news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үпкәдә дә, калкансыман биздә дә яман шеш: «Ул көннәрдә әни бөтенесен эчендә тотты...»

Татарстан онкологлары берьюлы үпкәсендә дә, калкансыман бизендә дә яман шеш табылган ханымны дәвалаган. Оренбург өлкәсеннән Зөһрә апа гомеренә хәзерге вакытта куркыныч янамый.

news_top
Үпкәдә дә, калкансыман биздә дә яман шеш: «Ул көннәрдә әни бөтенесен эчендә тотты...»
Оренбург өлкәсеннән Зөһрә ханым үзен дәвалаган РКОД табиблары белән
Фото: © РКОД матбугат хезмәте

Республика онкологик диспансеры табиблары, каршылыклар, дәвалауда куркынычлар булуга карамастан, үз өстенә зур җаваплылык алган. Моны үзенә күрә уникаль операцияләр дип тә атап була. Бу хакта алар «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде. Шулай ук, Зөһрә ханым белән дә элемтәгә кердек, республикада үзенә карата җылы караш тоюы турында ихлас сүзләр ишеттек.

Зөһрә апага 75 яшь. 2025 ел азагында ул үпкәсендәге шеш авыруын дәвалау өчен, үзе яшәгән авылдан 60 километр араны таксида узып, берничә тапкыр Оренбург шәһәренә тикшеренергә барып йөри. Анда тиешле ярдәм ала алмагач, кызы аны үзе янына Казанга кайтара. 2026 елның гыйнварында Татарстан табибларына мөрәҗәгать итәләр.

Бу шактый катлаулы очрак булып чыга. Үпкәдә яман шешне дәваларга җыенган онкологлар, тикшерә торгач, калкансыман биздә дә яман чир табалар. Дөрес, Зөһрә апа Оренбургта чакта ук калкансыман биз төене зурайганын белгән була, тик аның яман шешкә әйләнгәне Казанда гына ачыклана.

«Ике урында да шештән коткарырга тырыштылар»

Флюорографиядә шеш үсүе күренгәч, хастаханә юлын таптый башладым. Башта туберкулезга, аннары онкологиягә тикшерделәр. Әллә ничә төрле тикшерү узып карадым – нәтиҗәләрен аңлатмадылар. Бронхоскопия ясарга дигәннәр иде – кан басымы күтәрелеп торды. Аннары Бузулукта бронхоскопия ясадылар ясавын, тик соскоб дөрес нәтиҗә күрсәтмәгән булып чыкты, табиблар тирәнрәк тиешле участокларга барып җитә алмаганнар икән.

Аннары кабат табибтан табибка йөргәч, бүтән йөрисем килмәде, кызым янына Казанга бардым. Монда мин үземә карата бик яхшы кешелекле караш тойдым, табиблар битараф булмады, бик ярдәм иттеләр. Аннары «щитовидка»да шеш таптылар. Операциясез берничек булмый дип аңлатып, ике урында да шештән коткарырга тырыштылар, – дип уртаклашты Зөһрә ханым.

Шулай итеп, РКОД табиблары башта февральдә үпкәсенә, аннары апрельдә калкансыман бизенә операцияләр ясый. Зөһрә апа үзе әйтүенчә, үпкәгә операциясен начар кичермәгән, ләкин йөрәге хәлсезләнеп, бик күп дарулар эчеп дәваланырга туры килгән. Икенче операциягә кадәр йөрәгенең сәламәт эшчәнлеген торгызырга тырышкан ул. «Сәламәтлегем нык булуы коткаргандыр да инде мине», – ди ул.

Зөһрә апа Татарстан онкодиспансерында табиблар, хезмәткәрләр мөнәсәбәте бик исендә калганын, операциягә әзерлек, аны оештыру, операциядән соң тернәкләндерү, реабилитация бик зур төгәллек белән оештырылганын билгеләп узды.

Республика клиник онкологик диспансеры

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Әни, шулкадәр юл уздың, дәваландың, бетте бит инде...» – дип аны рухландырырга тырыштым»

Зөһрә апаның кызы Лия ханым да әнисенең авыр көннәре артта калып, дәвалауның уңай нәтиҗәсенә сөенә.

Әнинең инде әллә күпме йөреп, алга таба тикшеренү теләге дә сүнеп килә иде, шуңа үзем дә ярдәм итәрмен дигән ышаныч белән аны монда кайтарырга уйладым. Шулай онкологик үзәккә килдек. Әле икенче шеше булуына шик тә юк иде бит. Монда барысы да ачыкланып, озакка сузмастан ярдәм кулы суздылар. Кешелекле мөнәсәбәт бик сөендерде, формальлек кенә түгел, чын-чынлап ярдәм итү иде ул.

Ул көннәрдә әни нык булырга тырышты, хисләрен тышка чыгармады, бөтенесен эчендә тотты, күрсәтмәде. Эчтән борчылып йөргәндер инде. Монда бөтен процедуралар, операцияләрне башкарып чыгуга ярты елга якын вакыт кирәк булды. Ахырга таба ул инде шулкадәр талчыккан иде, аны хәтта берни сөендерми иде.

