Урман кисте кызлар...
«Кая барыйм, нишлим? Кемнәргә калдырыйм сезне?» Бу — әни тавышы. Колхозга килгән наряд буенча, ул күрше Мари республикасының Суслонгер урманына эшкә китәргә тиеш.
Ә өйдә берсенә алты, икенчесенә өч яшь тулар-тулмас ике бала — апам белән мин. Без икебез дә, өстәвенә җитмешне тутырып килгән әби дә, тамак шеше белән авырыйбыз. Әни шуңа бәргәләнә, чарасызлыктан тилмереп елый икән. Районнан килгән вәкил, үз күзләре белән өйдәге хәлне күргәч, ничектер йомшарды, әни бу юлы урман кисәргә китмәде.
Үз-үземне белә башлагач үзәкләремне өзгән беренче хатирәм бу. Әниемнең: «Кая барыйм, нишлим?» дигән үзәк өзгеч тавышы.
Еллар үтеп, Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларның урман кискәндәге фидакяр тырышлыкларын, башларына төшкән ачы газапларын күрсәткән бик күп тарихи документларга да юлыктым мин. Шуларның берсендә болай дип әйтелә: «Горький, Киров, Казан, Ярославль, Калинин, Октябрь, Пенза һәм башка тимер юлларны кирәк кадәр утын һәм агач материаллары белән тәэмин итәр өчен, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы 3590 кеше һәм 1670 баш ат җибәрергә тиеш… Бу эшкә күбрәк хатын-кызлар һәм фронтка яраклы булмаган ирләр тартылсын». Датасы — 1942 елның 12 феврале. Аңа СССР юллар наркомы Лазарь Каганович кул куйган.
Татарстан бу боерыкка буйсынмый кала алмый, әлбәттә. Дошман Мәскәүгә килеп җитүгә, безнең Татарстан иң якын тылга әйләнә, фронт заказларының күбесе монда үтәлә. Ә аларны фронтка ташыр өчен паровозларга күпме утын, Казанның үзендә эшләнгән хәрби самолетларга күпме фанера һәм башка материаллар кирәк. Агачка булган ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен Татарстанда оештырылган 12 урман хуҗалыгы эшенә эшче кулларны кайдан алырга? Эшкә яраклы ирләрнең барысы да фронтта ич!
«Урман эшенә кеше җыю, авылдан чыгып китүләр әле дә онытылмый»
Соңгы елларда мин сугыш вакытында урман кисүче хатын-кызлар турында байтак истәлекләр җыйдым. Шуларның берсе — Әтнә районы Күәм авылыннан Котдус Мортаза улы Мостафин сөйләгәннәрдән. «Сугыш елларында Әтнә һәм Кызыл юл районнарына Казан шәһәрен утын белән тәэмин итү бурычы йөкләтелгән иде. Утынны Мари Республикасының Шелангер урманына барып кисәргә кирәк. Безнең Күәм авылы (К. Маркс исемендәге колхоз) 12 бригадалы, һәрберсеннән 2шәр ат җибәрелә. Алар киселгән агачны урманнан алып чыгып торырга тиеш. 20–25ләп хатын-кыз. Бер кеше — пычкы кайраучы, бер кеше — бригадир.
Боларның һәркайсына авыл Советына чакырып районнан килгән махсус мобилизация кәгазе тоттыралар. Ул кәгазь Дәүләт Оборона Комитеты исеменнән җибәрелгән һәм анда язылганнар үтәлмәгән очракта, сугыш чоры законнары буенча һәркемнең җавапка тартылуы кисәтелгән. Колхоз кеше башына бер көнгә бер кило бәрәңге, атларга печән бирә. Күп вакыт ул өшегән бәрәңге була әле.
Урман эшенә кеше җыю, авылдан чыгып китүләр әле дә онытылмый. Авыл кара кайгыга бата… Урман кисүнең нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм, чөнки исән-сау әйләнеп кайтырга да тулы ышаныч юк бит әле. Шунлыктан, киткәндә елау, күз яше чиксез иде.
