Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ачы кайгыларга юанычны сыер асрауда тапкан Абдуллиннар: «Без күрмәгәннәр калмагандыр...»

Авылларда сыер асрыйлар, көтүләр йөреп тора икән, димәк, авыл яши. Авыл җирендә эшкуарлык белән шөгыльләнүче гаиләләрнең тырышлыгы һәрчак мактауга лаек. Питрәч районы Чыты авылында яшәүче Миңнулла абый белән Рәүфә апа Абдуллиннар – мал-туар асрауда күңелләренә юаныч тапкан пар.

news_top_970_100
Ачы кайгыларга юанычны сыер асрауда тапкан Абдуллиннар: «Без күрмәгәннәр калмагандыр...»
Фото: Абдул Фархан

Хәния Фәрхинең «Сагынам сине, Питрәч» җырында җырланган Мишә елгасы буйларында нинди халык яши микән соң? Миңнулла абый белән Рәүфә апа безнең иҗат төркемен җыйнак һәм үзенчәлекле коймалы йортларының капка төбендә каршыладылар.

Миңнулла абыйга да, Рәүфә апага да югалту ачысын татып карарга туры килгән. Алар икесе дә тормыш иптәшләрен җирләгән. Тора-бара язмыш аларның юлларын кисештергән, әмма аннан соң да күңелне өзәрлек югалтулар була әле… Шул югалту хәсрәтләрен басар, күңелләрен юатыр, онытылып тору өчен Абдуллиннар фермерлык эшен башлап җибәргән.

«Бик авыр үтте тормышлар...»

Абдуллиннарның фермерлык эшчәнлегенә керешкәннәренә майда 5 ел була икән инде.

Эшләгәннең ашы бар бит, ди халкыбыз. Башта 5-6 сыерыбыз бар иде, Шуннан соң Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 5 елга дип 200 мең сумлык грант алдык. Авылда үскән кешеләр без. Һәрвакыт 5-6 сыер асралды инде. Шуларга өстәп, 100әр баш каз, үрдәкләребез була, чебиләр дә үстерәбез, дип сөйләде йорт хуҗасы.

Рәүфә ханым бу авылга килен булып төшкән, үзе Саба районының Төбәк авылыннан.

Бу авылга килен булып килгәнемә дә 28 ел вакыт үтеп киткән. Мин әле эш яшендә, элегрәк авыл кибетендә сатучы булып эшләдем. Оныклар тугач, эштән киттем. Ирем лаеклы ялда. Сөт, каймак, катык, майларны һәм бакчада үстергән нигъмәтләрне Казанга алып барып сатабыз. Эшләсәң, һәр эш табыш китерә, – дип иренең сүзен хуплады Рәүфә ханым.


Аларның тырышлыкларына сокланып куйдым, тик бу эшчәнлек аларның йөрәк яраларын бәйләүнең бер чарасы да икән.

– Маллар асрау безгә юаныч бирә, – дип дәвам итте Миңнулла абый. – Икебез дә беренче тормыш иптәшләребезне җирләдек. Аннан соң 33 яшендә кызыбыз авариядә һәлак булды... Безнең күрмәгәннәр калмагандыр инде. Тормышыбыз, күргәннәребез турында китап язарлык, берәр китап язучыны җибәрегез әле безгә!

Мин 18 яшемдә Әфган сугышына киттем. 1 ел да 8 ай анда булдым. Нәрсә генә күрмәдем инде: үтереш, агып яткан кан… Үтерделәр дә, кыйнадылар да. Тыныч тормышка кайткач, эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Авыл җиреннән беркаяда китәсем килмәде. Өйләндем, тик хатынымны югалттым...

Аннан, кызымны… Кызым вафат булуын нык авыр кичердем. Беренче хатынымныкы булса да, Рәүфә апаң аңа «җил-яңгыр тидертмичә», ятимлекне тойдырмыйча 5 яшеннән үстерде. Икебезнең кызы кебек иде инде ул. Бик уңган, һәрвакыт ярдәмчел иде. Сыерларны да бозаулатты, машина да йөртте. Бергәләп печән чаба идек. Хәзер сатып кына алабыз инде… Бик авыр үтте тормышлар… – дип сөйләде ул күз яшьләре апа.

Миңнулла абый 3 баласы белән ялгыз калган. Рәүфә апаның да язмышы охшаш булган. Ул 2 бала белән тол калган. Ул да үткәннәрне искә алганда күз яшьләрен тыеп тора алмады.

– Минем беренче ирем үлгәндә, миңа 24 яшь иде. Ул 25 яшендә вафат булды. Яшьли бу кайгыны күтәрү дә бик кыен булды, апаем. Иң башта әниләрдә, абыйларда яшәдем, аннан соң менә Миңнуллага димләделәр. Миңнулла белән бергә яшәвебезгә дә майда 28 ел тула икән. Үткән гомер! Хәсрәтләр генә күңелне нык бетерә. Эш белән хәсрәтләр, кайгылар онытыла да кебек. Онытылабыз. Эш булмаса, бик авыр.

Балаларыбыз гаиләләр корып, бер-бер артлы таралып беттеләр. МЧСта, кибетләрдә, типографияләрдә җитәкче вазыйфаларында эшлиләр. Бер оныгыбыз гына безнең яныбызда яши, 13 яшьтә генә, аны да эшкә өйрәтәбез. Кешеләр белән аралашып торгач, барыбер дә рәхәт. Сөт, ит, яшелчә, җиләк-җимешне гадәттә Казандагы Җиңү проспектына алып барып сатабыз. Башка елларда 200 баш казлар да ала идек, быел гына алмадык, – дип сөйләде ул.