«Әни, ничек инде?! Шулкадәр юл уздың, дәваландың, бетте бит инде...» – дип аны рухландырырга тырыштым. Хәзер инде, шөкер, вакыт узгач, хәле башкача, күңеле көр, – дип сөйләде Лия ханым «Интертат» хәбәрчесенә.

«Әни татар әдәбиятын ярата, гомере буе «Казан утлары»на язылды»

Зөһрә апа тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергән. Бүген ул – дүрт онык әбисе. Тормыш юлының күбесен ветеринар хирург һөнәренә багышлаган. «Хезмәт сөючән, тырыш безнең әни. Бакчачылык белән шөгыльләнергә ярата, татар әдәбиятын укый. Гомере буе «Казан утлары»на язылды», – диде әңгәмәдәшем.

Хәзер әти белән бергә монда Яшел Үзәнгә күченделәр. Әни монда дәваланган чакта әти бик борчылып торды. Дүрт ай буе җиңел булмады инде аңа, сагынды. Еш кына видеоэлемтә аша сөйләшеп тордылар.

Ышанып та булмый, сөенәм, Аллаһка рәхмәтлемен. Беренче контроль узды, барысы да әйбәт, өч айдан чираттагысы. Анысы да әйбәт булыр, чир кире кайтмас дип өметләнәм, – дип уртаклашты Лия ханым.

РКОД табибләре Дарья Яшина һәм Наталья Глухова

РКОД табиблары: «Бу пациентка кагылышлы карарларны гадәти протокол буенча гына түгел, ә һәр этапта аерым хәлне бәяләп кабул итәргә туры килде»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Безгә дөрес дәвалау тактикасын сайларга кирәк иде»

Ә табиблар бу очракта – чын коткаручылар. Билгеле, алар да могҗизалы таяк селкеп кенә чирне юкка чыгаручылар түгел, дәвалау барышында шактый зур чыдамлыкны сораган процедураларның берсе артыннан берсен үткәреп кенә торганнар. Шулай да, моңа гына түзәрсең, иң мөһиме – табибларның синең сәламәтлегеңә «якаңа» ябышып тотынулары, сине сихәтләндерүгә тырышуларына инану. Алар да Зөһрә апаның ике шеше булуына хафалануын түгел, ә, ниһаять, дөрес юнәлештә дәвалана башлавына шатлануын сизгән.

Безгә дөрес дәвалау тактикасын сайларга кирәк иде. Безнең өчен беренче урында – үпкә яман шешен дәвалау, чөнки бу пациент өчен куркынычрак авыру һәм җитди дәвалауны таләп итә, ягъни химиотерапия яки иммунотерапия кирәк булырга мөмкин. Ә калкансыман биз рагын дәвалау чагыштырмача җиңелрәк санала, аннан соң радиотерапия үткәрелә.

Пациент башта торакаль хирургка мөрәҗәгать иткән, аннары ул хирург минем белән элемтәгә чыкты. Барлык анализларны һәм алдагы тикшеренү нәтиҗәләрен карап чыккач, бик катлаулы хәлгә тап булдык. Бу калкансыман биздәге без күнеккән кечкенә генә шеш түгел иде: шеш күкрәк читлегенә үк төшкән. Ә бу – операция вакытында билгеле бер куркынычлар тудыра. Тамырлар кысылырга, операция вакытында пациентның билгеле бер хәлдә генә ятуы йөрәк-кан тамырлары системасына өстәмә йөкләнеш китерергә мөмкин.

Иң катлаулысы – ике шеш буенча да алга таба дәвалау тактикасын операциядән соң гына төгәл билгеләп була иде. Мәсәлән, без үпкә рагы буенча пациентның операциягә керәчәген аңлап бардык, ләкин аннан соң химиотерапия кирәк булачакмы-юкмы – моны гистология нәтиҗәсен алганчы беркем дә әйтә алмады.

Калкансыман биз буенча да шул ук хәл. Анда зур операция кирәк иде: муендагы шешне алып ташларга һәм күкрәкнең үзәк өлешенә – медиастинумга керергә. Кайбер очракларда мондый операцияләрне берьюлы үткәрергә мөмкин, ягъни ике хирургия бригадасы бер үк вакытта эшли: берсе баш һәм муен өлкәсендәге шешне, икенчесе үпкәдәге шешне дәвалый. Ләкин безнең очракта хирурглар моңа бармады. Аның өчен мондый тактиканың куркынычсыз булуына ышану кирәк иде. Мәсәлән, башта үпкәне алып ташлау калкансыман биздәге авыруга тискәре йогынты ясамасмы? Яшен, башка авыруларын исәпкә алып, пациентка мондый операцияне үткәрергә ярыймы?

