Уралга барган журналист күзәтүе: «Монда татарлар баш иеп тә яшәми, масаеп та йөрми»
Урал таулары тирәсендә татарлар ничек яши? Аларны нәрсә борчый, нинди үзенчәлекләре бар? Анда татарлык ни дәрәҗәдә сакланган? «Татар-информ» хәбәрчесе Свердловск өлкәсенә, Екатеринбург шәһәренә баргач күргәннәре белән уртаклаша.
Октябрьнең икенче яртысында татар тарихчылары делегациясе «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендә Башкортстан Республикасына баруы турында язган идек. Ул сәфәр Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләренә дәвам итте. Аның максаты — Урал төбәкләрендә яшәүче татар тарихчылары белән очрашу, якыннан танышу, фикер алышу иде.
Без, юлчылар, Туймазыда булганның икенче көнендә Свердловск өлкәсенең башкаласы Екатеринбургка кузгалдык. Юл көнбатыштан көнчыгышка таба Башкортстанны тулысынча үтә, шуңа күрә күрше республиканың табигатен озаклап күзәтү мөмкин булды. Урал тауларының калкулыклы итәкләре, тау сыртларына сыенган авыллар могҗиза сыман күренеп кала. Таудан төшкәндә ачыла торган күренешләрдән тыннар кысыла. Көзге тау искиткеч матур! Ул төсләргә шулкадәр бай. Чиләбе өлкәсе җирләренә якынлашкан саен, таулар биегрәк менә һәм табигать күренешләре дә үзгәрә бара.
Туймазыдан иртән чыгып киткән автобус Екатеринбургка төнлә генә барып җитте. Безне биек биналарга бай шәһәр каршы алды. Төрле урыннан калкып чыккан һәм төсле бизәкләр белән яктыртылган биек йортлар Екатеринбургка драйв, заманча колорит өсти. Биредә яңа биналарның күбесе, шул исәптән йортлар да утыз каттан биегрәк итеп салынуына игътибар иттем.
Муса Җәлилгә яңа ачылган бюст — Свердловск өлкәсендә татар шәхесенә куелган беренче һәйкәл
Безнең Екатеринбургка баруыбыз Халыклар дуслыгы паркында тантаналы рәвештә Муса Җәлилгә бюст ачылышына туры килде. «Урал татарлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Суфия Таминдарова Муса Җәлилгә бюст ачуны Екатеринбург татарлары өчен тарихи вакыйга дип атады, чөнки бу Свердловск өлкәсендә татар шәхесенә куелган беренче һәйкәл булган. Герой-шагыйрь бюсты — Казан бүләге. Аны Санкт-Петербургта койганнар. Авторы — сынчы Венера Абдуллина.
Суфия Таминдарова сүзләренчә, Екатеринбургта Муса Җәлилгә бюст куюны хакимият белән килештерү һәм сынны ясау өчен ярты елга якын вакыт үткән. Моңарчы бу мәсьәлә 36 ел буе хәл ителә алмаган.
Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Россия Герое Дамир Йосыпов, Свердловск өлкәсе хөкүмәте вәкилләре, депутатлары, Татарстанның Урал федераль округында даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Екатеринбург татарлары, Казаннан килгән тарихчылар катнашты.
— Свердловск өлкәсендә Муса Җәлил бюстын булдыру турында фикер күптән бар иде. Өлкә җитәкчелеге белән бу мәсьәлә хәл ителеп, Екатеринбург Җәлил бюсты куелган шәһәрләр санын арттырды, — диде Васил Шәйхразиев.
Милли Шура рәисе Свердловск өлкәсенә Муса Җәлилнең ике бюсты кайтартылганын әйтте. Икенче сын Җиңү көнендә Серов шәһәрендә куелачак.
Хәйдәр Гыйльфанов Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен сәнгатьле итеп укыды. Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктуганов Герой-шагыйрь бюсты Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсенең дуслыгы һәм төбәктә милләтләр дуслыгы символы буларак сакланачагын әйтте.