Алар икесе дә бик көчле рухлы кешеләр, дип уйладым. Аннан хуҗа кеше үзе дә, күз яшьләре аша елмаебрак: «Әйдәгез маллар янына. Халык: «Ничек бу елаклар мал асрый алалар?» – дип уйлар инде», – диде.

«Җирлектә эре мал-туар, күпләп кош-корт асрау модасы бетмәгән бит»

Фермерлар сөтне үзләре сата, сөт җыючыларга тапшырмый икән.

Бәяләре нык түбән бит, – ди Миңнулла абый. Болай йөреп торсак яхшырак, дип саныйбыз. Хәрәкәттә – тормыш бәрәкәтле. Пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Казанга барып кайтабыз.

Сөт бәяләре төрлечә, әлегә литры – 80 сум. Бу – натураль продукт. Кибет сөтенә ни кушканнарын да белмибез бит. Сыерларны аппарат белән савабыз. Балаларның: «Аппарат алыйк, көнкүрешне җиңеләйтик», – диюенә Рәүфә апагыз «кул белән өйрәнелгән» дип кырт кисте башта. 1 сыер 9-10 литр сөт бирә, шөкер.

Эремчекне – 200-240 сумнан, каймакның 250 граммын – 170 сумнан сатабыз, мәсәлән. Майның килосы – 1 меңнән. Бройлер итенең килосын 380 сумнан, 1 дистә йомырканы 150 сумнан сатабыз. 60тан артык тавыгыбыз бар, аларның инде исәбен да белмибез. Авылда сораучылар, алучылар юк. Әле безнең җирлектә эре мал-туар, күпләп кош-корт асрау модасы бетмәгән бит. Кайбер якларда хәзер авыл ихатасында тавыклар да тотмыйлар, – ди әңгәмәдәшем.

Авыл кешесенең теңкәсенә тигән бит инде сыер асраулар, иртә таңнан чыгып көтүгә куулар да... Нишләп сез малкайларны шулкадәр яратасыз микән?

Юк, ул маллар янына чыккач та тынычланып керәсең бит. Авыл тормышы һәрчак рәхәт ул. Кияүгә чыкканчы, 2 ел шәһәрдә эшләдем. Хәзер менә бер көнгә, ярты көнгә барылса да – эт булып арып-талып кайтам.

Абзарны да зурайтырга туры килде. Сарай җылы. Элек бозауларны өйгә керткән чаклар да бар иде бит. Беренче мәлдә бозауларны тавыклар янына да кертеп ябабыз, анда тагы да җылырак. Җылыткычлар куеп газапланганыбыз юк.

Мал тиресе бакча-ындырга яхшы ашлама булып кереп китә. Бакча байтак кына олы. Җәй көне балалар да бакчада ярдәм итә. Ике килен дә ярдәмгә кайта, бер улыбыз әле өйләнмәгән. Гомумән, балалар, оныклар ярдәмен сизеп, тоеп яшибез.


Рәүфә апа, сезнең оста сыер савучы булуыгызда шигем юк. Киленнәр сыер сава беләме соң?

Маллар янына киленнәрне чыгармыйм инде. Өйдә генә, аш-су бүлмәсендә ярдәмләшеп, мине бераз ял иттерегез, дим. Балаларны эшкә җикмәскә, бик каты борчымаска да тырышабыз инде.

«Халык мал асраудан читенсенә!»

Авыл – сезнең өчен нәрсә ул?

Хәзер авылсыз яши алмыйбыз. Менә каз алмагач та бөтенләй башка төрле, нәрсәдер җитмәгән сыман. Икенче елга алабыз, әлбәттә. Ничәмә йөз баш казны Мишә буйларына алып төшү бик җайсыз бит. Аларны аннан соң җыеп алып та булмый. Үзебез зур тагаракларга су салып торабыз.

Сыерларга печәнне быел кышка күп алдык, ашлыкны да әйбәт кенә әзерләдек. Саламны кирәксенмибез. Зур рулон печәнне 2 мең сумнан алдык. Ашлыкның килосы 12 сумга төште. Аннан соң бакчаның яртысына – бәрәңге, икенче өлешенә терлек өчен чөгендер утыртабыз. Малларга искергән икмәкне сатып алып та кайтабыз.

Чытыда фермерлар күп булуын беләм. Яшьләр мал асрыймы?

Хәзер халык, аеруча яшьләр – ялкау. Халык мал асраудан читенсенә! Ә безнең эшләргә, җир җимертеп дөнья көтәргә мөмкинлек бар әле. Иң мөһиме – теләк бар. Кара кайгылар да безне сындырмады. Үлгән артыннан үлеп булмый… - диләр.


Миңнулла абый һәм Рәүфә апа белән саубуллашып, машинага утыргач, аларның йортларына тагы бер борылып карадым. Аккошлар, матур бизәкләр белән ясалган койма, капка, эскәмия – боларның барысын да оста куллы, көчле рухлы Миңнулла абый үзе ясаган. Сарайларында сөтлебикәләр мөгри, тавыклар җырлаша. Никадәр сабырлык, яшәргә-яшьнәргә омтылыш авыл кешесендә!

Алда да Чыты авылы халкы яшәешен ачып биргән язмаларыбыз булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100