Барып җитәбез. Билдән кар ерып, хатын-кыз урман кисә. Һәр кеше 4–6 кубометр утын кисәргә тиеш. Нормада шулай каралган. Өс-баш та юк ул чакта, аякта — чабата. Бер-ике көн эчендә өс-баш тетелеп төшә. Без киселгән утынны ат белән 8–9 чакрым ераклыкка ташыйбыз. Көнгә ике әйләнәбез.
Хатын-кызның чыдамлылыгына әле дә хәйран калырлык. Ул бичараларга, үз нормаларын үтәү өстенә, төннәрен киселгән агачны вагонга төяттерәләр бит. Һәр авылга бер вагон. Ачык платформа булса, тагын бер хәл иде. Зур ябык вагоннарга төяргә туры килә күбрәк, аларга төяү — үзе бер газап. Җитмәсә, ике, күп булса өч сәгать вакыт бирелә. Йа Алла, күрде инде хатын-кыз бичара, күбесе үсмер кызлар иде бит. Ир заты да чыдый алмас иде бу газапка.
Мари хатыннарының урман кискәнен күрмәдем, әмма алар безне бик кызганалар, киемнәрне киптереп бирергә тырышалар иде. Рәхмәт үзләренә, һәр өйдә 7–8 кеше торды бит.
Шул авыр хезмәттә норма тутырсаң, 600 грамм ипи була, ә кайвакыт ашханәгә дә кертеп ашаталар».
«Имән чикләвеге, өшегән миләш ашый идек»
Кызганыч, урман хуҗалыкларының барысында да ашханәгә кертеп ашатулар булмаган икән шул. Туган авылым Яңа Шимбер (Әтнә районы) хатын-кызларының Суслонгер урманында ачка тилмерүләре хакында бик күп истәлекләрен тыңлаганым булды. Ач көйгә урман кисүләре хакында алар еламыйча сөйли алмыйлар иде. «И, ул Суслонгер урманнары, — дип искә ала иде мәрхүмә Хаҗәр апа. — Өйдән алып килгән бәрәңгене санап, һәр көн өчен бүлеп куя идек. Туйганчы ашаулар кайда ул! Имән чикләвеге, өшегән миләш ашый идек. Үзәккә үткән онытылмый ул, олан. Сафи Гайшәсе: „Бәгырьләрем, әйдәгез шул столовый дигәннәренең исен генә иснәп торыйк“, — дип тилмерә иде. Шулай да норманы тутыра идек».
Менә тагын бер истәлек: «Мин 1948 елга кадәр урман кистем, — дип сөйләде Иске Шимбер авылы кызы Хәйруллина Әкрам апа.– Либадан, Шелангер, Помары, Саба, Иябаш, Лаеш урманнарында әче тирләрем күп чыкты. Кайчан агач басып үтерер икән дип йөри идек инде.
Мин туганыбыз Зәйнулла абыйның кечкенә кызларына актык сынык икмәгемне адарынып кына исән кала идем… Ирләр күтәрә алмаслык агачларны вагоннарга төядек, ә аякта чабата, суык табаннардан эчкә йөгерә. Бервакыт нәзер әйттем: суыкта өшеп үлмәсәм, өйгә кайткач, өч көн мич башында утырыр идем. Аллага шөкер, ул тәмуг урманыннан исән кайттым, нәзеремне үтәдем».