Россия Герое Дамир Йосыпов мәйданга җыелган халыкка Муса Җәлилнең батырлыгы турында сөйләде һәм бу сынны Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында хәтер булып торачагын әйтте. Мәйданга җыелган халык Дамир Йосыповны аеруча җылы каршы алды. Тантаналы чара тәмамлангач, аның белән фотога төшәргә теләүчеләр зур гына чиратка тезелде.
Кызыл тасма киселгәннән соң, Татарстаннан килгән кунаклар паркта алмагачлар утыртты.
Суфия Таминдарова иҗтимагый оешма исеменнән шәһәрнең берәр урамына Габдулла Тукай исеме бирү артыннан йөриячәген әйтте. Аның сүзләренчә, шәһәрдә татар шәхесе исемен йөрткән әлегә бер урам да юк икән.
«Монда татарлар Екатеринбургка нигез салынганнан бирле яши»
Муса Җәлилгә бюст ачылышы вакытында мин «Екатеринбургта татар бистәсе» проекты җитәкчесе, Ural.tatar порталы редакторы Илдар Хәбибуллин белән танышып, аралашып алырга өлгердем. Илдар Екатеринбургта туып үскән. Профессиясе буенча, ул - төзүче. Аның төзелеш проектлары ясау буенча зур булмаган оешмасы бар.
— 2006 елда интернет форумда Екатеринбург татарлары белән аралаша башладым да, иҗтимагый тормышка кереп киттем. 2007 елда татар яшьләренең «Яшен» иҗтимагый оешмасын төзедек. Ул вакытта мин аның рәисе итеп сайландым. Хәзер аны башка кеше җитәкли. Оешманың эшчәнлеге бик мөһим, чөнки ул татар яшьләрен берләштереп тора. Киләчәгебез яшьләр кулында бит. Өлкәннәр болай да гореф-гадәтләрне, йолаларны, телне белә, ә яшь буын әкеренләп милли хисләрне югалта бара. Милләтне үстерү өчен яшьләрне берләштерергә, аларга милли хисләрне сеңдерергә кирәк.
«Яшен”нең әгъзасы булып торган кешеләрне генә санасак та, меңнән артадыр. Оешма үткәргән чаралар берничә дистә мең татарны колачлагандыр. Безнең аудитория бик зур иде, — дип таныштырды үзе белән Илдар Хәбибуллин.
Ул бүгенге көндә «Яшен» оешмасының әгъзасы булмаса да, татар иҗтимагый тормышы белән кызыксынып, кирәк вакытта оешма җитәкчеләренә фикерләрен, киңәшләрен биреп тора.
— Екатеринбургта күпчелек халык татарларны диаспора итеп кенә кабул итә. Чынлыкта, без төпле халык һәм сан буенча икенче урында торабыз. Свердловск өлкәсенең төньяк-көнбатышында кырыклап татар авылы бар. Монда татарлар Екатеринбургка нигез салынганнан бирле яши. Шәһәр үскән саен, милләттәшләрнең дә саны арта бара. Безгә үзебезнең лаеклы милләт икәнебезне күрсәтеп торырга кирәк, — ди Илдар Хәбибуллин.
Екатеринбургта мәчетләр җитмәүне Илдар Хәбибуллин татарлар өчен иң зур проблема дип атады. Дини бәйрәмнәрдә бу бигрәк тә нык сизелә икән. Аның сүзләренчә, гает намазын күпләр мәчетләрнең ишегалларында укый. Мәчеткә татарлар гына түгел, башка милләт кешеләренең дә йөрүен искәртергә кирәк. 1,5 млн халкы булган шәһәрдә кимендә 300 мең мөселман булуын фаразлый әңгәмәдәшебез. Берничә ел элек шәһәрнең тарихи үзәгендә җәмигъ мәчетенә нигез салу планы булган, ләкин ул тормышка ашмаган. Мәчет өчен күзалланган урында башка объект төзеп куйганнар.
Агафуровларның Япониягә кадәр территориядә сату нокталары булган
Әңгәмәдәшем данлыклы Агафуровлар нәселе тарихы белән дә таныштырды.
