Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уң күзендә – 2 зур, сул күзендә 5 шеш бар»: кечкенә Сафия яман шеш белән көрәшә

news_top_970_100
«Уң күзендә – 2 зур, сул күзендә 5 шеш бар»: кечкенә Сафия яман шеш белән көрәшә

Регина һәм Руслан Галимовларның танышу тарихы телефон аша башланып китә. Руслан ялгыш номер җыеп, таныш булмаган кызга эләгә. Ул кыз Регина булып чыга. Аларның сөйләшүе озакка сузыла. Танышып китәләр дә аралаша башлыйлар. Ул вакытта Руслан – Мәскәү шәһәрендә, Регина Чаллы шәһәрендә яши. 1 айдан соң күрешәләр дә, Руслан Регинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Әлеге ир-атка ышаныч бар дип, Регина берсүзсез ризалаша. Әмма алда аларны зур сынаулар көтә.

Руслан ике күзсез кала

Русланга 2 яшь булганда, табиблар аңарда куркыныч диагноз – ретинобластома табалар. Бу – күзнең челтәр катлавы яман шеше. Русланны Казан, Мәскәү кебек шәһәрләргә дәвалануга йөртәләр. Әмма ул вакытта Россиядә ретинобластома дәваланмаган. Ахыр чиктә, 2 яшендә, операция ясап, 2 күзен дә алалар. Авыруга карамастан, Руслан гади бала булып үсә. 11 сыйныфны тәмамлый. Урта белем алгач, Ульяновск медицина көллиятенә укырга керә. Һөнәр үзләштергәннән соң, массажист булып эшли башлый. Юллар аны Мәскәүгә илтә. Менә шул вакытта ул Регина белән таныша да. Бер-берсенә җаннары белән туры килә алар. Бөтен эшне бергә эшлиләр. Хәтта бергә ашарга пешерәләр, гел бергә булалар.

Беренче көтеп алган бала

2011 елда беренче кызлары туа. Аңа Амелия дип исем кушалар. 2 атналык чагында кызның күзләрендә челтәр катлавы яман шеше табалар. Әлеге чир нәселдән күчә. Димәк, балага әтиләреннән күчкән булып чыга.

– Ул вакытта безгә бик авыр иде. Дуслар да, танышлар да күп түгел. Шулай булуга карамастан, дәвалану өчен кирәкле сумма җыелды. Баштарак без Казанда, аннары Мәскәүдә дәваландык. Хөкем карары минеке кебек: ике күзенә дә операция ясап алырга, диделәр. Әмма без Регина белән берничек тә ризалаша алмадык. Бар халыктан акча җыеп, Германиягә киттек. Анда ел дәвамында дәваландык. Яман шеш үсүдән туктады, әмма берникадәр вакыттан соң, тагын үсәргә тотынды, – дип искә алды гаилә башлыгы Руслан.

Яшь гаилә бер урында туктап калмый. Дәвалануны Нью-Йорк шәһәрендә дәвам итә. 3 ай буе дәвалаганнан соң, чире туктый. Амелиягә коагуляция ясыйлар – яман шешен катыралар. Ахыр чиктә, бер күзен генә саклап кала алалар. Икенче күзен алып, протез куялар.

– Акча җыюда бик күп кеше ярдәм итте, – дип дәвам итте Руслан. – Россия генә түгел, хәтта Германия, Кытай кебек илләр. Андрей Малаховның ташыруында 3 мәртәбә булдык. Исән чагында танылган Россия җырчысы Жанна Фриске балага дәвалану өчен 1,7 миллион сум акча күчерде. Халык ярдәме белән Амелияне дәваладык. 7 яшенә сәламәтлеге стабильләште. Бар кешегә рәхмәтлебез.

Хәзер Амелиягә 12 яшь. Күзләре начар күрүче балалар мәктәбендә 5нче сыйныфта укый. Тормышны бик ярата. Дуслары күп. Оялмый, шук бала булып үсә.

Икенче кызларында да – ретинобластома

Амелиягә 10 яшь булганда, Руслан белән Регина тагын бер бала алып кайтырга ниятли. Әлбәттә, бу адым аларны куркыта. Әмма кызлары тагын бер сеңел яки энекәш булуын теләгәч, каршы килә алмыйлар.

