Уңыш-2026: Татарстанда икмәк кайда күбрәк, һәм техник культуралар уңышы күпме булыр?
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2026 елгы бөртеклеләр уңышында алдынгы районнарны билгеләп узды.
«Бөртеклеләр иң күп суктырылган районнар – Тәтеш, Арча, Буа, аларның һәркайсында 190 мең тоннадан артык ашлык суктырылган», – диде министр Татарстан Хөкүмәт йортында урып җыю нәтиҗәләренә багышланган брифингта.
Ә гектарыннан чыккан уңыш күләменә килгәндә, түбәндәге районнарны атап узарга кирәк.
Тәтештә уңыш – гектарыннан 50,7ц;
Әтнәдә – гектардан 47,6 процент;
Балтач районында – 45,6 процент;
Кукмарада – 45,6 центнер.
Алга таба исемлектә – Аксубай, Минзәлә, Мамадыш районнары.
Бөртеклеләрнең иң түбән уңышы – Балык Бистәсе, Баулы, Югары Ослан, Яшел Үзәндә.
Марат Җәббаров инвестиция компанияләре икмәк уңышына зур өлеш кертүен билгеләп узды. «Агросила» – 368 мең тонна, «Ак Барс» – 269 мең тонна, «Август» – 240 мең тонна, «Чистополье» ширкәте 200 мең тонна уңыш җыеп алган.
Марат Җәббаров: «Майлы культуралар барлыгы 1 млн тоннадан артык булыр дип көтәбез»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Рапс, шикәр чөгендере, көнбагыш кебек техник культураларның рентабельлеге 40 процент тәшкил итә. Аларны сату базарлары бар – республикада да, күрше төбәкләргә дә чыгарабыз. Бәяләр былтыргыга караганда югарырак, ләкин үзкыйммәт мәсьәләсе барыбер бар инде», – диде министр. Майлы культуралар нигездә инвестиция компанияләренә туры килә. Холдинглар сезон башында җитештерү буенча куйган план күрсәткечләренә ирешеп килә, диде ул.
Республикада рапсны урып җыю төгәлләнеп килә. 362 мең тонна суктырылган, гектарыннан 18,1 центнер чыга. Шулай ук, министр сүзләренчә, җитенне урып җыю да тәмамлану алдында. «Көнбагыш, соя әле басуларда бар. Ике атналап вакыт эчендә тәмамларга тиешбез», – диде ул.
«Майлы культуралар барлыгы 1 млн тоннадан артык булыр дип көтәбез. Начар сан түгел, планлаштырылганча булыр дип өметләнәбез. Шикәр чөгендере уңышы узган елга караганда күбрәк: 52 мең гектар чәчкән идек, бүгенгә 75 процент казып алынды. Уңыш 529 ц чыга. Быел 2,3 млн тонна җыел алырбыз дип көтәбез. Ике завод та эшли, көн саен 15 мең тонна эшкәртәбез. Бүгенгә 700 мең тонна эшкәртелде. 90 мең тонна чиста шикәр уңышы бар», – дип сөйләде Марат Җәббаров.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бәрәңге казып алу эшләре төгәлләнгән диярлек: 5300 гектардан 5100 гектар казып алынган. «Уртача уңыш гектарыннан 317 центнер тәшкил итә. Барлык категория хуҗалыклардан җәмгысе 790 мең тонна көтәбез», – диде ул.
Яшелчәләр дә җыеп алынган. Бүген 1,5 мең гектар мәйданнан 31 мең тонна җыелган. Җәббаров сүзләренчә, барлык хуҗалыкларны исәпкә алып, яшелчә уңышы 165 мең тоннага якын булыр дип көтелә.