Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омск өлкәсендә сәламәтлек саклау министры югалган

Александр Мураховскийны инде икенче тәүлек эзлиләр.

news_top_970_100
Омск өлкәсендә сәламәтлек саклау министры югалган
министрның Инстаграмыннан

Омск өлкәсенең Большие Уки районында югалган сәламәтлек саклау министры Александр Мураховскийны инде икенче көн эзлиләр. Җомга, 7 май, кичке дүрттә ул аучылык базасыннан квадроциклда чыгып китә. Шуннан бирле 49 яшьлек ирнең кайда икәнлеге билгесез. «Коммерческие вести» язуынча, аның телефоны җавап бирми - чакыра, әмма җавап бирүче юк.

Министрның югалуы хакында 8 майда көндез хәбәр итәләр. Аңа кадәр аучылар аны үзләре тапмакчы булып тырышкан. Бу территориядә сазлыклар, шуңа күрә эзләве бик кыен дип яза газета.

"СуперОмск" язуынча, министрның квадрациклы табылган. Ә үзе хакында әлегә хәбәр юк.

Александр Мураховский сәламәтлек саклау министры итеп былтыр ноябрьдә билгеләнгән иде. Аңа кадәр ул оппозиционер Алексей Навальный дәваланган хастаханәнең баш табибы булып эшләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100