– 2023 елның 28 июнендә, гаиләбезгә зур шатлык булып, икенче кызыбыз Сафия туды. Авырлыгы – 3660 грамм, буе – 55 сантиметр. Сау-сәламәт бала. Шатлыгыбызга 3 ай буе сөендек. 29 августта аның күзләрендә яктылык (свечение) күреп алдым. Диагнозны куйганчы, 1 ай планлы тикшерү уздык. «Барысы да яхшы, бернәрсә дә юк», – диде дәүләт оешмасындагы табиблар. Ай ярымнан соң, түләүлегә язылдым. «Барысы да яхшы», – диделәр анда да.

Барыбер эчем пошты. Казанның Республика клиник хастаханәсенә ашыгыч рәвештә ретинальная камерага язылдым. Күзне төшерәләр дә анда нәрсә барлыгын тикшерәләр. Бу узган елның 2 октябре иде. Нәселдән килгән чир – ретинобластома таптылар. Бу чир 50/50 күчә ала, диделәр. Ике күзендә дә челтәр катлавы яман шеше барлыгы ачыкланды. Бөтен тормышыбыз асты өскә килде... Күпме күз яше... Ничек тә үзебезне кулга алып, алга атларга тырыштык. Хастаханәгә ятарга, диделәр. Башка ата-аналарның балалары Швейцариядә уңышлы дәвалануларын белгәч, Сафияне анда алып барасым килде. Республика клиник хастаханәсендә «ретинобластома» диагнозын куйган белешмәне алып, аннан тизрәк киттем.

Шул ук көнне Швейцариядәге координаторга шалтыратып, андагы клиникадан счёт сорап алдым. Чит ил паспортларын алыр өчен тизрәк документлар тапшыра башладык. 6 октябрь көнне алар кулыбызда иде инде. Ашыгыч рәвештә «Принц добра» фонды аша акча җыя башладык. Халык кирәкле сумманы җыярга бик тиз ярдәм итте. 11 октябрь көнне Мәскәүгә очтык. Виза алдык. 12 октябрь көнне Сафия белән Швейцариягә киттек. 13 октябрь көнне анестезиолог белән очраштык. Берәр нәрсәгә аллергия юклыгын карады. 14 октябрь көнне тулы наркоз белән ике күзен дә тикшерделәр. Кабаттан «ретинобластома» диагнозын куйдылар. Табиб уң күзендә – 2 зур, сул күзендә кечкенә 5 шеш бар, диде. Табиб баланың уң як күзен саклап калырга өмет бирде. Башта Сафия тулы химиотерапия, аннары интерартериаль химия узды. Сафия аны җиңел кичерде. Түзде, балакай, – дип, күңелендәгесе белән уртаклашты Регина.

Сафиядә тромб барлыгы ачыклана

Дәвалану алганнан соң, Сафияне өйләренә җибәрәләр. Икенче тикшеренүгә барганда 1 ай вакыт та узмый. Узган елның 10 ноябрендә Швейцариядә булалар. Тулы наркоз астында тикшеренү узалар. Табиб тулы химиянең нәтиҗәләрен күрсәтә. Ул бик зур нәтиҗә бирә. Сафиянең күзләрендәге яман шешләре күпкә кими. Шатлыкларыннан Руслан да, Регина да, аларның барлык якыннары да бик сөенә. Моңарчы 14 октябрь көнне тулы наркоз белән ике күзен дә тикшергәндә, табиб сул ягында 5 кечкенә ярага лазер кулланган була. Шулай итеп, аларны яндыра. Икенче тапкыр тикшеренергә килгәндә, уң яктагы күзендә 2 зур шеше кечерәя. Балага икенче тапкыр интерартериаль химия билгелиләр. Рентгент аша анестезия ярдәмендә катетер куялар. Шушы катетер ярдәмендә химия бөтен организмы аша уза. Эч тирәсе, күкрәк читлеге аша куела. Максималь рәвештә күзгә якынрак китерәләр. Монысында Сафиягә дә, янындагы әнисе Регинага да авыр була. Процедура үзе бик куркыныч. Беренче тапкыр Сафия аңа түзә. Тикшерү барышында балада тромб табалар.

«Нәрсәдер булганын сизендем»

– Гадәттә, химиотерапияне 1,5-2,5 сәгать ясыйлар. Монда ул 4 сәгатькә якын янымда булмады. Табиблар да берни чыгып әйтмиләр. Мин бит көтәм. Нык курыктым. Нәрсәдер булганын сизендем. Шул мизгелдә үземә урын таба алмадым. Берникадәр вакыттан соң табиб чыкты. Тромб табуларын әйттеләр. Аллага шөкер, аны уңышлы алып аттылар. Аларга бик зур рәхмәт. Вакытында өлгергәнбез.

