Урман хуҗалыгы: хезмәт хакы арта, каракларны электрон каравылчы ачыклый
Татарстанда урман хуҗалыгы белән идарә эшчәнлегенә һәм урманчы кадрлар әзерләүче Лубян урман техник көллиятенә 100 ел. Тантаналы чарага бик зурлап әзерләнгәннәр иде.
Республиканың төрле районнары урманчылыклары агач эшләнмәләрдән күргәзмәләр әзерләгән. Кызганыч, шул күргәзмә өстәлләре янында бераз туктап, озаграк хозурланып торырга гына җай булмады — көнозын яңгыр бертуктаусыз койды. Болытлар күкне тоташ томалап алган иде, хәтта һава юлы белән килергә тиешле мәртәбәле кунаклар да машина белән килә дип хәбәр иттеләр, шул сәбәпле тантана да соңракка кичектерелде.
Кукмарага урман хуҗалыгында эшләүчеләрне котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников килгән иде. Алар да күргәзмә урамы буйлап кулчатырлар астында җәһәт-җәһәт кенә узарга мәҗбүр булды. Иртәдән бирле яңгыр астында әзерләнеп көтеп торып та, күргәзмәләрен күз йөгертеп кенә үткәч, кәефләре дә кырылгандыр да, тик табигатькә каршы килеп булмый.
Хәер, урманчылар яңгыр ярата, дигән сүзләр яңгырады. Димәк, бәйрәмгә дә үзләре яраткан һава торышын биргән Ходай Тәгалә.
Президент: «50 ел элек әти белән килгән идем»
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 50 ел элек булган вакыйганы исенә төшерде.
— Лубян техникумына 50 ел булганда, мин монда әти белән килгән идем. Мин бүген шушы техникумның 100 еллыгында аның перспективалы уку йорты булуына сөенәм. Бу уку йорты булмаса, урман хуҗалыгында эшләргә каян кешеләр тапкан булыр идек?!
Урман хуҗалыгы — урманнар сыйфаты, ә урманнар андагы эшләүчеләр сыйфаты белән бәяләнә. Хәтта яңгыр сораган идегез, яңгыр да алып килдек.
Урман хуҗалыгы белгечләренең төп өлеше — Лубян урман техникумының чыгарылыш студентлары. Урман тармагы, уку йортлары һәрвакыт республика җитәкчелеге игътибар үзәгендә булачак, — дип ышандырды Президент.
Ул 100 ел элек оешкан уку йорты барлыгы 10 меңгә якын белгеч әзерләгәнен әйтте.
— Уку шартлары, мөмкинлекләр, технологияләр дөньядагы бөтен таләпләргә туры килә. Монда хәтта ворлдскиллс чемпионаты өчен белгечләр әзерлиләр. Киләсе 100 елда да шулай уңышлы эшләргә насыйп булсын! — дигән теләген җиткерде. Рөстәм Миңнеханов ветераннарга да рәхмәтен җиткерде.
РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко республика урманнарны торгызу, үрчетү буенча лидер булып торганын, техника сатып алуга зур акчалар бүлеп бирелүен искәртте. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников чыгышында: «Сез күп нәрсәгә ирешкәнсез. Урман техникумында белем алучылар урманчыларның эшен лаеклы дәвам итәр дип ышанам», — диде.
Чарада катнашучыларга урман хуҗалыгы тарихына багышланган фильм күрсәтелде. 1921 елда Татарстан урман хуҗалыгы, әкренләп 29 лесхоз булдырыла. Сугыш елында урман төп ягулык ресурсы булып кала. Агач әзерләүдә төп авырлык авыл халкына — картларга, хатын-кызларга, балаларга төшә. Лесхозлар утын гына түгел, күмер, дегет, сумала, дарулар ясаган. Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен киселгән агачлар урынына яңаларын утырту кирәк булган. Сугыштан соң урманнар үстерү эшенә ныклап тотыналар. Урман утырту машиналары, яңа кораллар кулланыла башлый.
Лубян урман техник көллияте тарихы турында Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. Комитет көллият тарихы турында документлар алып килеп, күргәзмә әзерләнгән.
— Көллият 1921 елда Биклән урман мәктәбе базасында оешкан. Бикләннән 22 укучыны алып килгәннәр. Хәллерәк бер кешеләрнең өйләрендә колледж оештырырга уйлыйлар. Матур гына эшләп китә. Алга таба көллият педагоглары, Авыл хуҗалыгы академиясе белән берлектә, үсемлекләрне үрчетү, зарарлы бөҗәкләрдән саклау өчен яңа төр эш алымнары керткән.
Урман хуҗалыгы идарә органнарына 1921 елның 30 августында нигез салынган. Башта департамент, аннары Экология министрлыгы департаменты, аннары Россиянең урман хуҗалыгы идарәсе булган. 2006 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы булып оешкан. Бөек Ватан сугышы елларында 20,7 тонна агач фронтка җибәрелгән. 1953 елда алар питомникларда яшь үсентеләр үрчетә башлый, — дип сөйләде Гөлнара Габдрахманова.
