Борынгы «Рәҗәб» мәчете турында: «Казанда төзекләндерелгән соңгы мәчет, планда – яңалары»
Бүген Мәүлид бәйрәме – Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә Казанның тарихи «Рәҗәб» мәчете, төзекләндерүдән соң, мөселманнарны кабул итте. Мәчетне беренчеләрдән булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин карады. Әлеге мәчетнең тарихи әһәмияте хакында тулырак «Интертат» язмасында.
«Рәҗәб» – Казан артында сакланып калган бердәнбер тарихи мәчет. Шул ук вакытта ул Казанда сакланып калган бердәнбер тарихи агач мәчет булып тора.
Ул халык телендә озак еллар «Завод мәчете» дип йөртелә. Бина 1897 елда сәүдәгәр Алафузовлар фабрикасы территориясендә төзелә һәм эшчеләр аны гыйбадәт йорты буларак файдалана. Шәһәрдә мәчет төзетү өчен рәсми рөхсәт алырга кирәк була, аны алу өчен Иван Алафузов шәхсән үзе Мәскәүгә Николай II янына бара. Император имзалаган указ бүген Милли китапханә архивы фондларында саклана. 1910 елда биредә рәсми рәвештә Җиләк бистәсе мөселман мәхәлләсе теркәлә.
1930 елда мәчет ябыла, бина балалар бакчасы, хәрби госпиталь һәм тулай торак буларак кулланыла. XX гасыр уртасында ул янгын һәм берничә үзгәртеп кору кичерә. Мөселманнарга мәчетне 1993 елда кире кайтаралар, шуннан соң аны акрынлап торгызу башлана. Соңгы елларда мәчеттә төзекләндерү эшләре алып барыла.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
5 ел төзекләндерелгән мәчет
Бүгенге көндә биредә комплекслы яңартып кору эшләре башкарылган: мәчет нигезе, агач бура, түбә,манара торгызылган, мәчетнең эчке һәм тышкы өлеше бизәлгән, янгын сигнализациясе, видеокүзәтү, тавыш көчәйтү җайланмалары куелган, мөнбәр ясалган, мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен кирәкле җиһазлар сатып алынган. Шулай ук мәчет янында ир-атлар, хатын-кызлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яңа тәһарәтханә булдырылган.
Төзекләндерү 2021 елның августында башланган иде. 2022 елда яхшы хәлдә булган бүрәнәләрне махсус буялулар белән эшкәртеп, иске агачларны алмаштырып, бураны яңадан җыеп, вакытлы түбә ябып куйдык. Яңа җыелган бура ике еллап утырырга тиеш иде. Нигез әзер булгач, башка эшләрен дә башкарып чыктык. Мәчетнең эчен, тышын матурлаттык. 1995 елда, мәчет ачылгач, монда йөрүчеләр нинди буяулар тапкан – мәчетне шундый төсләргә буяган булган. Хәзер исә ул матур яшел төскә буялды. Төзекләндерү өчен тулаем диярлек хәйриячеләр һәм мәчеткә йөрүчеләрнең акчалары кулланылды, – дип сөйләде мәчетнең имам-хатыйбы Булат хәзрәт Сәфәров.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Рәсми тантанага җыелучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.
Һәммәгезне дә бүгенге шундый матур бәйрәм белән! Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне һәм шушы матур мәчетне төзекләндерү тәмамлануы белән ихлас котлыйм. Мәчетне төзекләндерүгә үз өлешен керткән, катнашкан кешеләргә рәхмәт. Киләчәктә тә республикабызда тынычлык булсын, эшләребез уңышлы барсын, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бу безнең Казаныбызда төзекләндерелгән соңгы мәчет дип әйтсәк тә була, хәзер планнарда яңа төзеләчәк мәчетләребез генә калды. Мәчет рәсми рәвештә соңрак ачылачак, әлегә аны тиешле органнарда теркәү эшләре алып барыла, – дип искәртте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөфти мәчетнең шушы айда ачылуы бигрәк тә шатлыклы булуын билгеләп үтте.
Әлеге ай Рабигыль-әүвәл ае дип аталса да, халкыбызда ул – Мәүлид ае. Ягъни, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай. Коръән Кәримгә мөрәҗәгать итсәк, анда Раббыбыз әйтә:
«(Рәсүлем!) Әйт: «Аллаһның фазылы (булган Коръән Кәрим) белән һәм Аның гына рәхмәте (булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт) белән (бәхетле булсыннар), шуңа гына шатлансыннар. Ул (илаһи фазыл һәм рәхмәт) алар туплаганнардан яхшырак».
«Юныс» сүрәсе, 10:58
Раббыбыз безгә бер рәхмәт җибәрсә, без шуңа шатланырга тиешбез. Ә рәхмәтләр арасында иң зурысы – ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай ди:
«Без сине галәмнәргә рәхмәт буларак кына җибәрдек», – ди.
«Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 21:107
Бүгеннән алып мәчетләребездә бик күп чаралар узачак, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бүген мәчеттә шулай ук бәйрәм уңаеннан Мәүлид ән-Нәби мәҗлесе узды. Хәзрәтләр Коръән укыды, «Мәүлид» касыйдәсен башкарды, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтте. Мәүлид җәмәгать белән дога кылу һәм өйлә намазы уку белән төгәлләнде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов