Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үрдәкне вак йоннарыннан чистарту ысулы

news_top_970_100
Үрдәкне вак йоннарыннан чистарту ысулы
Розалия Ибраһимова

Хәзер кош-корт үрчетүчеләр гади һәм мулат үрдәкләрен чала башлады. Розалия Ибраһимова социаль челтәрдәге сәхифәсендә үрдәкне вак йоннарыннан арындыру ысулын тәкъдим итә.

«Үрдәкне пешеклисе кайнап торган суга 1 уч чәй содасы салып сүндереп алырга кирәк. Бер шырпысы да калмый, булса да бик тиз чыга. Кайнар судан алгач, үрдәкне пакетка салып 3-5 минут тотып алырга. Менә, чиста бит, тиз дә булды», – дип, фотолары белән бүлешкән ул.

Матур вә симез үрдәк түшкәләрен күрүчеләр «сорты нинди» һәм «бигрәк әйбәт булган, нәрсә ашаттыгыз» дип кызыксынган.

«Сода үрдәккә сеңмиме?» – дип кайгыручыга: «Сеңми, эшләп карадым шул ысул белән быел, ап-ак була», – дип җавап биргән авыл кызы.

«Бу ысулны белми идем, шулай эшлим быел. 4 индоүрдәкне чалып карадык, бик әйбәт булды», – дип язган берәү.

«Эх, алданрак куйган булсагыз, чистый этләндем 2 көн буе шырпылы, бала йонлы үрдәк йолкып», – дип зарын язган икенчесе.

«Мин 1 чиләк суга 1 уч сода салдым. Пакетта озак тотмаска, алайса кызарып китә. Мин 3-4 үрдәкне курткага гына урап салам», – дип тә киңәш бирүче бар.

Үрдәкнең йонын тиз генә чистарту ысулларын монда карарга була.

Казның йонын ничек тиз һәм дөрес йолку ысуллары турында монда укый аласыз.

Фото: © Розалия Ибраһимова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100