Юбилей булгач, билгеле, бүләге дә бар. Алдынгы урманчыларны дәүләт бүләкләре белән билгеләп үттеләр. «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ның урманнардан файдалану буенча инженеры Рәйсә Хәмзина ТР Президенты Рәхмәт сүзенә лаек булды. «Урманда эшләүче хезмәткәр тырыш, төгәл булырга, яхшы укырга, тырышып эшләргә тиеш. Хезмәт хакыбызны арттырдылар, рәхмәт Президентыбызга, Хөкүмәттән дә ярдәм күрсәтелә», — диде Рәйсә ханым «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Урманчыларның бүгенгечә хезмәт хакы булганы юк иде»
Урман ул үзе яхшы нәрсә, һавасы да саф, агачлары, җиләк-гөмбәләре дә күп, кошлары да сайрый, тик ул хозурлык кына тамакны туйдырмый шул, гомер итәр өчен акчасы да кирәк. Электән урман хуҗалыгында акча аз дип чаң сугулар хәзер кимеде, тармакта хезмәт хакы күтәрелүгә урманчылар да сөенә.
— Әле тарихта урманчыларның бүгенгечә хезмәт хакы булганы юк иде. Иң беренче звено саналган урман мастерлары гел «минималка» — кулга 10-12 мең сум ала иде, хәзер ул 22 мең сум.
Техника күпләп килә башлады, халык эшкә килергә курыкмый. Студентларга техникумнан соң 150 мең сум, институттан соң 300 мең сум ярдәм кертелгәч тә эш яхшырды. Күп кенә оешмалар инде бөлгенлеккә төшүен исәпкә алганда, без үзебезне район хуҗалары кебек хис итәбез.
Бәйрәм көне дә нәкъ урманчылар яратканча яңгырлы булды. Яңгыр, беренчедән, үсентеләргә яхшы булса, икенче яктан, янгыннарга каршы яхшы чара. Бездә быел шөкер, янгыннар булмады.
Урман — минем бөтен тормышым. Бабай да, әти дә, әтинең энесе дә гомер буе урманчы булган. Безнең районда урман хуҗалыгын әти башлап җибәргән. Аның эшен дәвам итү вөҗдан эше инде ул, — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.
Аның сүзләренчә, законсыз урман кисүләр кимегән хәзер, караклар очраклары бик сирәк, вак-төяк кенә. Бер агач, я ботак-чатак кисүчеләр генә булырга мөмкин, ди ул.
Чирмешән урманнарында пошилар һәм кыр кәҗәләре арткан икән.
Урман каракларын электрон каравылчы ачыклый
Хәер, урман каракларын ачыклый торган сервис кулланышка кертелгәнен белүчеләр андый кыңгыр эшкә барырга да өркеп торадыр. Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов журналистларга, заманча технологияләр ярдәмендә кичәге һәм бүгенге фотоларны чагыштырып, анализ ясау мөмкинлеге турында әйтте. Урман кисүләр ачыкланса, инспекторлар законлымы-юкмы икәнен ачыклый.
— Процесс автоматлаштырылган, ясалма интеллект системасы кертелгән, ул федераль урман фонды җирләрендәге үзгәрешләрне күрсәтә, — диде ул.
Система корыган агачларны да, урман эчендәге законсыз корылмаларны да, урман янгыннары килеп чыгу нокталарын да күрсәтә.
Берничә ел рәттән Татарстанда урман янгыннары теркәлгәне булмаган дигән мактаулы сүзләрне быел әйтеп булмый. Быел республикада 14 урман янгыны ачыкланган. Бәхеткә, ут ялкыны өскә күтәрелмәгән. «Барлык янгыннар йөгерек кенә булды, югарыга үрмәләмәде, урмандагы җир катламына гына зыян килде», — диде Зарипов.
«Яшь урманчыларга йорт төзү өчен җир бирсәләр, яхшы булыр иде»
Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова урман хуҗалыгында 25 ел эшли. Һөнәри юлын башта мастер булып башлаган, аннары инженер вазифасында дәвам иткән. 2021 елдан бирле җитәкче эшен башкара.
— Проблемалар акрынлап хәл ителә. Былтыр Президент карары белән хезмәт хакы ике тапкыр артты. Яшь белгечләргә өстәмә акчалата ярдәм бүленә. Әле яшьләргә йорт төзү өчен җир дә бирсәләр, тагы да яхшы булыр иде. Өлкәннәргә алмашка яшьләр килә башлады инде. Безнең районнан ике кешене укырга җибәрдек быел, алар үзләре теләп киткән кешеләр, — диде.
Лубян техникумында өченче курста белем алучы Данил Лачугин киләчәктә Биектау урманчылыгына кайтып, һөнәре буенча эшләргә җыена.
— Алга таба урманнарны торгызу белән безнең буын шөгыльләнәчәк, шуңа күрә безнең белгечлекнең әһәмияте зур. Соңгы елда янгыннар бигрәк тә коточкыч булды. Татарстанда булмаса да, башка төбәкләрдә күп чыкты. Бу белгечлекне медицина белән чагыштырам мин: без агачларны, үсемлекләрне дәваларга өйрәнәбез. Абыйларым да шушы техникумны тәмамлады, гаилә дуслары да урман тармагында эшли, — дип сөйләде.
Татарстан аз урманлы төбәк булып санала. Урманнар 17,5 процент тәшкил итә, 1 млн 271 мең гектар мәйданда исәпләнә.