Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уразага керәбез: намаз календарьләрендәге хаталарны билгеләү, Рамазан ае фазыйләтләрен искәртү һәм әби-бабайлардан үрнәк алу

Бүген, 5 май көнне беренче тәравих намазы укылачак һәм мөселманнар уразага керәчәк. ТР Диния нәзарәте вәкилләре Изге Рамазан ае фазыйләтләрен искәртә һәм Рамазан аенда узачак чаралар белән таныштыра. 

news_top_970_100
Уразага керәбез: намаз календарьләрендәге хаталарны билгеләү, Рамазан ае фазыйләтләрен искәртү һәм әби-бабайлардан үрнәк алу

Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов:

– Аллаһка ышанучы һәркем Рамазан аена игътибарлы булырга тиеш, чөнки бу Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бөек форсаты, нигъмәте булып тора. Һәр кеше Раббысының рәхмәтенә ирешә ала. Безнең сәхабәләребез Рамазан-шәриф аена алты ай калганда ук әзерлек кыла торган булган. “Әй Аллаһым, безне Рамазанга ирештер, Рамазанны да безгә ирештер, безнең шушы айда кыла торган гыйбадәтләрне кабул итеп ал инде син”, - дип дога кылганнар.

“Рамазан ае ул шундый ай, шушы айда Коръән иңә башлады” дип, Раббыбыз беренче итеп Уразаны зекер итмәде, беренче Рамазан аен олуглап, бөеклеген, кадерлеген күрсәтте. Ураза тотучыга да, тота алмаучыга да изге Рамазан-шәриф ае бөек мөмкинлек булып тора. 

Һәркем ураза тотып, хата-кимчелекләреннән, гөнаһларыннан арына ала. Гөнаһ-хаталар, пәйгамбәребез әйтүенчә, бәла, хәсрәт-кайгыларны магнит сыман тартып тора. Тәүбә белән кайгылар да китә. Рамазан аенда без үзебезне камилләштерәбез: башка вакытта телебезне, кулларыбызны золымнан тыя алмасак, туктале, моны әйтергә ярамый дип, тыелып торабыз, әхлагыбызны, нәфесебезне тәрбиялибез. Аның әҗере сөйләп бетергесез.

Рамазан аенда Татарстанда нинди күркәм вакыйгалар көтелә?

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сөйләде. "Быел беренче тапкыр үзебез һәм яшьләр тырышлыгы белән ай дәвамында һәр дүшәмбе Казандагы “Түбәтәй” кафесында үз көчебез белән төрле темаларга чыгышлар әзерлибез. Ифтарга килгән кешеләр нәсыйхәтләрне ишетеп, мастер-классларда катнашып, кафеда авыз ачып кайтып китә алачак", - диде ул.

1. “Түбәтәй” кафесы белән бергәлектә уза торган атналык тематик ифтарлар

 – 6 майда – “Рамазанга кердек”;

– 13 нче майда – “Хатын-кыз һәм Рамазан”;

– 20 нче майда – “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балалар өчен “Мин дә ураза тотам”;

– 27 нче майда – “Рамазан һәм Коръән”.

2. “Татлы Рамазан” промо-акциясе.

"Ел саен яратып уздыра торган чара. 6сы көнне үк Кремль территориясендә волонтерлар белән бергә Рамазан ае турында сөйләп, халыкка финиклар таратып, алдан әзерләнгән Рамазан буклетларын тарату чарасын үткәрәбез. Кичке 18.00 дә башлана һәм “Түбәтәй” кафесында беренче Ифтар белән тәмамланачак", - дип сөйләде Айгөл Биктимерова.

3. Хәйрия акцияләре:

“Рамазан – изге гамәлләр ае” – ай дәвамында зур проект. Республиканың зур мәчетләрендә ифтарлар оештырылачак, мәхәллә халкы, яшьләр ярдәм итәчәк. Кайбер мәчетләрдә көн аралаш, кайберләрендә көн саен ифтар мәҗлесләренә килү мөмкинлеге булачак.

4 авыру балага акча җыю. “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” чарасы авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән макулатура җыюны күздә тота. "Оешмалар, җыелган кәгазьне ташламыйча, чарага махсус әзерләнеп тора. Без акчасын мохтаҗларга бирәбез. Халкыбызның кәгазьне чүпкә ташламыйча, икенче чимал буларак кулланып булуын аңлавы зур күренеш. Бик актив районнар бар, ләкин кәгазь җыю эше оештырылып бетмәгән районнар да бар", - дип сөйләде Айгөл Биктимерова.

4. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар узачак.

5. Татарстанның барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар оештырылачак.

– Бүген азык-төлек сату эшләре үткәрелә. Колонияләрдәге тоткыннар өчен ураза тоту һәм гыйбадәт кылу өчен режим кертеләчәк. Гает бәйрәме намазлары үткәреләчәк.

6. Кукмара районында “Миңнегөл” мәчетен ачу планлаштырыла.

7. Алабугада хатын-кызлар һәм балалар өчен “Рамазан дәресләре” үткәреләчәк.

8. “Ярдәм” мәчетендә күрмәүче мөселманнар өчен махсус курслар башланачак.

Республика ифтары – халык ифтары

Быел VII Республика ифтары 25 майда “Казан Арена” стадионында үткәреләчәк. Намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак. Ифтар мәҗлесе ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бергә үткәреләчәк.

Былтыр республикакүләм ифтар Теннис академиясендә үткән иде. Әмма оештыручылар “Казан арена”ны уңайлырак дип тапкан: парковка белән дә җайлырак, утырту урыннары да күбрәк. Футбол кырына чыгып, намаз да укып була.

Былтыр хатын-кызлар көне аерым, ир-атлар көне аерым билгеләнгән иде. Ифтарны хатын-кызлар өчен аерым үткәрү бик үк отышлы вариант булмаган.

– Ник дигәндә, районнардан килүчеләргә бер көнне иренә, икенче көнне хатынына килергә туры килгән гаиләләр бар. Бергә килү гаиләгә җайлырак. Хатын-кызлар, ир-атлар аерым секторларда утыра, аерым намаз укый. Авыз ачу урыннарына барганда, билет төсләренә һәм җенесләренә карап урыннарына озатылачак, - диде Айгөл Биктимерова.   

Республика ифтарына волонтерлар туплау

800 гә якын волонтерыбыз бар. Без 1 мең волонтер җыю планы куйдык. Теннис академиясе белән чагыштырганда, биредә шартлар башка - бер сектордан икенчесенә продукция ташырга кирәк. Иртәнге 7 дән кичке 10 га кадәр эшлиләр, аннары өйләренә озатылачаклар. Иртән киләләр, ураза тотмаучыларга төшке аш әзерләнәчәк, ураза тотучылар кунаклар белән ифтар ашаячак. Автобуслар белән мөмкин кадәр якын итеп тукталышларына озатачакбыз. 

Ифтарга волонтер булып килергә теләгән кешеләргә 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Диния нәзарәте сайтында сылтамалар күрсәтелгән, алар буенча, теркәлү узарга мөмкин. 

Волонтерлар арасында бүген 16 яшьтән башлап, 78-79 яшьлек апалар да теркәлү уза. Районнардан да автобуслар белән киләчәкләр. Куну мөмкинлеген дә уйлашырга була, - диде Айгөл ханым.

Волонтерларга ничек әзерләнергә?

– Идәндә ковролин булачак. Һава шартларына карап, җиңелрәк, яки җылырак кием кирәк. Ковролинда аяк туңмаслык итеп җайлы аяк киеме хәстәрләп кую зарур. Аяк-куллар, башлар капланган булырга тиеш.

Гел эш кенә түгел, буш вакыт та була. Волонтерлар белән Коръән, намаз да укыйбыз. Былтыр бергәләшеп Тәравих намазын да укып кайткан идек. 50 координатор аларны туплаячак, – диде Айгөл Биктимерова.

Республика ифтарын уздыруга ничек өлеш кертергә?

– Быел Республика ифтарын "Халык ифтары" дип атадык. VII Республика ифтарына үзеннән өлеш чыгарырга теләүчеләр 7715 номерына “Ифтар” сүзен язып смс җибәрә ала. Смс бәясе – 50 сум (элемтә операторының тарифына бәйле). Ураза тотучы кардәшен авыз ачтырасы килгән һәркем шушы исәптән һәм күбрәк күләмдә дә 7715 номерына смс җибәрә ала. Мисал өчен, “Ифтар 500” яки “Ифтар 1000”. 

Республикакүләм ифтарда бер кешене ашату уртача 500 сумга чыга. Кеше мөмкинлегенә карап акча күчерә. Кыска номерга җыелган акчалар “Зәкят” фондына җыелып барачак, фонд шушы акчаны республика ифтарына юнәлтәчәк.

iftar.tatar сайты аша финанс ярдәмен популяр акча күчерү системалары аша башкарырга мөмкин: MasterCard, VISA, Яндекс.Деньги. 

