Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урын өстенә калган кызын караучы ана: «Әниләренең аякка басуын уллары өзелеп көтә»

Авыр вакыйгалар турында «язмыш сынавыдыр» дип әйтергә яратсак та, кайвакыт, нигә соң кайбер кешеләрнең өлешенә аеруча нык тия, дип уйлап куясың. Инде 6 ел урын өстендә ятып, улларының үскәнен күрә алмаган Резидә Әүхәдиевага да, аны сабый баладай тәрбияләүче әти-әнисенә дә Ходай авырлыкларны өеп биргән...

news_top_970_100
Урын өстенә калган кызын караучы ана: «Әниләренең аякка басуын уллары өзелеп көтә»
https://vk.com/id100766031

«Кыз бала алып кайту турында хыялланды»

Кызым искиткеч акыллы бала булып үсте. Югары белем алып чыкты, бик яхшы урынга эшкә урнашты. Үзе рульдә йөри иде, искиткеч актив булды. Тормыш иптәше Марсель белән Лаешта үз йортлары белән яшәделәр. Тупырдап торган 2 малай табып, шуларны тәрбияләп, бик матур гомер итәләр иде.

Фото: © https://vk.com/id100766031

2 малайдан соң Резедәм бик тә кыз бала алып кайту турында хыялланды. Авырга да узган иде. Әмма кыз бала сөю бәхете язмаган икән Ходай. Йөклелеге «внематочная» булып чыкты. Операциягә, нигәдер, Лаешта гына ятмыйча, Казанның республика клиник хастаханәсенә килергә булды.

Операциягә керер алдыннан бик эче пошты. Ураза вакытлары иде ул. «Әни, быел ураза тота алмадым бит инде», – дип уфтанды. «Әй кызым, исән-имин ясатып чыккач, тотарсың әле», – дидем. «Гаетләр дә җитә инде, әни, белгәннәреңне укып тор инде, яме», – диде. «Бар да әйбәт булыр, кызым», – дип озатып калдым. Мондый хәлләргә тарырбыз дип башыма да килмәде», – дип башлады сүзен Резидәнең әнисе Халидә апа Хәмзина.

Юкка гына борчылмаган икән шул, Резидә операцияне бик авыр кичерә. Операция өстәлендә 2 тапкыр йөрәге туктый. Кислород җитмәү сәбәпле, баш миенә бик нык зарар килә. Үлем белән көрәшеп, Резидә озак вакытлар реанимациядә комада ята.

Кызымның урын өстенә калуына июньдә 6 ел була. Реанимациядә 1 ел ятты. Табиблар да, алып чыгыгыз, дип әйтмәделәр, никадәр кирәк дип табасыз, шуның кадәр ятыгыз, дип кенә тордылар. Баштарак аңсыз килеш, ясалма сулау аппараты белән сулады. Реанимациядә ятканда үпкәсе зарарланып, температуралары күтәрелеп тә бик авыр вакыты булып алды. Әкренләп аңына килде, күзләрен ача башлады.

Без үзебез Казанның Дербышки бистәсендә торабыз. Хастаханәдә төгәл 1 ел ятканнан соң, май аенда кызымны үзебезгә алып кайтып киттек, – ди Халидә апа.

«Резидә янәшәсендә 24 сәгать буе кеше булуы кирәк»

Табиблар әллә ни өмет бирмәсәләр дә, якыннары Резидәдә тырнак очы кадәр генә алга китеш күргәндә дә сөенәләр. Вакытлар узу белән Резидәнең бугазындагы трахеостоманы алганнар. Аллаһка шөкер, мөстәкыйль рәвештә сулый ала башлаган. Ашавын әлегә төп гастростома аша ашаса да, әкренләп, гади ризыклар да каптыра башлаганнар.

«Без баланың гел янәшәсендә инде. Әтисе белән икәүләп креслога утыртабыз. Вертикализатор сатып алдык. Улым белән киленем, кияү, кызым килгәндә, алар ярдәме белән шунда бастырабыз. Үзебезчә, кулыбыздан килгән кадәр тырышабыз. Сөйләшә алмаса да, барысын да күреп, ишетеп, аңлап ята, дип уйлыйм мин аны үзем. Чөнки йөрәгенә тия торган очраклар, мәсәлән, балалары турында сөйли башласаң, бик каты ыңгырашырга тотына… Әллә ниләр әйтәсе килә дә, әйтә генә алмый кебек…

