Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урал һәм Себердә урманга ут төртүчеләрне тотканнар

news_top_970_100

2023 елда урман янгыннары мәйданнары былтырга караганда 3 тапкырга артыграк, дип белдерә МЧС башлыгы Куренков. Урман янгыннарының сәбәпчесе дип, табигать шартларын, кешенең яшәү шартлары үзгәрүен (ташландык йортлар арту, мал асрау кимү һәм, шул сәбәпле, авыл тирәләрендә үлән чабылмау һәм тапталмау) атыйлар, әмма ут төртүчеләр дә юк түгел.

Курган өлкәсе татар оешмасы җитәкчесе Марат Юнысов та Эчкен авылындагы янгыннан соң: «Янгыннарны махсус оештырган булулары да ихтимал», – дип белдерде.

Төмән, Курган һәм Свердловск өлкәләрендә урман яндыруда шикләнүчеләрне тотканнар.

Курган очрагында рәсми мәгълүмат турында сүз бара. Хакимият ут төртүдә гаепле 46 кешене атаган, 7 җинаять эше кузгатылган. 168нче маддә (ут белән саксыз эш итү аркасында милекне юкка чыгару), 261нче маддә буенча (саксызлык аркасында урман яндыру) 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Курган өлкәсендә 19 кеше һәлак булган, бу очракта 5 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу очракларда ут белән саксыз эш итү турында –тыелган вакытта да шашлык кыздырырга табигать кочагына чыгучылар турында сүз бара.

Төмән өлкәсенең Абат районында да ут төртүчене тотканнар. Бу – рәсми мәгълүмат, бу хакта Төмән урман комплексы департаменты матбугат хезмәте хәбәр итте. Омскида теркәлгән автомобильдә булган 1992 елгы кеше юл кырыендагы коры үләнгә ут төрткән, урман яна башлаган, чак кына авыл янмый калган. Ут төрткән өчен 20 мең сумга кадәр штраф каралган, урман нәкъ менә аның ут төртүе аркасында янганын исбатласалар, җинаять эше дә кузгатылуы бар.

Сводки СВО каналында «волонтерлар Төмән өлкәсендә урманга ут төртүдә гаепләнүчене тотты» дигән видео төшергән. Монда сүз алда әйтелгән очрак турында түгел, башкасы турында бара. Волонтерлар тоткан кешене агачка бәйләп куйганнар. Бу кеше ни дәрәҗәдә гаепле – әлегә рәсми мәгълүмат чыкмады.

Апрель аенда Екатеринбургның Шарташ паркында ут төртүче тоткарлануы турында мәгълүмат чыккан иде. МВД хәбәр итүенчә, бу – сукбай яшәү рәвеше алып барган кеше. 

Ут төртүче һәм аны кулга алу. ЕАН «Телеграм» каналыннан

Социаль челтәрләрдә «Асбест шәһәрендә төшерелгән» дигән видео да таралды. Анда бер ир үзенең ут төртүе турында сөйли. «Жизнь в Екатеринбурге» каналына куелган роликтагы кеше үзенең психбольницадан чыгуын һәм ут төртү белән мавыгуын әйтә. Әмма хәзерге вакытта пабликаларда актив тарала торган бу видео чынлыкта 2022 елда төшерелгән.

Бу былтыр төшерелгән видео, быел ул Төмәндә, Свердловскида, башка шәһәрләрдә таралды.

Фото: © Видеодан скриншот

7 майда ут төртүчеләрне тоту турында тагын 2 ролик чыкты. Берсендә камуфляж формалы кешеләр күрсәтелә, аларны ут төртүдә гаеплиләр. Кешеләр алар турында «украин диверсантлары» дип сөйли. Әмма комментарийларда, бу роликтагы кешеләр – «каршы ут җибәрү» ысулы белән утны сүндерүчеләр булмады микән, дип язалар.

Свердловск өлкәсенең Талица шәһәрендә ут төртүчеләр кулга алынган, дигән мәгълүмат бар. Социаль челтәрләрдә бу кешеләрне тоткарлаган видео чыкты, әмма хокук саклау органнары бу кешеләрнең янгыннарга катнашы бармы-юкмы икәнен әлегә әйтмәде.

Социаль челтәрләрдә Украин диверсантларын гаепләгән постлар күп. Әмма әлегә рәсми хокук органнары бу хакта берни дә белдермәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100