— Екатеринбургта яшәгән абыйлы-энеле Агафуровлар XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Себер–Урал төбәгендә иң данлыклы сәүдәгәрләр булганнар. 10 октябрьдә без аларның аталары Хисаметдин Агафуровның тууына 190 еллыкны билгеләп үттек. Ул Екатеринбургка Казан губернасыннан патша хезмәтенә килгән һәм, хәрби эшеннән отставкага чыккач, монда төпләнеп, сәүдә эшен башлап җибәргән. Хисаметдиннең өч улы — Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин аталарының эшен дәвам итеп, Екатеринбургта «Агафуровлар сәүдә йорты”н булдырганнар. Тора-бара сәүдә империясе зурайган, ә 1913 елга Польшадан алып, Япониягә кадәр территориядә сату нокталары ачылган. Аларда арзанлы көнкүреш кирәк-яракларыннан алып, кыйммәтле зәркән эшләнмәләренә һәм француз ислемайларына кадәр булган. Агафуровларның мал-мөлкәте Октябрь инкыйлабыннан соң большевиклар кулына күчкән, — дип тарихка кыскача күзәтү ясады Илдар Хәбибуллин.
Агафуровлар нәселе үзләреннән соң шәһәргә бай мәдәни мирас калдырган. Екатеринбург үзәгендә татар архитектурасы үрнәге буенча салынган йортлар бүген дә исән. Аларның берсендә Татарстанның Уралдагы вәкаләтле вәкиллеге, икенчесендә музей урнашкан.
Без Агафуровлар мирасына нигезләнеп, архитектура һәйкәлләрен берләштергән «Екатеринбургта татар бистәсе» проектын гамәлгә ашырабыз. Алда әйтелгән ике йорттан тыш, моңа дүрт мәчет, берничә борынгы агач бина керә. Соңгы арада тарихи архитектура кыйммәтләренә ихтыяҗ артты. Без үзебезнең кем икәнебезне белер өчен, тарихи мирасыбызны өйрәнергә тиеш, — дип сөйләде Илдар Хәбибуллин.
«Уралдагы татар мәдәниятен бөтен дөньяга горурланып күрсәтерлек авыллар бар»
Екатеринбургта Татарстанның Урал федераль округында даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов белән сөйләшеп алырга мөмкинлек туды.
— Свердловск өлкәсендә рәсми рәвештә 143 мең татар исәпләнә. Пермь, Курган, Чиләбе өлкәләре татарларын да кушсак, Уралда ярты миллион милләттәшебез яши.
Екатеринбургта ун иҗтимагый татар оешмасы эшли. Даими вәкиллек каршында шушы оешмаларның шурасын оештырдык. Төп чараларда бергә булырга тырышабыз. Әлбәттә, аларның һәрберсенең үз амбициясе бар, төрле чаклар булгалый. Шуңа да карамастан, без берләшеп, матур итеп эшләргә тырышабыз, — диде Хәйдәр Гыйльфанов.
Җитәкче сүзләренчә, Свердловск өлкәсендә ел саен кырыклап Сабантуй үтә. Башкада Сабантуйлар илле еллар дәвамында оештырыла икән. Күп еллар дәвамында «Саф чишмә» татар газетасы басыла, «Яңа Гасыр» телеканалының корпункты эшли. Свердловск өлкәсендә 19 мәктәптә татар теле укытыла. Шуларның унбишендә татар теле атнасына 2-3 сәгать, ә дүртесендә факультатив буларак керә.
— Гомумән алганда, Уралда татарлар баш иеп тә яшәми, масаеп та йөрми. Алар үз хокукларын аңлап, хакимияткә үз сүзләрен җиткерә белә. Хакимият татарларга булдыра алган кадәр ярдәм итеп тора, — диде Хәйдәр Гыйльфанов.
