Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эндокринолог Аделина Әбдүрәзакова: «Табиблар уразаны организмга файдалы итеп тота»

Казан республика балалар хастаханәсендә узган медицина ифтарыннан соң ураза тоту турындагы сорауларга ачыклык кертәр өчен, хастаханәнең эндокринологы, үзе дә уразада булган Аделина Рөстәм кызы Әбдүрәзаковага мөрәҗәгать иттем.

news_top_970_100
Эндокринолог Аделина Әбдүрәзакова: «Табиблар уразаны организмга файдалы итеп тота»
Фото: Республика балалар клиник хастаханәсе эндокринологы Аделина Әбдүрәзакованың шәхси архивыннан

Табиблар ничек ураза тота? Ураза тотканда сәламәтлекне саклау өчен нинди файдалы киңәшләр бирерсез?

Медицина белгечләре уразаны организмга файдалы итеп тота. Бу – ризык төрләренә, туклану моментларына бәйле.

Республика балалар клиник хастаханәсе эндокринологы Аделина Әбдүрәзакова.

Фото: © Шәхси архив

Сәхәрне калдырмаска!

Әлбәттә, беренче киңәшем: сәхәрне калдырмаска кирәк! Ул – бик мөһим компонент. Сәхәр ашалмыйча калса, ризыктан, эчемлекләрдән тыелап тору вакыты арта. Шул сәбәпле, ифтарга якынлашканда, баш авырту, баш әйләнү, күңел болганулар килеп чыгуы мөмкин. Бу очракта баш авырту көчәюе күзәтеләчәк, һәм кеше, саулыгы какшау сәбәпле, түзәлмичә, уразаны тотып бетә алмавы ихтимал.

Сәхәр туклыклы булырга тиеш. Кешенең организмындагы күзәнәкләргә һәм баш миенә энергия кирәк. Көн буена зыянсыз ураза тоту өчен глюкоза зур роль уный. Ә ачлык озаккарак сузылса, кеше организмында глюкоза май кислоталарыннан барлыкка килә башлый. Аның тискәре нәтиҗәсе буларак, кетон пәйда була. Алар сәламәтлеккә зыян китерә ала, мин алдарак әйткән симптомнар килеп чыга. Моны булдырмас өчен, ураза тотканда ашау вакытлары билгеләнгәнчә булырга тиеш.

Табиб буларак, сәхәр һәм ифтар рационнарына яшелчә-җимеш алырга киңәш итәр идем. Бу продуктлар клетчаткага бик бай, ә ул кешегә озак вакыт туклык хисе бирә.

Углеводларга килгәндә, төрле ярмалар, мәсәлән, карабодай боткасы, соры дөге, киноаны рационыгызга кертсәгез, яхшы булыр. Шулай ук тулаем бөртекле икмәк файдалы булачак.

Аксымлы азык-төлектән ит, балык бик әйбәт. Әмма сәхәргә итле ризык ашау кемгәдер авыр тоелырга мөмкин. Бу очракта йомырка, сөт ризыклары сайларга була. Ләкин сөт ризыкларыннан сару кайнау (изжога) булса, организм менюны үзгәртүне таләп итә, дип аңлагыз.

Эчемлек балансын тоту да зарур. Күпләр бу хакта оныта. Ифтарда гына су эчәләр, аннан соң бер тапкыр чәй эчәләр дә, башкача организмга сыеклыкның кирәклеген күрмиләр... Рөхсәт ителгән вакытта, һәр 20-30 минут саен су эчегез (моның өчен телефонда таймер, искәртүләр урнаштырып була). Бу – организмдагы сыеклык балансын көйләргә ярдәм итәчәк. Мөмкин булганда чәй эчәргә, каһвәне киңәш итмәс идем. Әлбәттә, моны һәркем үзе хәл итә.

Шулай ук сәхәр һәм ифтар вакытында чамасыз ашау да дөрес булмый! Гадәттәгечә ашарга кирәк. Ризыкка «тыныч» карарга киңәш бирәм. Авыз ачканда су эчү һәм финик кабу мизгеле бар, аннан соң намаз уку, һәм бу күренеш медицина ягыннан да бик уңай, дөрес. Намаз укыган арада ашказан-эчәк тракты яхшырак эшли башлый. Авыз ачкач та ашый башлау организмга өстәмә йөкләнеш тудыра.

Организмны алдан ук әзерләргә кирәкме?

Рамазан аена, ураза тотуга алдан ук әзерләнү дә яхшы. Чамасыз ашаудан баш тартып, порцияләрне контрольдә тота башлау мөһим. Яшелчә-җимешләр рационыгызда һәрвакыт мул булсын. Күпләр чамасыз ашый, һәм организм моңа күнегеп китә. Ә ураза башлангач, кеше организмы берникадәр стресс кичерә. Шуңа күрә, кайберәүләр тәүге көннәрдә ураза тотуның авыр булуына зарлана.

Ураза тоту медицина ягыннан чынлап та файдалымы, Аделина Рөстәмовна?

