«Уразада төркем ачалар да товар саталар»: Рамазан аен баеп калу өчен файдаланырга ярыймы
Ватсаптагы төрле төркемнәрдә җырчы, челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләр ачкан уразага әзерләнү һәм аны җиңел үткәрергә өйрәтә торган төркемгә чакырулар таралды. Анда халыкка «Ураза» чатына керергә һәм аның сылтамасын танышларына да җибәрергә тәкъдим ителә.
Берничә комментарийга күз салыйк:
«Сетевиклар ураза тотарга өйрәтә»;
«Аның төбендә ни ятканын яхшы беләм мин. Елдан-ел ураза тотучылар күбәя. Ай буе төркем җыясың да, калган 11 ай реклама ясап, әйбер сатасың»;
«Ураза тоткан 1 ай – елны туйдыра».
Гөлназ Мөхәммәд: «1 ай эчендә халык файдалы киңәш алса, калган 11 аенда башка әйбер карап утырырга мәҗбүр»
Ураза тотарга өйрәткән вакытта челтәрле бизнес товарларын тәкъдим итү яки дини мәгълүмат алу нияте белән килгән кешеләрне кабат башка максатларда куллану дөресме? Бу турыдагы фикерен сорап, үзе дә ватсапта дини юнәлештәге төркем алып баручы, атаклы яучы Гөлназ Мөхәммәдкә мөрәҗәгать иттек.
Соңгы 2 елда андый төркемнәр, чыннан да, күбәеп китте. Рамазан ае – күңелгә рәхәтлек бирә торган ай. Бер аның тәмен татыган кеше алдагы елда үзе дә керә, туганын да чакыра. Ураза тотучылар елдан-ел күбәя. Бүгенге көндә дин кануннары буенча яшәмәгән бик күп кешеләр ураза тотарга омтыла, шуңа күрә төркемнәргә керә. Әлбәттә, кеше арткан саен, сораулар да арта. Аларга җавап бирү максаты белән ачылган төркемнәрне күбесенчә сетевиклар алып бара.
Халык ураза вакытында андый төркемнәргә аеруча тартыла. Рамазан ае бит ул үзгәрәк тормышта яшәү, моңа кадәр ураза тотмаган кеше өчен бер яңалык булып бара. Аның тәртипләре белән танышу, шулай ук башкалар белән бергәләп тоту җиңелрәк булганга, андый төркемнәргә язылалар. Үзләренә кирәкле мәгълүматны белеп тору өчен дә керәләр. Кемнәрдер, мәсәлән, уразасын өйдә генә тотса, кемнәрнеңдер өйдә генә утырасы килми, алар ифтарларга йөриләр. Дөрес туклану, ифтарларның кайда оештырылуы, тәрәвих намазлары вакыты – болар барысы да мәгълүмат. Бергәләп төркемнәрдә утыру бер-беребезгә ярдәм булса да, ушлы, акча эшләргә теләгән татарларыбыз өчен мондый төркемнәр – контент. 1 ай эчендә төркем туплап, тутырып куйсаң, аннан соң 11 ай рәхәтләнеп рекламаңны биреп, акча эшләргә була. 1 ай эчендә халык файдалы киңәш алса, калган 11 аенда башка әйбер карап утырырга мәҗбүр була. Төркем хуҗасы үзе теләгән мәгълүмат куярга, товарын сатарга мөмкин. Халыкны җыеп, эзләп утырасы юк, рәхәтләнеп реклама куеп, акча эшләп ят.
Мин үзем төркемнәргә сайлап кына керәм. Анализ ясыйм: кемнең төркемендә утырырга ярый, кемнекендә юк. Мин төркемнәргә каршы түгел. Гадел рәвештә, бары тик ураза савабын гына уйлап, ел дәвамында файдалы мәгълүмат бирә торган, дингә генә эшли торган төркем ачканнар икән – бик әйбәт. Аннан андый чатларны кеше аңламаслык мәгълүмат белән тутырмасалар да әйбәт булыр иде. Чөнки халык гади телдә язганны ярата. Бизнесны катнаштырмыйча, хәйләкәрлек аша эшләмичә, җыелган кешеләрне реклама өчен кулланмыйча, мондый төркемнәрне гади телдә алып баралар икән – аларның булуы әйбәт.
