Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унынчы юбилей республикакүләм ифтар турында ун факт

Быел республикакүләм ифтар ашы Идел буе Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында узачак. Ифтар мәҗлесе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы тарафыннан, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге ярдәме белән оештырыла.

news_top_970_100
Унынчы юбилей республикакүләм ифтар турында ун факт
Салават Камалетдинов

1. Кайда һәм кайчан?

X Республика ифтар мәҗлесе 30 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Ифтар ашына Татарстанның бөтен почмакларыннан 10 мең кеше чакырыла. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, чит төбәкләрдән кунаклар, мохтаҗлар һәм аз керемлеләр, рәсми затлар бар.

– Ашау-эчү өчен түгел, рухи азык өчен җыелабыз. Ризык белән шаккатырып булмый хәзер кешене. Базарларда, сәүдә үзәкләрендә әти белән әнине генә сатып алып булмый, калган бөтен нәрсә бар, - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.

2. 500 волонтер эшләячәк

Республика ифтары кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру эшендә 16 яшьтән өлкәнрәк 500 волонтер катнашыр дип көтелә.

Волонтерлар җимешләр юып кую, өстәлләргә эскәтерләр җәю кебек эшләрне башкару өчен өч көн алдан эшли башлый. Ифтар көнне иртәнге 9.00дан төнге 23.00гә кадәр түләүсез эшләячәкләр.

Әгәр тамашачылар арасында волонтер булырга теләк белдерүчеләр булса, язылу мөмкинлеге бар. Волонтер булып катнашу өчен https://t.me/muslimmol адресы буенча телеграм-каналда теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.

3. Чакыру билетларын каян алырга?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов әйтүенчә, республика ифтарына барырга теләүчеләр үз мәхәлләләрендә мәчетләргә, мөхтәсибәтләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шуларга нигезләнеп, мәчетләр күпме билет кирәклеген әйтеп, Диния нәзарәтенә заявка җибәрә.

Шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә билет сорап язучылар да бар. Аларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында карыйлар.

4. Билетлар электрон форматта

Быел Республика ифтарына чакыру билетлары кулга бирелмәячәк. Штрих-кодлы электрон билетлар кешенең телефонына җибәрелә, телефоннан гына күрсәтеп тә керергә мөмкин, шулай ук һәркем билетларны мөстәкыйль бастырып чыгара ала.

Бер билет белән бер кеше керә. Кабатлана торган билетлар эләксә, ул кешеләр аерым зоналарга озатылачак. Оештыручылар бер билет бер кулга гына таратылырга тиешлеген әйтте.

«Мин чакырусыз килүчеләр күп булмас дип өметләнәм. Булган очракта да, кире бормыйбыз, һичьюгы, үзләренә биреп җибәрергә ланч-бокслар да каралган. Барлык кунакларны кабул итәчәкбез, беркем ач китмәячәк», - диде «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов.

5. «Казан-Экспо» үзәгенә ничек барып җитәргә?

Машина белән баручыларга парковка бар. Шулай ук шәһәр яны поездлары белән барып җитеп була. Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:

беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 16 сәгать 45 минутта кузгала, кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21 сәгать 15 минутта утырып китәргә мөмкин;

икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 17 сәгать 40 минутта китә, кире «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән кузгалу вакыты – 23.00 сәгать.

Транспорт расписаниесе билетларда да языла.

6. Ифтарга күпме ризык алыначак?

«Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов төп кайнар ризык пылау булачагын әйтте. Өстәлләрдә шулай ук хөрмә, өрек, черри помидоры, маринадланган корнишоннар һәм җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмаклар, бөккән, чәкчәк, кәнфитләр, печенье булачак.

Ифтар ризыгы әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәкчәк, 600 кг печенье һәм башкалар сатып алынган.

7. Бер кешегә исәпләнгән ризык бәясе күпмегә төшә?

Бер кешегә ризык бәясе уртача 600 сумлык булачак. Былтыр ул 500 сум булган.

Радик Габдрахманов быел азык-төлеккә бәяләр 20 процентка кыйммәтләнгәнен, кайбер кирәк-яракларга бәяләр хәтта ике тапкыр артканын әйтте.

«Үгез, сыер итләре белән ярдәм итүче фермер дусларыбыз, чәкчәк пешерү белән шөгыльләнүче танышларыбыз бар», - диде ул.

7715 номерына «ифтар» сүзе белән смс җибәреп, теләгән кеше ифтар ашына үз өлешен кертә ала.

Шулай ук Радик Габдрахманов аяк киеме өчен пакетлар әзерләнгәнен әйтте. «Намаз вакытында да, өстәл артына утырганда да аяк киемен салырга кирәк булачак. Шулай ук кайбер апалар калган ризыкны сәхәргә алып китә, алар өчен пакетлар хәстәрләдек», - дип белдерде ул.

8. Хәләл маркет оештырыла

Республикакүләм ифтарда хәләл маркет эшләячәк. Татарстанның 15 җитештерүчесе үзенең хәләл продукциясен тәкъдим итәчәк: чәй, үзенчәлекле чәкчәк, яулыклар, башмаклар, читекләр, кул эшләнмәләре, ислемайлар, балалар өчен китаплар. Шулай ук Гает көненә бүләкләр сайлап булачак.

9. Ифтар мәҗлесендә тагын нинди чаралар оештырыла?

Моннан тыш, ярминкәдә Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты үзенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк, ә республиканың 8 мәдрәсәсе дини гыйлем алу мөмкинлекләре белән таныштырачак.

Хатын-кызлар өчен мөселман киемнәре модасы оештырылачак. Нәшидләр һәм мөнәҗәтләр башкарылачак, танылган дин әһелләре Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләячәк.

10.  Тәравих намазын кайда укып булачак?

«Казан Экспо»да тәравих уздырылмаячак. Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, Рамазан аеның соңгы тәравих намазын «Казан Экспо»га якынрак унашкан мәчетләрдә укып булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100