Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Фатир стеналарында - зур-зур ярыклар, җен йөри дип уйладым". Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә җир тетрәгән

4 сеннән 5нче сентябрьгә каршы төндә Көньяк Уралда 5,5 баллы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта "Россия фәннәр академиясенең бердәм геофизик хезмәте"нә сылтама белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе хәбәр итә.

news_top_970_100
"Фатир стеналарында - зур-зур ярыклар, җен йөри дип уйладым". Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә җир тетрәгән
Чиләбенең "Первый областной" каналы хәбәр итүенчә, җир тетрәүнең үзәге Башкортстан белән чиктәш Катав-Ивановск районынында булган. Бу хәл 3:58 сәгатьтә теркәлгән. Шаһитлар әйтүенчә, сәгать дүрт тирәсендә көчле җир тетрәүдән уянганнар. Җир тетрәү якынча секунд барган, якынча дүрт селкенү сизгәннәр. "Шкафтан бөтен әйберләр коелып бетте, стеналарда зур ярыклар, түшәмнән штукатурка коелды", - дип сөйләгән каналга шушы районда яшәүче Дмитрий Мышко. 



Катав-Ивановскта иртән хастаханәне эвакуацияләгәннәр, чөнки бина стенасында ярыклар барлыкка килгән. Хәзер авыруларны башка бинага күчерү турында сүз бара. Катав-Ивановск районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Көньяк Урал сейсмик яктан актив зоналарга керми. Монда җир тетрәүләрнең булганы юк диярлек, соңгы җир тетрәү 2006 елда шул ук Катав-Ивановскта булган, аның көчен 4 балл дип бәяләгәннәр. Экспертлар бу җир тетрәүне дә алдан фаразламады, якын арада җир тетрәмәячәк дип ышандыралар. Әмма җирле халыкта җир тетрәү паника китереп чыгарган. Бу җир тетрәүләрне шахталарда алып барылган шартлаулар белән бәйләп аңлатканнар, әмма белгечләр бу фаразны кире каккан. 

"Ишек, шкаф селкенгән, карават вибрацияләнгәнгә уянып китте, бик куркыныч булды", - дип сөйләгән Чибәркүл шәһәреннән Алена Красноперова. Чиләбе губернаторы Борис Дубровский каза күрүчеләргә ярдәм оештыру турында фәрман биргән.

Башкортстанда җир тетрәүне Белорецк, Салават районнарында һәм Уфада сизгәннәр. Җир тетрәүдән тән җәрәхәтләре алучылар юк. 



Башкортстан төркемнәрендә җир тетрәү турында язышалар. "Дүрттә диван селкенгәннән уяндым, мин бала белән бер урында йоклыйм, ирем күрше бүлмәдә. Фатирда җен йөри дип уйладым, ирем янына барырга курыктым, телефоннан аңа шалтыраттым, ул уянып, нәрсә булды дип кычкыра. Мин тизрәк кил дигән идем, төш күрдеңме әллә ди. Аннары күчеп ятты. Мин иртәнгә кадәр йокламыйча, баланы сакладым. Ә иртән җир тетрәгәнен белдем", - дип язган Уфадан бер ханым.

Фотолар chelyabinsk.74.ru сайтыннан алынды.




Көньяк Уралда иң көчле җир тетрәү 1914 елда теркәлгән булган. Бу җир тетрәүне өч иң көчле җир тетрәүләр исемлегенә керткәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100