Алда әйткәнемчә, үзем төркемнәрдә бик сайлап кына утырам, теләсә кемгә ышанмыйм. Элегрәк дөрес туклану төркемнәрендә утырып карадым, нигезен аңладым. Хәзер алар кирәк тә түгел, алардан башка да дөрес тукланып була. Иң мөһиме – кеше үзенә нәрсә кирәк икәнен белсен. Күзәтеп баруымча, хәзер күпчелек халык үзенә нәрсә кирәген белми. Бу – гаҗәп: халык артта калган, укымыйлар, белем тупларга ашыкмыйлар.
Товар сатучыларга күптәннән ышанмыйм, хәйләкәр кешеләрне бик тиз сизеп алам.
Ковид вакытында дини төркемне үзем дә ачкан идем. Ул вакытта барыбыз да өйдә утырдык, барыбызның да эче пошты, аралашу җитмәде. Ләкин анда минем үземнең якын-тирәмдәге кешеләр генә иде. Бернинди реклама, кешенең күңелен кайтара торган әйбер куелмады. Намаз, җомга вакытларын, үзем иң кирәкле дип санаган мәгълүматны гына куеп бардым.
Мин, шәхсән, андый-мондый әйбер сизеп алам икән, андый төркемнәрдән бик тиз чыгып китәм. Чөнки бу яшерен рәвештә дә эшләнергә мөмкин. Мәсәлән, мин үзем кием сату төркемнәрендә утырам. Аларда берсе туплый кешеләрне, икенчесе шул төркемгә керә дә контактларны урлап чыга. Әзер бит, бик җиңел.
Дини төркемнәрдә дә күп вакыт аңлашылмый торган темаларга кереп китәләр. Анализлап, эзлеклелек белән куймыйлар, мәгълүматны теләсә каян алып атып утыралар икән төркемгә, мин аннан чыгып китәм.
Әле менә тагын бер төркемгә күзем төште. Финиклар, чәйләр сата торган төркем, шул ук вакытта алар анда дини әйберләр дә язалар. Ләкин мин алай бөтен нәрсәне бергә катнаштырганнарын яратмыйм, озак утырмам кебек. Ярар, төркемнең исемен дә, алдашмыйча, «Финиклар» дип куйганнар инде, – дип сөйләде безгә Гөлназ Мөхәммәд.
Әнсар хәзрәт Мифтахов: «Челтәрле бизнесны үстерү өчен ясалса, хәерле түгел»
Әнсар хәзрәт Мифтахов, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы:
«Мондый төркемнәрнең булуы, анда хәзрәтләрне дә теркәү, аларның халыктан килгән төрле сорауларга җавап бирүе – хәерле эш. Югыйсә мондый төркемнәрдә теләсә кемнең «шулай ул, болай ул, минем әбиемнән ишеткәнем бар, тегендә укыганым бар» дип буталчык, ялгыш фикерләр җиткерә башлаулары, уразага кергән кешеләрне туры юлдан тайпылдыра башлаулары бар.
Ә инде дини максатларда ачылган төркемнәрдә бизнес ясый башлаулары – кешенең нияте башка булган дигән сүз. Кеше төркемне дөрес туклану, авызны дөрес ачу, дин буенча килеп туган сорауларны чишү өчен төзи икән – бу хәерле. «Бу төркемне төзим дә, кабат аны бизнесымны алга җибәрү өчен тотам» дип төзесә, дөрес булмый. Пәйгамбәребез әйтә бит: «Һәрбер гамәл ниятләр белән кабул кылына», – ди. Шуңа күрә ниятебез төзек булырга тиеш. Барлык изге эшнең дә кабул булуы нияттән, чын күңелдән бирелеп эшләвеңнән тора. Аллаһ ризалыгы өчен, динне тарату максатында эшләнә икән – бу хәерле. Аның савабы булыр.
Мин үзем дә ураза буенча төзелгән берничә төркемдә торам. Анда сораулар килсә, администраторы безгә юллый. Без җавап бирәбез.
Ә инде челтәрле бизнесны үстерү өчен ясалса, хәерле түгелдер дип уйлыйм. Бу – кешене алдау була, аны үзенең бизнесын үстерү максатларында чакырган булып санала».
