Урманда югалган Омск өлкәсе сәламәтлек саклау министры табылган
Александр Мураховский 7 май көнне ау базасыннан квадроциклага утырып киткәннән соң югала.
Омск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Александр Мураховский исән-сау килеш табылган, дип хәбәр итә РИА Новости. Ул коткаручылар янына үзе чыккан.
Министр 7 май көнне Поспелово дигән авыл янындагы ау базасыннан квадроциклга утырып китә (Омскидан 270 км) һәм югала. Аны башта аучылар үзләре эзли, 8 май көнне полиция, волонтерлар да эзләүгә керешә. Базадан 6,5 км ераклыкта квадроциклын да табалар. Квадроцикл каенга кысылп калган була. Министрның эзләре каядыр урман эченә кереп киткән икәнлеген ачыклыйлар.
Бүген исә аны пилотсыз самолетлар белән дә эзләделәр.
Мураховский Баслы авылы янында коткаручылар янына чыккан, ул исән-сау, хастаханәдә тикшеренү үтә, дип хәбәр итә җирле хакимият.
Мураховский до назначения министром здравоохранения региона работал главврачом Омской больницы скорой медицинской помощи № 1, куда 20 августа 2020 года с самолета доставили Алексея Навального.