Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уралда бер тәүлектә икенче тапкыр җир тетри: галимнәр фикере нинди?

Җир яши, киңәя, шунлыктан җир асты тирбәнешләре нормаль күренеш, ди галимнәр.

news_top_970_100
Уралда бер тәүлектә икенче тапкыр җир тетри: галимнәр фикере нинди?
Уралда соңгы тәүлектә икенче тапкыр җир тетрәде. Бүген 12.27 сәгатьтә Чиләбедәге Катав-Ивановск кешеләре җир тетрәүне тоеп алган. Бу турыда bash.news хәбәр итте.

Моңа кадәр Уфадан 133 км ераклыкта 5,5 магнитудалы җир тетрәү төнге өч тирәсендә теркәлгән иде. Башкорстанның барлык экстрен хезмәтләренә меңгә якын шалтырату килгән. Социаль челтәрлдә паника чыккан иде. 

Җир яши, киңәя, шунлыктан җир асты тирбәнешләре нормаль күренеш. Башкортстандагы төнге җир тетрәүне география фәннәре кандидаты, Акмулла исемендәге Башкортстан өстәмә белем бирү институты каршындагы география укытучылары курсы җитәкчесе, профессор Ринат Фәтхуллин шулай шәрехләгән. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итте.

Агентлык хәбәрчесе белән әңгәмәдә галим Уфада берничә ел элек җир тетрәве булганлыгын әйткән. Ул чакта ашыгыч хезмәтләр Октябрь проспекты халкын эвакуация турында кисәтергә мәҗбүр булган.

Икенче эксперт – география фәннәре кандидаты, Россиянең мактаулы геодезисты, профессор Геннадий Турикешев Татарстанның күрше республикада җир тетрәүләре булырга мөмкин дигән. Ул Архангельский районында 19 гасырда көчле җир тетрәвен искә төшергән.

Эпиүзәк Чиләбе өлкәсендә булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 6 баллга кадәр җиткән җир асты тетрәүләре Башкортстанга килеп җиткәнче йомшарган һәм республикада электр, газ, су белән тәэмин ителешкә зыян килмәгән. Зыян күрүче кешеләр дә юк. Шул ук вакытта йорт хайваннары үзләрен тыныч тоткан, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100