Пәйгамбәребезнең хәдисе бар бит: Кем Рамазан аенда көне буе ураза тотып, гамәл кылган кешегә авыз ачарга ярдәм итә, аңа әҗере языла, ләкин берсенеке дә киметелмәс дигән, - дип искәртте Айгөл ханым.

Cәхәр  турында

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков намаз вакытлары календарьларын төзүчеләрнең хатасын искәртеп, халыкны игътибарлырак булырга өндәде.

– Безнең Диния нәзарәте төзегән намазлар расписаниесе бар. Намаз вакытлары кушымтасында да беренче пункт “сәхар тәмам”, икенчесе “мәчетләрдә укыла” дип язылган. “Сәхар тәмам” – ул таң беленә башлаган вакыт, офыкта күренә башлаган сызык. Ягъни, шул вакытка сәхарне ашап бетерергә кирәк, ураза керә.

“Мәчетләрдә укыла” дип язып, без иртәнге намазны ярты сәгатькә соңрак билгеләдек, бу ир-ат тәһарәт алып, мәчеткә барып җитешсен өчен кирәк. Азан да ярты сәгатькә соңрак әйтелә дигән сүз. Чынлыкта иртәнге намаз вакыты кеше сәхар ашап бетергәч башлана. 

Тик, кызганыч, намаз вакытларын төзүчеләр арасында, белепме-белмиме, “сәхар тәмам” дигәч, ярты сәгать аерма белән “иртәнге намаз” яки фәҗр дип язып куючылар бар. Бу ярты сәгатьлек аерма аркасында кешеләрнең башы бутала. Ә без беләбез: кеше бер генә минутка соңга калса да, бу көн уразасы кабул ителми дигән сүз.

Намаз вакытлары календарьларын төзүчеләргә үтенеч бар: “иртәнге намаз” дигәнне “мәчетләрдә укыла” дип төзәтсеннәр иде. Хәзер азан сәхар тәмамланып, ярты сәгатьтән генә укылгач, кешеләр “без “сәхар тәмам” дип язуга карамыйбыз, азанга кадәр ашыйбыз” диләр. Бу дөрес түгел, чөнки Кояш азанны көтми. Азанны соңрак та укый алабыз. “Сәхар тәмам” дигән вакытка кадәр ашап бетерергә тиешбез, - дип аңлатты Булат Мөбарәков.

"Бер туктамый бер ел ураза тоту да Рамазандагы уразаның бер көнен алмаштыра алмый"

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт юнәлеше җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков уразага керү, авыз ачу вакытлары төгәл астрономик исәпләүләргә нигезләнеп билгеләнгәнен әйтте.

– Еш кына без Согуд Гарәбстанының, Уразага икенче көнне керүен беләбез. Бу бик мөһим. 1 көн уразаны башка вакытта өстәмә бер ел ураза да алмаштыра алмый. Шуңа күрә вакытында тоту кирәк, - диде.

Хәлең китсә, уразаны бозарга ярыймы?

Дәү әнием сөйли иде: трактор, комбайннар юк, кул хезмәте, ә ураза тоталар. Татар авылларында ул вакытта да җәйгә туры килә иде ураза. Үләләр иде, ләкин уразасын бозмыйлар иде. Үләргә өндәмим, тик үлем хәленә җиткәндә генә уразаны бозарга сәбәп булып санала. Әби-бабаларыбыз үрнәк булып тора. 

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда һаваны сүрән итә. Хәле бик авыр була икән, шәригать рөхсәт итә. Ләкин һич тотмыйча, башка айларга күчеререгә ярамый. Рамазанның бер көнен, бер туктамый бер ел тоту да аны алмаштыра алмый, - диде Булат Мөбарәков.

– Аллаһы Тәгалә үзе җиңеллек бирә. Тора-бара кеше ияләшеп китә. Сылтаулар, кирәкмәгән сәбәпләр эзләмичә, уразаны калдырмыйк, - дип куәтләде аның сүзен Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Белешмәләр - телефон аша

Рамазан аенда шәригать сораулары буенча call-үзәккә мөрәҗәгать итеп булачак. Аның номеры – 8-800-222-76-67. Эш көннәрендә сәгать 10 нан алып 16.00 га кадәр шәригатькә кагылган сораулар буенча шалтыратып, җавап ишетеп була. Әгәр бирелгән сорауга анализ ясарга кирәк икән, җавап бераздан биреләчәк. Call-үзәк Рамазан ае тәмамлангач та эшен дәвам итәчәк.