Медицина күзлегеннән караганда, зыянга караганда файдасы күп! Гомумән, дөрес итеп ризыктан, эчемлекләрдән тыелып торылса, фәһеме шактый зур. Кеше холестерин югарылыгы белән интексә, ураза тотканда, ул түбәнәя башлый. Бу холестерин запасларының «яндырыла» башлавы белән бәйле. Шундый ук хәл глюкоза белән күзәтелә. Ураза тоту диабет алдында булган кешеләргә дә уңай йогынты ясый ала. Тәүлек эчендә җыелган калорийлар да ураза вакытында аз күләмдә була.

Уразаның сәламәтлек ягыннан тагы бер уңай ягы бар. Мәсәлән, артык авырлыклары (симерү стадияләрендә) булганнарның саулыгы яхшыра ала. Билгеле, артык симезлек – диабетка да туры юл. Ә авырлык бик аз булса да кими икән, димәк, канда глюкоза да түбәнәячәк.

Шулай ук бу чорда кеше рухи яктан да дәвалану мөмкинлегенә ия. Ул дингә тартыла, аның дәвалануга ышанычы арта. Күпчелек чирләр кешенең психосоматик торышыннан килә. Ә ураза вакытында тыныч күңел халәте, стресслар һәм депрессия кебек күренешләр бик булмау сәбәпле, кешенең хәле әйбәтләнергә да мөмкин.

Кем өчен ураза зыянлы булуы ихтимал?

Әлбәттә, балигъ булмаганнарга, балаларга ураза тоту киңәш ителми. Аларның организмнары үзгәрешләр кичерә, үсеш вакыты. Алар өчен ураза тоту стресска әверелүе дә ихтимал. Шулай ук ач торуга балаларның реакцияләре төрле булуы көн кебек ачык. Балаларда метаболизмнар тизрәк булуы белән аерылып тора. Зур кеше организмы 24 сәгать дәвамында ач тора алса да, баланың 4 сәгать үтүгә үк тукланасы киләчәк, хәле начарлануы да мөмкин. Шуның өчен балаларга ураза тотудан тыелырга кирәк.

Йөкле хатын-кызларыбызга һәм күкрәк сөте белән нәниләрен тукландыручы аналарга ураза кагыйдәләрен үтәү тыела.

Өлкән кешеләргә килгәндә, авыр хроник чирләре булганнарга ярамый. Даими дарулар кулланып торырга тиеш булганнарга да киңәш ителми. Тоткан очракта хроник авырулар көчәеп китәргә мөмкин. Мондый «батырлык»ның аяныч тәмамлануын онытмасыннар иде.

Беренче һәм икенче типтагы шикәр диабеты, ашказан-эчәк тракты авырулары белән сырхауларга һәм җәрәхәтләре булганнарга ураза тоту катгый тыела. Чөнки шулай ук күңелсез хәлләргә дучар булулары бар.

Республика балалар клиник хастаханәсе эндокринологы Аделина Әбдүрәзакова.

Фото: © Шәхси архив

Йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга да, гадәттә, көненә 2-3 тапкыр дару эчү кирәк. Әлбәттә, монда табиб күрсәтмәләренә бәйле. Кемгәдер иртүк сәхәр һәм кич ифтар вакытында таблетка кабу да җитә.

Инсульт һәм инфаркт кичергәннәргә, хроник йөрәк җитешсезлеге белән авыручыларга ураза тоту хәвефле! Организмга сыеклык кермәү сәбәпле кан куеру куркынычы яный...

Шуңа күрә, беренче чиратта табибтан консультация алсагыз, рисклар булмаячак!

Күпләр, ураза тота башлагач, баш авыртуына, йокы килүгә зарлана...

Баш авыртуы беренче көннәрдә була, гадәттә. Бу – организм үзенчәлекләре, аның әлеге халәткә өйрәнүе белән аңлатыла. Моңа аеруча туклыклы матдәләр дефициты да тәэсир итә. Инде тәүге көннәр үткәч тә саулык белән проблемалар килеп туса, рационны яңадан ныклап карап бетү кирәк. Сәхәр ашамаучылар бу хәлгә ешрак дучар булырга мөмкин. Шул ук вакытта углеводлар, аксымнар, витаминнар аз булуыннан сәламәтлек какшау да була. Күпләр сәхәр һәм ифтар ашлары вакытында татлы-баллы ашамлыкларны артык күп ашыйлар. Ә бит әлеге төр азык-төлектән организмда углеводлар тиз таркалып бетә. Иң яхшысы бу вакытта: барлык татлы ашамлыкларны яшелчә-җимешләргә алмаштырырга. Мәсәлән, финиклар бик файдалы. Алар баллы да, туклыклы да!

Организм ураза тотуга әзерләнмәгән булса, баш авыртуы, баш аңгыраюы мөмкин. Алдан ук Рамазан аена кадәр булган өстәмә көннәрдә ураза тотып карап та организмны әзерләргә була бит. Мәсәлән, динебез буенча һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе тоту ярый.

Җаваплырыгыз өчен рәхмәт, Аделина Рөстәмовна! Дин кардәшләребез өчен файдага булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100