«Урманнарга керсәң, агач киссәң»: Урманчының бер көне һәм агач утырту серләре турында
«Һәр бала агач утыртып үсәргә тиеш». Кеше өчен урманның әһәмияте зурмы? Урманнарда агач кискән өчен нәрсә яный? Урманчылар элекке заманнардагы кебек явызмы? Урман агачын ничек дөрес итеп утыртырга? Бу сорауларга җавап — әлеге язмада.
Урман — ул кислород чыганагы, урман — ул үпкә. Шуңа өстәп, татар халкында урман турында җырлар да бихисап. Урман бик кадерле, бик кирәк нәрсә, яшәү чыганагы булып җырлана җырларда. Шаяртып, татар халкы даладан килгән, шуңа урман эчендә яшәми диючеләр бар. Бәлки татарның авыл хуҗалыгы белән нык шөгыльләнүе сәбәпчедер — Татарстан территориясендә урман бары тик 17 процентны гына тәшкил итә.
Республикабызда агач утырту күркәм гадәткә әверелде. Яз җитеп, карлар эреде исә, агач утырту сезоны башланып китә. Менә быел да авыллар, районнар, шәһәрләрдә тирә-юньне яшелләндерү, табигатьне саклап калу максатыннан дистәләрчә мең агач утыртыла.
«Урманнарга керсәң, агачларның кәкересен кисмә»
Урманда агач утырту гадәти хәл. Чөнки «урман — ул комплекслы эшне таләп итә. Аны утыртырга да, карарга да, кисәргә дә кирәк», — ди Лаеш-Питрәч урман хуҗалыгында участок урманчысы булып эшләүче Булат Галимуллин. Урманчыларга ел саен йөз меңгә якын агач утыртырга туры килә. Аңа кадәр җирне трактор белән сукалыйсы, буразналар ясыйсы, аннары араларында 70 сантиметр ара калырлык итеп утыртасы, үсеп китә алмаганнары урынына яңадан утыртасы. Урманчының эше иртә таңнан урман территорияләрен карап чыгу белән башлана һәм тәмамлана.
Дөресен әйтергә кирәк, әби-бабайларның сөйләгәннәреннән чыгып фикер йөртсәк, урманчы — ул иң явыз, иң әшәке кеше булган. Хәер, заманы да шул булган инде. Урманнан бер коры ботак алып чыккан өчен төрмәгә озаттырган явыз урманчы. Ачлык, юклык заманасында ул утынны каян сатып алсын инде гади авыл кешесе? Ә урманчыларга саклау бурычы куелган. Алар шундый салкын йөрәкле кеше булганнардыр инде.
Хәзер фикер йөреше дә икенче, кешеләрнең матди хәле дә яхшырды, урманнарга караш та үзгәрде. Урманчыларга «урман сакчылары» дип яратып эндәшәләр. Ә шулай да «урманнарга керсәң, агачларның кәкересен кисмә, төзен кис», — дип җырласак та, урманда агач кисү һаман да закон тарафыннан тыелганын онытырга ярамый.
— Без урманнар хуҗасы түгел, без аларны саклыйбыз гына. Әгәр дә кешегә утын кирәк икән, ул аны закон буенча сатып ала ала. Тик агачларны, куакларны рөхсәтсез кисәргә ярамый. Әгәр дә андый хәл була икән, без дә, инспекторлар буларак, законны боза алмыйбыз. Хәзерге көндә урман кисүче юк та инде ул. Безгә килеп агач, утын сораучылар бар. Ә үзләре кереп кискән очраклар юк, — ди Булат Галимуллин.
Урман территориясенә кереп, законсыз рәвештә агач кисүче административ хокук бозу кодексы буенча штрафка тартыла. Штраф күләме өч меңнән башлана. Шулай ук әгәр дә зыян күләме биш меңнән арта икән, җинаять эше дә ачылырга мөмкин.
Агачны ничек дөрес итеп утыртырга?
Урманчылар әйтүенчә, агачны ике тапкыр — яз һәм көз айларында утырту яхшы. Яз көне, апрельдә утыртып бетерсәң, әйбәт була. Бу эштә иң мөһим фактор — һава торышы. Кар эреп бетеп, җирләр ачыла башлагач, җирдә дым булганда утыртып калырга кирәк. Икенчесе — көз көне.