Мондый истәлекләрнең тагын берсен — озак еллар Казан педагогия институтында әдәбият белемен укыткан галимә, филология фәннәре кандидаты Мәдинә Шәйхи кызы Җәләлиева сүзләрен китермичә үтә алмыйм: «Студент еллар сугыш вакытына туры килде. Без күргән җәфаларны сөйләсәң — тел, язсаң — кәгазь чыдамас. Югары уку йортларында укучы кызларны урман кисәргә җибәрәләр иде. Мари урманнары безнең күз яшьләрен хәтерлидер. Башта агачларны кисәбез дә, 2–2,5 метр итеп турыйбыз. Шуннан соң, тачкаларга салып, елга буена чыгарабыз. Өс-баш начар, ашарга җитми. Әле дә хәтеремдә: октябрь–ноябрь айлары, коточкыч салкын. Без чыгарган агачларны, бозлы суга яртылаш кереп, Кырым татар кызлары салга төйиләр иде. Ярда милиционер тора, туңсалар да чыгып йөгерә алмыйлар. Йа Алла, ул кызлар хәзер исән микән? Хәзер шул газаплар берәм-берәм чыга инде. Бармы безнең буынның бер сәламәт кешесе? Шул газаплар бәрабәренә ни алдык?»
Без чыгарган агачларны, бозлы суга яртылаш кереп, Кырым татар кызлары салга төйиләр иде. Ярда милиционер тора, туңсалар да чыгып йөгерә алмыйлар. Йа Алла, ул кызлар хәзер исән микән?
Иң алдынгы стахановчылар — Татарстан хатын-кызлары…
Архивта сакланган байтак документлар да ул чор хатын-кызларының тиңдәшсез батырлыгы хакында искә төшерә.
«Кызлар өчәр норма тутыралар, — диелә бер документта.– Сокольск сал агызучылары барысы да Татарстаннан. Хатын-кызлардан аерым фронт бригадасы төзелде. Иң алдынгы стахановчылар — шулар». Кызганыч, кызларның исемнәре язылмаган. Аларның исемнәрен барлау, фидакяр хезмәтләре хакында бәян итү тарихчыларыбызның изге бурычыдыр, дип саныйм.
«Хатын-кызлар ирләр белән ярыша, — диелә икенче бер документта. — Социалистик ярышта Чепья районының „КИМ“ совхозыннан килеп, Шәмәрдәндә урман кисүче Әхмәтшина Хәдичә беренче урынга чыкты һәм исемле сәгать белән бүләкләнде».
«Кызлар йокларга ятканда да бер-берсенә баулар белән бәйләнеп ята торган булганнар»
Әйтеп үтик: хатын-кызлар гына урман кисмәгән. Алар янында фронтка яше җитмәгән үсмерләр дә, сугышка яраксыз ирләр дә эшләгән. Хәтта җинаятьчеләр белән бергә эшләргә туры килгән вакытлар да булган икән. Шул уңайдан, кызларыбызның тагын бер сыйфатына сокланып, рәхмәт әйтеп үтәсе килә. Ул да булса, татар кызларының үз намусларын саклавы. «Сугыш беткәнче Биектау, Юдино станцияләрендә вагоннарга агач төядем. Сугыш беткән көнне дә Юдинода утын төйи идек, — дип искә ала Арча районы Иске Иябаш авылыннан Ягъфәрова Мөслимә апа.– Сугыш беткәч, Суслонгер янындагы 71 разъезда торф чыгардым. Көндез эшләп арып егылабыз, кирәк булса, төнлә дә чыгабыз. Эшләдек шул, көчне кызганмадык. Барыбыз да авыл кызлары, егетләргә туры карарга да ояла идек. Бервакыт, станциягә солдатлар килә дип ишеткәч, бөтенебез урманга кереп качтык. Аякта чабата, алар кузгалып киткәнче су эчендә басып тордык».
Кызларыбызның сафлыклары хакында Казан медицина көллиятенең татар теле укытучысы Мөсәмирә ханым Сәлиева да сокланып сөйләгәне бар: «Сугыш вакытында Кира урманнарын күп кискән минем авылдаш апаларым. Бер елны аларга уголовниклар белән янәшә эшләргә туры килгән. Аларның кем икәнлекләрен белеп алгач, кызлар йокларга ятканда да, бер-берсенә баулар белән бәйләнеп ята торган булганнар. Шалаш авызына комган, буш банкалар тезеп куялар икән дә, ул-бу сизсәләр, барысы да сөрән салып, кычкырып, бөтен урман хуҗалыгын аякка бастыралар икән».
