Урын өстендәге хасталарны караучы күргәннәрдән: «Кызы: «Кайчан үлә инде?!» – дип елады»
Күптән түгел озак еллар авыруларны, гарипләрне, урын өстендәге хасталарны, картларны караган Рәзинә апа Сәйфуллина белән очраклы рәвештә танышырга туры килде. Әңгәмәдәшем күргәннәрен «Интертат»ка сөйләде.
«Миңа 54 тула быел. Авыруларны 10 еллап карыйм инде. Очраклы рәвештә шулай килеп чыкты. Гомерем буе Башкортстанның Кызыл Кама районында урнашкан Бачкытау авылында фельдшер булып эшләдем. Килен булып төшкәч эшли башлаган идем, шуннан бирле хезмәт иттем. Ирем иртә китеп барды. Калкансыман биз рагы иде анда. Бердәнбер кызыбызны кияүгә биргәнебезгә берәр ел гына була иде әле ул чакта.
Ирем китеп барганнан соң, сынау арты сынау килде минем тормышыма. Иремне югалтканнан соң озак та үтмәде, кызым иреннән аерылды. Ә аннары, 2012 елның җәендә кызым, юл һәлакәтенә очрап, чактан гына исән калды. Мин, барысын ташлап, авылдан Казанга килдем. 2 елга якын урын өстендә яткан кызымны карадым. Яңа туган сабыйны караган кебек кашыклап ашаттым, юындырдым, киендердем. Аны янәдән яшәргә өйрәттем.
Аллага мең шөкер, кызым тормышка кайта алды, урын өстендә калмады. Әмма озак еллар депрессиядән чыга алмый интекте. Гаҗәп түгел: әтисен югалтты, ире белән аерылышты, авариядән соң 2 елга якын урын өстендә ятты. Бер-бер артлы килгән бу сынаулардан соң, аңа тормышын яңа баштан башларга туры килде. Мин аның белән бу юлны уздым. Без бер-беребезгә бердәнбер терәк булып калдык ул чакта. Икәү тордык. Шулай итеп кызым янында калдым, авылга кире кайтмадым.
Миңа эш табарга кирәк иде. Шәфкать туташы булып берәр кая урнашырмын дип гөманлаган идем. Әмма акчалырак эш килеп чыкты. Берәүләрнең 19 яшьлек уллары, юл һәлакәтенә очрап, инвалид калган. Умыртка баганасы имгәнгән, аяк-куллары йөрми, акылы зәгыйфьләнгән иде ул егетнең. Мин бу юлны үткән кеше идем инде. Куркып та калмадым, икеләнмәдем дә. Ничектер күңелем тартты, ярдәм итәсем килде. Бу эшкә алынырга булдым. Үзем нәкъ шуны кичергән кеше булгангадыр инде.
Әти-әнисе бизнес белән шөгыльләнә торган кешеләр иде ул баланың. Өйдә сирәк булалар, башка шәһәрләргә йөреп эшләделәр. Йортларында торып карадым егетне. Әти-әнисен күрми дә иде инде ул балакай. Борчыладыр, мине күрәселәре дә килми, өйгә кайтмыйлар да, дип уйланып ятадыр, дип уйлый идем гел. Бик кызгана идем мин аны. Тормышы башланып кына килгән чакта гомерлеккә гарип калган балакай бит... Ул гаилә Казаннан күченеп киткәнче карадым мин ул егетне. Бик нык ияләнгән идем, аерылышу авыр булды. Үз баламдай карагангадыр инде. Мин бар күңелемне биреп шөгыльләндем ул малай белән. Аяк-кулларына массажлар эшли идем, гимнастика ясата идем.