— Көз көне дә агачны утыртып калдыру яхшы. Чөнки кышка таба агач тынычлана. Чыршы, нарат, мәсәлән, үзенең вегетатив ысулларын югалтмый. Ә каеннар, имәннәр югалта, йокыга тала. Алар кыш дәвамында тынычланып, язга килеп керәләр. Яз көне утыртсаң да, көз көне утыртсаң да була. Күңелеңне биреп утыртсаң, аның барыбер дә туксан проценты үсеп китә, — ди Булат Галимуллин.
Тик эш агач утырту белән генә тәмамланмый. Урман хасил булсын өчен, мәсәлән, чыршыны җиде ел, наратны биш ел дәвамында карарга кирәк. Йә һава торышы туры килми, йә дөрес утыртмау аркасында, үсентеләрнең якынча ун проценты үлә, ди урманчылар. Шуңа күрә, киләчәктә мәйданда урман хасил булсын өчен, берничә ел дәвамында үсеп китә алмаганнар урынына яңаны утырталар, русча әйткәндә, «дополнение» ясыйлар.
Чыршыны ничек дөрес итеп утыртырга соң? Кул белән утыртыр өчен «меч Колесова» дигән агрегат кирәк. Әлеге корал хәзерге көндә урманчылыкта иң уңайлы һәм иң җайлысы булып санала. Әлеге корал белән җирдә тишек ясарга һәм үсентене шунда утыртырга, якында тагын бер тишек ясап, үсентенең тамырын кысарга һәм үкчә белән тирә-ягын таптап куярга кирәк. Әгәр дә башыннан тартып караганда үсенте чыкмый икән, димәк, ул дөрес утыртылган.
Агач үсентеләрен урманчылар питомникта үстерәләр. Питомникларда дүрт йөз меңләп стандарт үсенте хәзерләнә. Ел саен тикшерү үткәргәндә һәр үсенте тикшерелә. Әгәр дә аның размеры туры килми, берничә ел дәвамында җайлашмаган икән, алар урманга утыртылырга тиеш түгел. Әгәр дә үсенте стандарт дигән сүз алган икән, димәк, ул нормаль.
Бакча агачына урманчылар күп итеп су сибәргә кирәклеген әйтте. Ә урманнарга суны табигать сибә.
— Агачка су сибәргә кирәк. Җылы, кызу, коры көннәр озак торса, агач җиргә җайлашып бетә алмый, тамыр җибәрми, шуңа үлә дә. Шуңа күрә су сибеп торырга кирәк. Ашламага килгәндә дә, аның ике ягы бар. Кертергә була, әлбәттә. Тик агач ул үзенчә үсә. Аңа ашлама сипсәң, ул кинәт үсеп китә, зурая, ямьсезләнә. Ә үзенчә әкренләп кенә үссә, киләчәктә матур гына агач булачак.
Ә урманда агачларга берничек тә су сибеп бетерә алмыйбыз. Елына 100, 200 мең агач утыртабыз. Табигатькә ышанабыз, табигать су сибә, — дип аңлатты Булат Галимуллин.
«Һәр бала агач утыртып карарга тиеш»
Россиякүләм «Дарим лес» проекты иртә яздан соң көзгә кадәр агач утырта. Һәр атна шимбә һәм якшәмбе көннәрендә автобусларга төялеп, аннары басу юлыннан трактор арбасында изге эш эшләргә баралар. Җиде ел дәвамында күпме һәм нинди генә агач утыртмады икән инде алар. Узган ялларда да биш мең чыршыны эх та итми утыртып кайтып киттеләр. Бу проектка теләгән һәркем кушыла ала, чөнки ул ирекле. Һәм алар агачны утыртып кына калмый, аннары аларны чүптән дә арындырырга киләләр. Җиде ел дәвам итүче системалаштырылган хезмәт дип саныйм мин моны.
Балаларын, оныкларын җитәкләп килгән апа-абыйларның бу беренче генә урманга килүләре түгел. Әбисе белән килгән Полина да: «Монда бик матур. Мин әле монда тагын киләчәкмен», — дип кайтып китте. Әбисе Ольга да: «Буш вакытым булды исә барырга тырышам. Һәм, әлбәттә, оныгымны да үзем белән алам. Белеп, күреп үссен», — ди ул.