Хатын-кызларыбызның тәүлегенә уналтышар сәгать эшләүләре хакында уйлыйм да таң калам. Араларында бер генә кеше дә тамак хакына намусын сатмаган. Нинди матур, олы җанлы шәхесләр булганнар икән безнең хатын-кызларыбыз!
«Хөрмәтле Тәэминә ханым, — дип язды Аксубай районы Яңа Дума авылыннан Румия Мирзина.– Авылыбыз кызларының сугыш елларында ни кичергәнен исәннәренең өйләренә кереп язып алдым. Язмамны тапшыра алсагыз, бик сөенер идек. Җылы сүзгә шатланып яшәгән изге җаннарга шул җитә ич. Сугыш башлангач, авылның 8 кызына — Зәйнәп Нуретдинова, Һәдия Хатыйпова, Рәхимә Гыйләҗетдинова, Саимә Минһаҗева, Миңниса Миңлевәлиева, Бәдәр Нигъмәтуллина, Сания Галиева һәм Нурҗиһан Минаповаларга хәрби комиссариаттан хезмәт армиясенә алынулары турында хәбәр килә.
Яңа Дума авылы халкы, кан-яшь түгеп, 16–17 яшьлек кызларын Мәскәүгә, хәрби заводка эшкә озата. Бер авыз сүз урысча белмәгән кызлар Мәскәү өлкәсе Загорск районында урман эчендә урнашкан хәрби заводта корал эшли башлыйлар. Мәскәү янында каты сугышлар барган көннәрдә фашистлар заводны бомбага тоталар, заводның көле күккә оча. Бәхеткә, кызлар исән кала. Алар кире тылга, үз авылларына җибәрелә. Кайткач, тагын урман кисәләр, колхозда ни авыр эш бар, шуны эшлиләр.
Тик язмышлары читтә булган, күрәсен. 1943 елда Енисей елгасының уңъяк ярындагы Красноярск шәһәрендә ГЭС төзелә башлый. Бу төзелешкә яңадан шул ук кызлар китә. Алар белән бергә Иске Кармәт авылыннан Хәлимә һәм Хәйрелбанат Гыйльмановалар, Кыязлыдан Шәмсеҗиһан Сираҗиева һәм Бәян Сибгатуллина, Карасудан — Зәмзәмия, Иске Ибрайдан Зәкия, Маһирә, Нургаян исемле кызлар җибәрелә. Намус белән тырышып эшләгән бу кызлар 1944 елны җыелышып, Кремльгә, Калинин исеменә саф татар телендә хат язалар: «Без, бер төркем татар кызлары, Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Безнең туган якларыбызга кайтып тормыш корасыбыз, бала үстерәсебез килә. Монда исә татар егетләре юк. Әгәр рөхсәт итсәгез, без үз авылыбызга кайтып китәр идек».
Озакламый кызларга урысча җавап хаты килә. Җавап кыска һәм катгый: «1943 елгы Указ нигезендә кая җибәрелгәнсез, шунда яшәргә тиешсез».
1946 елда ирекле йөрү турында указ чыккач кына, өйләренә кайта алган бу бичара кызлар.
…өен бүтән күрә алмаган, төрмәдә җан биргән
Сугыш афәте аркасында гына түгел, үз хөкүмәтебез тарафыннан да җәбер-золымны күп татыган татар кызлары. Әтнә районы Түбән Көек авылы кызы Габдрахманова Майсәвәр, ачлыкка чыдый алмыйча, урман кисәргә киткән җиреннән бер генә тапкыр утырып чәй эчәргә өенә кайта. Тик артыннан ук бастырып кергән милиционерлар турыдан-туры аны төрмәгә алып китә. Мескен кыз Майсәвәр өен бүтән күрә алмаган, төрмәдә җан биргән. Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылы кызы Салихова Гөлҗиһан да шундый язмышка дучар булган икән. Сигез баласын фронтка озаткан Сәгъди мулла кызы булган ул. Кира урманыннан мунча кереп, әти-әнисе янында бер утырып чәй эчәргә дип кенә кайткан 18 яшьлек кызны, ясаган чәен дә эчертмичә, төрмәгә озатканнар.