Казанда һәм Татарстанда ифтарлар кайда узачак?

Татарстанның күпләгән зур мәчетләре халыкның мохтаҗ, аз керемле, күп балалы, сәламәтлеге чикле булганнарга ярдәм итүне максат итеп, авыз ачу мәҗлесләре – ифтарлар уздырачак. Аларга теләгән һәркем килә ала. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте:
Көн саен
1. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты мәчете Казан, Һади Такташ урамы, 26
2. Гадел Казан, Оренбург проезды, 193
3. Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете Казан, Каюм Насыйри урамы, 17
4. Туган авылым Казан, Туфан Миңнуллин урамы, 14е
5. Шамил Казан, Борисковская урамы, 64
6. Ризван Казан, Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а
7. Өмет Казан, Дачная урамы, 3а
8. Тынычлык Казан, Мелитопольская урамы, 15
9. Ал Казан, Мәҗит Гафури урамы, 67
10. Зәңгәр Казан, Сара Садыйкова урамы, 8
11. Хөзәйфа Казан, Юлиус Фучик урамы, 52

Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәте
Көн саен
1. Коддус Казан, Яснополянский тыкрыгы, 16
2. Гаилә Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2
3. Дин Ислам Казан, Чишмәле урамы, 17а
4. Иман нуры Казан, Дорожная урамы, 32а
5. Бистә Нуры Габделгалләм Казан, Пионерская урамы, 5
6. Ислам Казан, Вяземская урамы, 28
Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр
7. Зәйнулла Казан, Саф урамы, 41
8. Ибраһим Казан, Локаторная урамы, 33б
9. Мәдинә Казан, Курчатов урамы, 4а
10. Шәрәфетдин Казан, Ягодная урамы, 6д
11. Әхтәм Казан, Мирская Амира урамы, 15
12. Мөслимә Казан, 1 нче Нокса урамы, 31
13. Бохара Казан, Бухарская урамы, 3а
14. Ислам Нуры Казан, Тынычлык урамы, 5а/1

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте
Көн саен
1. Ярдәм Казан, Серов урамы, 4а
2. Миргазиян Казан, Декабристлар урамы, 111
3. Жомга Казан, Ильич урамы, 4
4. Рамазан Казан, Окольная урамы, 25 б
5. Әл-Ислах Яшел Үзән районы, Осиново авылы, Казанская урамы, 8а
Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр
6. Бишбалта Казан, Клара Цеткин урамы, 14
7. Сөләйман Казан, Ютазинская урамы, 8а
8. Мәүлид Казан, Селянская урамы, 23
9. Азатдин Ирек Казан, Лагерная урамы, 111

Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы мөхтәсибәте
Ифтарлар көн саен уза
1. Нур-әл-Ислам Казан, Бигиев урамы, 36
2. Казан нуры Казан, Фатыйх Әмирхан урамы, 3
3. Салихҗан Казан, Бестужев урамы, 66а
Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр
4. Фатиха Кадыш бистәсе, Рихард Зорге урамы, 2а
5. Кыйбла Щербаков бистәсе, Молодежная урамы, 1а
6. Өмет Борисоглебск бистәсе, Школьная урамы, 4а

Чаллы мөхтәсибәте
Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр
1. Тәүбә Чаллы шәһәре, ГЭС эшчеләр поселогы, Үзәк урам
2. Ихлас Чаллы шәһәре, Сидоровка поселогы
3. Рамазан Чаллы шәһәре, Касыймов бульвары, 17
4. Әбүзәр Чаллы шәһәре, ЗЯБ, Крупской, 14а
5. Кәүсәр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 32/24а
6. Чишмә Чаллы шәһәре, Абдулла Алиш урамы, 8
7. Утыз Имәни Чаллы шәһәре, Аэродром урамы, 20

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама мөхтәсибәте
1. Җәмигъ Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 59
2. Нур Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы, 12а
3. Кызыл Чишмә бистәсе Түбән Кама районы, Кызыл Чишмә бистәсе

Яшел үзән мөхтәсибәте
Көн саен
1. Тарихи Яшел үзән шәһәре, Волгоградская урамы, 48
Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр
2. Җәмигъ Яшел үзән шәһәре, Гоголь урамы, 19
3. Тынычлык Яшел үзән шәһәре, Столичная урамы, 2в
4. Сәфәр Казан, М7 федераль трассасы 790 км, 1б  

Рамазан аенда ифтар, сәхар һәм намаз вакытларын Диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан карап барырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100