«Кешенең астын җыештырганда җирәнү башта гына була, аннан – бетә»
Шул вакыттан авыруларны, урын өстендә ятучыларны, картларны караучы булып киттем. Мине дүрт куллап эшкә алалар иде. Чөнки якын кешеңне ышанып тапшырырлык кеше табу җиңел түгел. Минем яшем дә бар, тәҗрибәм дә, медицина белемем дә. Күпләр минем татар булуымны да ошата иде. «Татар апаларына ышануы җиңелрәк», – диләр иде. Өлкәннәрне карар өчен медицина белеме булуы һәр очракта да шарт түгел. Картларның күбесенә күз-колак булу, ашату, юындыру, подгузникларын алмаштыру җитә. Ә кайбер очракта уколлар ясарга, даруларны дөрес итеп эчерергә, кан басымын контрольдә тотарга, системалар куярга кирәк булуы бар. Массажлар, гимнастика ясатырга да кирәк була. Андый чакта медицина белеме булган кешегә өстенлек бирәләр. Мондый эшкә «урамнан кергән» кешене билгеләп булмый. Бик зур саклык белән сайларга кирәк. Урын өстендә ятучыларны ашатмыйча, юындырмыйча җәфалаучылар, рәнҗетүчеләр дә була, диләр. Төрле тарихлар ишеткәнем бар.
Бу – бик авыр эш. Монда мораль яктан көчле булу гына җитми, физик көч тә сорала. Мин үзем гомергә озын буйлы, киң җилкәле, нык гәүдәле хатын булдым. Әле алай да авыруларны күтәрү, юындыру авыр. Асларын еш җыештырырга кирәк, ә аның өчен кешене яткан җиреннән күчерәсе бит инде.
Кешенең астын җыештырганда җирәнү башта гына була, аннан – бетә. Ничектер күнегәсең аңа. Начар исләргә дә чыдый башлыйсың. Тәҗрибә белән килә алары.
«Якын кешесен «асрарга» дип яллыйлар безне»
80 яшьлек бер татар әбисен хәтерлим. Инсульт кичергәннән соң урын өстендә иде ул. Мин аны 1 ел карадым. Эш графигын әбинең кызы иртәнге сәгать 9дан кичке 7гә кадәр дип билгеләде. Эштән кайткач, үзе карый иде. Атнага 5 көн килеп карадым мин аны. Подгузникларын алыштырдым, юындырдым, ашаттым, яткан җирләре чиләнмәсен өчен, вакыт-вакыт әйләндереп яткыздым, тәненә дару мазьлары сыладым. Әби бик авыр гәүдәле иде, аны күтәреп йөрү минем билемә бәрде ул чакта.
Кайвакыт, кәефе килгәндә, карчык бераз сөйләшә дә иде. Андый чакларда гел аралашырга тырыша идем. Картларга аралашу җитми, алар үзләрен бик ялгыз итеп хис итәләр.
Кызының эшеннән бушаган чагында чабып өйгә кайтуы, әбине үзе карарга тырышуы, ташламавы бик гаҗәпләндерә иде. Андый очраклар да була. Әмма бик сирәк... Гадәттә якын кешесен «асрарга» дип яллыйлар безнең кебекләрне. Үзләрен бу йөктән арындырган өчен теләсә нинди акчалар түләргә әзерләр. Тик мин андыйларны тәнкыйтьләргә, хурларга алынмыйм. Урын өстендәге хастаны карау бөтен кешенең дә көченнән килә торган әйбер түгел. Бигрәк тә карт кешене карау читен. Якын кешеңне, туганыңны, әти-әнине карау – ул, бәлки, изге бурычтыр, әйе. Әмма моны булдыра алмаган кешеләрне аңлыйм. Андыйларның, әгәр матди хәле яхшы икән, карарга кеше яллавы хәерлерәк.
«Ярты ел эчендә әтисе янына барлыгы 4 мәртәбә килеп китте...»
Минем белән бервакыт шундый бер очрак булды: авыру әтисен карарга яллаган бер хатын-кыз, миңа хезмәт хакы түләр өчен, 2 эштә эшләп йөрде. Күрәсең, авыру белән утыруга караганда 2 эштә изаланып эшләү аңа җиңелрәк тоелган. Шулай да безне акчалы кешеләр ешрак яллый. Берсендә бик кыйммәтле яхшы машинада йөри торган ир-ат әтисен карарга эшкә алды мине. Өстендә ыспай күлмәк-чалбар, сыйфатлы аяк киеме үзенең. Кулында калын сәгать ялтырап тора, телефоны да кыйммәтле. Әтисен Лаешта бер бик затлы йортта урнаштырган. Мин шунда торып карарга тиеш идем аны. Бабай саташа, ялгыша торган иде. Әмма хәйран дәртле, көр кеше үзе. Гәүдәгә таза, нык, кәефе күтәренке, яхшы ашый, телевизор карый, газетлар укый иде. Бик күп сөйләшә, шаярта торган шук кеше. Тик вакыт-вакыт саташып йөри башлый, өйдән чыгып китүе, газны ачып куюы, ут чыгаруы ихтимал иде.