Фото: © https://vk.com/id100766031

Кызым мондый хәлгә тарыгач, иремә дә, үземә дә эштән китәргә туры килде. Мин башкарма комитетта эшләдем, инвалид булса да, ирем дә эшли иде әле. Ләкин Резидәне карау өчен икебезнең дә өйдә булуыбыз кирәк. Баланы азга гына да ялгызын калдырып булмый. Әле менә тиз генә кибеткә менеп төштек, ул арада янында килен калып торды. Чөнки Резидә йөткерә дә, буылырга, сулый алмый башларга мөмкин. Аның янәшәсендә 24 сәгать буе кеше булуы кирәк. Караватыбыз аныкы янәшәсендә генә безнең. Төнлә йөткерә башласа, шунда ук торып карыйм. Үз тормышыбыз юк безнең, бала дип, берәр алга китеш булмасмы, дип тырышабыз.

Фото: © https://vk.com/id100766031

Үзем безнеке кебек очракларда калган бик күп кешеләрнең якыннары белән аралашам. Араларында дүртәр тапкыр йөрәге туктап та, аякка баскан кешеләр бар. Барысы да бер Алла кулында.

Үзем бала белән гел сөйләшәм, барысын да аңлатырга тырышам. «Кызым, матурым, хәлләрең ничек?» – дип киләм мин аның янына иртә белән. «Март та бетте, апрель башланды, иң матур вакытлар җитә, балам», – дим. Коляскага утыртып, икешәр сәгатькә урамга алып чыгам мин аны. Без бик матур урында, елга кырыенда гына торабыз», – ди Халидә апа.

Резидә сәламәт вакытында җырларга яраткан:

«Малайларга ана назы, ана мәхәббәте җитми...»

Резидәнең 2 улы да бүгенге көндә әтиләре тәрбиясендә Лаешта яшиләр икән. Малайлар әниләре янына гел килеп йөриләр.

«Олы малае Лаешта техникумда укый инде, кечкенәсе мәктәптә әле. Ул биергә бик ярата. Резидә үзе дә биергә ярата торган иде. Әле менә бию буенча бәйгегә килергә тиешләр бу арада Казанга.

Әниләренең аякка басуын өзелеп көтәләр икесе дә, балакайларым. Бу хәлләрдән соң иң авыры балаларга булды. Терелеп аякка басар дип, бик өметләнделәр алар әниләрен. Резидә урын өстенә калгач, кечкенәсе: «Дәү әни, әни уянсын инде, безне мәктәпкә озатыр вакыт җитә бит», – дип әйтә иде. Хәзер дә килү белән иң беренче итеп әниләре янына чабып керәләр. Гел китмичә, янәшәсендә утыралар, аның белән сөйләшәләр. Киткәндә чут-чут үбеп, саубуллашып чыгып китәләр.

Балалар хәзер әтиләре өстендә инде. Ул шабашкалар да ала, аларны аякка бастыру өчен тырышып эшли. Кияүгә дә бик авыр. Хатыны бар да, юк та… Шуны кабул итеп алга таба яшәргә кирәк. «Булганның кадерен белергә кирәк икән. Без шулхәтле бәхетле яшәгәнбез икән», – дип кат-кат кабатлый. Мондый хәлләрдән соң бирешкән, балаларын ташлап чыгып киткән кешеләр дә була. Кияү хәзер балаларга әти урынына да, әни урынына да калды. Ләкин малайларга ана назы, ана мәхәббәте җитми… Кимсенеп үсмәсеннәр дип борчылам. Резидә бит ул, үтеп киткәндә генә дә, аларны: «Улым, мин сине яратам», – дип, башларыннан сыйпап үтеп китә торган иде. Андый назлар берсе дә юк бит инде хәзер. Балалары белән рәхәтләнеп яшисе вакытларын урын өстендә үткәрә.

Фото: © https://vk.com/id100766031

Киявебез тырыша инде. Өйләрен дә 3 ир-ат бик пөхтә итеп карап тоталар алар. Аннан кодагыебыз алардан ерак яшәми. Ул көнгә 2-3 тапкыр ашарга пешерә, балалар кайтышлый-китешли гел шунда кереп ашап чыгалар», – дип сөйләде Халидә апа.

«Дөрес юлда гына йөреп яшәгән бала иде»

Хаиләдә апа үзләренә төрле фондлар аша ярдәм килеп торуын әйтте. Изге Рамазан айларында да гаиләгә ярдәм кулы сузучылар бик күп булган. Бүгенге көндә әти-әниләре Резидәгә электр белән эшли торган вертикализатор алу турында хыяллана.

