Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамдагы үсемлек чүлмәкләренә ияреп өйгә кергән елан хуҗабикәне чаккан

news_top_970_100

АКШның Оклохома штатында яшәүче хатын караваттагы мендәрдә агрессив елан тапкан. Елан бу хатынны чаккан. Бу турыда «Лента.ру» яза.

Донна Братчун исемле хатын сүзләренчә, ул мендәрне күпертергә җыена. Шул чакта кулына ниндидер очлы әйбер кадала. Хатын мендәрне ыргыта һәм аның астыннан елан чыга. Хатын шок кичерә, мизгелгә катып кала.

«Өйгә керүе – бер хәл, караватка менеп, мендәр астына яткан бит», – ди ул.

Хатын бераз аңына килгәч, кулына карый һәм елан тешләре эзен күреп ала. Ул ирен чакыра, ире перчатка киеп, еланны тота һәм контейнерга сала. Ул еланның агулы булмавын ачыклый.

Кыргый табигать буенча белгеч Кайла Джоуб сүзләренчә, мондый еланнар кимерүчеләрне һәм агулы рептилияләрне ашый. Алар 2,5 см зурлыктагы тишекләргә керә ала. Кышын елан җылы урын эзли. Джоуб фикеренчә, бу елан чүлмәктәге үсемлекләр белән өйгә кергән булуы ихтимал. Алар урамдагы чүлмәкләрне өйгә алып кереп куйган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100