Мин бабайны ярты елдан артык карадым. Шушы вакыт эчендә улы барлыгы 4 тапкыр килеп китте. Башка күренмәде. Шалтыратып, хәлен белешеп тә тормады. «Берәр ЧП булса, шалтыратыгыз», – дип кенә әйтә торган булды. Хезмәт хакын картага гына күчерә. Кирәк-ярак, дару-фәлән, азык-төлекне үзем сатып ала идем. Ай азагында чекларны аңа тапшырам – ул акчаларны кайтара. Бабай янына шушы ярты ел дәвамында берәү дә килеп карамады. Кызы да бар иде аның, оныклары да күп иде. Ул юкка гына шулай күп сөйләшә, шаярта торган булмагандыр инде, мөгаен... Ялгыз булганга минем белән аралашасы килгән инде. Аның чире бик тиз азды. Шушы ярты ел эчендә ул үзен дә, мине дә танымаслык дәрәҗәгә җитеп ялгыша башлады. Ахыр чиктә, улы чит илгә җибәреп котылды аннан. «Дәваланырга җибәрәбез», – диде.
«Бу өлкәдә зур акчалар юк»
Хезмәт хакына килгәндә, монда искиткеч зур акчалар юк. Безнең хезмәтнең бәясе гел индивидуаль рәвештә чутлана. Эшкә яллаучы кеше белән килешеп билгеләнә ул. Кемдер бер сумманы вәгъдә итә, кемдер – икенчене. Кеше үзенең мөмкинлекләреннән чыгып түли инде. Аннары, хезмәт хакы эшнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуыннан да тора. Мәсәлән, деменция белән авыручы кеше аягында йөри торган була, урын өстендә ятмый. Аның астын җыештырасы юк. Подгузникларын алыштырасы да юк, бәдрәфкә озатып, унитазга утыртырга гына кирәк. Кашыклап ашатырга да кирәкми, алар үзләре ашый ала. Аларга бары тик күз-колак булырга, кечкенә бала караган шикелле, 1 минутка да караусыз калдырмаска кирәк.
Деменция – бик яман нәрсә ул. Авыру чыгып китеп адашырга, көн белән төнне бутарга, ут-фәлән чыгарырга, газ, су ишене кушып калдырырга, сүндерергә онытырга мөмкин. Әмма андыйларны карау җиңел эш санала. Моның өчен күп түләнми. Сәгате 150-200 сумлап тора.
Ә урын өстендә ята торганнарны карау кыйммәтрәк. Аларның астын җыештырырга, подгузникларын алыштырырга, юындырырга, кашыклап ашатырга, дарулар эчертергә, уколлар ясарга, системалар куярга, массажлар эшләргә, гимнастикалар ясатырга кирәк. Мондый хезмәтнең сәгате 1 меңләп тә түләнергә мөмкин. Гадәттә байлар гына яллый ала инде андый акчага. Акчалылар якыннарын хастаханәдә карар өчен дә яллый әле. Мәсәлән, операциягә дип хастаханәгә кергәндә, карарга кеше яллыйлар. Син операциядән соң авыруны карыйсың: юасың, җыясың, ашатасың, даруларын авызына салып каптырасың, янәшәсендә төннәрен йокламыйча утырып чыгасың. Алар төннәр буе авыртынып, сызланып чыгарга мөмкин.
«Кайчан үлә инде?!» – дип елады»
Бер очрак хәтеремдә нык уелып калды. 80 яшьтән узган бабайны 1 елга якын карадым. Онкология иде анда. Асциттан (корсак куышлыгында сыеклык җыелу) интегә иде. Йөкле хатын-кызныкы шикелле эче күперә, эчке органнары кысыла, бик нык авыртына, авыр сулый иде бабай. Мин аның белән иртәннән кичкә кадәр утырырга тиеш идем. Кичен кызы белән кияве эштән кайта, үзләре карый. Мин аны бик кызгана торган идем. Үзе шундый тыйнак, сабыр кеше иде ул. Бик каты авыртынганда да тавыш-тынсыз түзеп ята торган булды. Мин гел янәшәсендә булдым, хәлен җиңеләйтергә омтылдым. Күп сөйләшергә тырыштым. Мине тыңлап ятып, авыртуларын бераз онытып тормасмы, дип уйлый идем. Радио кушып куя, газетларны кычкырып укый идем аңа. Ул тыныч кына тыңлап ята торган булды.
Аны каравы авыр иде. Юындырыр өчен күтәрергә кирәк, ә гәүдәсе бик авыр. Кашыклап ашатырга кирәк. Тәне бик каты чиләнеп бетә иде, шуңа бик еш бер ягыннан икенче ягына әйләндереп яткырырга туры килә иде. Авыртынуларын басар өчен уколлар ясый идек. Кызының берничә мәртәбә: «Кайчан үлә инде?!» – диеп елаганы булды. Ул чын-чынлап арыган булгандыр инде, күрәсең.
Табиблар 1-2 тапкыр бабайның корсагындагы сыеклыкны алып та карадылар. Әмма ул яңадан җыела. Ә бабайның хәле сыеклыкны алдырганнан соң беразга гына булса да җиңеләеп китә. Чираттагы шундый операциядән соң мин бабай белән хастаханәдә тордым. Беренче төнне яхшы чыкты ул. Ә аннары хәле көннән-көн мөшкелләнә төште. Бабайның бите саргаеп китте. Авыр сулый башлады. Кызы белән киявен чакырып китердек. Алар килеп, әтиләрен күреп киттеләр. Шул ук көнне төнгә таба бабайның хәле тәмам начарланды. Ул төне буе авыртудан ыңгырашып чыкты. Таңга таба мин кызына шалтыратып хәбәр иттем. Алар килеп җиткәндә, бабай минем кулда җан биргән иде инде.
«Караган кешең үлсә, җиңел сулап куясың»
Мин караган кешеләремнең үлемен берничә мәртәбә күрдем. Әмма бу очрак аеруча хәтеремдә сакланган. Ул бабайны бик якын итә, кызгана идем. Үзе әйбәт кеше булгангадыр, бәлки. Бик нык ияләнеп беткән идем аңа. Үземнең әтием үлгәндәй булды. Авыр кичердем. Бабай җанын биргәндә ике хәреф тә әйтерлек хәлдә түгел иде. Аның өчен «лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәде рәсүлуллаһ» дигән сүзләрне әйттем. Аллаһ аның гөнаһларын кичерсен, аңа урынны җәннәттә бирсен, дип дога кылдым.
Караган кешеләреңнең дөнья куюы бик кызганыч, әлбәттә. Син аны карагач ияләнеп бетәсең, якын итә башлыйсың бит инде. Үлемне кичерү беркайчан да җиңел булмый. Әмма андый чакта җиңел сулап та куясың. «Газапларыннан арынды, котылды», – дисең. Теге дөньяда аны мәңгелек саулык, рәхәтлек көтә, дип өметләнәсең. Безнең дин шулай ышанырга өнди. Бу дөньяда чирдән газап кичергән кеше теге дөньяда моның өчен савап алыр, ди. Шулай дип юанабыз инде.
Мин – бик күпне күргән кеше. Озак еллар урын өстендәгеләрне, авыруларны, гарипләрне, картларны караган кеше буларак, сөйләр сүземнең азагына чыга алмаска мөмкинмен. Бүген үземнең дә картаеп килгән көнем. Аллага шөкер, әле саулыгымнан зарланырлык түгел. Аяк-кулларым сызламый, йөгереп йөрим. Әллә Аллаһ Тәгалә авыруларны караганым өчен үземнең саулыгымны гомерле итте шунда... Шөкер генә укып торам.
Ә Аллаһтан ялварган иң зур үтенечем – миңа китәр вакыт җиткәндә, мин үз акылымда, сәламәт зиһенемдә, үз аягымда йөргән килеш, үз кулым белән кашык тотып ашаган килеш, урын өсләрендә ятмыйча китеп барсам ярар иде. Көн саен намаз җәймәсендә шуны сорыйм. Һәрбарчабызга куәтле сәламәтлек, җиңел картлык бирсен, хәерле үлемнәр белән китәргә насыйп итсен Ходаем!»