Барлык куркынычларны бәяләү өчен консилиумнар үткәрелде. Алдыбызда катлаулы мәсьәләләр бергә җыелды. Әгәр пациентка үпкә операциясеннән соң бер ай эчендә химиотерапия кирәк булса, без калкансыман биздәге зур шешне дәвалауны һәм радиоактив йод белән терапияне якынча ярты елга яки аннан да күбрәк вакытка кичектерергә тиеш булыр идек. Әгәр башта үпкәгә операция ясап, аннан соң шундук калкансыман бизгә операция үткәрсәк, пациентка радиоактив йод белән дәвалау кирәк булыр иде. Ә бу очракта «химия» белән үпкә рагын дәвалау да билгесез вакытка кичектерелер иде.

Кайсы юлны гына сайласак та, без бик катлаулы хәлгә килеп терәлдек. Өстебезгә зур җаваплылык алып, барыбер үпкәдәге шешне беренче булып алып ташларга кирәк дигән карарга килдек, – дип сөйләде онколог Яшина.

Дарья Яшина:

Дарья Яшина: «Бу очрак пациент белән эш шаблон буенча бармавы белән үзенчәлекле»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бүгенге көндә ул ике онкологик авырудан да дәваланган, киләчәккә фаразлар яхшы»

Иң кызыгы шул – үпкәдәге шеш, нәтиҗәдә, калкансыман биз рагы кебек агрессив булып чыкмады. Калкансыман биздәге шеш, чыннан да, зур күләмле операцияне һәм радиоактив йод белән дәвалау курсын таләп итте.

Өч атна узгач, без пациентның калкансыман биз шешен дә алып ташладык. Шушы вакыт эчендә аңа гормональ ярдәм күрсәтелде. Мондый пациентларда өзлегүләр куркынычы да, авыруның башлангыч чорда ук азып китү ихтималы да, алга таба дәвалау тактикасы да гормоннар дәрәҗәсенең ничек контрольдә тотылуына һәм коррекцияләнүенә бәйле. Без моны «ювелир чик» дип атыйбыз, чөнки гормоннар йөрәк-кан тамырлары авыруларына йогынты ясарга, аларны кискенләштерергә мөмкин. Шуңа күрә бу пациентка кагылышлы карарларны гадәти протокол буенча гына түгел, ә һәр этапта аерым хәлне бәяләп кабул итәргә туры килде, – дип сөйләде онколог-эндокринолог Дарья Яшина.

Аның сүзләренчә, гомумән алганда, онкология практикасында ике шешне берьюлы дәвалау – әллә ни сирәк очрак түгел, ләкин бу очрак «пациент белән эш шаблон буенча бармавы» белән үзенчәлекле.

Һәр адымда җаваплылыкны үз өстеңә алып, пациентка кайсы дәвалау юлының күбрәк файда китерәчәген һәм кайсысы азрак куркыныч булуын сайларга кирәк иде. Без кешегә булыша алуыбыз белән горурланам мин.

Мин пациентларга гел әйтәм: «Хәзер сезнең өчен авыр чор, ләкин ул чир бүтән кире кайтмау өчен тырышу», – дип аңлатам. Татарстанда гадәти дип саналган кайбер дәвалау алымнарына башка төбәкләрдә тотынмыйлар да икән. Минем карашка, бу һөнәри җиңү, безнең казаныш, – дип ассызыклады табибә.

Наталья Глухова: «Палатада телевизор, душ, китапханә – бөтен уңайлыклар бар. Авыру даими рәвештә дежур медперсонал күзәтүендә»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Хезмәттәшенең сүзләрен радиолог, радионуклид терапия бүлеге мөдире Наталья Глухова да җөпләде. Ул авыр сынауга дучар булучыларга республика онкодиспансерында мөмкин кадәр уңайлыклар күрсәтелүен әйтте. Берочтан радиоактив йод белән дәвалау процедурасын да аңлатты.

Пациент иссез, төссез радиоактив йод сыекчасын эчә, ул зарарланган күзәнәкләргә үтеп керә һәм аларны җимерә башлый. Процедура тәмамлангач, пациент тирә-яктагылар өчен куркыныч тудыра, шуңа без аны аерым палатага урнаштырабыз, аннан чыгарга ярамый. Палатада телевизор, душ, китапханә – бөтен уңайлыклар бар. Авыру даими рәвештә дежур медперсонал күзәтүендә була, – диде табибә.

Дарья Яшина әйтүенчә, бүгенге көндә Зөһрә ханым ике онкологик авырудан да тулысынча дәваланган.

Иң мөһиме – бу дәвалау аның йөрәк-кан тамырлары белән бәйле иярчен авыруларына тискәре йогынты ясамады. Әлбәттә, ул безнең дәвалаулардан, хастаханәләргә йөрүдән бераз арыган. Ләкин бүгенге көндә аның сәламәтлегенә карата фараз бик яхшы. Мин киләчәктә дә барысы шулай дәвам итәр дип өметләнәм. Әле күптән түгел миңа контроль тикшерүгә килгәч, мин Зөһрә ханымны күрүемә бик шат булдым, – дип сөйләде онколог-эндокринолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар