Су йота алмаган, 34 кг булган: РКБда авыр хәлдәге ханымның пешкән үңәчен саклап калганнар
План буенча табиблар аның үңәчен алып ташлап, эчәклекнең бер өлешеннән яңа үңәч ясарга тиеш була. Бәхеткә, катлаулы операция кирәк булмый. Бу хакта РКБның МАX каналында хәбәр ителә.
Ике ел элек сентябрь аенда бер хатын-кыз Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә үңәч стенозы, ягъни үңәчнең тараюы диагнозы белән китерелә. Бу хәл ул билгесез сыеклык эчкәннән соң алган химик пешү нәтиҗәсендә килеп чыга.
Төрле клиника табиблары үңәчнең үткәрүчәнлеген торгызу өчен дүрт тапкыр бужлау процедурасын ясап карый, әмма нәтиҗә булмый. Хатын-кыз хәтта су да эчә алмый – сыеклык үңәч аша узмый.
Шуннан соң РКБ хирурглары аңа гастростома куя. Бу – ашказанына турыдан-туры туклану өчен корсакның алгы стенасында ясалган махсус тишек. Ул вакытта пациентның авырлыгы нибары 34 килограмм була.
Хатын-кызны өйгә җибәрәләр. Аңа авырлык җыярга һәм алда торган катлаулы операциягә әзерләнергә кирәк була. План буенча табиблар аның үңәчен алып ташлап, эчәклекнең бер өлешеннән яңа үңәч ясарга тиеш була.
Мондый операция бик катлаулы һәм озак дәвам итә. Гәүдә авырлыгы җитәрлек булмаган пациентлар өчен ул аеруча куркыныч.
Июль аенда хатын-кыз планлы операция өчен РКБның 2 нче торакаль хирургия бүлегенә кабат килә. Пациент су йота башлавына өметен өзми, һәм бер көнне, көтмәгәндә, сыеклыкның үңәч аша уза башлавын сизә.
Шул вакытта 2 нче торакаль хирургия бүлеге мөдире Андрей Кукушкин эндоскопистлар белән бергә операциягә кадәр үңәчне тагын бер кат бужлап карарга булалар. Шулай итеп, эндоскопия бүлеге табибы Роман Храмов үңәчнең үткәрүчәнлеген торгыза ала.
Процедураны күптән түгел кабат үткәрәләр, ә гастростоманы алып ташлыйлар. Хатын-кыз яңадан авыз аша тулысынча мөстәкыйль туклана башлый. Алда аны тагын берничә процедура көтә. Алар үңәч стеналарының тулысынча төзәлүе һәм орган бүтән тараймасын өчен кирәк.
Ә иң мөһиме – пациентка катлаулы һәм куркыныч операция кирәк булмаган, табиблар аңа үз үңәчен саклап калырга ярдәм иткән.