Ничек ул тромб берәр урында тыгылып калмаган?! Шул ук көнне Сафиянең баш миенә магнит-резонанс томографиясен билгеләделәр. Башында тромб юк микән дип тикшерделәр. Нәтиҗәләр барысы да чиста иде. Барысы да тәртиптә. Хәтта икенче көнгә безне өйгә җибәрделәр. 1 айдан соң кабаттан Швейцариягә тикшеренергә очтык. Яман шешләре күпкә кечерәйгәнен күрдек. Нәтиҗәләр яхшы булды. Сул яктагы күзендәге шешләрне лазер белән яндырдылар. Хәзер ай саен, тикшеренергә дип, шунда очабыз. Аллага шөкер, химиотерапияне безгә бүтән ясамыйлар. Уң яктагы күзләрендәге шешләр әзәйде. 4 апрельдә булган нәтиҗәләрне алсак, күзендәге бер линиядәге төере турая башлаганын белдек. Безнең өчен бу – бик яхшы яңалык иде. Моңарчы Сафиянең күзләре як-якка гына күрә алачак дигәннәр иде. Турыга карый алмый, диделәр. Табиб әгәр бөтен нәрсәләрне эшләп барсагыз, турыга күрә алачак, диде. Бик сөендек. Уң як күзенә окклюдер кидертәбез. Көненә 2 сәгать кия. Кигән саен вакытын арттырырга кирәк. Хәзер 3 сәгатькә кадәр кидертәбез. Әлегә Сафиягә бик авыр бирелә. Ничек тә булса тырышабыз, – диде Регина.

Узган елның 2 октябреннән Сафиягә дип җыйган акчалар якынча 4 000 000 сумга җитә. Бу сумма тулаем дәвалануга тотыла. Хәтта әлеге гаиләгә клиникада минуска китәргә туры килә. Ашыгыч рәвештә МРТ эшләтәләр. Химиотерапияләрдән соң, Сафиянең кан тамырлары кача. Баладан кан тамырларын эзләп җәфаланганчы, аңа порт куялар. Болар барысы да акча тора. Кызганыч, күп хәйрия фондлары әлеге гаиләгә ярдәм итүдән баш тарта, чөнки фондтагы акчалар чит илгә күчә алмый. Ахыр чиктә, «Принц добра» фонды гына ярдәм итә. Дәваланыр өчен акчаны кулларына бирәләр. Ахырдан алар отчет тапшыралар.

«Барыбыз да исән булыйк»

– «Принц добра» фонды безгә нык ярдәм итә. Бүгенге көндә дә акча җыялар. Әлбәттә, бөтен изге күңелле, ярдәм итәргә теләп, акча күчергән кешеләргә Алланың рәхмәте яусын дип әйтәм. Изге теләкләре өчен зур рәхмәт. Хәзер ай саен Швейцариягә тикшеренергә, дәваланырга очабыз. Соңгы тапкыр 4 апрель көнне булганда, табиб сул як күзенә бернәрсә дә кулланмады. Барысы да яхшы, диде. Уң як күзендәгесен лазер белән яндырып алды. Чираттагы тикшеренү 6 майга билгеләнгән. Әлегә менә шулай тикшеренеп торабыз. Барысы да яхшы булачагына ышанабыз. Иң мөһиме – дәвалану уңышлы тәмамлансын. Яман шешләре ахыргача үлеп бетсен. Сафиягә күз күремен тулысынча саклап кала алсак иде. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен алдан ук рәхмәтләремне җиткерәм. Барыбыз да исән булыйк, – дигән теләктә калды Регина һәм Руслан Галимовлар гаиләсе.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Сбербанк: 2202 2068 1629 6110 Светлана Васильевна Г.

Тинькофф: 2200 7009 6317 4205 Светлана Васильевна Г.

«Принц Добра»:

2200 7003 0302 5851

ОРГАНИЗАЦИЯ ПО ПРЕДОСТАВЛЕНИЮ ПОМОЩИ ЛЮДЯМ, НАХОДЯЩИМСЯ ВО ВРЕМЕННЫХ ТРУДНОСТЯХ «ПРИНЦ ДОБРА»,

ИНН : 2360014940,

КПП: 236001001,

ОГРН: 1222300053843,

Расчетный счет:

40703810900000729240,

Банк: АО «ТИНЬКОФФ БАНК»,

ИНН банка: 7710140679,

БИК банка: 044525974,

Корреспондентский счет банка:

30101810145250000974,

Юридический адрес банка Москва, 127287, ул. Хуторска

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100