Лаеш-Питрәч урман хуҗалыгында урманчы булып эшләүче Илдар абый Хәйруллин исә мәктәп балаларының агач утыртырга йөрмәүләренә бераз хафалана. «Кем булып үсә инде ул балалар?» — ди.
— Элек мәктәп балаларын агач утыртырга җибәрәләр иде. Ике класс, кырыклап бала килеп, бергәләп агач утырта идек. Ә хәзер балаларга тияргә ярамый. Кем булып үсә инде алар? Инкубатор чебешләре булыпмы? — диде ул бераз борчылып.
Бу проектның җитәкчесе Андрей Доленко да: «Һәрбер бала үз гомерендә бер генә тапкыр булса да агач утыртып карарга тиеш», — дип саный.
— Әгәр дә һәрбер баланы бер генә тапкыр булса да агач утыртырга алып барсалар, ул аны үзе аңлап калачак. Әти-әнинең ярамый дигәнен генә аңламый ул. Әгәр дә ул бер генә агачны булса да үз куллары белән утырта икән, киләчәктә аның урманга карашы, мөнәсәбәте дә икенче булачак. Гомумән, һәрбер кеше елга бер генә тапкыр булса да агач утыртырга тиеш, — ди ул.
Шуңа өстәп, урманчы абыйлар каен суы һәм көлдә пешкән бәрәңге белән сыйлый. Балаларны табигатьне яраттырып үстерергә кирәктер шул ул. Көннәр буе дүрт дивар арасында телефонга карап утырганчы, саф һавада агач утыртып йөрсә, начармыни? Бу эшне урманчылар әти-әниләр, волонтерлар белән берлектә алып барырга тиеш тә инде.
«Учак нарат урманына керсә, урманы белән алып чыгып китәчәк»
«Урманнарны янгыннан коткар» дигән сүзләрне урман тирәләреннән үткәндә күпләп күрергә була. Кешеләр урманнарны хәзер кисми дисәк тә, аларны янгын харап итә. Шул уңайдан, 15 апрельдән янгын куркынычы зур булган сезоны ачылды. Урманда учак яккан өчен штраф күләме — өч мең.
— Күп закон бозу очраклары янгын куркынычы зур булган сезонда башлана. Учак ягалар. Хәзер үлән ягу да, учак тергезү дә тыела. Чөнки аның нәтиҗәләре бик зур булырга мөмкин. Әгәр дә учак нарат урманына керә икән, ул урманы белән алып чыгып китәчәк.
2010 елдан бирле, Аллага Шөкер, Лаеш-Питрәч урман хуҗалыгында янгын булганы юк. Үлән ягучылар бар. Закон тарафыннан штрафлар язарга туры килә инде, бер нәрсә эшләтеп булмый. Без тыеп торамасак, нәтиҗәләре куркыныч булырга мөмкин. Себер якларында мәсәлән урманнар бик күп яна. Бездә Татарстанда андый әйбер юк. Бездә урманга караш та икенче төрле, кирәкле шартлар да тудырылган, — дип сөйләде Булат Галимуллин.
«Урманны яратырга кирәк»
«Урман — ул үпкә. Беренче чиратта, ул кислород чыганагы. Кая гына барсак та, кайсы гына өйгә керсәк тә өй нәрсәдән башлана? Ишек агачтан, идән агачтан», — ди урманчылар урман турында. Урманчының гадәти көне иртән эшкә килү, кичәге хәлләрне анализлау, бүгенгә бурычлар кую белән башланып китә. Аннары аларны урман көтә. Урман докторлары кебек агачларны кисмәгәннәрме, кагыйдә бозмаганнармы дип тикшереп чыга. Көне урман белән башлана урман белән бетә дә.
— Яратып эшләргә кирәк. Шуңа өстәп, безнең кадрлар белән проблема юк. Хезмәт хакларын арттырдылар, техника белән булышалар, мөнәсәбәт яхшырды. Аграр университетта укучылар да эшсез калмый, урманга киләләр. Өч-дүрт ел элек яшьләрнең урманга караш икенче төрлерәк иде. Кемнең күңелендә бар, шул эшли инде. Урманны бары тик яратырга кирәк. Яратмасаң, эшләп тә булмый, — ди үз эшләрен яраткан урманчылар.