Ә күпме яшь гомер өстенә урманда агач төшеп киселгән. Тагын документларга мөрәҗәгать итәм: 1942 ел. Иске Әдәм урманында Тельман районы кызы Садыйкова Фәүзия (кыз¬ганыч, авыл исеме язылмаган); Биләр урманында Мөслим районы Октябрь авылыннан Гатауллина Миңлеҗиһан, Сафина Мәүридә; Чирмешән урманында — Мостафина Миңнур, Шәмәрдән урманында Латыйпова Хасия, Куйбышев урманында — унсигез яшьлек Вафина Хәдичә (Камский исемендәге колхоздан), «Париж Коммунасы» колхозыннан 17 яшьлек кызлар — Мөхәммәдьярова Фатыйма, Кәримова Гөлзияләр өсләренә агач төшеп үлеп калалар.
Халык үз балалары турында бәетләр дә чыгарган. Туган авылым Яңа Шимбердә яшәп, инде мәрхүмә булган Фатиха апа дәфтәрендә сакланган «Киме кызы Мәрзия бәете»ннән бер өзек китерәм. Ул япь-яшь көе урманда үлеп калган кызлар рухына дога булып барсын иде:
Туганнарым, күрмәдегез,
Алсу иде каннарым.
Сослангер урманнарында
Чыкты минем җаннарым.
Шома яфрак, матур яфрак
Бары имәндә генә
Минем газиз җаным чыкты
Кайтам дигәндә генә.
Апаем, син бик елама,
Зинһар инде, сабыр ит.
Җәйгә чыккач, җирләр кипкәч,
Каберемне карап кит.
«Әниләр елый-елый озатып калды»
Тукай районы Боерган авылы кызы Вәсимә Гатауллина (хәзер Казанда яши) истәлекләрен мин «Керербез дә югалырбыз тайга урманнарына» дип атар идем.
«Урман кисәргә мин 1952 елның көзендә киттем. Авылдан Мәсхиямал Нәфыйкова белән икәү, Чебенледән Зәйтүнә, Мәймүнә, Зөбәрҗәт, Гөлфинә, Колыштан Кәшфелҗиһан белән Фаягөлләр бар иде. 18 чакрым ара узып, Курьяга бардык, аннан ни өчендер Красный Борга көймә белән чыгардылар. Югыйсә, тегесенә дә, бусына да туктый иде пароход. Әниләр елый-елый озатып калды, чөнки алдагы елда Сәмыйх Нәсифуллин белән аның хатыны, авырлыкка түзә алмаганга, урман кисүдән качып, туган җирләренә өч ай буена кайтканнар иде.
Пермьгә кадәр бардык. Аннары кечерәк пароходка утыртып алып киттеләр. Пожва дигән пристаньдә төшеп калдык. Коми Пермяк округы Кудымкар районы Лучниково дигән авылга китереп ташладылар. Икенче көнне делянкага алып киттеләр. Урман буйлап өненнән уянып чыккан аю йөри икән, сак булыгыз, тотып ашамасын, дип кисәтеп куйдылар. Кыш ерактан гына ул аюны күрдек, ә бүреләрнең улаганы көн саен диярлек ишетелә, ләкин алар кешеләргә якын килмәделәр.