Свердловск өлкәсендә 43 татар авылы бар икән. Аларның күбесе көнбатышта — Башкортстан Республикасы белән Чиләбе өлкәсе чикләрендә урнашкан. Шулар арасында Уралдагы татар мәдәниятен бөтен дөньяга горурланып күрсәтерлек авыллар бар. Шундыйларның берсе — Әрәкәй авылы. Аны Татарстанның даими вәкиле дә мактап телгә алды.
Һәр авылның үз чигү бизәге бар
Шушы урында без Әрәкәй авылына күчәбез. Сентябрь башында мин төбәк тарихын өйрәнүчеләр делегациясе составында анда булып кайткан идем, ләкин авыл турында мәкалә язылмыйча калды. Күрәсең, вакыты хәзер җиткәндер.
413 кеше исәпләнгән авылның зур гына Милли-мәдәни комплексы бар. Ул район үзәкләрендә генә була торган мәдәният сараен хәтерләтә. Анда китапханә, заманча концертлар залы, экспонатларга бай музей, спортзал бар. Әрәкәй авылы һәм анда кайнаган мәдәни тормыш белән комплексның җитәкчесе Салават Гобәев таныштырды.
— Түбән Сырга районында ун татар авылы бар. Аларда тулаем җиде меңнән артык татар яши. Бу район халкының 15 процентын тәшкил итә. Без сан буенча районда икенче милләт, — диде Салават Гобәев.
Милли-мәдәни комплекс 1980нче еллар азагында төзелә башлаган да, 1990нчы елларда төзелеш тукталып торган. Бина 2012 елда гына кулланышка тапшырылган. Авыл халкы аны 20 елдан артык көткән. Хәзер монда ел саен дистәдән артык төбәкара бәйгеләр һәм фестивальләр уза. Зур булмаган авылга бәйгеләр вакытында төрле төбәкләрдән берьюлы биш йөздән артык кунак килә икән.
Уралның табигате искиткеч матур, шуңа күрә авыл тирәсендә турбазалар күп. Ял итәргә килүчеләргә җирле халыкның мәдәнияте, көнкүреше кызык. Әрәкәйдә туристларга күрсәтерлек әйберләр күп. Милли киемнәр, гореф-гадәтләр биредә буыннан буынга күчеп сакланган.
— Без, турбазалар белән килешү нигезендә, Уралга килгән туристларны кабул итәбез, үзебезнең гореф-гадәтләрне, фольклорны күрсәтәбез, милли ашлар белән сыйлыйбыз. Бу мәдәният йорты өчен бюджеттан тыш акча җәлеп итү юлы инде, — диде Салават Гобәев.
Уралда яшәүче татарларның милли киемнәре аерым игътибарга лаек. Алар кара тукымага төрле бизәкләр чигелеп эшләнә. Чигү һөнәре авылда бүгенге көндә дә сакланган. Һәр авылның үз чигү бизәге бар һәм алар бер-берсен кабатламый. Мәсәлән, Әрәкәй авылының бизәге — көнбагыш чәчәге. Шул бизәкләрдән җирле халык кемнең кайсы авылдан икәнен белә. Чигү үрнәкләре буыннан-буынга күчеп бара икән.
— Үткән гасырда безнең якларда төсле тукымалар булмаганга, кара сатинга зур орнаментлар чигү гадәткә кереп калган. Бөтен кеше дә кап-карадан киенсә матур булмас иде. Зур бизәкләр чигеп, әбиләребез матур күренергә тырышкан. Заманалар үзгәрсә дә, безнең милли киемнәрне кара тукымадан тегү бүгенгә кадәр сакланган. Бездә һәр хатын-кыз чигә белергә тиеш. Бизәкләр тулысынча тамбурлы чигү белән эшләнә. Бер күлмәк биш метрлы тукымадан тегелә. Күптән түгел шуны ике кыз ярты ел буе чикте. Ул бик вак эш, — диде Салават Гобәев.
Киемнәрнең кулдан чигелгәненә читтән килгән кешеләр ышанмый икән. Эчен әйләндереп карагач кына аларның кулдан эшләнгәне күренә. Дөресен генә әйткәндә, башта үзем дә ышанмадым. Шулкадәр зур бизәкләрне тигез итеп кул белән чигү өчен никадәр осталык һәм пөхтәлек кирәклеге күз алдына да килми.
