Urban agriculture Татарстанча: Басыйр Ганиев Чаллы уртасында яшелчә үстерә
Чаллыдагы «Орион» яшьләр үзәге белгече Басыйр Ганиев үзенең теләктәшләре белән шәһәр уртасында яшелчә бакчасы ясаган. Алга таба бу урын һәр теләгән кеше килеп җир эшкәртә яки яшелчә утырта алырлык иҗтимагый бакчага әйләнәчәк. «Интертат» хәбәрчесе шунда барып, сити-фермер булырга өйрәнеп кайтты.

Шәһәрдә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү (Городское сельское хозяйство — urban agriculture) үзе бер юнәлеш. Атамасыннан күренгәнчә, ул шәһәрдә үсемлекчелек яки терлекчелек белән шөгыльләнүне аңлата. Моның бер максаты кешеләрнең бу шөгыльне яратуы булса, икенчесе — азык-төлек куркынычсызлыгы. Бу юнәлеш борынгы заманнардан ук килә һәм аеруча сугышлар вакытында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән. Әйтик, Ленинград блокадасы вакытында шәһәрдәге һәр җир кишәрлегендә яшелчә үстерелгән. Үзгәртеп кору башлангач, СССР шәһәрләренең күбесендә, шул исәптән Казанда да йорт янындагы кишәрлекләрдә бәрәңге күпләп үстерелә иде.
Хәзерге вакытта көнбатыш илләрендә бу кешенең җир белән аерылмаганлыгын, табигатьне саклавын күрсәтә торган популяр юнәлеш. Ул шулай ук өстәмә керем алырга мөмкинлек бирә. БМО мәгълүматлары буенча, 1996 елда 800 миллион кеше шәһәрдә үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән.
2010 елда Нью-Йорктагы биналарның берсе түбәсендә дөньядагы иң зур бакча сафка басты.

«Максатыбыз — иҗтимагый бакча булдыру»
Без килгәндә Басыйр берничә кыз белән бакчада кайнаша иде. Кырыйлары такта белән әйләндереп алынган дүрт-биш түтәлнең берсендә помидорлар, икенчесендә баллы борыч үсеп утыра. Калган түтәлләргә чәчелгән борчак, кукуруз, чөгендер ише культуралар тишелмәгән әле. Түтәлләрдән ерак та түгел агач ботаклары, үлән калдыклары өелеп тора. Аларны компост әзерләү өчен махсус бер урынга җыеп баралар.
— Тәҗрибә. Әлегә безнең бөтен хезмәтебез шушы сүзгә бәйләнгән. Яшелчәләр өчен нинди туфрак катламы күбрәк килешә, нинди түтәлдә уңыш мулрак булачак. Ялгыша-ялгыша өйрәнәбез. Менә карагыз, бу түтәлдә ике рәт помидор, — дип күрсәтә Басыйр.
Беренче рәттәгеләрен без кокос җепселләре, субстратлар катнаштырып әзерләнгән махсус уңдырышлы туфракка утырттык. Икенче рәттәгеләре шушы чүп баскан участоктагы туфрак. Әлбәттә, безнең төп максат — яшелчәләрне органик эшкәртелгән җиргә, ясалма минераллар кертмичә, табигатьнең үз биоашламаларны кулланып үстерү, — ди ул.
Җирдә ашлама кулланмыйча гына ниндидер культура үстерү өчен аның табигый минералларга бай булуы төп шарт булып тора. Басыйр әйтүенчә, мондагы туфракның да гумус запасы аз түгел. Яшьләр уңышның мул булачагына өметләнә.


— Җыеп алынган уңышны авыр хәлдә калган гаиләләргә, балалар йортларына тапшырачакбыз. Бәлки үзебезгә дә җитәр әле, — ди Басыйр.
Басыйр бакчачылык эшенә «Точка роста» иҗтимагый оешмасы егетләрен һәм Кама сәнгать һәм дизайн институтының икенче курс студентларын җәлеп иткән. Аның сүзләренчә, бүген команда алдына шәһәр эчендә яшелчә үстерү генә түгел, ә «Орион» үзәге территориясендә җирсегән һәркем килеп «казына» алырлык иҗтимагый бакча һәм ял итү зонасы ясау максаты тора.
Җир эше, экология белән кызыксынучылар килеп, рәхәтләнеп яшелчәләр утырта, аларны тәрбияләп үстерә алачак. Казанның Горки-әмәт урманында «Дом» экоүзәге бар. Мәскәүнең Горький паркында яшел мәктәп эшли. Без дә бу бакчаның шулар кебек иҗтимагый бакчага әйләнүен телибез.