Нурулла хәзрәт: «Уразаны башлап ташлау, бер дә башламаганга караганда әйбәтрәк»
Бу темага һәм уразага кагылышлы тагын берничә соравыбызга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин да җавап бирде.
Нурулла хәзрәт, кайбер кешеләр ураза вакытында ватсапта төркемнәр ачалар да, кабат анда үз продукцияләрен сата башлыйлар. Сез мондый әйбергә ничек карыйсыз?
Һәрбер кешегә савабы ниятенә карап бирелә. Әгәр дә нияте изге икән, төркем төзегән кешегә савабы була. Әгәр дә нияте акча эшләү, сату-алу итү икән – ул кешене Аллаһы Тәгалә савапсыз калдырыр. Аннан соң төркемгә кергән кешеләр анда мәҗбүри тормасалар да була бит, теләмәсәләр чыгып китәләр.
Моны тыеп та булмый. Әгәр дә изге максат белән эшләнә икән, савап алалар. Иң мөһиме – савап булсын, ди. Савап өмет итеп эшлиләр икән – булыр. Максатлары акча эшләү икән – савабы булмас.
Ягъни, кеше «мин хәзер төркемгә халык җыеп калам да аннан соң анда акча эшли башлыйм» дип уйласа, дөрес булмыймы?
Савабы булмый инде, әйе. Әгәр максаты ихлас, халыкны дингә чакыру, белем бирү икән – савабы булыр.
Максаты үзгәреп торса?
Изге эшне аны бозып була. Изге эшне эшләдем дә савап алам, дип уйлау дөрес түгел. Мәсәлән, изге эш эшләп, мактанасың, яки аннан соң берәр начарлык эшлисең икән, ул изге эшең бетеп тә китәргә мөмкин.
Кайбер кешеләр ифтарларга йөриләр, аннан бу ифтарлардан фотолар куялар. Бу – аеруча җырчылар арасында киң таралган. Аларны: «Әле генә чишенеп җырлый идегез, инде яулык бәйләп ифтарга йөрисез», – дип тәнкыйтьләүчеләр бар. Сез моңа ничек карыйсыз?
Мин моңа уңай карыйм. Әгәр кеше яулык бәйләмичә йөри икән, аңа берәр изге эш эшләргә, яулык кияргә яки ифтарга йөрергә тыела, дигән сүз түгел. Җырчылардан шушы арада гына Айгөл Бариева яулык бәйләде, Аллаһка шөкер, Салават Миңнехановлар бөтенләй җыр өлкәсеннән чыгып киттеләр. Алар бит дингә ифтарларга, мәчетләргә йөреп, адымлап килгән кешеләр. Шуңа күрә моңа тискәре яктан карарга кирәкми, бу – дингә якынлашу.
Димәк, андый кешеләрне гаепләргә кирәкми?
Кешене тәнкыйтьләп, гаепләп утырудан бер файда да юк. Һәрбер кеше үз өстендә эшләргә тиеш. Әгәр кеше берәр изгелек эшләгән икән, аның өчен куанырга кирәк. Аның өчен куанасың икән , үзеңнең дә күңелең яхшы дигән сүз. Тәнкыйтьләүчеләр, гадәттә, үзләре шул эшне эшләмичә тәнкыйтьләп утыралар, көнләшеп.
Ягъни, ифтардан фотолар кую, селфи ясауның гаебе юк, әйеме?
Юк, әлбәттә. Фотолар аша ифтар булганын күрәләр, ифтарлар оештырылганын кеше белеп тора. Ул бит инде бәйрәм рухы барлыкка китерә.
Кеше ифтарга йөри, аннан соң яулыгын сала да элеккегечә яши башлый. Моны да уңай кабул итәсез, әйеме?
Беләсезме, яулыкны бәйләп салу, бер дә бәйләмәгәнгә караганда әйбәтрәк. Уразаны башлап ташлау, бер дә башламаганга караганда әйбәтрәк. Кеше тырышкан, яулыгын бәйләп, уразасын тотып караган. Бу – Аллаһы Тәгаләгә якынаерга бер сәбәп. Бу очракта кешегә ябышырга, аны тәнкыйтьләргә кирәк түгел.