Милли киемнәргә килгәндә, Әрәкәй авылында электән йон оекларның кунычын тезгә кадәр бәйләгәннәр. Бүген дә ул популяр. Сарык йоныннан эшләнгән озын кунычлы оеклар авылда сатуда бар. Туристлар аларны яратып ала икән. Сатучылар миңа да тәкъдим иттеләр, ләкин андый оек киеп ияләнмәгәч, алмадым.
Милли-мәдәни комплексындагы музейны алдарак телгә алган идем. Алты мең ярым ядкәре булган мирасханә белән дә танышып чыктык. Анда Сырга елгасы буеннан табылган XII–XIII гасыр экспонатларына кадәр бар, ләкин күпчелек әйбер — үткән гасыр ядкәрләре. Хатын-кызларның бизәнү әйберләре, милли киемнәр, чигелгән кулъяулыклар, көнкүреш кирәк-яраклары бер генә кунакны да битараф калдырмыйдыр.
Мәдәни комплекста киң танылган һәм халык коллективы исемен йөрткән «Сәрдария» җыр һәм бию ансамбле эшли. Аны 1958 елда ук Пермь краеннан килгән Сәрдария исемле яшь укытучы оештырып җибәргән. Ансамбль чит илләрдә, Россиянең күпчелек төбәкләрендә чыгышлар ясаган һәм бүген дә актив эшчәнлек алып бара. Коллективка уңышлы хезмәте өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобус бүләк иткән. «Сәрдария» ансамбленең чыгышын миңа да күрергә насыйп булды.
Авылда революциягә кадәр ике катлы мәдрәсә булган. Аны алты телне камил белгән һәм хаҗи булган Ситдыйк Мөҗип улы Хәкимов тоткан. Мәдрәсәнең беренче катында ул үзе яшәгән, ә икенче катында балалар укыткан. Мөгаллимнең гомере 1930нче еллардагы репрессиядә өзелгән.
1905 елда авылда рус-татар башлангыч мәктәбе ачыла. 1960нчы елларда ул җидееллыкка әверелә. Бераздан ул сигез һәм тугыз еллык рус-татар мәктәбенә әйләнә.
Тугыз еллык мәктәп балалар бакчасы белән бергә 2015 елда ябыла. Балалар көн саен автобуста ун километр юлны үтеп, Михайловск шәһәренә укырга йөри.
Ачык мәгълүматларга караганда, Свердловск өлкәсе буенча 1992 елдан бирле халык саны кими бара. Шул ук вакытта өлкәнең татар авылларында бу күренеш күзәтелми. Демография начар якка үзгәрмәгән Әрәкәй авылында мәктәпнең ябылуы гаҗәп күренә.
Табынга башта чәй китерәләр
Әрәкәйдә милли үзаң да, дин дә көчле кебек тоелды. Авыл халкы дини традицияләргә тугры, мәчеткә йөри. Төрле төбәкләрдән җыелган кунаклар хөрмәтенә авылда Коръән ашы уздырдылар. Мәдәни комплексның спорт залына ике йөзләп кеше өчен табын әзерләнгән иде. Башта табын артына ир-атлар узды, аннары аерым өстәлгә хатын-кызлар утырды.
Дога кылынмыйча ризыкка кагылырга ярамый дип кисәтелде. Коръән укылгач, ризыклар Уралдагы традицияләр буенча чыкты. Башта чәй китерделәр. Аннары тирән тәлинкә белән эре итеп туралган кәбестә, бәрәңге, кишер, ит чыкты. Бу ризыктан соң токмачлы аш авыз иттек. Соңыннан компот белән бәлеш китерделәр. Салават Гобәев бөтен йортта да бәйрәм табынына ризыклар шундый тәртиптә чыга диде.
Әрәкәйдә күргәннәрдән соң, Казанга кадәр мең километр араны поездда рәхәтлек хисе белән кайттым.