«Аллаһның рәхмәтләре яусын дип әйтәсем килә сезнең аша. Бер белмәгән кешеләр фитр сәдакаларын да бик күп җибәрделәр. Казандагы төрле фондлар да гел ярдәм итеп торалар. Әле беркөнне генә бер фонд, 1 айга булса да дип, тукландыру өчен ризыклар китерде. Мин Резидәгә ай саен 10-15 мең сумлык махсус ризык алам. Кызым белән атнага 3 тапкыр тренерлар шөгыльләнә. Аларга атнасына 6 мең сум акча китә. Чыгымнарыбыз күп инде, әкренләп тырышабыз. Әмма бүгенге көндә безгә иң кирәкле әйбер – электр белән эшли торган вертикализатор. Ул булса, без Резидәне көн саен бастырыр идек. Аның белән эш итү бик җайлы диләр. Аны алырга әлегә хәлебездән китми, бәяләрен белешкән идем – ярты миллион тирәсе тора. Хәзер мохтаҗлар бик күп булгач, кешедән сорарга да, җыярга да яхшысынмыйм инде», – ди Халидә апа.

Фото: © https://vk.com/id100766031

Әнисе Резидәнең үзенең дә бик изге күңелле булуын, кешеләргә һәрвакытта да ярдәм итәргә омтылуын сөйләде.

«Әле беркөнне фотоларын актарып утырган идем. 13 яшьлек вакытында балам Дербышкига мәчеткә йөреп, үзе гарәпчә өйрәнеп, догалар ятлаган. Бу – бөтен кеше ашау, кием кайгыртып, мәш килгән, илдәге иң авыр вакытлар. Оят булса да әйтәм, мин Резидәнең мәчеткә йөргәнен белмәдем дә. 3 баланы карарга, киендерергә кирәк иде, тормыш мәшәкатьләренә уралып яшәгән чор.

Кечкенәдән шулай догалар өйрәнеп, дөрес юлда гына йөреп яшәгән бала иде ул. Бер уразасын калдырмады, кешеләргә бик ярдәмчел булды. Беркемгә дә битараф түгел иде ул. Ире сөйләп торды, Резидә Лаештагы бик авыр тормышлы, күп балалы бер хатынга эш хакы алган саен азык-төлек кертеп чыга торган булган икән.

Кеше тикшермәде, булганына шөкер итеп яшәде. Белмим, никтер Ходай безгә шушы сынауны бирде, сеңлем.

«Инде, балам, аякаларыңа басып йөреп китә алмасаң, элеккеге тыпырдап торган кызым булмасаң да, күз карашларыңнан булса да безне аңлавыңны күрсәк, канатлар үсәр иде», – дим инде. Кайвакыт бармак очы белән генә кагылганда да сискәнеп китә. Әтисе күзен 2 тапкыр ачып-йомарга кушкач та, ул әйткәнчә эшли.

Фото: © https://vk.com/id100766031

Бер күңеленә бик якын кешесе безгә «Резидәне күрәсем килә» дип шалтыраткан иде. Үзенә шулай дип әйткәч, мин аны караваттан егылып төшә дип торам. Ул менә ничек булдыра ала шулай итеп, «кирәкми, күрсәтмәгез» дигәнне аңлатты. «Ярар, ярар, кызым, син терелгәч килер», – дип әйткәч кенә тынычланды. Шуңа бөтенесен ишетеп ятадыр дим. «Кызым, син – безнең разведчик, бөтен нәрсәне шыпырт кына тыңлап ятасың», – дип көләм. «Кызым, малайларың өйләнер вакыт җитә бит инде, торасыңмы-юкмы син?» – дим кайвакытта. «Эх», – дип авыр сулап куя. Баш мие бит инде ул, тиз генә тернәкләнә алмый, дип юатабыз үзебезне. Без әтисе белән гомеребез җиткәнчә тырышырбыз инде. Гомеребез җиткәнчә карарбыз кызыбызны», – дип сөйләде Резидәнең әнисе Халидә апа.

Әлеге гаиләгә җомга хәерләребезне җибәрсәк, бик зур ярдәм булыр иде. Укучыларыбыз арасында изге күңелле кешеләр булмый калмас. Бергәләп булышыйк әле, дуслар.

Акчаны Халидә апа Хәмзинага 8-905- 026- 17- 58 (Сбербанк) номеры буенча күчерергә мөмкин.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2024
    Исемсез
    Нигә шулай мәрхәмәтсез син, язмыш.... Резидәгә сәламәтләнеп аякка басарга насыйп булса иде🤲🙏 Әти-әнисенә сабырлык, көч-куәт, мидәт бирсә иде Аллаһ🤲🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100