Шулай итеп, урман кисәбез. Ул чакта «Дружба»лар юк, пычкыны иелеп тартасың-тартасың, кулларның көче җитми, бил авырта, гел бер якка кыегаеп эшләгәнлектән баш-күзләр сызлый. Тирләп эшлисең дә чишенеп атасын, салкын тия. Ипине таяк очында учакта җылытып ашыйбыз. Шул елны безнең леспромхозда дүрт кешене агач басты. Ә безне бу авыр эштән алып, кискән урманны чыгару өчен юл көйләп торырга куштылар. Кар көрәп, чана юлына су сибеп, катырып тордык. Чаналар озын, 5–6 метрлы чанага ат сыртыннан биек итеп агач төйиләр. Без атларны, алар безне кызганып елый.
Еларлык та шул: башта шакмаклы юка шәл (соңыннан урын җәймәсе бәйли башладык). Өстә телогрейка, аякта ыштыр-чабата. Чабата брезент белән тышланган, киндерәләре тезгә җитә, шуңа нибары өч пар чабата тузды. Ямый-ямый кия идек. Ашарга такы-токы. Өйдән киткән пот ярым он, күпмедер туң май. Кайнап чыккан бәрәңге шулпасына (суына) он туглап май сызгыртып салабыз — менә дигән аш була.
Эш хакына 450 сум акча бирәләр, бу ул чакта зур акча иде. Ләкин без такы-токы ашап ситсы, кызыл мал җыябыз — өйгә баеп кайтасы килә. Сагындыра, кич утырганда елап та алабыз. Бервакыт мин хатка:
Керербез дә югалырбыз
Тайга урманнарына.
Искән жилләр сәлам булыр
Калган туганнарыма, — дип җыр язып салган идем. Өченче сыйныфта укучы сеңлем: «Түтәй, бүтән андый җыр язма, әнкәй бик елый», — дип язды.
Шулай да яшьлек үзенекен итә. Клубка «вечер уйнарга» чыгабыз. Урыс егетләре озата кайта башлагач, курыктык. Безнең хуҗа хатын Настя түти егетләрне куып җибәрә, үз кызларына да бик кырыс иде. Ә анда татар кызларына бик кыргый тоелган гадәтләр бар. Мәсәлән, кызның ирсез тапкан ике-өч баласы булмаса, аны кияүгә алучы да юк. Бервакыт начальникка: «Өйгә егетләр килә», — дип зарланган идек, ул шаккатты. «Кыз килеш кияүгә баралармыни?! Бала табып карамагач, егет булачак хатынының сәламәтме, түгелме икәнен каян белсен, бәлки ул нәсел үрчетүгә сәләтсездер», — ди.
Бервакыт начальникка: «Өйгә егетләр килә», — дип зарланган идек, ул шаккатты. «Кыз килеш кияүгә баралармыни?! Бала табып карамагач, егет булачак хатынының сәламәтме, түгелме икәнен каян белсен, бәлки ул нәсел үрчетүгә сәләтсездер», — ди.
Икенче шаккаттыргыч хәл шул булды — анда хатын-кызлар ыштансыз йөри икән. Дөрес, урманда ышык, җил юк, ләкин 40– 50 градус салкын. Агачлар шартлап сына. Хатын-кызлар көне буе гежгелдәп йөриләр дә, эштән кайткач сәндерәгә менеп тә җылына алмыйлар.
— Нигә ыштан кимисез? — дип сорыйбыз.
— Нам нельзя, грех, — диләр.
Без моны берничек тә аңлый алмый идек.
Тел белмибез. Кайвакыт әллә нинди көлке хәлләргә калып бетәбез. Чабатасы тишелгәч, бер кыз күршеләргә шөшле сорарга кергән.
— Вәт такуй инструмен нады. У твоего мужика ес, дай пожалусты, – дип бармагын кәкрәйтеп күрсәтә икән.
