, Гөлфия апа», – дип торалар. Барысына да рәхмәтләрем чиксез», – диде ул.

Көчле характеры белән аерылып торды

Башлангыч сыйныфлардан ук бергә уйнап үскән дусты Илдар Муллахмәтов Ринатның көчле характерлы егет булуын билгеләп үтте.

«Ринат авыр вакытларымда гел янәшәмдә булды. Ярдәм сораганда «юк» дип әйткәнен хәтерләмим. Изге күңелле, гадел булды. Ялганларга да, ялганлаганнарын да яратмады. Берсендә чатнама салкын көндә шәһәрнең икенче очында машинам ватылып, сүнеп калды. Ринатка шалтыратып, ярдәм сорадым. Шул салкынга һәм ара ераклыгына карамастан, тиз генә килеп җитте.Тугры дус иде.

Һәрвакыт компания үзәгендә булыр, бөтенебезне да үзенә каратып торыр иде. Ринат башкалардан үзенең көчле характеры белән аерылып торды», – диде дусты турында зур үкенеч белән Илдар.

 

Фото: © Илдарның шәхси архивыннан

«Бөтен балада да якыннарына карата андый мәхәббәт булмый»

Гөлфия апаның иң якын дусты Наталья Серебрянникова:

Гөлфия белән 15 елдан артык дуслар без. Дустым үзе өчен иң зур терәген югалтты, дип кенә әйтә алам мин. Озын керфекле, кара күзле бу чибәр егет үз иңнәренә бик зур җаваплылык – гаиләсен кайгырту бурычын алды. Эш сөючән, туры сүзле, актив. Чын мәгънәсендә әнисенең улы иде ул. Алар бер-берсен тулыландырып тордылар. Әнисе, энесе белән сеңлесенең тормышында барысы да яхшы булсын – ул бары тик шул турыда гына уйлап яшәде. Чаллыга киткәч тә үзе турында уйламады, булдыра алганча, гаиләсенә ярдәм итүен дәвам итте. Бөтен балада да якыннарына карата андый мәхәббәт булмый.

Мобилизацияләнер алдыннан: «Үзеңне сакла, әкрен йөр», – дидем Ринатка. Ул безгә борчылганын, эче пошканын күрсәтмәде. «Барысы да яхшы булачак, без җиңеп кайтырбыз», – диде миңа.

Гөлфия Ринат янына Казанга баргач, миңа да трубканы биреп сөйләштерде. Ринат шул вакытта мине беренче тапкыр «тетя Наташа» дип атады. Аңа кадәр гел «Наташа апа» дип йөри иде. «Ринат, син үстеңме әллә? Нигә «тетя Наташа»га әверелдем әле мин?» – дидем көлеп. «Шулай ахры», – диде. Тавышында дулкынлану да сизелә иде. Шунда мин кечкенә Ринатыбызның көчле рухлы солдат, безнең яклаучыбызга әверелгәнен аңладым. «Мин кайткач, һичшиксез, күрешербез», – диде. Моргта, гәүдәсен танырга баргач күрештек….

«Кире әйләнеп кайтмаячагын тоемлады»

Ринатның туганы Альбина Хәкимова сүзләренчә, Ринат киткәнче үк кире әйләнеп кайтмаячагын тоемлаган.

Ринатны минем бертуган энем белән бер көнне мобилизацияләделәр. Өйрәнүләрдә дә бергә, тик аерым роталарда булдылар. Алып китеп, 2 атна узуга, яннарына бардык. Ул киткәндә үк кайтмаячагын тойды кебек. «Кайтып булырмы» дигән сүзне кат-кат кабатлады… Армиядә дә бик җитди урында хезмәт итте бит ул, бәлки, хәрби эшнең нәрсә икәнен белеп, андагы хәлләрне күзаллап киткәндер.

 

Фото: © Альбина Хәкимованың шәхси архивыннан. Ринат Айнур абыйсы белән. 

Киткәндә озатырга бара алмадым үзен. Ә энемне, 3 балалы әтиләрне махсус операциягә алмау турындагы закон чыгып, китәсе көнне өйгә кайтарып җибәрделәр.

Соңгы елларда Ринат белән еш күрешеп булмады. Мин дә ерак якка кияүгә чыктым. Ә менә кечкенә чагында Исәнбай авылына әбиләренә кунакка кайта да гел безгә төшә иде ул. Безнең күз алдында үсте. Бик тәртипле, акыллы малай булды, әнисенә бер авыр сүз әйтмәде. Әтиләре исән булса да, «әти» дип әйтерлек кеше булмады. Шуңа да карамастан, балалар тәүфыйклы булып үстеләр. Гөлфия апа берүзе аякка бастырды аларны. Ринат ачык күңелле егет булды. Кечкенә чагында да бик кызык малай иде. Миннән олырак апама карап: «Мин, үскәч, Гөлфидә апага өйләнәм», – дип көлдерә иде барыбызны да.

Әни үлгән хәбәрен шалтыратып әйткәч: «Әни, ничек инде алай була ала, әле 3се генә шалтыратты, дип әйтте бит Гөлфия апа», – дидем, ышанмадым. Әнисенә: «Сагындым, кайтасым килә», – дип тә әйткән әле ул соңгы шалтыратканында», – диде Альбина.

Сагынса да, Ринат Ивановка үз аякларында, сөенеп атлап керергә язмаган булган шул туган йорты бусагасын. Ринатның урыны оҗмах түрләрендә булсын, ә әнисенә һәм туганнарына бу ачы хәсрәтне кичерергә Аллаһы Тәгалә көч һәм сабырлык иңдерсен иде. 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 февраль 2023
    Исемсез
    Урыны ожмах турзэрендэ булхын-. батыр егеттең.. Эсэженэ сабынлыҡ телэйем. Менән Дэ улым 5 гинуврза улар коды. Ботонлэй устермэгэн атахы , аыплаталар алырга сожительницахы менән бар Кострома хала. Мин улымды янгыз устерзем.
  • 18 февраль 2023
    Исемсез
    Урыннарын ожмах турлэрендэ булсын, балакай. Эниесенэ,якыннарына туземлек бир, Аллам. Купме гаепсез жаннар эрэм була бит...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100