Әле безнең ярты участогыбыз буш. Анда җылы түтәлләр ясап, чөгендер, кишер, кыяр, укроп, петрушка кебек яшеллек, көнбагыш, кукуруз утыртачакбыз. Җылы түтәлләрдә грунтның температурасы югарырак була. Биек тартма формасындагы түтәлләрнең астына чабылган үләннәр, башка калдыклар салып калдырырга мөмкин. Өскә компост катламы һәм уңдырышлы туфрак салына. Андый түтәлләрдә яшелчәләр күпкә иртәрәк өлгерә. «Җылы» түтәлләр ясау буенча шәһәр халкына мастер-класс күрсәтергә уйлыйбыз, — ди Басыйр.
Шунысы яхшы, бакча өчен компост катламын яшьләр үзләре әзерли. Түтәлләр арасына һәм помидор төпләренә салу өчен вак пычкы чүбе дә «Орион» базасында эшләп килүче балалар остаханәсендә «ясала». Әллә кая барып, читтән эзләп йөрисе юк, барысы да үзләренең кул астында.
Басыйр әлеге бакчада бөтен булган мөмкинлекләрне кулланып тәҗрибәләр үткәреп карарга җыена.
Компост катламын яхшырту өчен кайбер бакчачылар махсус суалчаннар үрчетә. Россиядә аларны «тырыш» суалчаннар дип йөртәләр. Алар экологик яктан чиста, уңдырышлы туфрак — биогумус җитештерәләр. Аны туфрак белән катыштырганны яшелчә-үсемлекләр бик ярата. Компост тартмасы ясап, анда суалчаннар колониясе җибәрү нияте дә бар. Ул тартмага шәһәр халкы үзләренең азык-төлек калдыкларын да китерә алыр иде, — ди бакчачы.
Постапокалипсис килсә, нәрсә ашарбыз?
Яшелчә бакчасына халык эшләр өчен генә түгел, аның матурлыгына хозурланып, ял итеп кайту өчен дә килергә тиеш, — дип уйлый Кама сәнгать һәм дизайн институты студентлары. Аларның бурычы — иҗтимагый бакчаның халыкны җәлеп итәрлек матур булуы.
Дизайн факультетының 2 курс студенты Гөлизәр Доманян сүзләренчә, «Орион» территориясендә өч зона булдылырачак. Аның беренчесе шушы яшелчә бакчасы булса, икенчесе — постапокалипсис зона, ә өченчесе — ял итү зонасы булачак.
Ни өчен постапокалипсис зона? Мине, әлбәттә, шушы сорау кызыксындырды. Гөлизәр әйтүенчә, дөнья глобаль фаҗига кичерә калса, кешеләргә бик катлаулы шартларда яшәргә туры килмәгәе.
Табигать кешелекне җиңде дип күз алдына китерегез. Исән калган халыкка көн итү өчен ризык табарга, бәлки аны үзләренә үстереп ашарга туры килүе бар. Шундый кыен шартларда нинди яшелчә үстерү актуаль булыр иде? Нәрсә туклыклырак? Бәлки без бу зонага бөтенләй бодай яки арыш чәчәрбез әле. Әлеге уйлыйбыз, сөйләшүләр алып барабыз, — ди ул.
Апокалипсис зонада бер кирпеч дивар тора. Дизайнерлар әлеге диварны граффити белән бизәп, фотога төшә торган урын ясарга уйлыйлар.

Ә менә бу зур агачлар үсеп утыручы территориягә гамаклар эләргә, утыргычлар куярга ниятлибез. Матур клумбаларга чәчәкләр утыртачакбыз. Табигать белән кешелекнең берләшүен символлаштырган арт-объектлар кую идеябез дә бар, — дип сөйләде ул миңа.
Әлбәттә, проектның бу өлеше әлегә сүздә генә яшәп килә.
Акча да биргәч, артка чигенеп булмый
Басыйр Ганиев шәһәрдә яшелчә үстерү тәҗрибәсен узган ел башлаган булган. Күмәк эш тау күчерер дип, җир эшенә «Орион» тирәсенә җыелучы бер төркем яшүсмерләрне дә җәлеп иткән.
Берничә көн егетләрнең тырай тибеп йөрүләрен күзәттем дә, аларны «Орион»ны карап чыгарга чакырдым. Менә шушы яшел үлән баскан территорияне: «Монда берәр нәрсә үстереп карарга була», — дип күрсәттем, кулларына көрәк тоттырдым. Егетләр дә алай ук өметсез булып чыкмады. Бергәләп җылы түтәлләр ясарга өйрәндек, анда помидор, физалис һәм редиска утырттык. Беренче тәҗрибәнең нәтиҗәләре булды. Беренчедән, вакытларын бушка аударып йөрүче яшьләрнең игътибарын хезмәткә җәлеп итә алдык. Икенчедән, шәһәр уртасында яшелчә үстереп булганын ачыкладык. Нибары өч түтәлдән шактый гына уңыш та җыеп булды, — ди ул.
Басыйр Ганиев әлеге тәҗрибәсен «Иволга» яшьләр онлайн форумына тәкъдим иткәч, бу проект белгечләр тарафыннан уңышлы дип табылган. Әлеге юнәлешне үстерү өчен Басыйр һәм аның командасын 124 мең сум күләмендәге грант белән бүләкләгәннәр.