— Ах, стерва, моего мужика захотела! А сама прикидывается скромной! — дип куып чыгарган теге кызны марҗа хатын. Тишек чабатасын күтәреп кергәч кенә көлә-көлә шөшле биреп чыгарган. Шөшлене урыслар кочедык дип йөртә икән…
Сталин үлгән көнне без эштә идек. Юл көпшәкләнгән, урман чыгарып булмый, салга агызыр өчен агач каезлыйбыз. Биш минут яланбаш тоттылар. Киноларда күрсәткәнчә, үз-үзләрен белештерми илереп елаучылар булмады. Әтинең энесен тулай торакта урын-җирләрен тапшырмый авылга кайтып киткәне өчен төрмәгә утыртканнар иде, шунда үлеп калды. Абый турында уйлап эчтән еладым шул чагында.
Нинди генә кошлар сайрамый иде ул урманда! Язгы көннәрдә генә түгел, кыш буе сайрадылар алар, кыш буе безнең моңсу күңелләрне юаттылар, гөлкәйләрем. Песнәкләр, кызылтүшләр, чыпчыклар. Ниндидер бер кош хәтта февраль аенда бала чыгара икән. Чатнама суыкта ялангач кош балалары ничек түзә икән, менә хикмәт.
Ниһаять, беренче пароход төште, безгә дә кайтыр вакыт җитте. Бәрәңге районыннан бер мари кызының вечерда:
Скоро-скоро мы домой,
Скоро мы, как кошки.
До свидания, леспромхоз,
Соломенные подушки! — дип такмак әйткәне хәтердә. Перьмнән Бөгелмәгә кадәр 15 көн сыер вагонында кайттык. Бөгелмәдән Минзәләгә — кайда тәпиләп, кайда машинада, кайда атта 3–4 көн кайттык. Күзкәйгә җиткәч, чемоданнарны калдырып җәяү йөгердек. Шулай да ул авыр елларны хәзер сагынып искә алам. Яшь чаклар, матур чаклар иде бит».
Рәнҗеп китсәгез, кичерегез, кызлар!
Сугыштан исән-сау кайтканнар өстенлекләр, ташламалардан файдаланды, балаларына фатирлар, машиналар да алып бирделәр заманында. Тик менә фронт өчен, җиңү өчен хәләл көчен, бөтен саулыгын җуйган хатын-кызларга ничек, кем кайтарыр икән иләмсез бурычны? Агач асларында калып үлүчеләрнең гаиләләренә ник булмады икән ул ташламалар? Ник язылмый икән аларның исемнәре Хәтер китапларына? Кайда соң гаделлек?
… Кайчакны мин, шул документларга карап утырганда, урманнарда агачларның сыкрап шыңгырдаган тавышларын ишеткәндәй булам. Әллә шушы ил язмышы сыналганда агач асларында газиз җаны чыккан кызларның ачыргаланып кычкырган бәхилләшү авазы микән бу сыкрау?
Рәнҗеп китсәгез, кичерегез, кызлар! Кичерегез! Сезгә бары «бәгъре өзек» миллә¬тебезнең юксынуы вә йөрәк җылысы итеп мәрхүм әдибебез — Дәрдмәнднең шигырен һәйкәл итеп куясым килә:
Гөрләгән сулар башында,
Тыңлагыз, шунда үтәр —
Йөрсә сыкрап таң-сәхәрләр
Моң-сагышлардан хыял.
И туган илнең һавасы,
Рәнҗемим, зинһар күтәр!
Рәнҗемим, зинһар күтәр!
Редакция искәрмәсе: Мәкаләгә куелган фотолар сугыш елларында төшерелгән. Аларның ул елларда урман әзерләүчеләрнең авыр хезмәтен күрсәтү өчен түгел, бу эштәге хатын-кызларның ил бәхете өчен тырышканын аңлату максатыннан төшерелгәнен исәпкә алырга кирәк. Шул сәбәпле, бу фотоларда бәхетле, елмайган хатын-кызлар еш очрый. Фотолар бу хезмәтнең шатлыклы һәм җиңел булуын күрсәтү максатыннан түгел, бу эшнең нинди булганлыгын якынча гына булса да күз алдына китерү максатыннан урнаштырылды.