news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ун кг авырлыктагы шеш: бөер төзелеше бик үзенчәлекле ир-атта гаять зур яман шеш табылган

news_top

Татарстанның Республика онкологик клиник диспансеры табиблары бер ир-аттан 10,4 кг авырлыктагы шешне алган.

Бөгелмәдән 70 яшьлек ир-ат үзендә зур шеш барлыгын озак вакыт белмәгән. Корсагы зурайган, ләкин ул моны тазаруга гына кайтарып калдырган.

Авыру диспансеризация вакытында ачыкланган. Тизәктә яшерен кан табылган. Шуннан колоноскопия вакытында табиблар эчәкнең тышкы яктан кысылганын күргәннәр. Соңрак үткәрелгән тикшерүләр һәм компьютер томографиясе корсакта зур шеш барлыгын күрсәткән.

Табиблар пациентка липосаркома – май тукымасыннан барлыкка килә торган яман шеш диагнозы куйганнар. Ир-атны операция ясау өчен Казанга, Республика онкология диспансерының 11нче онкология бүлегенә җибәргәннәр.

Шеш бик зур булган: ул корсакның уң ягын тулысынча диярлек биләгән һәм эчке органнарны сул якка кысрыклаган.

Операция вакытында табиблар өчен иң зур бурычларның берсе уң бөерне саклап калу булган. Шеш аркасында бөернең кан тамырлары сузылган, сидек юлын табу да җиңел булмаган. Шеш белән бергә бөерне дә алу операция вакытын кыскарта һәм кан китү куркынычын киметә алган булыр иде. Әмма хирурглар органны саклап калу турында карар кабул иткән. Нәтиҗәдә, бөерне саклап калып, шешне тулысынча алып бетерүгә ирешкәннәр. Шешнең авырлыгы 10 килограмм 400 грамм тәшкил иткән.

Фото: © РКОД матбугат хезмәте

Татарстанда онкодиспансерда 10 кг авырлыктагы шешне алган табиблар командасы

Әлеге очрак шешнең зурлыгы белән генә түгел, ә пациентның бөер төзелеше гадәти булмавы белән дә аерылып тора.

11нче онкология бүлеге хирургы Эдуард Нурутдин улы Фаязов сүзләренчә, «чынлыкта бер бөер эчендә дүрт бөер кебек диярлек».

Хәзер пациент операциядән соң тернәкләнә һәм тиздән өйгә чыгарга әзерләнә.

Операциядә катнашкан табиблар һәм медицина хезмәткәрләре:

  • Эдуард Фаязов — табиб-онколог
  • Айрат Тимерҗанов — операция бүлеге мөдире
  • Булат Рәхмәтуллин — табиб-анестезиолог-реаниматолог
  • Ландыш Вәлиева — операция шәфкать туташы
  • Ирина Максимова — анестезист шәфкать туташы
  • Алинә Гыйләҗева — табиб-ординатор
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар