Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Урал кубогы”: татар көрәшенең бүгенге хәленә шундый турнирлар бәя бирә

Пермь краеның Кунгур шәһәренә бәйрәм килде! Кунгур халкы көрәш буенча “Урал кубогы” ярышларын бәйрәм буларак кабул итә. Үзләре дә кунакларга бәйрәм ясарга тырыша. Илнең әлеге тарихи шәһәрендә Россиякүләм ярыш инде икенче тапкыр уздырыла. Быел турнир 10-12 ноябрь көннәрендә илнең бил алыша белгән көрәшчеләрен “Зәңгәр кит” физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә кабул итеп алды.

news_top_970_100
“Урал кубогы”: татар көрәшенең бүгенге хәленә шундый турнирлар бәя бирә
Егетләр бил алышты, ә “Татар-информ” хәбәрчесе ошбу турнирлар аша көрәшебезнең чит төбәкләрдәге хәленә бәя биреп булганлыгын аңлады.

ЧИТЛӘРГӘ КИТЕП КАРА!

...Ир-егетләр бил алышкан келәмдә көрәш башланырга да өлгермәде, Татарстан данын яклаучы Арча егете Фаяз Зариповны санаулы секундлар эчендә Пермь көрәшчесе Илшат Зекрин аркасына салды. Келәм читендә басып торган Татарстан вәкилләрен артларына утыртырга һәм ике сәгать алдан чаба торган Кунгур вакытына иярергә – “йокыдан” уянырга бер дигән сәбәп булды бу. Ахыр чиктә Илшат көмеш медаль иясе, әлеге оттыруның очраклылык булуын исбатларга тырышкан Фаяз бронза медальгә кадәр барып җитә алды, ә Татарстан командасы кубоклы булды.

– Турнирга иң көчле көрәшчеләрне генә алып килмәдек. Безнең төп максат яшь, өметле, республика ярышларында инде призерлар рәтендә күренә башлаган көрәшчеләргә юл ачу, аларның тәҗрибәсен арттыру, – дип фикерен җиткерде Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин. – Әнә, башкортлар беренче номерлы көрәшчеләре белән килгән. Шуңа да да келәмдә җитди көндәшлек бара.

Ә хуҗалар инде үз егетләре өчен чемпион калганнан да болайрак итеп сөенеште.

– Кунгур районының татар авылларында көрәш секцияләрен ачтык. Авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы татар кешеләре, хөкүмәтнең эчке сәясәт департамендагы милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге дә бу мәсьәләдә теләктәшлек күрсәтә, урындагы иганәчеләр булыша. Нәтиҗәдә көрәш белән шөгыльләнүчеләр арта, ярышларга йөрергә мөмкинлекләр туа, – дип куанычлы эшләре белән уртаклашты Пермь крае көрәш федерациясе президенты Рамил Мөхәммәдиев. – Моңа кадәрге елларда татарча көрәш Пермь төбәге авылларында күбрәк танылу алган булса, хәзер милли спорт төренең төп үзәге Пермь шәһәренә күчте. Көрәшнең шәһәрдә киң җәелә баруы сөендерә. Шәһәрдә башка спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуын да искә алсак, көрәшебез көндәшлеккә сәләтле спорт төренә әйләнә, дигән сүз. Авылларда эш бетү сәбәпле, яшьләр шәһәргә тартыла. Шуңа да Пермьдә көрәш белән шөгыльләнүче яшьләр, студентларның саны арта бара.

...Турнирда “алтыннар”ны Татарстан һәм Башкортстан көрәшчеләре тигез итеп бүлешә алмады – 14 мөмкинлектән 7 алтын медаль Татарстанга кайтса, 6 “алтын”лы Башкортстан көрәшчеләре бер медальне Пермь көрәшчесенә “калдырды”. Келәм читенә басып, көрәшүчеләр күп, ләкин Татарстан белән Башкортстан гына ота, дип “90 нчы еллар җыры”н сузып булмый шул хәзер. Бу юлы Пермьнәр башкача җырларга өйрәтте.

– Көрәш үсеше алга киткән төбәкләр рәтендә Татарстан белән Башкортстан гына түгел, Оренбург, Чиләбе, Марий Эл, хәтта Себер төбәкләре дә бар, – ди бу уңайдан Россия көрәш федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов та.

ИЛДУС АБЫЙНЫҢ ЗАРЫ

Пермьдә көрәш секцияләре ачарга мөмкинлек таба алулары турында сөйләшкәндә, көрәш дөньясында исеме яхшы таныш Мари Эл тренеры, инде сигезенче дистәсен ваклап баручы Илдус Гарипов үз төбәкләрендәге хәлнең бик үк шәпләрдән булмавын җиткерде. Төбәктә көрәш мәктәбен ябып куйганнар.

Шулай булгач, нишләп әле әлегедәй спорт остасы исемен бирә торган Россиякүләм турнирны Татарстанда да оештырып карамаска? Республикада моны күптән көтәләр.

– Әлеге тәкъдимне исәпкә алырбыз. Татарстанда көрәш буенча җирле турнирлар бик еш уза. Дистәләгән үз турнирларыннан тыш Дөнья чемпионаты һәм Дөнья кубогына ярышларның да үткәне бар. Шул ук вакытта, нишләп әле Татарстанда, әйтик, Казан Кремле кубогына көрәш ярышы уздырмаска?! Тәкъдим бар икән, без теләктәшлек белдерергә риза, – диде Равил Ногуманов.

ЧЕМПИОННАР

2017 елгы “Урал кубогы” турнирында яшьләр арасында чемпионнар булып – Фәннүр Кәшәфетдинов (Башкортстан), Альмир Деникеев (Пермь крае), Илназ Димиев (Татарстан), Айнур Кинзәбаев (Башкортстан), Азамат Сөбхангулов (Башкортстан), Нәсим Габидуллин (Татарстан), Газинур Шаһабиев (Татарстан) танылды. Призерлар исемлеге биредә.

Ир-егетләр арасында чемпионнар – Фирзәр Гыйниятуллин (Татарстан), Рамил Хәкимҗанов (Татарстан), Булат Гадершин (Татарстан), Илнур Гайнанов (Башкортстан), Илдар Моратов (Башкортстан), Айнур Сыртаев (Башкортстан), Константин Морозов (Татарстан).Җиңүчеләр исемлеге монда.


Командалар арасында Татарстан көрәшчеләре – беренче, Башкортстан – икенче, Пермь һәм Чиләбе көрәшчеләре өченче булды.

P.S.Турнирдан фотолар белән тәэмин итүдә булышкан PIXELFILMS кинокомпаниясе хезмәткәрләре – Айдар Шәймәрданов белән Ринас Васиковка рәхмәт белдерәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100