Җир эшкәрткән өчен акча да биргәч, артка чигенеп булмый да булмый. Шуңа күрә быел бакчаны зурайтырга уйлаганнар. Уңайлы эш кораллары, агач калдыкларын ваклагыч сатып алганнар. Финанслар булу яшелчә культураларының төрен арттыру мөмкинлеге дә тудырган.
Басыйрның теләктәше, «Точка роста» оешмасының агроюнәлеш кураторы Газинур Усманов та Ростов шәһәрендә узган форумда 400 мең сум грант откан. Ул «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты һәм шәһәр балалар йортында агродәресләр алып бара. Поташов исемендәге көллият студентлары Илья Куминов, Роберт Булатовлар да әлеге эштә актив катнаша.
Ә инде кичәге тырай тибеп йөргән егетләр өчен Басыйр яңа шөгыль тапкан. Алар «Орион» үзәге территориясендәге элекке сауна бинасыннан спортклуб ясау белән мәшгуль. Басыйр миңа ул бинаны да күрсәтте, дөрес эшче куллары килеп җитмәгән иде әле.
Егетләрнең спорт белән шөгыльләнәселәре килә. Алар биредә спортклуб ясау идеясен үзләре тәкъдим итте. Бүгенгә монда төзелеш эшләре алып барабыз. Бинаны чистартабыз, ремонтлыйбыз. Спорт җиһазлары алырга ярдәм итүләрен сорап, иганәчеләргә мөрәҗәгать итәчәкбез, — ди Басыйр.
«Диван агрономы» кем ул?

Басыйрның ни өчен шушы юнәлештә эшләве белән кызыксынам.
Мин инде әллә ничә ел «диван агрономы» бит, — ди ул, көлеп. — Бакча эше буенча шәп теоретик мин. Ул турыда бик күп махсус китаплар да укыдым. Башта белемнәремне бабайның авылдагы бакчасында кулланып караган идем. Нәтиҗәләре генә куандырырлык булмады. Үсемлекләремнең күбесе корды. «Диван агрономының» беренче коймагы төерле килеп чыкты. Бакчачы һәрвакыт бакчасы янәшәсендә булырга тиеш икән ул. Мин монда якында гына яшим, һәр көнне килү мөмкинлегем дә бар.
Ә шәһәр уртасында яшелчә җитештерү тәҗрибәсе тарихта бар. Әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышы чорларында бу алым бик күпләрне ач үлемнән коткарып калган. Мәсәлән, Ленинград блокадасы вакытында ленинградлылар алдына үзләрен яшелчә белән тәэмин итү бурычы куела. Шәһәрдәге барлык буш урыннар, бакча, стадион, парк һәм скверлар, елга ярларына яшелчәләр утыртыла. Шәһәр эчендәге бакчаларда кәбестә, турнепс, кишер, чөгендер, бәрәңге һәм укроп үстерелә.

Хәтта Исаакий мәйданына да кәбестә утыртканнар. Аның уңышы да бик мул булган. Ә болай сугыш вакытында бер генә куллануга яраклы үләнне дә калдырмый ашаганнар. Мәсәлән, алабутаны без чүп үләне дибез. Ә ачлык чорында, сугыш вакытында күпме халык алабута ашап исән калган. Алабутаны Франциянең «бөек» рестораннарында хәзер дә тәмләткеч буларак кулланалар әле. Аның төрләрен махсус үстерәләр, — ди Басыйр.
Басыйр бүгенге көндә халык әкренләп җиргә якыная бара дигән фикердә.
Америка, Канадада шәһәр уртасында бакча ясаучылар күп. Ә Франциядә агроурман дигән төшенчә бар. Бу — бөртекле культураларны агачлар арасында үстерү. Ул уңдырышлылык һәм биотөрлелек артуга ярдәм итә, табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы матдәләрдән баш тартырга мөмкинлек бирә. Гомумән, сити-фермерлыкның төп нигезе — кешенең химияләр кулланмыйча, үз тырышлыгы белән үстергән ризыкларын куллану, — диде ул.
Тырыш яшьләргә армый эшләүләрен теләп саубуллаштым. Хезмәтләренең нәтиҗәсе сөендерерлек булсын иде. Уңыш җыйганда чакырырга онытмагыз, яме.