Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үрдәк һәм казларны вак йоннарыннан чистарту ысулы

news_top_970_100
Үрдәк һәм казларны вак йоннарыннан чистарту ысулы
Фото: Владимир Васильев

Үрдәкләр һәм казлар вак йонлы булса нишләргә? Журналист, тамада, блогер Чулпан Гарипова бик җайлы ысулын уйлап тапкан һәм аның белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән.

«Зур парафин кисәкләре сатып алдым. Парафинны чиләккә су салып эретергә. Үрдәкне пешермәс өчен, парафинлы суның өсте элпә белән капланганын көтәргә һәм үрдәкне тыгып алырга, аннары сап-салкын суга салырга. Һәм акрынлап куптарырга була, вак йоннары парафинга ябышып чыга. Күпме эскәк белән утырдым кичә, кулым-күзем калмады. Ничә минутта чип-чиста булды. Аз гына кулга эше кала инде.

Үрдәктән алынган парафинны да ташламагыз, аны кабат эретеп сөзәргә һәм яңадан кулланырга була», – дип сөйли ул.

Үрдәкне вак йоннарыннан чистартуның тагын бер ысулы турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100